7


  • Учителю
  • Проектная работа Тема: Туган ягым елгалары. Ашыт елгасы.

Проектная работа Тема: Туган ягым елгалары. Ашыт елгасы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Проект эшенең паспорты


1. Проект исеме: "Туган ягым елгалары. Ашыт елгасы"

2. Проектны әзерләде: Мөлекова Алинә Илнур кызы, 2 сыйныф укучысы

3. Проектның җитәкчесе: Хәлиуллина Раузалия Рәис кызы

4. Проект кайсы фәнгә нигезләнеп үткәрелә: әйләнә - тирә дөнья

5. Проектның башка фәннәр белән бәйләнеше: тарих, әдәби уку, математика.

6. Проект нинди яшь үзенчәлегенә карата кулланыла: 7-15 яшь

7. Проектның төре: эзләнү эше

8. Проектның максаты: Ашыт елгасының тарихын, тереклек һәм үсемлекләр дөньясын,аның бүгенге хәлен өйрәнү .Елганың кеше тормышында,авыл хуҗалыгында зур әһәмияткә ия булуын исбат итү.

9. Дидактик максат: укучыларның интернет челтәреннән мәгълүматне , сүзлекләрдән, китаплардан кирәкле белешмәне эзләп таба белүләренә ирешү.

10. Проектның бурычлары:

1. Ашыт елгасының тарихын өйрәнү.

2. Ашыт елгасының табигате ,аны саклау.

3. Елганың кешеләргә файдалы булуын билгеләү

4. Бүгенге көндә Ашыт елгасын ,табигатен саклау буенча башкарылган эшләрне өйрәнү.

11. Проекта күтәрелгән сораулар: Ашыт елгасы турында мин нәрсә беләм соң? Бүгенге көндә экологик яктан елгага нинди куркыныч яный?

12. Аннотация: Су -кеше яшәгән мохитның бер өлеше. Авыл яныннан елга агу- зур әһәмияткә ия. Авыл хуҗалыгында игеннәрнең мул уңыш бирүе дә,урманнарда агачларның,болыннарда үләннәрнең яхшы үсүе дә шушы елгага бәйле. Елга суын чиста тоту, ярларындагы чишмә һәм күлләрнең чисталыгын саклау- бу һәр кешенең бурычы. Ашыт елгасы бездән соңгы буыннарга да чиста сулы, матур елга булып калырга тиеш.

13. Эзләнү эшемнең нәтиҗәсе: Сулыклар ,елгалар,күлләр,чишмәләр - безнең рухыбыз, Болгар бабаларыбыздан шушы көннәргә кадәр килеп җиткән бай мирас. Борынгы бабаларыбыз үз авыл, шәһәрләрен нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр.

Безнең авылларда тырыш, эшкә булган кешеләр яши. Елга суын чиста тоту, ярларындагы чишмә һәм күлләрнең чисталыгын саклау- бу һәр кешенең бурычы. Чөнки Ашыт елгасы бездән соңгы буыннарга да чиста сулы, матур елга булып калырга тиеш.

14. Практик эшемнең әһәмияте: күтәрелгән проблемалар өлешчә үтәлү нәтиҗәсендә,бүгенге көндә Ашыт елгасы мул балыклы, Кызыл китаптан гына таба алырлык сирәк үсүче төнбоеклы, сайрар кошларның туган йорты булып кала бирә.






Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы

Зур Битаман гомуми урта белем мәктәбе




Тема: Туган ягым елгалары.

Ашыт елгасы.



Мөлекова Алинә Илнур кызы

3 класс











Җитәкчесе: Хәлиуллина Раузалия Рәис кызы

Олы Битаман гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы




2015 ел

Эчтәлек

Кереш өлеш 3

I Төп өлеш

1.1 Ашыт елгасының тарихы 4

1.2 Ашыт елгасының табигате 4-5

1.3 Ашыт елгасы-табигый заказник 5-6

2. Елганың бүгенге халәте,елганың проблемалары 6-7

2.1.Проблеманы чишү юллары 7

3. Йомгаклау өлеше 7

Кулланылган әдәбият 8

Кушымта 9-11



Кереш

Су -кеше яшәгән мохитның бер өлеше генә түгел.Борынгылар суны изгеләштереп караганнар, аның кочагыннан җир,тереклек барлыкка килә дип уйлаганнар. Авылларга, шәһәрләргә нигез салучылар да иң башта су чыганакларын эзләгәннәр - якында эчәргә яраклы су булмаса , иген үстерергә дә, терлек асрарга да уңайсыз булыр иде.

Яшәү ямен югалтса да, куанычы булса да, борчу - хәсрәтен онытырга да су янына килгән кеше.

Авыл яныннан елга акса,бар кешегә дә рәхәт: кош-корт та үстереп була,терлек асрарга да уңайлы, бакчада яшелчә дә ,җиләк-җимеш тә яхшы үсә. Эссе җәй көннәрендә янгын куркынычы чыкса да су запасы була, янгынны тиз сүндерергә мөмкин.

Минем авыл яныннан да бик матур елга ага. Ашыт елгасы ул.(кушымта1) Табигатенең матурлыгы,бай урманнары, мул печәнле болыннары, балык тулы шушындый елгасы булган авылда туып үсүем белән мин горурланам.

Җәй буе рәхәтләнеп суында коенган, кышын бозында тимераякта шуган,тау битләреннән чана-чаңгыда шуып уйнаган Ашыт елгасы турында мин нәрсә беләм соң? Бик аз беләм икән ич. Ашыт елгасы турында күбрәк белү теләге белән мин эзләнүләр эшен башлап җибәрдем. Бу эштә миңа әти-әнием,укытучым, абый-апаларым булышты.



Минем эшемнең максаты: Ашыт елгасының тарихын, тереклек һәм үсемлекләр дөньясын,аның бүгенге хәлен өйрәнү .Елганың кеше тормышында,авыл хуҗалыгында зур әһәмияткә ия булуын исбат итү.

Минем бурычларым:

  1. Ашыт елгасының тарихын өйрәнү.

  2. Ашыт елгасының табигате ,аны саклау.

  3. Елганың кешеләргә файдалы булуын билгеләү

  4. Бүгенге көндә Ашыт елгасын ,табигатен саклау буенча башкарылган эшләрне өйрәнү.



1 .Төп өлеш.

1.1.Ашыт елгасының тарихы.

Туган як һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каеннарын, урманнарын, көмеш сулы елгаларын, күлләрен, саф сулы чишмәләрен яратабыз. Татарстандагы зур елгаларның берсе булган Ашыт безнең район җирләреннән уза. Экологик яктан иң зур зыян күргән табигать хәзинәсе - ул да булса Ашыт елгасы. Районыбыз Ашыт елгасының урта агымы тирәсендә урнашкан. Ашыт элек мул сулы елга булган. Аның тирә-ягын ак чыршы катнаш караңгы чыршы урманнары каплап алган булган. Урманнарда аю, төлке, куян һәм башка җәнлекләр, кошлар да күп булган. Ә инде борынгы заманнарда мамонт көтүләре дә йөргән. Елга буеннан табылган сөякләр шул турыда сөйли.

Матур табигатьле Ашытбаш авылы яныннан башланып китә бу елга. (кушымта 2 ) Елга башы Ашытбаш авылыннан 2,5 км көньяктарак, Әтнә һәм Биектау районнары территориясеннән ага, тамагы Мари Республикасы территориясендә. Ул Илләт елгасына кушыла. (Кушымта 3 ) Озынлыгы 104 км. Аккан вакытта аңа башка вак елгалар да килеп кушыла, барысы 19 елга: Оры,Күәм, Шашы, Өлә, Симет.

Ашыт сүзенең килеп чыгышы: Ашыт сүзе "сазлык", " сазлыклы урын " дигән мәгънәне аңлата.Ашыт сүуының үзәннәрендә сазлы җирләр бик еш очрый.Мондый урыннар элек бигрәк тә күп булган.

Ашыт элек мул сулы елга була. Элекке заманнарда елга буенда күп итеп биек-биек агачлар үсеп утырган. Агачларны күп кисү нәтиҗәсендә елга ярлары ишелгән , шуңа да Ашыт елгасы яз көне бөтен болыннарны тутырып ага. Ул чишмә һәм яңгыр сулар белән дә туена.Яңгырлар көчле яуганда елганың суы бик нык күтәрелә. Көннәр бик эсселәнгәч елганың суы кими. (Кушымта 4 )

1.2.Ашыт елгасының табигате.

Ашыт елгасы тирәсендә күлләр күп. Мунчала күле, Кәрәкәле күл, Урман күле һәм Өч күл,бу күлләр дә Ашыт елгасын туендырып торалар.(Кушымта 5 )

Бу күлләрдә һәм Ашыт елгасының үзендә дә төрле-төрле балыклар яши: кара балык, чуртан, жумба,кушбаш. (кушымта 6 )

Яз көне Ашыт буена челәннәр,кыр калары ,кыр үрдәкләре, хәтта аккошлар да төшә.( кушымта 7 ). Бу кошларның күбесе Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Яз көне Ашыт елгасына һәм елга тирәсендәге күлләргә барысы 114 төрдәге кош туктала.Алар ерак илләрдән кайтканда туктап ял итәләр,яки шушында бала чыгарырга калалар. Ә көз җиткәч тагын ерак юлга кузгалалар.

Ашыт елгасы буендагы үләннәрнең бик күбе шулай ук Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән. ( кушымта 8)

Ашыт елгасы үзәннәре искиткеч матур. Ашыт елгасы белән бәйләнгән нинди генә атамалар юк биредә. "Шарлавык" дип Ашытның шарлап аккан урыны аталган. Ашытта тагын Ат казаны дип йөрткән урын бар. Ашытта су коена торган урын- Бору дип атала. Чәпри чокырының болынында суы бар. Ерак Ташкүпер, Якын Ташкүпер- урын атамасы,Түгәрәк күл һәм Сазлык дип аталган җирләр дә бар анда.

Ашыт тирәсендәге Килендәш чишмәсе, Мәтәүкә чишмәсе, Кече Битаман чишмәләре Ашыт елгасының суын тулыландырып торалар.

Киленнәр чишмәсе атамасының килеп чыгышын халык болай аңлата. Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, татар халкын көчләп чукындыру башлана. Чукындыручылар килгәнне ишеткән хатын-кыз, бала-чаганы җыеп, шушы чишмә буенда яшәгәннәр. Шул сәбәпле кизләү - Киленнәр чишмәсе исеме алып калган.

Ашыт суының борылып аккан урыннарына Сапый боруы, Пәттери боруы дигән исемнәр биргәннәр.(кушымта 10)

Елга гына мы соң! Аңа тоташкан күлләр, тын култыклары күпме! Чуртаны кирәк икән, әнә Камышлы күлгә бар, корбан, бәртәс ишесен теләсәң, Кәрәкә күленә томыр кармагынны.

Күлләрдән тагын Аккош күле, Сәйфи күле, Нәркис күле, Гали күле, Әхәт күле, Шәйхел күлләре җирнең зәңгәр күзләре кебек балкыйлар.

Бүре елгасы дигән ерганакта, Мәтәүкә, Ышна, Пумар, Мулла, Хәсән бай тирмәне, Алмагач, Аркылы болыннарда печән бик әйбәт үсә.

Хәсәнбай тугае дип йөртелгән болын да печәнне мулдан бирә. Ерак дип әллә ни ерак та түгел, Кече Битаманнан өч-дүрт кенә чакрымда ул. Ә урыны…Оҗмахың читтәрәк торсын! Бер ягы карлыганлы, шомыртлы, куе әрәмәлеккә килеп терәлсә, икенчесе зиреклеккә барып тоташа. Өченче кырые ачыклыкта җәелеп үскән юан-юан наратларга кадәр барып җитә дә, аларны аралап, эреле- ваклы аланлыклар ясый-ясый мари урманнарына ук кереп китә. Калган бер почмагы исә комаяк турысындарак шул ук Ашыт елгасы буена килеп чыга. Ай-һай, калын булып төшә дә соң анда печән. Килде-китте чалгычыга якын да бармалы түгел.

Авыл янында тагын Ышна басуы, Кушкапка тавы дигән җирләр бар.

1.3.Ашыт елгасы табигый заказник.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елгы, 15 нче сентябрь карары нигезендә Әтнә районы территориясендә "Ашыт" дәүләт табигый комплексы тыюлыгы оештырылды. Ул Әтнә районының үзәк өлешендә урнашкан.

(кушымта9)

"Ашыт" экологик яктан зур кыйммәткә ия: җәелеп киткән иксез-чиксез киң тугайлар, елганың уң як яры буйлап сузылган меңьеллык имән урманнары, челтерәп аккан саф сулы чишмәләренең гаять күплеге, үсемлекләр, һәм хайваннар дөньясының байлыгы һәм күптөрлелеге һ.б. "Ашыт" тыюлыгында ТРның Кызыл китабына кертелгән 14 төрдәге үсемлек үсә һәм кош-кортлар, хайваннар яши. Бу урыннарда поши, кабан, бурсык, су күсесе, төлке ,куян кебек хайваннарны очратырга мөмкин. Кошларның да 112 төре билгеләнә. Алар арасында кыр үрдәкләренең берничә төрен, торналарны, кыр тавыкларын һәм башка төрле кошларны күрергә була.

"Ашыт" дәүләт табигый комплекс тыюлыгының төп бурычы - булган табигый экологик тәртипләрне саклау, аларны торгызу, яңарту, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын күз карасыдай саклау, аларга карата кайгыртучанлык күрсәтү. Шулай ук РФ һәм ТРның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләргә, кош-кортларга, хайваннарга бернинди җәбер-золым, зыян китермәү зур җаваплылык астына куела.

2. Ашыт елгасының бүгенге проблемалары.

Әйтеп киткәнемчә Ашыт элек мул сулы елга була. Элекке заманнарда елга буенда күп итеп биек-биек агачлар үсеп утырган. Агачларны күп кисү нәтиҗәсендә елга ярлары ишелгән .

Ашыт елгасының беренче проблемасы: агачлар киселү нәтиҗәсендә елга ярлары ишелә, елга саега.

Елга чишмә һәм яңгыр сулар белән дә туена.

Елганың икенче проблемасы: аңа агып төшүче кечкенә чишмәләрне карап,чистартып торырга кирәк.

Җәй саен Ашыт буе болыннарында халкыбызның Сабантуй бәйрәме шаулап-гөрләп үтә. Кешеләр тарафыннан җиргә ташланган чүпләр елга буен гына пычратып калмыйлар,табигатькә бик зур зыян китерәләр. Пластик шешә ,полиэтилен пакет эченә кергән бөҗәкләр харап булалар, пакет астында үлән үсми.Бу көнкүреш клдыклары бик озак таркала,чериләр.

Ашыт елгасының өченче проблемасы: елга буенда бәйрәмнәр оештырганда чүп савытлары куярга яки бәйрәм беткәч чүп-чарны җыеп алырга кирәк.

Ашыт елгасы буенда ООО "Битаман" ширкәтенең җәйге сыерлар торагы-утары бар.Аннан чыккан начар сулар турыдан-туры елгага ага.

Елганың дүртенче проблемасы:бу җәйге утарларны башка урынга күчереп салу юлларын барлау һәм тормышка ашыру өстендә эш башлау.

Ашыт елгасының табигате искиткеч матур,кешеләрне һәрвакыт үзенә тартып тора.Ә нишләп әле менә шушы Ашыт елгасы буенда ял итү өчен ниндидер җәйге йортлар салмаска, балык тоту өчен җайланмалар урнаштырмаска. Безнең Ашыт буе диңгез буйларыннан кай җире белән ким соң?

Ашыт елгасының бишенче проблемасы: елга буенда ял итү комплексы оештырырга кирәк.

2.1.Проблеманы чишү юллары.

Бүгенге Ашыт елгасы менә шушындый проблемалары белән акрын гына агып ята.Бу өлкәдә без инде берникадәр эш башладык. Өлкәннәр белән берлектә без Ашыт елгасы янында агып яткан кечкенә чишмәләрне чистартып тору эшен оештырдык. Елга буена экскурсияләргә баргач,андагы чүп-чарларны җыештырабыз. ООО " Битаман" ширкәте тарафыннан Ашыт елгасы буендагы сыерлар торагының берсе инде башка урынга күчереп салынды..

Ашыт елгасы буенда шәхси эшмәкәр Садыков Рөстәм абый ял итү һәм Ашыт елгасы буенда балык тоту өчен ял итү комплексы төзү эшен башлап җибәрде..

Ашыт тирәсендәге авылларда эшкә уңган, намуслы һәм тырыш халык яши. Ашыт һәм аның кушылдыклары суының чисталыгын саклау,ярларындагыста су чыганакларын чиста тоту-һәрберебез алдында торган изге бурыч.Ашыт елгасының матурлыгын,гүзәллеген саклау-бигрәк тә безнең намусыбызда.Киләчәк буыннар безне ачар яктан искә алмасыннар иде.

3. Йомгаклау.

Су эчәр һәм юыну өчен, табигатьне бизәр өчен кирәк. Әйе. Кеше сусыз яши алмый. Кеше организмы нигездә үзе дә судан тора, суы бетсә - үлә. Су - тормыш чыганагы. Чиста су, саф һава, икмәк безгә яшәү өчен кирәк.

Өлкән кешегә көненә уртача 1,5-2 литр су эчәргә кирәк. Бу матдәләр алмашынуын тәэмин итү өчен зарур. Су кальций һәм магнийга бай. Организмга кирәгенчә су кермәсә, аш кайнату эшчәнлеге дә зарар күрә. Су ашыйсы килүне киметә һәм организмда җыелган кирәкмәгән матдәләрне эретергә, кешегә ябыгырга ярдәм итә. Иртә белән торгач та, 1-2 стакан су эчсәгез, көне буе кәефегез күтәренке булачак. Чыннан да сусыз яшәү мөмкин түгел. Кеше ашамыйча атналар буе тора ала, әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. Менә бит суда нинди тылсымлы көч бар .

Кеше организмындагы артык су җыелмасын да нәкъ менә су кудыра.

Сулыклар ,елгалар,күлләр,чишмәләр - безнең рухыбыз, Болгар бабаларыбыздан шушы көннәргә кадәр килеп җиткән бай мирас. Борынгы бабаларыбыз үз авыл, шәһәрләрен нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр.

Безнең авылларда тырыш, эшкә булган кешеләр яши. Елга суын чиста тоту, ярларындагы чишмә һәм күлләрнең чисталыгын саклау- бу һәр кешенең бурычы. Чөнки Ашыт елгасы бездән соңгы буыннарга да чиста сулы, матур елга булып калырга тиеш.



Кулланылган әдәбият.

1 . Ф Гарипова " Исемнәрдә ил тарихы" Мәгариф нәшрияты

2.Ф .Гарипова " Елгалар дөньясына сәяхәт" Мәгариф нәшрияты

3."Биектау хәбәрләре" газетасы тупланмасы.

4. Ф.Г.Ситдиков,Р.К.Зәкиев " Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек" Мәгариф нәшрияты

кушымта

Кушымта 1 . Ашыт елгасы.

Кушымта 2. Ашыт елгасының озынлыгы 104 чакрым, Мәйданы 1100 кв.км

Кушымта 3. Ашыт елгасының Илләткә койган урыны.

Кушымта 4. Ашыт елгасы май аенда

Кушымта 5. Ашыт елгасы тирәсендәге күлләр.

Кушымта 6. Ашыт елгасында яшәүче балыклар

Кушымта 7. Ашыт елгасындагы кошлар



Кушымта 8. Кы Кызыл китапка кертелгән кошлар,К үсемлекләр һәм хайваннарК Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар ызыл китапка лар ызыл китапка кертелгән кошлар зыл китапка кертелгән кошлар





Кушымта 9 . 1997 елда Ашыт елгасы бассейны Дәүләт табигый заказнигы

Кушымта 10.Пәттери боруы.



15





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал