7


  • Учителю
  • Математика дәресендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү

Математика дәресендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

МБОУ «Ч. Т. Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия"








Математика дәресендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү


1 сыйныф


Җәләлетдинова Даймә Хуҗәхмәтовна























ЭЧТӘЛЕК


1.Кереш

2. Дәрес эчтәлегенә анализ

3. Дәреснең планы

4. Дәреснең конспекты

5.Презентация өчен материал

6. Кулланылган әдәбият

Кереш


Безнең һәр адымыбыз яңалык белән бәйле, мизгел саен транспорт белән очрашабыз һәм алар юлда бик күп очрыйлар. Транспорт күп булганлыктан, аларның хәрәкәтен тәртипкә салырга кирәк. Соңгы елларда республикабызда транспортның, бигрәк тә җиңел автомобильләрнең күзгә күренеп артуы юл - транспорт һәләкатенең артуына китерде. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч. Татарстанда балалар катнашкан юл - транспорт һәлакәтләренең өчтән береннән артыгында (38 %) балалар пассажир буларак зыян күрәләр . Юлларда нәни җәяүлеләрнең машинага тапталуында да һәр өч очракның берсендә өлкәннәрнең җавапсызлыгы һәм игътибарсызлыгы гаепле.

Балалар гаебе белән килеп чыккан юл - транспорт һәлакәтләре Татарстанда соңгы ун елда 52% тан 28% ка кимеде. Димәк, балаларны юл иминлегенә өйрәтүче педагогик кадрлар булдыруның һәм балаларның юл иминлеге профилактикасына юнәлтелгән программа буенча эшләвебезнең нәтиҗәсе бар. Ата - аналар җыелышында әңгәмәләр, әлеге темага укучылар һәм ата - аналар белән берлектә төрле чаралар уздырыла, төрле кызыксындыру һәм өйрәтү почмаклары ясала. Тәнәфесләрдә дә күп игътибар шушы темага бирелә, экскурсияләр алдыннан укучылар белән махсус инструктажлар үткәрелә.

Башлангыч сыйныф укучылары белән без аеруча күп эш алып барырга тырышабыз һәм бу шулай булырга тиеш тә. Юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерү, үзең белгәннәрне иптәшләрең белән уртаклашырга, бәла - каза килгәндә ярдәм күрсәтергә өйрәтү - безнең төп бурыч.

Дәрес эчтәлегенә анализ

I. Компонентлы анализ.

а) аңлатмалы анализ

яңа төшенчәләр: "пассажир","җәмәгать транспорты", "утырту мәйданчыгы"

терәк төшенчәләр: "тротуар" ,"тукталыш","автобус"; 20эчендә кушу, алу; геометрик фигуралар.

б) эш алымнары

яңа эш алымнары: җәмәгать транспортында йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, рәсемнәргә, кагыйдәләргә карата мәсьәләләр төзү.

терәк эш алымнары: телдән исәпләү алымнары, 20 эчендә кушу, алуга мисаллар, мәсьәләләр эшләү, автобус рәсемендәге фигураларның исемнәрен атау, санау.


II. Техник - технологик анализ.

Презентация, слайдлар, интерактив тактада эшләү, рәсемнәр, магнит тактада мисалларның җаваплары, икенче ягында хәрефләр язылган; индивидуаль карточкалар, физкультминут өчен музыка.

III. Оештыру эшләре.

  • укучыларны дәрескә туплау, сәяхәткә чакыру.

  • телдән исәпләү өлешендә укучыларны хәрәкәтләндереп, активлаштырып җибәрү.

  • җәмәгать транспортында йөрү кагыйдәләрен слайдлар ярдәмендә өйрәнү, үз фикереңне белдерү.

  • кагыйдәләрне өйрәнеп бетергәч физкултьминут ясау.

  • яңа белем - кагыйдәләрне рәсемнәр аша ныгыту.

  • нәтиҗә - йомгак ясау.


IV. Логик анализ.

  • "Юл йөрү кагыйдәләре" иленә сәяхәткә нәрсә белән чыгабыз? Дигән проблемалы ситуация тудыру. Җәмәгать транспортында йөрү кагыйдәләрен өйрәнмичә торып, автобуска утыртмыйлар дигән проблемалы ситуация кую.

  • Сәяхәткә җәнлекләрне дә алып чыгу, җәнлекләргә дә кагыйдәләрне өйрәтү

  • Кагыйдәләрне үз фикерең белән аңлату, кагыйдәләргә карата мәсьәләләр уйлау.

  • Сәяхәт вакытында җәмәгать транспортында җәнлекләрнең кагыйдәләр бозуын тәнкыйтьләү.

  • Автобуста ничә тәгәрмәч, ничә тәрәзә бар? - дип логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

V. Психологик анализ.

"йомшак" - телдән исәпләү күнегүе, "автобус" сүзен җыю, җәнлекләрнең җәмәгать транспортында кагыйдәләр бозуын тәнкыйтьләү

"уртача" - җәмәгать транспортында йөрү кагыйдәләрен үз фикерләре белән аңлаталар, мөстәкыйль эшне эшлиләр, мәсьәләләрне чишәләр. №2 69 бит.

"көчле - " җәмәгать транспортында йөрү кагыйдәләренә карата мәсьәләләр уйлыйлар, аларның чишү юлларын әйтәләр, мөстәкыйль эшне эшлиләр. №2 69 бит

VI. Тәрбияви анализ.

  • җәмәгать транспортында үз - үзеңне әдәпле тоту;

  • үзеңнең тормышыңа, сәламәтлегеңә сак караш;

  • бер - береңә игътибарлы, ихтирамлы булу;

  • логик фикер йөртә белү сыйфатларын тәрбияләү.

Дәрес планы

Дәреснең темасы: 20 эчендә кушу , алуны кабатлау

Дәреснең максатлары:

1. Үткән тема буенча белемнәрне ныгыту.

2.Фәнгә кызыксыну уяту, игътибарлылык, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү.

4. Бер - берсенә карата кешелекле булу сыйфатлары тәрбияләү.

Ныгыту - укучыларны 20 эчендә кушу һәм алуны үзләштерүләрен ныгыту. Юл йөрү кагыйдәләрен күпме дәрәҗәдә истә калдыруларын тикшереп ныгыту.

Үстерелешле - игътибарлылык, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

Тәрбияви - юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, ныгыту. Бер - берсе белән эшләгәндә аңлашып эшләү күнекмәләрен арттыру, бер - берсенә игътибарлы булырга өйрәнү.

Дәреснең тибы: кабатлау

Өйрәтү методы: иҗади җавап бирү, эзләнүле биремнәр

Укыту методы: аңлатулы информацион иллюстрацияләр.

Өйрәнү методы: өлешчә эзләнүле.

Тәрбия методы: уйлый торган биремнәр.

Материал һәм дидактик җиһаз: слайдлар,

Хәерле көн балалар!

Без бүген математика дәресендә "Юл Йөрү Кагыйдәләре" иленә сәяхәткә чакырабыз.

Нәрсә белән сәяхәт итәчәкбез соң? Моны белү өчен шушы мисалларны чишәргә кирәк.

5+6 9+6

5+8 9+7

5+9 9+8

(мисаллар тактага язылган, жаваплары магнит белән читкә беркетелгән, укучылар дөрес жавапны эзләп табалар, артында хәреф язылган, шул хәрефләрдән АВТОБУС дигән сүз жыела) Слайд.

Слайд: автобус рәсеме.

-Автобус нинди фигуралардан тора?(квадрат,турыпочмаклык, тугәрәк)

-Ничә тәгәрмәче бар?

-Ничә тәрәзәсе бар?

2. Автобуста сәяхәт итү өчен безгә пассажир дигән таныклык алырга кирәк. Бу таныклыкны алу өчен без транспорта йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш. Әйдәгез бу кагыйдәләрне өйрәник!

Слайд: җәмәгать транспортын утырту мәйданчыгында көт, юлның машина йөри торган өлешенә чыкма.

Слайд: кергәндә туктап башкаларга комачаулама.

Слайд: бер тукталыш арасында билетка түлә.

Слайд: тавышланма һәм транспорта чүпләмә.

Слайд: транспорт йөртүчене сөйләштермә, аңа комачаулама.

Слайд: транспорт тәрәзәләреннән кулыңны, башыңны чыгарма.

Слайд: өлкәннәргә, авыруларга һәм балалы пассажирларга урын бир.

Кагыйдәләрне өйрәндек, хәзер физкультминут ясыйбыз.

3. Физкультминут.

Юлларда йөрү бик авыр

Тыз-быз килә машина

Юлда булсан, сак йөр яме,

Чыкма алар каршына.

4. Кагыйдәләрне өйрәнгәч сезгә пассажир дигән таныклыкны тапшырабыз.

" Траспортта йөрү кагыйдәләре язылган карточкалар тапшырырга.'

Хәзер без пассажир булдык, автобуска җайлап утырдык.

5. Пассажирлар өчен беренче биремне утибез

Слайд. 8+5

8+2+

Автобуста 8 кеше бара иде, беренче тукталышта 2 кеше, икенчесендә ничә кеше керде?

7+6

7++

Абтобуста 7 кеше бара иде, беренче тукталышта ничә кеше, 2 тукталышта ничә кеше керде?

9+

9+1+3

Автобуста 9 кеше бара иде, беренче тукталышта 1 кеше, икенчесендә 3 кеше керде. Автобуста кешеләр ничәгә артты? Хәзер автобуста ничә кеше булды?

6. Пассажирлар өчен яңа бирем үтибез.

69 бит №2 мөстәкыйль эш.

Слайд: "мисалларның җаваплары чыга, шуңа карап тикшерәләр."

7. Пассажирлар булу сезгә ошадымы, балалар? Кайсы кагыйдәләр бигрәк тә ошады? Кайсы кагыйдәләр исегездә калды? Я, әйдәгез, әйтеп карагыз!

8. Бу рәсемнәрдә пассажирлар нинди кагыйдәләрне бозалар?

"Бер-бер артлы слайдлар чыга, рәсемнәрдә пассажирлар бозган кагыйдәләрне укучылар әйтә баралар.

9. Йомгаклау.

-Укучылар, сезгә бу дәрес ошадымы?

-Без бу дәрестә нәрсәләрне өйрәндек?

Нәтиҗә ясау: пассажир булу өчен кайсы кагыйдәләрне бик яхшы белергә кирәк?

Кемнәр бу дәрестә иң яхшы пассажирлар булдылар?

10. Слайд: МОЛОДЦЫ!

Кулланылган әдәбият.

  1. Азбука дорожной науки. 1 класс. Под ред. Р.Н. Минниханова, И. А.Халиуллина. Казань, «Элодея». 1998 г. Стр.64.


  1. Виноградова Н. Ф., Ивченко Г. Г., Потапов И. В. Безопасность на улицах и дорогах. 2 класс. М.., 1997


  1. "Детский светофор" газета от 31.08. 2000 год.


  1. Н. Е. Цейтлин, А. П. Демидова. Справочник по трудовому обучению. Москва, «Просвещение» 1983 г. Стр.191.


  1. Учебное пособие. Обучение детей сельских школ правилам безопасного поведения на дорогах. Под редакцией Р. Н. Минниханова, И. А. Халиуллина. Казань, 1995 г.Стр.316.


  1. Учебный план и программы обучения детей правилам безопасного поведения на дорогах в сельских общеобраз. школах. Под редакцией Р. Н. Минниханова, И. А. Халиуллина. Казань, 1995 г. Стр.32.


  1. Правила дорожного движения РФ. Москва, 2001г. Стр. 59.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал