7


  • Учителю
  • Математикадан технология картасы 3 кл

Математикадан технология картасы 3 кл

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Гайнутдинова Фирдәвес Миннехановна

МБГБУ "Кече Елга урта гомуми белем мәктәбе" нең

башлангыч сыйныф укытучысы

Дәрес темасы: Саннарны язып кушу алымнары. (3 сыйныфта математика дәресе)

Дәреснең максаты һәм бурычлары:

-укучыларны өчурынлы саннарны язып кушу ысулы белән таныштыру;

-мәсьәләләр чишү аша укучыларда фикерләү теләге тудыру, иҗади активлыкларын үстерү;

- укучыларда үзенең һәм иптәшләренең җавабын тыңлап, контрольлек итә белү һәм үзенең белемен дөрес бәяләү күнекмәләре булдыру.

Көтелгән нәтиҗәләр: өчурынлы саннарны язып кушарга өйрәнү; өйрәнгән темага мәсьәләләр чишү; дәреслектә ориентлашу, алардагы шартлы билгеләрне табу һәм аңлап биремнәрне үтәү.

Ресурслар: М.И.Моро, Математика,3 нче сыйныф. Ноутбук, проектор, дәрескә презентация.

Эш төре: фронталь, индивидуаль, парлап

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру мөмкинлекләре (УУГ):

  • Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре: яңа теманы өйрәнүгә кызыксыну булдыру.

  • Регулятив универсаль уку гамәлләре: план төзү һәм эшнең эзлеклелеген билгеләү, укучылар тарафыннан белгән яки әлегә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

  • Танып-белү универсаль уку гамәлләре:проблеманы кую һәм аны чишү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, саннарны язып кушу күнекмәләре булдыру.

  • Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү.







I этап. Оештыру өлеше.

Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

Уңай психологик халәт булдыру



















Укучыларның игътибарлыгын туплау, фикерләүне үстерү













Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерү







































Укучыларны эшкә хәзерләү









































Бүгенге математика дәресен мин бер акыл иясенең түбәндәге җөмләләре белән башлыйм:

,, Сөйләсәң генә онытылыр,

Күрсәтсәң хәтердә калыр,

Эшләп карасаң аңлашылыр. "

- Сез бу җөмләләрне ничек аңлыйсыз? Кайсыгызның математика серләренә төшенәсе,тагын да күбрәк беләсе килә?

Бүген дәрестә без яңа белемнәр алырбыз. Бер - беребезгә булышырбыз.

Игътибарны дәрескә юнәлтик.. Әйдәгез, дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерик..

Әйдәгез, фикерләүгә мәсьәләләр чишеп алыйк.

1) Басуда 5 комбайн эшли, 2 комбайн ягулыгы бетеп туктады. Басуда ничә комбайн? ( 5 )

2) Җәнлекнең 2 уң аягы , 2 сул аягы, 2 аягы алда , 2 аягы артта. Җәнлекнең аягы ничә?( 4 )

3) Өстәлдә 3 шәм иде. Берсен сүндерделәр.Ничә шәм калды? (1шәм калды, чөнки калган икесе эреп бетә).

Шәхси УУГ Безнең тырышып эшләвебез нәрсәдән тора?























II. Актуальләштерү.

Максат: саннар турында искә төшерү





Әңгәмәдә катнашу, сорауларга җавап бирү.





Укучыларга тиешле юнәлеш бирү











- Сез математика дәресендә нәрсәләр белән эшлисез?

- Саннар белән эшлибез.

- Саннар турында нәрсәләр беләсез?

-Саннар берурынлы, икеурынлы, өчурынлы булалар; саннарны цифрлар ярдәмендә язабыз; өчурынлы сан язганда өч цифр кулланабыз; саннар белән гамәлләр эшлибез.

Шәхес буларак УУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып - белү инициативасы күрсәтү



Максат. Яңа тема өйрәнүгә хәзерләнү

Партада һәм тактада гамәлләр эшлиләр

Телдән исәпләү

- Саннар белән гамәлләр эшлибез. Телдән исәпләгез әле.

5 + 7 = 3 + 9= 12+ 6= 15 + 5= 127 + 316 =

Кайсы гамәлне телдән тиз генә исәпли алмадыгыз?

-Әйе, өчурынлы санны исәпләргә авыр.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне

тулы әйтә белү





Максат. Проблемаларны формалаштыру һәм кую.

Дәреснең темасын ачыклыйлар

Дәреснең темасын ачыклаганда юнәлеш бирү

-Өчурынлы зур саннарны җайлы итеп ничек исәпләргә була?

- Язып исәпләргә була.

- Ә ничек язабыз?

- Баганалап язып исәплибез.

- Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

-Без бүген дәрестә язып исәпләрбез.

Танып-белү УУГ: проблеманы кую һәм аны чишү

III. Яңа белемнәр ачу Максат. Өчурынлы саннарны язып кушу.

















Баганалап исәпләү. Ысул чыгару.



















Баганалап исәпләү тәртибен өйрәнү





















326 + 272 аңлатмасын ничек баганалап язарга?

-Берәмлеккә берәмлекне, дистәгә дистәне, йөзгә йөзне туры китереп язабыз.

-Исәпләүне ничек башкарабыз?

-Исәпләүне берәмлектән башлыйбыз, берәмлектән соң дистәләрне кушабыз,

дистәләрдән соң йөзләрне кушабыз. Җавапны укыйбыз.

• Аңлатманы укыйбыз;

• Баганалап язабыз;

• Берәмлекләрне кушабыз;

• Дистәләрне кушабыз;

• Йөзләрне кушабыз;

• Җавапны укыйбыз.

Регулятив

УУГ: укучылар тарафыннан белгән яки әлегә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

Танып-белү УУГ: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, анализлау һәм нәтиҗә чыгару.

IV.

Күнекмә формалаштыру.

Максат. Өчурынлы саннарны язып кушу күнекмәсе булдыру

Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү















Фронталь эшне оештыру





















-Дәреслек белән эш. №1 (70 бит) телдән аңлатып бирү.

-№2(1 багана.) (70 бит)1 укучы тактада аңлатып эшли, калганнар урыннарда эшли.

-№4(70 бит) , мәсьәлә чишү.

-№6(70 бит), мәсьәлә чишү.



Танып-белү УУГ:саннарны язып исәпләү күнекмәләре булдыру.

Коммуникатив УУГ: фикер алышуда катнашу,

җавапларны дәлилли белү.



V. Рефлексив бәяләү этабы.

Максат. Дәрестә башкарган эшләргә нәтиҗә ясау.





Мин белдем,

истә калдырдым,

өйрәндем,

яңалык ачтым .

Дәрескә нәтиҗә ясау.



Рефлексия.

-Нәрсә белергә тиеш идек?

- Ничек белдек?

Бәяләү.

Өй эше. 70 бит, №2 (2,3 багана)

Ребуслар.

Регулятив УУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал