7


  • Учителю
  • Тамырдаш сүзләр темасына технологик карта 2 класс

Тамырдаш сүзләр темасына технологик карта 2 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

2 нче сыйныфта татар теле дәресенә технологик карта

"Тамырдаш сүзләр"





Тема

Тамырдаш сүзләр.

Максат

Сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү;

укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү:

үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр ясап язу

Төп төшенчәләр

Сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр, кушымчалар

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә


1. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле, 2 кисәк .

2. Дидактик карточкалар, "Кызыклы грамматика" С.Г.Вагыйзов


Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ -шәхескә кагылышлы у у г

РУУГ- регулятив у у г

ТБУУГ-танып белү у у г

КУУГ- коммуникатив у у г

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Укучылар төркемнәрдә утыралар. 2 һәм 3 цифралары, укытучыга карап торырлык итеп, мэнэджмэт җайлап куелган.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укытучы:

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Кара-каршы партнёрыгыз белән сәлам бирешегез, янәшә партнёрларыгызның кулын кысып уңышлар теләгез.


- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

сүзнең тамыры турында үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру


Укучылар өчен максат: сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр төшенчәсен аңлата алу

Матур язу күнегүе.


Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне читтән эзләр.


Карточкалар бирелә.

Шәһәр кибетләрендә гармуннар сатыла. Гармунның зурлары да, кечкенәләре дә була.

Гармунлы йорт - моңлы йорт.

Гармунчы гармун уйный.


Җөмләләр өстендә эш. Сүзләрнең тамырларын билгеләгез.

- Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез?


-Нәрсә соң ул тамыр?


- Тамыр сүзнең кайсы урынында килә?


Бу сүзләрдә нинди тамыр?


Бу сүзләр турында дәреслектә нәрсә әйтелде икән? Дәреслектән кагыйдәне табып укыйлар.

Димәк сүзләр тамырдаш һәм тамырдаш түгел дип йөртелә икән.

(Рәсемнәр күрсәтеп аңлату)

Гармун нәрсә?, гармунчы кем?, гармунлы нинди? сорауларына җавап бирә.

Гармун - гармуннар, гармунның сүзләре тамырдаш тугел. Ни өчен?


- Болар нинди сүзләр?


- Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?


Укучыларның җаваплары тыңлана.

Бу җөмләләрдә бер тамырдан ясалган сүзләр барлыгын ачыклыйлар

-Сүзнең төп мәгънәсен белдергән кисәк(сүзнең үзгәрми торган өлеше)

- Татар телендә тамыр һәрвакыт сүзнең башында була

Гармун. Шул тамыр белән бирелгән сүзләрне тактага язабыз. (Гармун, гармунның, гармунлы, гармунчы)

Дәреслектән кагыйдәне табып укыйлар. 5-6 бит.

Чөнки яңа сүз ясамыйлар.


- Тамырдаш


- Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр тамырдаш була.

ТБУУГ: тамыр, тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү


Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

- Димәк, бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?


-Дәрескә нинди максат куярсыз?


Укытучы гомумиләштерә.

-Дөрес әйттегез. Тамырдаш сүзләрне танырга өйрәнербез. Тамырга кушымчалар өстәп тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез.


Агач рәсемен күрсәтү.

Юлчылар юлдан барганда юл тамыры тапканнар. Аны җиргә утыртканнар, үсеп чыккан сүзләрне укысалар, аларның охшаш икәнен күргәннәр. Юлчы, юлдаш, юллы, юлсыз һ.б сүзләр килеп чыккан. Мондый сүзләр тамырдаш сүзләр дип аталып йөртелгәннәр.

Без дә сезнең белән агач үстереп карыйк әле. Сезгә тамыр сүзләр бирәм, сез шуннан тамырдаш сүзләр ясагыз.

Укучыларның җаваплары

-Тамырдаш сүзләр турында

-Сүзнең тамырын билгеләргә, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез


Тимер, күз, баш сүзләре бирелә. Агач үстерерәләр.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

Динамик пауза


Микс-фриз-груп структурасы

Музыкага бииләр, кушылалар. Музыка туктагач басып катып калалар. Сорау бирелә. Бер кеше дә җавапны кычкырып әйтми, ә эченнән генә уйлый. Шул сан белән төркем барлыкка килә.

- Елның ничә фасылын беләсез ?

- Бүген атнаның ничәнче көне?

- Бер атнада ничә көн?

- Кышның ничә ае бар?

- Сез класста ничә укучы?

Менә шулай бердәм булып дәресебезне дәвам итәбез.

4 фасылын

3 көне

7 көн

3 ай

8 укучы


Танып-белү эшчәнлеге.

Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы өчен максат:

кушымча турында күзаллау булдыруда ярдәм итү


Укучылар өчен максат:

тамырга кушымча ялгап яңа сүз ясалуын мисаллар китереп раслый белү

КОНЭРС структурасы

Карточкалардагы сүзләргә аста бирелгән кушымчаларны куеп языгыз, ниниди сүзләр килеп чыгар. Шул сүзләрне укыгыз һәм почмаклар сайлагыз, ни өчен бу почмакны сайлавыгызны аңлатыгыз.


Кушымчалар куеп сүзләрне язалар һәм почмакларга барып басалар.


Тамырдаш сүзләр

Тамырдаш булмаган сүзләр

Чаңгы - чаңгы..., балык - балык.., бүлмә - бүлмә...,

дус - дус..., кибет - кибет..., тоз - тоз...


чы, лы, дәш, лык, че, сыз


Чаңгы - чаңгы..., балык - балык.., бүлмә - бүлмә...,

дус - дус..., кибет - кибет..., тоз - тоз...


ның, лар, дә, ка, тән,ны


ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру


Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек кулланып камилләштерү

Дәреслек белән эш.

2 нче күнегү.

Бирелгән сүзләрнең тамырдаш булганнарын гына күчереп язарга.

Укытучы гомумиләштерә.

-Бирелгән тамыр сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар ялгап яңа сүзләр- тамырдаш сүзләр ясадык.


Дәрес+лек, көч+ле, җыр+чы, юл+чы, сыйныф+таш

Өйрәнгәннәргә нигезләнеп тамыр сүзләргә кушымча ялганып, яңа сүзләр ясалуын аңлаталар

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда дәреслекне куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру


Укучылар өчен максат: сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр турында белемнәрне практик куллана белү

Төркемнәрдә эш.

Раунд тэйбл структурасы.

- Төркемдә бирелгән кәгазьгә 3-номерлы укучыдан башлап, тамыр сүзләргә тиешле кушымчаларны ялгап яңа сүзләр ясап языгыз.

Чыршы, тәм, ау, су, ис, кибет, күз, бакча, кыш, чәчәк.

-Нинди сүзләр ясалды?

-Урман-урманчы, тәм-тәмле, ялкау - ялкаулык, боз - бозлы.


-Үзегезнең төркемнәрдә ясаган сүзләрегезне дәфтәрләрегезгә язып куегыз, тамырны дөрес итеп билгеләгез.

  • -чыршылы, тәмле, аучы, күзлек, сусыз, чәчәкле, исле

  • бакчачы, кышкы, кибетче


  • - Тамырга кушымчалар өстәп яңа тамырдаш сүзләр ясалды


-Кушымчаларның кайберләре сүзнең мәгънәсен үзгәртмиләр, ә кайберләре сүзнең мәгънәсен үзгәртәләр, яңа сүз ясыйлар.


ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү


Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү


Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

Рефлексия.

1. Бу дәрестә син нәрсә белдең?

2.Син нәрсә эшләргә өйрәндең?

3. Син икенче дәрестә бүгенге дәреснең кайсы өлешләре кабатлануын теләр идең?


- Белемнәрне бәяләү.


Мин барысын да аңлап бетермәдем.

Мин истә калдырдым.

Мин истә калдырдым һәм иптәшләремә дә ярдәм итә алам.

Өй эше.

а) Иҗади эш "Дуслык" темасына тамырдаш сүзләр кулланып, хикәя төзеп язарга.

б) 4нче күнегү, тамыр һәм кушымчага аерып язарга

-Бер-берегезгә матур сүзләр, рәхмәт әйтегез, уңышлар теләгез!


Укучыларның җаваплары


Өй эшен язалар

ШУУГ: үз уңышларың/уңышсызлык

ларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал