7


  • Учителю
  • Әдәби -кичә'Әлифба бәйрәме' (1 класс)

Әдәби -кичә'Әлифба бәйрәме' (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Әлифба бәйрәме

(Әдәби кичә)

Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .Хөрмәтле әти -әниләр !Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур бәйрәм ул!

Балаларыгызның ирешкән уңышларына сезнең дә өлешегез зур.

Бәйрәм котлы булсын!

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

(Музыка астында 1 нче сыйныф укучылары залга чыгып тезелә.)

1 укучы : Алтын яуган көзге көндә 2 укучы: Кичә әни белән бергә

Тыйнак үттек класска. Әзерләдек сумкамны.

Әлифбаны кулга алдык Пеналыма тезеп

куйдым

Әй,сөендек шул чакта. Карандаш һәм

ручкамны.


3 укучы: Әтием дә , әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.

ҖЫР: БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР.

Уйныйлар биттә нурлар

Әлифба алды куллар.

Мәктәпкә илтә юллар

Без инде хәзер зурлар.


Сүз ясарга өйрәнербез

Хәреф кушып хәрефкә.

Тапкырларбыз , бүләрбез

Төрле санны дәрестә.

Укытучы. Ә хәзер безнең Әлифбадагы хәрефләр сезгә укучыларыбызның нәрсәләргә өйрәнүләре турында сөйләп китәрләр.

Без әлифба китабының беренче битен ачабыз.

1 укучы:Тышта ап-ак кар яуганда 2. 39 хәреф белән

Без җыелдык бәйрәмгә. Таныштык без тиз генә.

Безнең шатлык эчкә сыймый Олы ярдәмчең булдың

син

Сезгә ничек сөйләргә? Рәхмәт инде Әлифба!

3. Сәнгатьле итеп сөйләргә 4. Кызларны ул зур ярдәмче,

Аңлаешлы укырга Булышчы булсын диде.

Табышмаклар чишәргә, Эшләгән һәрбер эшләре

Өйрәттең син Әлифба. Елмаеп торсын диде.


5. Ә малайларга Әлифба 6. Өйрәтте Әлифба безне

Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.

Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга

Үрнәк алып торырга. Бул син , дустым ,

дияргә.


7. Курыкмаска салкыннан 8. Өйрәтте чиста булырга

Яңгыр,яшен,карыннан Пөхтәлекне сакларга.

Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән

безгә

Файда тияр барыннан. Кечеләрне якларга .

БЕРГӘ : Әлифба , әлифба

Китәсең бит инде

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

Укытучы: Дөрес укучылар ,сез әлифбаны өйрәнүне тәмамладыгыз.Ул сезне бик күп нәрсәләргә өйрәтте.Әйдәгез әлифбаныда бирегә бәйрәмгә чакырыйк.

Укучылар барысы бергә:

"Кадерле Әлифба!Безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!" диләр.

( Әлифба керә.)

Укытучы: Исәнме Әлифба,бәйрәмгә рәхим ит!

Әлифба:Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар,әти-әниләр,укытучылар һәм беренче сыйныф укучылары!Бүген сезнең иң зур бәйрәмнәрегезнең берсе. Сез әлеге залга иң беренче китабыгыз -Әлифба белән саубуллашырга җыелдыгыз. Кышның бер матур көнендә сез бәйрәм итәсез . Мин сезне нәрсәләргә өйрәттем икән ? Сөйләп кәрсәтегез әле.

Балалар барысы бергә:

Әлифба,Әлифба беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә,зур бәйрәм шикелле.

1 укучы:Иң якын дустыбыз,булдың син гел безнең

2 укучы: Һәр хәреф елмаеп ,әйтте үз исемен

3 укучы:Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде

4 укучы:Сүз төзеп укуы кызыклы ,күңелле.

5 укучы:Әлифба-иң якын дус!

6 укучы:Әлифба- иң яхшы китап!

7 укучы:Әлифба -иң борынгы китап!

8 укучы: Әлифба иң матур шигырь!

ҖЫР: ӘЛИФБАМ.

Әлифба: Ярый балалар , рөхсәт итсәгез мин сезнең белән бәйрәмегездә калыйм.

Укучы лар: Әлбәттә кал ,әлифба

ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ КЕРӘ : Исәнмесез , балалар ! Мин Гыйлем иясе буламын .Беренче сыйныф укучыларың Әлифбаны тәмамлауларын ишеттем дә, менә сезне зур бәйрәмегез белән котларга дип бирегә килдем .

Сез инде хәзер укучылар булдыгыз . Иң беренче китапларыгызның берсе-Әлифбаны тәмамладыгыз.

Минем сумкамда бүләкләрем , биремнәрем бар .Минем уйлавымча Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәтте , сез яхшылап өйрәндегез микән тикшереп карыйм әле .

( сумкасыннан биремнәрне ала )

Мин сезгә хәзер үзегезгә багышланган шигъри табышмакларны әйтәм.Сез миңа бик уйлап кына җавап бирерсез.Мин кем турында әйтәм .Сез миңа әйтеп бирергә тиеш буласыз.

(Балалар шигъри табышмакларны чишәләр)

1.Апам белән абыем

Үсте инде зур хәзер.

Әти белән әниемә

Булышырга мин әзер.

Исемем дә матур минем

Гел елмаеп торам мин

Сөйләшергә яратамын

Барысын үземә каратам.(Рияз)

2.Олы кыз мин гаиләбездә

Кечкенә сеңлем дә бар

Әнинең эше күп өйдә.

Эше күп,вакыты тар.

Бик тырышам гаиләбездә

Барысына да өлгерәм

Җырлыйм ,биим,дәресемне дә

Бик оста сөйләп бирәм.(Настя)

3. Энеләрем өчен иң кадерле

Апай булам -беләмсез ,

Әтием,әнием,әбием,бабам

Бәхетле мин сизәмсез.

Математика дәресләрендә

Яратам исәпләргә

Авыр -авыр мисалларны

Бик тиз куям исәпләп. (Валерия.)

4. Апай кеше мин үзем

Бар минем матур сеңлем

Бик күп укыйм,күп эзләнәм

Хәтердән бик тиз сөйлим

Әти,әни,әби,бабай

Сеңлем дә бар - алтау без.(Оксана)

5.Мин гаиләдә кече малай

Булышчы бөтен эшкә

Бик тырышам мәктәптә дә

Яхшы укырга теләп

Апамнан калышмыйм диеп

Тырышам бар көчемә.

Тәртипле бул,күпне бел,-дип

Максат куйдым үземә.(Кирилл)

6.Гаиләдә без- биш кеше

Кечкенәсе мин булам

Карлар көрим,юам ,җыям,

Бар эшне дә булдырам

Гаиләдә мин бер генә

Яратам күп укырга

Башваткычлар чишәргә

Чиста,пөхтә язарга. (Лидия.)

7.Апа кеше булдым мин

Бар минем шаян энем

Әнемне бик яратам мин

Бакчадан көтеп алам

Мәктәпкә бик теләп йөрим

Укыйсым килеп тора

Җырлыйм ,биим,шигырь сөйлим

Яратам бик укырга (Анисия)

8. Бәләкәй генә булсам да

Мин бит абый беләмсез

Энем өчен абый булсам

Әнигә зур ярдәмче дә

Өем якын булганлыктан,

Мәктәпкә иртүк киләм

Иптәшләрне каршы алып

Дәрескә әзер торам. (Антон)

Гыйлем иясе:

Ярый балалар ,сез бер-берегезне бик яхшы беләсез икән.

(тактага кояш рәсеме төзи) - Бу нәрсә балалар? Кояш безгә нәрсә бирә?

-Әйе , кояш безгә җылылык , яктылык бирә , күңелне күтәрә , яшәргә көч бирә . Сез дә бер - берегезгә ихтирамлы булыгыз , шат күңелле булыгыз .Үзегездәге җылылыкны һәр кешегә бирегез .

Сезгә тагын бер бирем әйтеп китәм .Монысы шигъри мәсьәләләр булыр.

2) Шигъри мәсьәләләр:

1.Алмагачта 5 алма

Алар пешкән алланган

Берсен алды әнисә

Агачта ничә калды?

2. Ак каенда 5 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык

Әйтмәс микән берегез-

Барысы ничә кошчык?

3.Бер куян басып тора,

Бер куян ята посып

Йөри дүртесе уйнап-

Йә,әйт әле,син уйлап?

Барысы ничә куян?

4. Бер күлмәктә 3 төймә

Бер күлмәктә 5 төймә

3 төймә дә,5 төймә.

Ничә?Шуны кем белә?

5.7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга

3 әү килде тагын да,

Исәплә син барын да.

6.Әминәнең тубы икәү

Сәлимәнең тубы икәү

Әйт әле син үскәнем

Ике кызда туп ничәү?

7.Керпе гөмбәгә барды

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энесенә,

Калганнарын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне

Кәрзиненә куйды?


Гыйлем иясе:

Дөрес, мәсьәләләрне дә бик яхшы чиштегез.Мин әле сезгә бер уен да алып килдем.Ул."Алма" уены дип атала.Уенда катнашучылар "А" хәрефенә башланган сүзләр әйтергә тиеш.Менә сезгә алма .сез "А" хәрефенә башланган сүз әйтеп алманы яныгыздыгы иптәшегезгә бирә барасыз.

Хаталанучылар уеннан чыга бара.

-Яхшы балалар ,сез бик тапкыр һәм зирәкләр икәнсез.

Сез бик күп хәрефләр өйрәндегез , алар турында шигырьләр беләсез микән сөйләптә күрсәтегез әле.

( Балалар кулларында хәрефләр язылган карточкаларны ача баралар.)


Т Сезнең өйнең түбәсенә

Карап тордым мин кичә . Т Т - охшаган тырмага

Антенна тора селкенеп Әйтә - тизрәк тырмала .

Т хәрефенә охшап .

У У уйлап укыгыз

Урындыкка утырып ди . Е Е- хәрефе еланда

Г Г - күтәрү краны Е - хәрефе елгада .

Төзүчеләр ярдәмчесе Е хәрефе карый безгә

Зур ташларны күтәрә ул Елмаеп , елаганда .

Бик биеккә тиз генә .

А А - охшаган ракетага

Ул басуда багана да . Л Ясадык без урманда

Аны белә һәрбер бала Л - хәрефе , уйлап тап

Алфавитны башлый ул Л - бит урман шалашы

Н Н - волейбол сеткасы ул Әллә шуны белмисез .

Тора спорт залында

БЕРГӘ: ТУГАН ТЕЛ.


ГЫЙЛЕМ ИЯСЕ :Әйе , сез хәзер "Туган тел" дәреслеген укырсыз . Бик уңган балалар икәнсез .Менә мин сезгә Әлифба китабын уңышлы гына тәмамлавыгыз белән котлап таныклыклар тапшырам .

Сау булыгыз!Тырышып укыгыз !

Укытучы : Әйе, Әлифбага алмашка "Туган тел" китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз.Бик кызыклы әкиятләр,хикәяләр укырбыз.


1. Нигә безгә куанмаска Туган тел - иң әйбәт

шигырь

Без бит инде зур үстек Туган тел - иң әйбәт җыр

Әлифбаны тәмамлап Туган тел - иң әйбәт китап

Туган телгә күчтек. Туган тел - иң якын тел

.

2. Туган тел - иң татлы тел,

Туган тел - иң тәмле тел,

Тәмле тел дип,телең йотма-

Туган телне онытма


Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .


Бергә: Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез Һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.


(Балалар әти-әниләренә бүләкләрен тапшыралар.)

1. Сезнең алда сүз бирәбез 2. Мәктәп юлы якты юл

Ялкауланмаска. Зур уңышларга илтә.

Артта калмаска. Укырбыз , өйрәнербез

Тырыш булырга Сынатмабыз без һич тә.

"5" кә укырга.


Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

Өйрәтте сезне Әлифба

Туган илне сөяргә

Биергә дә , җырларга

Дус һәм тату яшәргә.

Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем иленә

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз һәрчак.

(Бүләкләр тапшыру)

ҖЫР: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә"

Укытучы: Шушының белән безнең бәйрәмебез тәмам .Беренче сыйныф укучыларын бүгенге зур бәйрәмнәре белән кабат тәбрик итәбез. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә ,килгән кунакларга,укучыларга зур рәхмәт.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал