7


  • Учителю
  • Рабочая программа 1 класс әдәбият

Рабочая программа 1 класс әдәбият

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Лесно-Калейкинская СОШ» Альметьевского муниципального района РТ



«Рассмотрено»

на заседании ШМО

______ / ________________ /

Протокол № ___ от

«___» _____________ 20___ г.

«Согласовано»

Заместитель директора по УВР

/ ________________ / ______

«___» ___________ 20____г.

«Утверждаю»

Директор школы

______ / _______________ /

Приказ № ___ от

«___» ____________ 20___ г.





Эш программасы

Укыту фәне "Татар әдабияты"

Укытучы Мавлютова Альбина Фәнис кызы

1 нче сыйныф

Рассмотрено на заседании

педагогического совета

Протокол № ___________

"___"______________2015 г



2015-2016 учебный год

Аңлатма язуы

1 нче сыйныф өчен татар әдабиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

  • Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" законына (Федеральныйзакон " Об образовании в Российской Федерации", приказ №273/ФЗ от 29.12.12 г.);

  • Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа дәүләт федераль стандартына (Федеральным государственным образовательным стандартом начального общего образования ( в редакции приказов Минобрнауки России от 26.11. 2010 г. № 1241, от 22 декабря 2009г., рег-ый № 2357,от 18.12.2012 №1060);

  • Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" законына.22.06.2013 №68 - РТ;

  • Татарстан Республикасының "Дәүләт телләре һәм Татарстан республикасында башка телләр" турындагы законына; ( 8.07.1992 N 1560-XII(ред.3.03.2012));

  • Татарстан Республикасың Мәгариф һәм фән министрлыгының региональ базис укыту планы 09.07. 2012 №4154/12;

  • Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 - 11 нче сыйныфлар) ( Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2014.

  • Урман-Кәләе урта гомуми белем бирү мәктәбенең программасына (ООП МБОУ "Лесно-Калейкинская СОШ").

  • еллык календарь укыту графигына;

  • Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе "Урман-Кәләе урта гомуми белем мәктәбе"нең 2015 - 2016 уку елына укыту планына;

  • Гомуми башлангыч белем бирүнең яңа дәүләт федераль стандарты буенча эшләүче укытучының эш программасы торышына;

  • Урман-Кәләе урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 уку елына дәресләр расписаниесенә;

  • "Татар теле һәм әдәбиятыннан региональ исемлеккә кертелгән дәреслекләр һәм уку кулланмалары турында" гы боерыгына (Приказ МО и Н РФ «О предварительном заказе на региональные и этнокультурные учебные издания на 2014/2015 учебный год» № 283 от 29.01.2014 г.).

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында татар телен дәүләт теле буларак укыту турында методик хатына ( 13.08.12 ел №1291520/1).

Рус телендә сөйләшүче балаларга уку дәресләрен укытуның төп максаты:

укучыларны татарча аралашырга өйрәтү;

лексик-грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;

татар теленә хөрмәт тәрбияләү,бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен,түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

татар этикеты тәгъбирләрен кертеп,бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

карап чыгу,танышу,өйрәнү,эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып,төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

халыкларның үзара аңлашып,тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Фәнгә характеристика

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Матур әдәбият әсәрләре яшь буынның күңелен,хисләрен баетуда,аларның тирә-яктагы тормышны һәм кешеләрне аңлый башлавында,нәрсәнең яхшы һәм матур , ямьсез һәм начар булуын төшенүдә,зәвыгын тәрбияләүдә көчле тәэсир итүче нигез булып тора. Татар исемнәрен,Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру,балалар фольклоры,татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру башлангыч этапта танын белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.


Мәктәпнең базис планында тоткан урыны

1 нче сыйныфта әдәби укуга базис уку планы һәм Әлмәт муниципаль районың "Урман-Кәләе урта гомуми урта белем бирү мәктәбе" нең укыту планы нигезендә атнага 1 сәгать , ел буена 33 сәгать бирелгән (33 атна).



Эш программаның эчтәлеге:

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.


Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча

планлаштырылган нәтиҗәләре.

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганд,а сүзлекләр куллана белү.


1нче сыйныфны тәмлаамлаганда, укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:


Тыңлап аңлау:

Аерым авазларны, иҗек калыпларын,сүзләр,сүзтезмәләр, җөмләләрне,бәйләнешле текстларны ишетеп,мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңлый белү,аңлаган турында фикер йөртү; Дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап,төшенеп баруга һәм аралаша алуга ирешү.

Диалогик сөйләм:

Лексик темалар буенча сөйләшү үткәрү(һәр укучының репликалар саны 3тән ким булмаска тиеш);

Тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп,диалог төзү;

Укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә белү.

Монологик сөйләм:

Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү(җөмләләр саны 4-5тән ким булмаска тиеш);

Укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирә белү;

Уку:

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

Җөмләләрне,текстларны дөрес интонация белән укый белү;

Текстларны аңлап,эчтән уку;

Укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару,укыганда сүзлекләр куллана белү; Тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү.

Сөйләү

  • сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;

  • предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;

  • үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү.


Программа буенча

сәгатьләр саны

Эш программасындагы сәгатьләр саны

Тема

Лексика

Белем һәм күнекмәләр

татар теле

әдәби уку

1

14

12

2

Әйдәгез танышабыз!

Исәнмесез, исәнме, сәлам, укучы, укытучы, малай, кыз, мәктәп, сыйныф, сыйныф бүлмәсе, дәрес, дәфтәр

Уку язу әсбаплары

Татарстан шәһәрләре

2

6

6

2

Урман дусларыбыз

Монда, кил, сәлам, әле, бар

Кыргый хайваннар

"Төремкәй" әкияте

3

10

13

2

Спорт бәйрәме

Ярыш, көрәш, көрәшче, чана, чаңга, җиңү, җиңүче, сикерергә, йөгерергә, катнашырга

Спорт бәйрәме

Спорт төрләре

4

7

4

2

Мәктәптә

Урман, кыргый, аю, бүре, куян, керпе,тиен, усал, куркак, чыпчык, күгәрчен, карга

Без дәрестә

Китапханәгә сәяхәт.

5

12

13

4

Йорт хайваннары һәм кошлары

Хайван, сыер, бозау, ат, колын,сарык, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, каз, үрдәк, күркә, каз бәбкәсе, үрдәк бәбкәсе

Йорт хайваннары һәм кошлары

"Акбай" тексты

"Без йоклыйбыз" тексты

6

10

8

2

Бакчада


Бакча, чәчәк, кыяр, кишер, суган, кәбестә, җиләк, җимеш, агач, төрле, үсәргә, җыярга

"Шалкан" әкияте

Уңыш бәйрәме

7

15

14

3

Кыш җитте

Бәйрәм, Яңа ел, бүләк, Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, кар бабай ясарга, котлаога, теләргә,бәхет,шатлык, тиздән, башланырга

Җ. Тәрҗеманов "Яшел чыршы"

Кышкы уенга чакыру

Яңа ел бәйрәме

8

9

6

3

Сәламәт бул

Баш, колак, чәч, борын, бит, күз, каш, керфек, тел, теш, ияк, муен, маңгай, кул, бармак, сул, уң, аяк, тарак, тарарга

Авыру кешенең хәлен сорау

Шәхси гигиена предметлары

Табиб янында

9

11

6

5

Безнең гаилә

Гаилә,кеше,әти,әни,абый,апа, эне,сеңел, бала,әби,бабай, исем, тату, өй, фатир, кат

Г.Тукай "Безнең гаилә"

Ф.Кәрим Яз җитә

10

10

4

2

Татар халык ашлары

Өчпочмак, бәлеш, гөбәдия, чәк-чәк, ашыгыз тәмле булсын,рәхмәт

Кунакта

Табын янында

11

12

5

2

Кибеттә

Тун, бияләй, күлмәк, чалбар, итәк, итек, Икмәк, күмәч, сөт, чәй, конфет, май,шикәр

Ашамлыклар кибетендә

Б. Рәхмәт "Аш вакыты"

12

10

2

2

Без шәһәрдә яшибез

Шәһәр, урам, йорт, мәйдан, һәйкәл, бина, ашханә, кунакханә, китапханә, кибет, базар

Безнең шәһәр

Мин транспортта барам

13

10

6

2

Җәй җитә

Табигать, су коенырга, балык тотарга, кармак,саф һава,йөрергә, кул, диңгез, быел

Г.Тукай "Бала белән Күбәләк"

Сабантуй-күңелле бәйрәм


136

99

33


Белем дәрәҗәләрен тикшерү һәм бәяләү нормалары

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә, сораудагы һәр сүз аңлаешлы булырга, сораулар артык озын булмаска, балаларга аңлашылмаган сүзләр кулланылмаска тиеш;

Сорауларны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк;

Укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш;

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь дә була ала:

1) укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә;

2)укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә;

3) тикшерү эше тагын да җанлана.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен бәяләгәндә, бәяләү җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләр искә алып куелырга тиеш:

-сөйләмнең орфоэпик, интонацион, грамматик яктан дөреслеге;

- сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, эзлеклелеге ;

- сөйләмнең аңлаешлылыгы;

- сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге;

Җавапны бәяләгәндә, уңай һәм кимчелекләрен әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.


1нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм бәяләү :

Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл). Орфографик (хәреф төшерү, өстәү, алыштыру, сүзләрне юлдан юлга дөрес күчермәү) хаталарга гына игътибар ителә; әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Күчереп язу (2) - 2-3 җөмлә.


Укытучы өчен укыту - методик комплекты

  1. Хәйдәрова Р.З, Н.Г.Галиева "Күңелле татар теле". Дүртъеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012

  2. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" (1 - 11 нче сыйныфлар) - Казан, 2014.

  3. Татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр.



Укучы өчен уку комплекты

  1. Хәйдәрова Р.З, Н.Г.Галиева "Күңелле татар теле". Дүртъеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2012


Электрон кулланмалар

  1. http:www.tatar.org.ru

  2. http:www.1september.ru

  3. http:www.zavuch.info.ru

  4. МО и науки РТ -

Әдәби укудан календарь-тематик план


Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы


Дәрес тибы

Көтелгән нәтиҗәләр

Укучылар эшчәнлеге

Контроль төрләре

Үткәрү вакыты


Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

План

Факт


1

Әйдәгез танышабыз!

ЛКФ

Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү.

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Сорауларга җавап бирү күнекмәләре


01.09



2

Әйдәгез танышабыз!

ЛКФ

Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Сорауларга җавап бирү күнекмәләре


08.09




3

Әйдәгез танышабыз!

ЛКФ

Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү

Сөйләмдә куллана белә. Син кайда яшисең? Мин Казанда яшим

Туган якка мәхәббәт уяту

Практикада куллану. Шәһәрләрне картадан күрсәтү


15.09




4


Әйдәгез танышабыз!


ЛКФ

Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Сорауларга җавап бирү күнекмәләре


22.09




5


Шәһәр исемнәре

белән танышу


ЛКФ

Шәһәр исемнәрен әйтә белү.


Татарстан, Россия шәһәр исемнәрен әйтү.


Туган якка мәхәббәт уяту

Практикада куллану. Шәһәрләрне картадан күрсәтү


29.09



6

Кыргый хайваннар.

ЛКК

Өйрәнелгән лексиканы кулланып җавап бирә белү

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә белү

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җаваплар бирү


06.10



7

Рус халык әкияте"Төремкәй".


ЛКК

Лексик берәмлекләрне үзләштерү. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу.

Аңлап уку күнекмәләре булдыру

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Сорау җөмләләрне аңлап, уңай, кире җавап бирү күнекмәләре булдыру


13.10



8

"Төремкәй" әкиятен сәхнәләштерү.

ЛКК

"Төремкәй" әкияте белән танышу, сәхнәләштерергә әзерләнү

Әкиятне аңлап уйный белә


Белемнәрне практикада куллану


20.10



9

Уку-язу әсбаплары

ДС

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Бу нәрсә? сорауларына дөрес җавап бирү


Сорауларга тулы җавап бирү


27.10


10


Без дәрестә



ЛГКК

Мәктәптәге уку хезмәтенатый белү

үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү

. Уку-язу

әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшенә тәкъдим итә, сорап ала белү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру


Монологик сөйләмгә чыгу



10.11



11

Йорт хайваннары

ГКФ

Йорт хайваннарының исемнәрен атый, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү

Хикәя җөмләләр төзи. Бу нәрсә? Бу ат. Ул урманда яшәми. Сыер зур

Йорт хайваннарына сак караш тәрбияләү

Үрнәк буенча җөмләләр төзү


17.11



12

Йорт хайваннары

ГКФ

Йорт хайваннарының исемнәрен атый, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү

Хикәя җөмләләр төзи. Бу нәрсә? Бу ат. Ул урманда яшәми. Сыер зур

Йорт хайваннарына сак караш тәрбияләү

Үрнәк буенча җөмләләр төзү


24.11



13

Йорт кошлары

ГКФ

Йорт кошларының исемнәрен атый, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү

Хикәя җөмләләр төзү. Бу нәрсә? Бу әтәч. Ул йортта яши (яшәми). Каз йөзә ,оча

Йорт кошларына сак караш тәрбияләү

Үрнәк буенча җөмләләр төзү


01.12



14

Йорт кошлары

ГКФ

Йорт кошларының исемнәрен атый, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү

Хикәя җөмләләр төзү. Бу нәрсә? Бу әтәч. Ул йортта яши (яшәми). Каз йөзә ,оча

Йорт кошларына сак караш тәрбияләү

Үрнәк буенча җөмләләр төзү


08.12



15

"Без йоклыйбыз"тексты

ЛКФ

Без йоклыйбыз"тексты белән танышу

Укыганның

эчтәлегенә төшенү.


Эчтәлек буенча тәрҗемә.


15.12



16

"Без йоклыйбыз"тексты

ЛКФ

Без йоклыйбыз"тексты белән танышу

Укыганның

эчтәлегенә төшенү.


Эчтәлек буенча тәрҗемә.


22.12



17

Яшелчәләр.

ЛКК

Яшелчә исемнә-рен, санын, алар-ның төсен, тәмен әйтә, аларны со-рап ала белү.

Яшелчә исемнәре белән танышыру

Хезмәтне яратырга өндәү

Рәсем буенча җөмләләр төзү


12.01



18

Җиләк-җимешләр.

ЛКК

Нинди җиләк-җимеш яратка-ныңны әйтә белү.

Җиләк-җимеш исемнәре белән танышыру


Танып - белү активлыгын үстерү


19.01



19

Җиләк-җимешләр.

ЛКК

Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү

Яңа сүзлләр белән танышу

Хезмәтне яратырга өндәү

Рәсем буенча җөмләләр төзү


26.01



20

Рус халык әкияте "Шалкан"

ЛКК

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала

Яңа сүзлләр белән танышу

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Сорауларга тулы җавап бирү


02.02



21

"Шалкан"әкиятен сәхнәләштерү

ЛГКК

Рус халык әкияте "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерергә әзерләнү

Әкиятне аңлап уйный белә


Белемнәрне практикада куллану


09.02



22.

Кыш билгеләрен әйтә белү

ГКК

Кыш билгеләрен әйтә белү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу


Монолог төзү


23.02



23

"Кыш бабай"шигыре.

ЛКФ

Яңа ел, чыршы, кыш бабай һәм кар кызы исемнәрен атый белү. Яңа елга кем килә.Кыш бабай, кар кызы килә. Кыш бабай бүләк алып килә-җөмләләрен үзләштерү

Кыш бабайны каршылау. Өйрәнгән лексиканы ныгыту

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Әңгәмәдә,бәйләнешле сөйләмдә өйрәнгән лексиканы куллану



01.03



24

Кышкы уеннар.

ЛГКК

Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү

Уеннар турында сөйли белү

Сәламәтлекне сакларга өндәү

Диалог төзү


08.03



25

Кышкы уеннар.

ЛГКК

Лексик берәмлекләрнеүзләштерү.

Тән әгъзалары исемнәрен атый белү


Сораулар ярдәмендә сөйли белү


15.03



26


Шәхси гигиена предметлары.

ЛКК

Сорау әйтү. Сузык авазларны дөрес әйтә белү

Шәхси гигиена пред­метлары белән танышу


Сораулар төзү. Сорауга төгәл җавап бирү.


05.04



27

Гаилә.

ЛГКК

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү


Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү

Гаиләгә, туган илгә карата мәрхәмәтлеле булырга өндәү

Бәйләнешле сөйләү күнекмәләре


12.04



28

"Тәмле сүзләр"

ГКФ

Сөйләмдә тәмле сүзләр куллана белү.Сүзләрдә басымны дөрес кую

Тыныч йокы!

Хәерле иртә!

(көн,кич)

Рәхим итегез!

Сау булыгыз!

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Өйрәнгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә файдалану күнекмәләрен булдыру.


19.04



29

Киемнәр.

ГКФ

Кием исемнәрен әйтә белү

Кием исемнәре белән таныштыру


Монологик сөйләм күнекмәләре.


26.04



30

Киемнәр.

ГКФ

Киемнәрнең төсен,нинди кием яратканың-ны әйтү.


Хезмәтне яратырга өндәү



03.05



31

Безнең шәһәр.

МС

Шәһәрләрне картадан күрсәтү аша шәһәр атамаларын истә калдыру, дөрес әйтү.Туган шәһәрең турында сөйли белү

Картадан Татарстан шәһәрләрен күрсәтә һәм исемнәрен атый белә.

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Карта белән эшли белү күнекмәләре



10.05



32

Җәйге ял

МС

Җәйге табигать, турында сөйли белү.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Монологик төзү


17.05



33

Габдулла Тукай."Бала белән күбәләк"

ЛГКК

Йөгерек, аңлап уку.

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"әсәре белән танышу

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Дәреслек белән эшли белү



24.05







Укытучы өчен укыту-методик комплекты

1. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева "Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге(рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты,2012;

2. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" (1 - 11 нче сыйныфлар) - Казан, 2014

3. Татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр.


Укучы өчен уку комплекты

1. Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева "Күңелле татар теле". Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге(рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, "Татармультфильм" нәшрияты,2012;

2. Татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр.




Кушымта 2

Эш программасына төзәтмәләр кертү бите



Сыйныф

Бүлекнең, теманың исеме

План буенча үткәрү датасы

Төзәтмәләр керүнең сәбәпләре

Төзәтмәләр кертү чаралары

Фактта үткәрелү датасы



















































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал