7


  • Учителю
  • Конспект по татарскому языку на тему 'Туган як' (4 класс)

Конспект по татарскому языку на тему 'Туган як' (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Башкарды: 1 санлы Кушнаренко


төп гомуми урта белем бирү

мәктәбенең 5 нче сыйныф

укучысы Еникеев Илдар


Туган ил нәрсәдән башлана?

Туган ил ул - алтын арышлар,

Туган ил ул - зифа камышлар

Туган ил ул - иркен болыннар

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул -зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган ил ул була бер генә, -

Туган илнең кадерен бел кенә!

Туган ил үзебез яшәгән шушы кечкенә йорттан башлана. Минем туган илем киң! Айга басып карасаң да күрмәссең аның чиген. Тик яхшырак карасаң, аның бөтен серләрен белеп була. Тормыш туган илеңнән башлана.

Байталлы! Минем әтиемнең туган авылы. Без һәр ял саен аңа кайтабыз. !Минем өчен якын булган авыл белән сезне дә таныштырасым килә.

Байталлы - Башкортостан Республикасы Кушнаренко районы Рәсмәкәй авыл Советына караган авыл. Авылыбыз артык зур түгел, әмма матур авыл. Урманнары, сулары, басулары, таулары бар. Ул Республикабызның төньяк- көнбатыш өлешендә Байталлы елгасы буена урнашкан. Байталлы елгасы зур түгел, күзгә бәрелеп бармый торган тыныч елга. Элек монда таллык булган. Шуна күрә елгага "Байталлы" дип исем кушканнардыр.

Авыл башына чыгуга, зифа каеннар яфракларын шаулатып безне каршы алалар. Бу каеннарны кайчандыр безнең бабаларыбыз утырткан. Читкә киткән кешеләр каеннарны сагынып кайталар.

Авылыбызның иң гүзәл урыны- Вагосаклык. Анда аллы-гөлле чәчәкләр, эре-эре каеннар үсеп утыра. Мул сулы буасы булган матур бер урын. Без эле дә шунда ял итәргә барабыз.

Әйе, авылыбызда бер калкулык та бар. Ул - "Биектүбә" дип атала. Аның тирә-ягын басулар , урманнар уратып алган. Шул кулкулыкка басам да тирә-якны күзәтәм.

Авылдан ерак түгел урман урнашкан. Урман яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә тарта.Урман янында Исмагыйль дигән күл булган. Элек анда чәчүләр тәмамлангач, сабантуйлар үткәргәннәр. Күлне берсеннән - берсе матур аланнар уратып алганнар. Ә кырыенда төрле-төрле яшьтәге агачлар үсеп утыра.Яз көне тәмле шомырт исенә чума. Исмагыйль күленнән башка урманыбызда Талия күле дә бар. Бу күлнең тирә-ягы таллар белән уратылып алынган. Урманда бик күп төрле агачлар үсә.Бурсык яланында кызарып чияләр, җиләкләр пешә. Урманыбызда күп төрле җәнлекләр дә яши. Көз көне исә урманыбыз алтын күлмәген кия. Бигрәк тә көзге чикләвекләре минем күңелне урманга тарта.

Әйе, бик яратам мин авылымны, аның табигатен, кешеләрен. Безнең һәркайсыбыз өчен иң изге җир.

Горурланам мин үземнең туган җирем белән




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал