7


Открытый урок по ОРКСЭ

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

































Дини мәдәният һәм дөньяви әхлак

нигезләре

23 енче дәрес















Эшне башкарды :Теләче районы Максабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

башлангыч класслар укытучысы

Гаязетдинова Әлфия Имаметдин

кызы









27 нче февраль, 2015 енче ел.





Тема: Дөнья диннәренең календарьлары.

Эшчәнлек максаты: Дөнья диннәрендә бәйрәмнәр һәм календарьлар турында белемнәрен системалаштыру һәм гомүмиләштерү.

Белем бирү максаты: яңа төшенчәләр (кояш һәм ай, юлиан календарьлары) белән таныштыру; төрле диндә Яңа елны каршылаудагы аермаларны күзәтү.

Тәрбия бирү максаты: төрле халык традицияләренә хөрмәт һәм сакчыл караш формалаштыру.

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: укучының төрле халыкларның дини йолалары һәм мәдәниятенә уңай карашта булуы; үз фикерен җиткерә белүе

Регулятив гамәлләр: планлаштыру һәм төгәл җавап бирү.

Танып-белү гамәлләре: мәгълүмат белән эшләү күнекмәсе, фикерләүдә логик чылбыр төзү,алган мәгълүматны гомумиләштерү һәм күллану.

Коммуникатив гамәлләр: башкаларның сөйләмен ишетә һәм аңлый белү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Дәрес тибы: яңа материал үзләштерү.

Предметара бәйләнешләр: әйләнә-тирә дөнья, тарих, җәмгыять белеме.

Җиһазлау: проектор, презентация слайдлары, ноутбук, рәсемнәр, календарьлар.

Төркемнәрне оештыру: фронталь, индивидуаль һәм парлы эш.

Дәрес барышы

  1. Дәресне оештыру,мотивация.

  • Укучылар, мин сезне дәрестә күрүемә бик шат.Бүген безнең дәрестә кунаклар бар.Аларны елмаюыбыз белән сәләмлик.

Уен-тренинг. "Яхшы кәеф - тылсымлы чәчәге" . Кулларыгызны учын өскә каратып сузыгыз һәм күзләрегезне йомыгыз.Мин әйткәннәрне күз алдыгызга китереп барыгыз. Үзегезнең хыялыгызда яхшы кәеф чәчәге ясагыз. Аны ике учыгызга да куегыз.Аларның сезне ничек җылытуын сизегез: кулларыгызны, тәнегезне, күңелегезне. Аннан гаҗәеп тәмле ис килә. Шушы чәчәкнең барлык яхшылыгын, әйбәт кәефен уйларыгыз белән үз йөрәгегезгә урнаштырыгыз.

  1. Актульләштерү. Тема һәм максатны хәбәр итү.

  • Укучылар, бүген нинди көн?(26 нчы февраль)

  • Нинди көн һәм ай икәнен кайдан беләсез? (календарьдан)

  • Бүген без дәрестә календарьлар килеп чыгышы тарихы һәм төрле диннәрдә Яңа елның беренче көнен ничек бәйрәм итүләре белән танышырбыз.

  1. Тема өстендә эш.

а) Әңгәмә

- Укучылыр сезнең нинди календарьлар күргәнегез бар? ( стена календаре, татарча битле календарьлар, мөселман календары, балалар календары һ.б)

-Календарьдан без нәрсәләр белә алабыз? (укучыларның җаваплары)

- Хәзерге заман календарьларыннан тыш дини календарьлар да була.Аларда дини бәйрәмнәр, истәлекле көннәр, догалар, дини билгеләр, рәсемнәр бирелә. Битле календарльларда бәйрәмнәр, истәлекле көннәрне ни өчен билгеләнүе, бәйрәм итү тәртипләре, ул көнне кешеләр нинди гамәлләр башкарырга тиешлеге Һ.б. мәгълүматлар языла.

Дәфтәрләрне алабыз. Теманы язабыз. Календарь сүзенә билгеләмәне язып куябыз.

Календарь - ул вакытны санау ысулы.

Латынча "калере" сүзе игълан итүне белдерә.

ЭЙ АР ГАЙД

Ә хәзер календарь турында үзебезнең белемнәрне тикшереп карыйк. Моның өчен ЭЙ АР ГАЙД Сингапу структурасын куланабыз. Һәрберегездә карточкалар бар. Шундагы фикер белән килешсәгез "Башта" дип куелган графага "+" , килешмәсәгез " - " тамгасы куегыз.Ә хәзер экранга карагыз һәм игътибар белән тыңлагыз.

Борынгы Мисырда кояш календары булган, 360 көн һәм 12 айдан торган. Һәр айда 30 көн булган.

Ләкин җирдәге иң борынгы календарь - ай календаре. Ай буенча көннәрне санау уңайлы булган, чөнки аны һәр төн саен күзәтеп булган. Әйтегез әле, кайсы диндә хәзер дә ай календаре кулланылышта? (Ислам динендә)

Беренче ай календаре безнең эрага кадәр III гасыр урталарында Борынгы Вавилонда барлыкка килгән. Шул вакытта 7 көнлек атна да кертелгән. Бу изге сан мәҗүси дин әһелләрен рухландырып торган,чөнки алар күктә 7 илаһи яктылыкны белгәннәр: Ай, Меркурий, Венера,Марс, Юпитер, Сатурн һәм Кояш. Һәр көнне бер күк җисеменә багышларга булган. Хәзер атна көннәре ничек атала? (Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе)

Иудей календаре - ай календаре белән кояш елын туры китерергә тырышу. Бу ай-кояш календары.

Христиан дине Барлыкка килгәндә Рим империясендә рәсми календарь "юлиан" дип аталган кояш календары булган. Кояш һәм ай календарьлары кушылып төзелгән. 325 елда бөтен христианнар өчен шушы календарь кулланылышка керә. Ә 1582 елда Рим Папасы Григорий XIII керткән яңа стиль григориан календаре католикларда кулланыла башлый.

Протестант илләрдә бу календарьга XVIII гасырда гына күчәләр. 1873 елда Япониядә, 1911 елда Кытайда, 1918 елда Россиядә. Ләкин проваславие чиркәве яңа стильгә күчми, юлиан календаре буенча яши.

Сөйләгәннәрне тыңлагач, презентацияне карагач, фикерләрегез үзгәрдеме? Карточкадагы фикерләрне тагын бер кат укып чыгыгыз һәм "Аннары" графасына килешсәгез "+", килешмәсәгез " - " тамгасы куегыз. Фикерегез үзгәрдеме? Ни өчен?





Күзләр өчен физминутка

Тема өстендә эшне дәвам итү.

Яңа ел - барлык бәйрәмнәрнең иң борынгысы.

Сезнең алда карточкалар(дәреслекнең билгеле бер бите) ята. Һәрберегез дәреслектән шул битне ачып, Яңа ел турында укыйсыз, кирәкле мәгълүматны билгеләп башкаларга сөйлисез.

Дәреслек 139 бит, 117-118, 93бит, 54бит.





Физминутка. ФЕЛОУ-ЗЕ ЛИДЕР структурасы. (Лидер артыннан кабатла.





Рәхмәт . Афәрин. Ә хәзер ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС структурасы ярдәмендә Яңа елны төрлечә бәйрәм итүгә карамастан уртак билгеләрен табыйк. (Укучылар битнең үз өлешләренә фикерләрен язалар, чиратлап әйтәләр,әгәр барысы да ризалашса баш бармакларын күтәрәләр бер укучы фикерне уртага яза, ахырдан бер укучы укый.)

Укучылар тактага карагыз әле. Бу нәрсә? (ромашка чәчәге)

Әйе. Бу кайсы бәйрәмнең символы. (гаилә бәйрәменең символы)

Хәзер берәм- берәм чыгып чәчәк таҗларын алыгыз һәм артына язылган датаны укып, нәрсә аңлатуын әйтегез.

Укучыларның чыгышы.

Булдырдыгыз. Ә сезнең гаиләдә шундый истәлекле даталарны ничек билгеләп үтәсез?

Укучыларның чыгышы.

Рефлексия.

Календарьлар ни өчен кирәк?

Дәресебез ахырына якынлашты. Уйлап карагыз әле, дәрескә куелган максатыгызга ирештегезме икән? Үзегезнең уңышыгызга туры килгән смайликны буягыз.





Открытый урок по ОРКСЭОткрытый урок по ОРКСЭОткрытый урок по ОРКСЭ





Рәхмәт.

  1. Йомгаклау. В.Хәйруллина "Сигез таҗлы чәчәк" шигырен уку

Ясап куйдым бер чәчәк,

Сигез таҗлы ал чәчәк.

Һәр таҗында яхшылык

Һәркем табып алачак.

Берсе аның мәрхәмәт

Икенчесе - мәхәббәт,

Өченчесе -тыйнаклык,

Дүртенчесе - җыйнаклык.

Бишенчесе - ихласлык,

Алтынчысы - гаделлек,

Җиденчесе - тугрылык,

Сигезенче - гадилек.

Шундый яхшылыклардан торган сигез таҗлы чәчәкләр кебек булыгыз.



































































































































Дәреслек 139 бит.













Дәреслек 117-118 бит.











Дәреслек 93бит.











Дәреслек 54бит.





















</



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал