7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему 'Сыйфат' (2 класс)

Конспект урока по татарскому языку на тему 'Сыйфат' (2 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Шарифуллина ЭльмираФаризовна, учитель татарского языка и литературы

МБОУ "Средняя общеобразовательная школа№16" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан


Конспект урока по учебному предмету «Татарский язык» во 2 классе на тему « Сыйфат».


Организацион өлеш.

1.Исәнләшү.

-Исәнмесез,укучылар!

Исәнләшәләр.

2.Шигырь сөйләү

Татар теле-туган телем,

Иң яраткан газиз телем,

Өйрәнәбез мәктәпләрдә,

Чын йөрәктән күңел биреп!

3.Сораулар системасы:

- Нинди максат белән бу шигырьне дәрес башында укыдык?

-Яңа белемнәр алыр өчен.

- Татар теле дәресендә алган белемнәрегез сезгә кая кирәгер?

- Алган белемнәр безгә тормышта кирәгер.

Укытучы сүзе:

-Бүгенге дәресебезнең девизы:...

Балалар укыйлар:

  • "Күп укыган,күп белер".


- Бу девизны тәрҗемә итегез.

- Кто много читает, тот много знает.

5. Укытучының бәясе:

- Бик яхшы. Рәхмәт.

Белемнәрне актуальләштерү

. Укытучы сүзе:

- Игътибар белән тактага карыйбыз . Нинди бирем эшләргә кирәк?

Кроссворд чишәргә. Парлы эш:

Бирелгән карточкалардагы кроссвордка тиешле сүзләрне кертәләр Кишер, алма, карлыган, карбыз, кабак, чөгендер.

Тикшерү.

- Бу сүзләрне нинди ике төркемгә аерып була? Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр.

- Яшелчәләр исемнәрен әйтегез.

- Кишер, кабак, чөгендер

3. Укытучының бәясе:

- Бик яхшы. Рәхмәт.

- Син дөрес эшләдеңме? Уйла.

Дәрескә кереш.

. Алым:

Табышмаклар белән кызыксындыру.

- Табышмакларны тыңлагыз.

Өсте яшел,

асты кызыл,

җирдә үсә.Кишер.

Озын, яшел - түтәлдә,

Сары, тозлы - кисмәктә.Кыяр.

Кызыл да ул, яшәл дә ул, сары да була тик үзе түгәрәк.Алма.

2. Проблемалы сораулар системасы:

- Табышмакларга карагыз һәм әйтегез: нинди сүзләргә таяндыгыз?

1)яшел, кызыл,

- Какие слова помогли отгадать загадки? Озын, яшел, сары, тозлы

- Сүзләрне тәрҗемә итегез. Зелёный, красный, жёлтый, солёный, круглый

- На какие вопросы отвечают эти слова?Нинди? Какой?

-. Яңа сүзләргә нинди сораулар куеп була?Какой?

- Скажите по-татарски? Нинди?

.Укытучы сүзе:

-Димәк, дәреснең темасы: ...- Нинди? (Какой?) соравы.

-Дәреснең максаты: ... - Сүзләргә нинди? соравын дөрес кую, дөрес тәрҗемә итә белү.

4. Яңа теманы аңлату. 1.Укытучы сүзе:

- Игътибар белән диалогны тыңлагыз.Ике укучы диалог формасында сөйлиләр.

1)- Бу кыярмы?

-Әйе, бу кыяр.

- Кыяр нинди?

- Кыяр яшел.

2)

- Бу алмамы?

-Әйе, бу алма.

- Алма нинди?

- Алма тәмле, түгәрәк.

Диалог өстендә эшләү.

- О чем говорится в диалоге?

Диалогны тәрҗемә итәләр.

- Как же спросить по-татарски:

Огурец какой?

Яблоко какое?

Укучылар нәтиҗә ясыйлар:

Кыяр нинди?

Алма нинди?

сүзлек эше

- Бирелгән сүзләргә тәрҗемәләрен дөрес табыгыз.

1)тәмле -

ачы -

баллы -

2)яшел -

кызыл -

сары -

кара -

ак -

3)түгәрәк -

озын -

Тактадагы буталган карточкадагы сүзләрне дөрес кара-каршы куялар

2. Тикшерү.

- Бу сүзләрне нинди ике

әйтегез.

3. Укытучының бәясе:

- Бик яхшы. Рәхмәт.

- Син дөрес эшләдеңме? Уйла.

Физминутка.

Без иде хәзер зурлар

Без иде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Без бәрәңге дә утыртабыз,

Без чия дә җыябыз,

Яшелчәләргә су сибәбез.

Менә шундый уңган без,

Менә шундый булган без.

Белемнәрне ныгыту

Дәреслек буенча эш.Дәреслек буенча сүзтезмәләр төзиләр.

Алым: күнегү эшләү (телдән)

47 бит, 2 күнегү.Укучылар сүзтезмәләр язалар:

чия (нинди?) кызыл

бәрәңге (нинди?) сары

кавын (нинди?) баллы

карлыган (нинди?) кара

кәбестә (нинди?) түгәрәк

суган (нинди?) ачы


3. Укытучының бәясе:

- Бик яхшы. Рәхмәт.

- Син дөрес эшләдеңме? Уйла.

4. Диалог кору.

- Парлап кара-каршы диалог төзеп сөйләгез..

5. Укытучының бәясе:

- Бик яхшы. Рәхмәт.

- Син дөрес эшләдеңме? Уйла.

Рефлексия.

Укытучы сүзе:

- Хаталар табыгыз. Кишер яшел, суган тәмле, груша ачы, бәрәңге сары.

Укучылар табып, сүзтезмәләрне дөрес әйтәләр:

кишер кызыл, суган ачы, груша тәмле, бәрәңге сары.

Дәрес темасын йомгаклау.

Метод: самоанализ (сораулар системасы):-Нинди тема буенча эшләдек?

-Дәрестә нинди максат куйдык?- Сүзләргә нинди? соравын дөрес кую, дөрес тәрҗемә итә белү

- Бу дәрестә алган белемнәрегез сезгә кая кирәгер?- Базарга барганда. Күнегүләр эшләгәндә.

Укучыларны бәяләү.

Укучыларны мактау, кимчелекләрне әйтү.

  • Мне все понятно, со всеми заданиями справился

  • Я тему понял, но не со всеми заданиями справился

  • Мне тема не понятна, требуется помощь

Өй эше 1.Укытучы сүзе:

- Күнегүне ничек эшлисез?

Дәреслек: 50 бит, 7 күнегү.

Күнегүне әшләү юлларын сөйлиләр.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал