- Учителю
- Халыкара Туган тел көне бәйрәменә сценарий
Халыкара Туган тел көне бәйрәменә сценарий
Дөньяда иң - иң матур тел
Ул минем туган телем.
( 21 февраль - Халыкара Туган тел көненә сценарий)
2 алып баручы (алда а.б.). Бүгенге бәйрәмебезне татар милләтенең бөек комрозиторларыннан берсе Салих Сәйдәшевның музыкасыннан башларга булдык.(Музыка яңгырый)
1 а.б. Дөньяда иң - иң матур ил
Ул - минем туган илем.
Дөньяда иң - иң матур тел
Ул - минем туган телем.
2 а.б. - Балам! - диеп туган телдә
Эндәшә миңа әнкәм.
- Әнкәем! - дип, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар hәм килгән кунаклар! Без Туган телгә багышланган әдәби кичәгә җыелдык. Барлык илләрдә дә
21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Каян килеп чыккан соң бу бәйрәм?
1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.
Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр - биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Туган телне ничек яратуыбызны да дәлилләрбез.
2 а.б. Кичәбезне сиңа багышлыйбыз, бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
1 а.б. Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел", дип әйткәннәрдер
дә. Ана теле аша үзләштерелгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.
2 а.б. Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.
"Туган телем" җыры Салихова Айгөл
1 а.б. Татар җыры,татар биюе
Алып килә халкым хәтерем
Я оялчан, инсаф, ягымлы ул-
Үзе салмак, үзе әкерен.
2 а.б.Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр шушы татар җыры аша күңелебезгә тизрәк үтеп керә.Менә безнең аксакалларыбыз, галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында нинди матур сүзләр әйтеп калдырганнар.
(..)
1 а.б. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребезне атап үттек. Габдулла Тукай халкыбызның бөек шагыйре. Ул зурлар өчен дә, кечкенәләр өчен дә бик күп шигырьләр язган. Балалар аның шигырьләрен бик яратып укыйлар, көйгә салып җырлыйлар. Әйдәгез Г. Тукай турында видеосюжет карап үтик.
Г.Тукай турында видеосюжет карау
(Музыка яңгырый , ике укучы керә "Бала белән күбәләк"җыры башкарыла.)
2 а.б. Тел милләтсез яши алмый. Безнең милләтебез элек-электән күмәк уеннар, ярышларда катнашырга яраткан.
1а.б. Татарстаныбыз үзенең милли бәйрәме Сабан туе белән дөнья күләмендә дан казанган. Без - татар милләтенең киләчәге - шундый дәүләттә яшәвебез белән горурланабыз. Киләсе җырыбыз да Татарстаныбызга багышлана.
"Мин яратам сине Татарстан" җыры башкарыла.
-
Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле диеп, телең йотма-
Туган телне онытма!
2) Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
"Туган ил"дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган тел
3) Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
Г.Тукайның "Кәҗә белән сарык"әкияте сәхнәләштерелә.
4) Халкым теле-хаклык теле,
Аннан башка минем илем юк;
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
5) Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
6) Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек-бер генә.
7) Әткәң-әнкәң телен белсәң,
Адашмассың кайда да.
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да, айга да.
8) Туган телемдә аңлашам
Үткән, бүгенем белән.
Әлифбамны, дога итеп
Укыймын күңелемнән.
"Әй ,Әлифбам !" җырын Гөлназ Хасаншина башкара.
Татар халкы элек-электән җырга, моңга гына түгел, биюләргә дә бик оста халык була.
Биюченең итәкләре
Бии, бии кыскара
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии-бии остара. (татар халык биюе)
А.б. "Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы", дигән безнең халык. Татар халкында телебез турында бик күп мәкальләр бар. Әйдәгез әле, укучылар, бер уен уйныйбыз. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиеш буласыз.
* Иң татлы тел - (туган тел),
Анам сөйләп торган тел.
* Туган телем - иркә гөлем
(Киңдер сиңа күңел түрем).
* Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).
* Телең озын булса, (гомерең кыска булыр).
* Туган телем - (туган анам).
* Теле барның (юлы бар).
* Телләр белгән - ( илләр гизгән).
* Аз сөйлә - (күп тыңла).
* Телгә игътибарсыз - (илгә игътибарсыз).
6. Безнең туган телебез - татар теле зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тарих.
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
7. Туган телем -татар теле,
Телләрнең иң гүзәле.
Туган телем - иркә гөлем.
Милләтнең син бизәге.
Туган тел ул - ана теле,
Яшәеш башлангычы.
Аны саклау һәм яклау
Һәрбер кеше бурычы.
Туган телендә ачылсын
Һәрбер баланың теле.
Җир йөзен ныграк яктыртсын
Язгы кояш бәйләме. (Эльза Мәхмүтова "Ана телем")
. Кадерле укучылар!
Безнең телебез - матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияте дә бетә. Безнең бурыч - халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш - милләт өчен көрәш ул.
16. Әдәби кичәне мондый юллар белән тәмамлыйсы килә:
Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әни!" дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әти!" дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта әйтә алсаң: "Әти!" - дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр.
Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамлана.