7


  • Учителю
  • Әдәби укудан проект-дәрес, (1 класс)

Әдәби укудан проект-дәрес, (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Проектның авторы

Исем һәм фамилия

Заһидуллина Гөлсинә Әнвәр кызы

Регион

Татарстан

Яшәгән урыны

Чистай районы Гаделша авылы

Мәктәп

"Гаделша урта гомуми белем бирү мәктәбе"

Проектның эчтәлеге

Резеда Вәлиеваның "Кыңгырау чәчәк" әсәрендә дуслык мәгънәсенең чагылышы.


Проектның кыскача эчтәлеге

Проект 1 нче сыйныф укучыларын татар әдәбиятында үзенчәлекле әсәрләре белән аерылып торган язучы - Резеда Вәлиеваның тормышы һәм иҗаты белән таныштырудан гыйбарәт. Проект башлангыч сыйныфларда әдәби уку фәнен укыту программасына, автор турында нәшриятта басылып чыккан материалларга нигезләнеп эшләнде.

Предметы

Әдәби уку

Классы

1 нче сыйныф

Проектның

6нчы бүлеге, 5нче дәресе

Проектның нигезе

Гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт стандарты

"Перспектив башлангыч мәктәп" концепциясе

Дидактик максатлар / көтелгән нәтиҗә

Дидактик максатлар.

1.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз хисләрен һәм фикерләрен эзлекле, матур, төгәл итеп әйтә, аңлата белү күнекмәләрен ныгыту.


Проектның максаты.

1.Р.Вәлиеваның тормышы, иҗаты белән таныштыру һәм фәнни- практик эзләнүне булдыруга омтылыш уяту.

2. "Кыңгырау чәчәк" хикәясен анализлау, образларга характиристика бирү. Геройларның хисләре, әхлакый сафлыгы турында сөйләшү.

3. Әсәрдә дуслык темасының чагылышы.

Сораулар

Булып торучы сорау

Геройларның эчке дөньялары аша дуслык мәгънәсен аңлап буламы?

Проблемалы сорау

Нәрсә ул - дуслык?

Дусларың булсын өчен нинди булырга кирәк7

Уку-укыту сораулары

Кем ул Р.Вәлиева?

Бу автор сезгә танышмы? Нинди шигырьләрен укыганыгыз бар?

Кыңгырау чәчәк янына килгәч, Куян баласының нәрсәгә исе киткән?

Малайның чәчәкне өзәргә җыенуы матур күренешме?

Ни өчен Малай елап җибәргән?

Куян баласына характеристика бирегез.

Кыңгырау чәчәк нәрсә дип җырлый? Табып укыгыз.

Ни өчен Кыңгырау чәчәк белән Куян баласы Малайны үзләренә дус итеп алалар?

Ни өчен кайбер кешеләр чәчәкләр телен аңлый, ә кайберләре юк?

Бәя бирү планы

Бәя бирү

Укытучы дуслык темасына интернеттан мәгълүмат эзли, презентация төзи.

Проект планы белән укучыларны таныштыра.

Күзәтү, эзләнү,уйлау-берләшү, уртаклашу


Интернеттан, "Көмеш кыңгырау", "Сабантуй" газета-журналлардан укучылар дуслык турында мәгълүмат эзлиләр. Рәсемнәр ясыйлар, мәкальләр табалар. Үзара белемнәр белән уртаклашалар.

Әзер материалларны исәпкә алу битен тутыру.

Дәрес барышында укучылар үз эшләрен күрсәтәләр, әсәр буенча төзелгән тестлар эшләнелә, "Дәвам ит..."биреме үтәлә, укытучы бәя бирә.

Фикер алышу.


Дуслыкка юл кайдан, кайчан башлана?" темасына сыйныфтан тыш сәгать үткәрү.




Бәяләү алымнарының тасвирланышы.

Проект өстендә эш укытучының презентациясеннән һәм укучылар белән әңгәмә үткәрүдән башлана. Билгеләнгән тема буенча укучылар төрле чыганаклардан материаллар җыялар..

Гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт стандартын исәпкә алып укучыларның эшләренә бәя бирелә. Проект эшенә кадәр укучылар бәяләү нормалары белән танышалар һәм контроль үз бәяләү үткәрелә. Укытучы үзенең контроль бланкасын тутыра. Укучылар укытучы тәкъдим иткән дидактик материалларны сайлап алалар.

Проект турында мәгълүмат

Башлангыч белем, эзләнү


Уку- укыту чаралары

Проект эшенең планын төзү һәм укытучы тарафыннан бөтен кирәкле дидактик материалларны әзерләү. Фикер алышу үткәрү өчен информацияләрне чыганаклардан эзләү. Интернет аркылы материаллар эзләү. Бергәләп проектны тикшерү һәм эшнең нәтиҗәсенә анализ ясау.

Укучыларны төркемнәргә бүлү. Беренче төркем - төп геройларга характеристика төзи.

Икенче төркем - ошаган геройга карата рәсем ясый.

Өченче төркем - әсәрдән үзенә ошаган өлешне таба һәм "Дәвам ит..."дип, карточка ясый.( Дуслык ул - яхшылык, ...... - дәвам ит).

Әсәрнең төп вакыйгаларын билгелибез.1.Кыңгырау чәчәкнең иркен аланда үсеп чыгуы. 2. Куян баласының чәчәк янына килеп чыгуы. 3. Малайның кыланмышлары. 4. Куян баласының Малайга дуслык турында аңлатуы. 5. Өч дусның сикереп-сикереп биюе.

Кереш сүз:

Башлам: Яшел нарат урманында Кыңгырау чәчәк үсеп утыра.

Төенләнеш: Куян баласы белән Кыңгырау чәчәкнең дуслыгы.

Вакыйгалар үстерелеше: Көтмәгәндә аланга Малай килеп чыга; чәчәкне өзәргә җыена; куркак Куян баласы Малайга ташлана.

Иң югары нокта: Кыңгырау чәчәк исән кала.

Чишелеш: Дуслык ул - куркак Куянны батыр итә, телсез-өнсез Кыңгырау чәчәктән җырчы ясый, тәртипсез малайны яхшы күңелле, ярдәмчел итә.

Укытучы укучының эшенә бәя бирә. Аннан соң иң яхшы эшләр билгеләнә.

дифференциал укыту өчен материаллар

Авыр үзләштерүче укучы (Проблемалы укучы)

Проект өстендә эшләгәндә укучының мөмкинлегеннән чыгып,төрле дәрәҗә авырлыктагы биремнәр бирелә.Укучы классташларыннан, укытучыдан ярдәм сорый ала.

Рус телле укучы

Рус телле укучылар язучы турында, әсәргә анализ бирү эшләрен русча язсалар да ярый, русча дискта җыр тексты таба ала.

Сәләтле укучы

Эзләнү темалары һәр төркемдәге укучыларны үзләрен рәссам, тарихчы, артист һ.б. шундый рольләрдә итеп хис итәләр. Укучы проект өстендә эшләгәндә үзе дидактик һәм төрле материалларны эзләп, сайлап алыргы мөмкин.

проект өчен кирәкле материаллар һәм ресурслар


Фотоаппарат, лазерлы диск, видеомагнитофон, компьютер, принтер, проектор, DVD-проигрыватель,

Технологии - программное обеспечение (отметьте нужные пункты)


Басма материаллар

Резеда Вәлиеваның "Минем дусларым" җыентыгы, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1900

Р.Вәлиева "Ак песи"-әкиятләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты,2006

"Зәңгәр иртә", "Ялгыз аккош", "Дәү әнигә барабыз", "Нәниләр китабы" - балалар өчен җыентыкларыннан күргәзмә ясау.

Р.Вәлиеваның тәрҗемә эшләре:

Н.Верзилинның "Робинзон эзләреннән" (1975)

Н.Попов "Андрейның яшьлеге" (1960)

Л.Смилянский "Сашко" (1961)

А.Барто "Безнең бәйрәм" (1972)

Әкиятләр дискы :

"Күбәләк һәм кырмыска"

"Ялкау карга баласы"

"Яңгыр белән кояш"

"Бакылдык бака"

"Тамгалы куян"

Р.Вәлиеваның магнитофонда "Оч син, җырым" җыры тыңланыла.

Р.Вәлиева турында каләмдәшләре:

Галимуллин.Ф. Шагыйрә сукмагы.-"Туган җиркәем" газетасы,2010

Җәлилова Э. 27 яшемдә генә күңелемә ирек бирдем.- "Ирек мәйданы" газетасы,2010

Р.Даутов Совет Татарстаны язучылары. -1986

Р.Вәлиева белән очрашуда төшкән фотоларны карау.








Аннотация.

1нче сыйныфта Резеда Вәлиеваның "Кыңгырау чәчәк" әсәрен өйрәнүгә проект эше эшләнелде. Дәреслек "Перспектив башлангыч мәктәп" концепциясенә нигезләнә һәм гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә.

1нче сыйныфта әдәби уку курсының төп бурычы - укучыларны укырга һәм әдәби сөйләмгә өйрәтү. Боларны тормышка ашыруда халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләр әсәрләренә мөрәҗәгать ителә.

Проектка түбәндәге максатлар куелды:

  • Р.Вәлиеваның тормышы, иҗаты белән таныштыру һәм фәнни-практик эзләнүне булдыру;

  • "Кыңгырау чәчәк" әкиятен анализлау, образларга характеристика бирү, геройларның хисләре, әхлакый сафлыгы турында сөйләшү;

  • Әсәрдә дуслык темасының чагылышы.

Куелган проект максатларына ирешү эзлекле рәвештә бара. План төзегәндә һәр биремнең дәрес максатларына ярашлылыгы, вакытлы һәм урынлы файдалануы, бирем эшләү өчен вакытның дөрес бүлеп бирелүе, гомуми проект эше барышына (динамикасына) ярашлылыгы, максатта күрсәтелгән сөйләм материалының бу биремнәрдә өйрәнелү дәрәҗәсе исәпкә алынды.

Биремнәрнең сыйфат үзенчәлеген карасак, алар бүгенге методика таләпләренә җавап бирәләр (чагыштыру, сайлау, эзләү, үз-үзеңне тикшерү).

Биремнәр балаларның фикер йөртү эшчәнлеген күзаллап сайланды. Алар гади кабатлауга яки ятлауга гына корылмаган. Куелган биремнәр баланың фикер йөртү дәрәҗәсенең үсешенә уңай йогынты ясыйлар.

Һәр бирем балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланды. Диалогик һәм монологик сөйләм дәресе булганга, сөйләм теленә өйрәнү төрендәге биремнәр куелды.

Күрсәтмә чаралар уңышлы, максатка ярашлы итеп оештырылды. Төркемнәрдә эш сайлап алу мөмкинлеген искә алып бирелде.

Проектның психологик-педагогик яктан дөрес оештырылуына да игътибар ителде. Түбәндәгеләр исәпкә алынды:

  • укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

  • уку эшчәнлеге хәтернең (ихтыяри, ихтыярсыз) төрләренә нигезләнә;

  • мөстәкыйльлекне үстерү.

Проектның тәрбияви максаты да тормышка ашырылырга тиеш.

Балалар 1нче генә сыйныфта булсалар да, проект эшен теләп эшләделәр, кызыксынып биремнәрне үтәделәр. Бу проект эше балаларга 3-4нче сыйныфларда була торган фәнни-тикшеренү конференциясенә әзерләнергә мөмкинлек бирә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал