7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку для 4 класса

Разработка урока по татарскому языку для 4 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Разработка урока по татарскому языку для учеников 4 класса.Тема:"Сүз ясалышын кабатлау".Дәрес тибы:кабатлау-йомгаклау.Максат:сүз ясалышы турындагы белемнәрне кабатлау һәм ныгыту,сүзләрнең ясалышын,чагыштыру һәм иҗади сәләтләрен үстерү,татар халык бәйрәмнәре нигезендә
предварительный просмотр материала

Тема: Сүз ясалышын кабатлау (Дәрес-Сабантуй)

Класс: 4

Дәрес тибы: кабатлау-йомгаклау

Максат: сүз ясалышы турындагы белемнәрне кабатлау һәм ныгыту, сүзләрнең ясалышын, дөрес язылышын чагыштыру күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен үстерү , татар халык бәйрәмнәре нигезендә белемгә омтылыш һәм тырышлык тәрбияләү.

Материал:магнитофон, бию кассетасы, биремле карточкалар, график диктант

Дәрес барышы:

1) Оештыру моменты

- Укучылар, ел саен яз көне кыр эшләре беткәч авылыбызда, районда, республикада татар халкының нинди бәйрәме була? (Сабантуй)

- Сабантуйда нәрсәләр эшлиләр? (Ярышалар)

- Менә без дә бу дәрестә белемгәребезне ничек үзләштерүебезне тикшерүгә,тапкырлыкка, җитезлеккә ярышлар уздырырбыз. Сез ризамы?

1 укучы: Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Апалар килгән кунакка,

Сабантуй бүген бездә!

2) Өй эшен тикшерү

Өйгә түбәндәге сүзләрне кулланып, "Сабантуй"темасына хикәя төзергә иде.

Җыр-бию, уен-көлке, хатын-кыз, ир-ат, бала-чага, тирә-як,һәркем, кулъяулык, берничә.

-Хәзер барыгыз да хикәягезне укып чыгасыз. Игътибар белән тыңлагыз һәм кемнең хикәясе иң эчтәлекле, матур язылган икәнен әйтерсез. (Иң эчтәлекле хикәяне билгеләү)

3) Матур язу

Дәресебезне матур язу белән дәвам итәбез.

Сабан туе - хезмәт туе,

Бәхет һәм шатлык туе.

Йөгерек, дөрес җавап биреп,

Бәйрәм итик көн буе!

4) Үтелгәннәрне кабатлау

- Тактадагы бу сүзләргә игътибар итегез әле.Бу сүзләр ничек язылган? Нинди ике төркемгә бүлеп була? (Парлы, кушма)

- Алар ничек ясалган?

- Тагын нинди сүзләр була? (Тамыр, тезмә, ясалма)

- Ә ясалма сүзләр ничек ясала? (Тамыр + ясагыч кушымча)

- Тагын нинди кушымчалар була? (Төрләндергеч)

- Төрләндергеч кушымчаларга нинди кушымчалар керә? (килеш, күплек)

- Без дөрес сөйләштек микән, таблицадан карыйк әле.

5) Таблица белән эшләү

-Бу ботак нишләп буш калды микән? Анда нинди сүз яшеренгән?Яңа сүз ясалсын өчен нәрсә кирәк? (ясагыч кушымча)

ТАМЫР

6) Физкультминутка

Сабантуй - ул күңел ачу,

Уен, шатлык бәйрәме.

Без дә биешеп әйләник,

Шау-гөр килеп әйдә әле! (Татар бию көе яңгрый)

Балалар татар биюе башкаралар

7) Карточкада мөстәкыйль эш

-Бу ярышыбыз "Буталган сүзләр" дип атала.

2 укучы:

Капчык белән төгәл бәреп җиңүче булып була,

Ә бит уйлап җавап биреп 1нче булып була.

Күзең белән кара син, күңелең белән уйла син,

Ашыгып уйлап, фикереңне ялгыш язып куйма син.

Кат-кат уйла җавапны, дөрес булыр шул чакны.

Уйла җитез, уйла тиз, җиде кат үлчә, бер кат кис.

8) График диктант

Балалар, мин сезгә сүзләр әйтәм, сез кирәкле урынга нокта куясыз да, соңыннан аларны тоташтырасыз.

тезмә Сабантуй, ир-ат,башлык,

кушма йокы бүлмәсе, бау,

парлы башкала, кура җиләге,

ясалма боз, аклы, бала-чага

тамыр

__________________________

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10

9) Дәфтәрдә эш "Яңа сүзләр яса"

ТАМЫР: баш, көн, аш

ЯСАЛМА: башлык, көнлек, ашлы

КУШМА: башкала, көньяк, ашъяулык

ПАРЛЫ: өс-баш, көн-төн, аш-су

ТЕЗМӘ: мәче башлы ябалак, хәерле көн,аш кашыгы

10)Өй эше

Кызлар Гөл тамырыннан, малайлар Ил тамырыннан яңа исемнәр төзеп киләләр. Авыл әки мәктәп китапханәсенә барып "Татар исемнәре ни сөйли?" дигән китап аласыз да. шуңа карап 5 сүз язасыз.

11) Дәресне йомгаклау

3 укучы:

Көрәштеләр батырлар, кем көчле, чыдам, елгыр,

Кем дөрес эшләде барын - шул бездә алда булыр!

- Дәрестә иң актив катнашучы, дөрес эшләүче укучыны билгелик. Сабантуйда батыр булган кебек, безнең дәреснең дә батыры бар. Ул "Сүз белгече" була һәм без аңа кызыл тасма тагабыз.

- Укучылар, сүз дөньясы бай ул. Һәрбер сүзнең үз урыны бар. Безнең кебек алар да ярыша. Менә тактадагы бу сүзләр (тезмә, тамыр, кушма, ясалма, парлы) һаман ярыша. Иң беренче кайсы булырга тиеш? Ни өчен? (Тамырдан башка сүз булмый) .Икенче урынны кайсы кайсы ала? (ясалма). Калган урыннарны нинди сүзләр бүлешә? (кушма, парлы, тезмә).

- Уку елы азагында укучыларның сабантуе була. Анда да уку алдынгылары билгеләнә,ярышлар уздырыла. Сез ул сабантуйда сынатмассыз, катнашырсыз дип өметләнеп калам





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал