7


  • Учителю
  • Урок математики в 4 классе «Математик сабантуй»

Урок математики в 4 классе «Математик сабантуй»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:"Это урок повторения, закрепления и обобщения. На протяжении всего урока ведется работа над развитием активности, уверенности, самостоятельности, внимательности учащихся."На уроке большое внимание уделяется работе над воспитанием интереса к народ
предварительный просмотр материала

Математик Сабантуй

Максат: 1) алган белемнәрен ныгыту;

2) исәпләү күнекмәләрен, өчурынлы саннарны тапкырлау, бүлү, кушу һәм алу күнекмәлә-

рен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

3)зирәклек, җитезлек активлык сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: дәреслек, карточкалар.

Җиһазлау: магнитофон тасмасында "Сабантуй" җыры, рәсемнәр, карточкалар, компьютерлар.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

Класста музыка яңгырый. Магнитофон тасмасында "Сабантуй" җыры башкарыла.

-Балалар, хәзер сез нинди җыр тыңлыйсыз? -Сабантуй турында.

-Ә Сабантуй нинди бәйрәм соң ул?

-Сабантуй ул-яз көне кыр эшләре беткәннән соң элек-электән үткәрелеп килә торган халкыбызның мил-

ли бәйрәме. Бүген без дә бергәләп "Математик Сабан-

туй" га барырбыз.Сабантуйга кыңгырау таккан җигүле атларга утырып китәбез.(парталарда бармаклар белән

тояк тавышлары чыгаралар)

-Сабантуйга җиңел генә барып булмый әле. Менә

бу кроссвордны чишәргә туры килер.

7

1 Горизонталь буенча:

1. Фән.

1 2. Татар халкының

5 6 милли бәйрәме.

2 3 4 3.Вакыт үлчәү берәм-

2 леге.

Вертикаль буенча:

1.Алу гамәле нәтиҗә-.

се. 2.Кушу гамәленең

3 нәтиҗәсе.

3. Арифметик гамәл.

4. Арифметик гамәл.

5.Кушу гамәле компоненты.

6.Вакыт үлчәү берәмлеге.

7. Геометрик фигура.


-Менә Сабантуйга килеп тә җиттек.

Шатлыклар күңелебездә.

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка

Сабантуй бүген бездә.

-Сабантуй булгач ул уеннарсыз, ярышларсыз гы-

на булмый. Без дә бүген көчләрне сынап карарбыз. Үз сыйныфыбызның батырларын билгеләрбез.Программа белән танышыгыз.

II. Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. -Иң уртага утыртканнар,

Иң озын бер колганы.

Колганың да бик тиз генә

Менеп булмый торганы.

-Хәзер ике укучыны колгага менәргә чакырабыз. Кайсыгыз алданрак менеп җитә, шул иң җитезе була:

81:3


45х2 35х2

8000+342 7000+500


1х10 3х10


2. -Бер читтәрәк балалар

Күп чүлмәкләр тапканнар.

Чүлмәктәге катыктан

Акча эзлиләр алар.

-Хәзер чүлмәктәге катыктан акча эзләү уены.

Кем иң алдан таба. Һәрберегезгә берәр чүлмәк бирелә.Чүлмәк эчендә мисаллар. Кем беренче булып мисал-ларны дөрес итеп исәпләп бетерә, шул беренче булып

катык эчендәге акчаны тапкан була. Төрле чүлмәктә төрле мисаллар.

3. Катыктан акча эзләп арыдык. Инде ял итеп алыйк.

Физминутка:Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннан- артка.

Уңга-сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

- Хәзер мине тыңлагыз, аннан җавап бирерсез.

Сезгә берничә соравым бар:

1). Алсу әнисе белән мәктәпкә барганда

2сум акча табалар. Әгәр Алсу мәктәпкә үзе генә барган булса, ничә сум тапкан булыр иде? (2сум).

2). Бер кеше такси белән Мәскәүгә бара.

Аның каршысына 7 йөк машинасы һәм 5 җиңел машина оч-рый. Мәскәүгә барысы ничә машина бара? (1такси).

3).Самолет Ленинградтан Новгород шәһәренә

1сәг.20 минут очкан.Ә кире кайтканда шул ук юлны 80 минутта үткән. Ни өчен мондый аерма килеп чыккан? (Аерма юк. 1сәг20мин=80мин)

4. Сабантуй күрке - ат чабышы диләр. Менә безнең сабантуйда да атлар чабыштырыр вакыт җитте. Кемнәр

атта чабышырга тели? Менә сезгә атлар. Атланасыз да ярышка чыгасыз. Ләкин атлар гади генә түгел. Сезгә күчтәнәчләр белән килгәннәр. Кайсыгыз иң җитезе, курку белмәс батыры?! Ярышка рәхим итегез!

(Һәр атта мисаллар язылган):

651+126(777) 356-138(218) 321х3(963)

648:4(162) 744:8(93) 618:2(309)

5.Атлар кайтып җиткәнче саный торыйк. Менә бу рәсемдә барысы ничә квадрат һәм өчпочмак бар?

(18өчп.3кв.)

6. Каршылыклар аша барыбыз бергә йөгерергә чыгабыз.

Кем иң җитезе икәнен беләбез. Менә сезгә сикәлтәле юл.Кайсыгыз иң беренче һәм дөрес итеп эшләп бетерер микән.Бер, ике, өч! Башладык! Тест үткәрү.

8+6 :30 (6)

+120

-12

+198 х3 -240 :9 +320 :6

7. Баскычтан төшү һәм менү уены уйныйбыз.Бас-

кычның басмалары тылсымланган. Кем аның серен белер икән?

1 3 8 17

10 30 80 170

100 300 800 1700

1000 3000 8000 17000

8. Әзрәк китап белән эшләп алыйк. №126 күнегүне карыйк. Анда бирелгән саннарны 10 тапкыр, 100 тапкыр зурайтырга, 1000 тапкыр кечерәйтергә кирәк.

9. Таяк тартышмасак та, таякчыклар белән уй-

ныйбыз.

а)Өч таякчык ярдәмендә кем дүрт санын яза ала? (IV)

б)Ә дүрт шырпыдан җиде санын кем яза ? (VII)

III. Дәрескә йомгак ясау.

  • Инде иң батыр, иң җитез, иң кыю, иң зирәк-ләрне билгеләр вакыт җитте бугай. Кемнәр алар? Бергә-ләп билгелик, әйдәгез. Менә бу мисалларның кем иң кү-бен чишә, шул батыр кала.Классыбызның батыры була.

(Мисаллар чишү)

  • Җиңүчеләрне билгеләү. Котлау.

IV. Өйгә эш.№127.

67000:1000 39000х10 102000:10

9600:100 9600х100 102000:100

Азнакай районы

Әсәй авылы муниципаль урта

гомумбелем мәктәбе баш.кл.

укытучысы

Рахманова Резеда

Рафаэловна.

4 сыйныф.


Колгага менү.

1. 81:3=


45х2= 35х2=

8000+342= 7000+500=


1х10= 3х10=


1.

2.

900:3=

800:4=

40х2=



2. 3.


300:6=

160:2=

40х4=

700:7=

60х3=

350:5=

560:7=

90х3=

900:9=

180:9=

300:3=

70х2=


400:2=

80х2=

600:6=4 5 6


3.Рәсемдә барысы ничә өчпочмак һәм турыпочмаклык бар?

4.


8+6 :30

+120

-12

+198 х3 -240 :9 +320 :6


7

56

72

8

64

5

58

49

7

35

80. х? 56 +? :? х? -? :? х? +?


6. 5х5=

12:3=

21:7=

6х4=

8х8=

48:6=

14:7=

0х3=

9х1=

7х4=

13х3=

42х2=

14х5=

48:4=

60:3=

80:4=

96:3=

35:5=

3х9=

7



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал