7


  • Учителю
  • Сценарий 'Варислар сафына кабул итү'

Сценарий 'Варислар сафына кабул итү'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Варислар сафына кабул итү


Вожатый Балачак һәм яшьлек - кешенен шәхес булып җитешу чоры. Мәгәр бу җитешү төрле, кызыклы, файдалы гамәлләр майтарудан торса бала тәрбияле, эшлекле, акыллы булып үсәр. Балалар оешмасы иҗтимагый тормыш мәктәбе ул. Биредә алар бүтзннәрне тыңларга, сүз белән ышандырырга, сер сакларга һәм яңалыклар тудырырга, эшне дөрес итеп оештырга, уз фикерен курыкмыйча эйтә белергә өйрәнә.

«Эшнең жинеле юк» - ди халык. Әмма иң авыр эшне дә эмоциональ итеп, рухи кутәренкелек белән жиңәргә була. Балалар оешмасы әнә шул рухи кутәренкелекне бирүче ул. Оешмада йөруче бала өлкәннәр тормышына зур әзерлек белән керә. Ул биредә ирекле аралашырга, уз мөмкинлекләрен билгеләп, куңелгэ якын эшне сайларга, һәр нәрсәгә үз фикерен булдырырга өйрәнә.

Буген без 4 сыйныф укучыларын менә шушы оешмага Варислар сафына кабул итәргэ җыелдык. Башка еллардан аермалы буларак без тантанага Трыш һәм Яңа Сәрдек укучыларын да чакырдык. Һәм аларның барысы да сәхнәгә чакырабыз. Укучылар сез барыгыз да мондамы?


1ук Апа, безнең дустыбыз Фәнзир юкка чыккан бит.


Вожатый Ничек юкка чыкты? Кая китте сон ул?


2ук Без берни дә белмибез.


3ук Парта өстендә менә шушы конвертны гына таптык.


Вожатый Кая ,укып карый әле. (конвертны ачып укый)


-«Хөрмәтле, укучылар. Сезгә ерак урманда яшәүче Убырлы хат яза. Сезнең сыйныфта бик яхшы укучы Фәнзирне мин үземә алып киттем. Белгән сихерләремне аңа ойрәтеп, картайган көнемә ярдәмче әзерләргә телим. Безне эзләмәгез, барыбер таба алмассыз. Убырлы.»

Менә сина кирәк булса!? Нишлибез инде балалар?


4ук Эзлибез Фәнзирне.


5ук Коткарырга кирәк аны.


1ук Ул Убырлыны без жиңәчәкбез.


Вожатый Ә кемнән ярдәм сорарга? Без бит аларның кайсы якта икәнлекләрен дә белмибез бит.


2ук Апа, әйдәгез без искән җилдән ярдәм сорап карыйк.

Әй, сихәтле саф җилкәй,

Син ерактан киләсең.

Бар җиһанны урап йөреп

Күп нәрсәләр беләсең.

Әйтче, зинһар кайда яши

Ул сихерче убырлы?

Коткарырга дустыбызны

Юлын табып булырмы?


Жил Мин киләмен бик ерактан,

Күреп барлык урынны.

Күрдем сезнең дустыгызны

Аны сөйрәүче Убырлы.

Алар узды биек тауны,

Тирән диңгез кичтеләр,

Төпсез упкын аша чыгып

Мәгарәгә җиттеләр.

Шунда яши ул Убырлы

Кыла шунда явызлык.

Юк кыюлар, жиһанда аңа

Кидерергә авызлык.


3ук Ә без кыю балалар.


4ук Без аның сихерен юкка чыгарачакбыз.


Җил Ашыкмагыз, сез балалар.

Чишәм тагын бер серне.

Кутәрэ алмый ул сихерче

Көйне, акыл һәм матур сүзне.

Сез кичәсе упкын, тау янында

Булыр табышмаклы хат.

Җавап бирегез дөрес итеп

Укып биремне кат-кат.


Вожатый Рәхмэт сиңа, җилкәй. Киңәшләрең, яхшы сүзең өчен.


Җил Сау булыгыз! Юлларыгыз уңышлы һәм хәерле булсын!


Вожатый ӘйдӘгез, дуслар, юлга кузгалыйк. «Җыр белән барсагыз юлыгыз уңар»,- диде Җил. Матур җырыбызны яңгыратыйк әле.


(жыр « » )


(Кара япма ябып балалар тау хасил итәләр)


5ук Апа, менә биек тау янына килеп життек.


Вожатый Җил табышмаклы хат тау янында дигән иде, ничек табыйк инде хатны? (хатны эзлиләр)


5ук Хатны таптым. Апа мәгез, укыгыз.


Вожатый (укый) "Кем ул Варис?»-дип язылган. Я, балалар кем җавап бирэ?


1ук Варис- юлда, хәрэкәттэ эзләнүдә. Алар яңа дөньяны ачучылар.


2ук Варис- күп нәрсә белән кызыксына, тирә-якны нык күзәтә.


3ук Варис-туган як табигате серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын, мәдәниятен өйрәнә.


4ук Варис-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, телен, гореф-гадәтләрен өйрәнә.


5ук Варис-республикада яшәүче барлык халыкларның милли традицияләрен мирас итеп ала.


Вожатый Молодцы, укучылар. Карагыз, кара дөрес җавап биргәч, тау да юкка чыкты. Юкка гына дуслык белән тау-таш күчерерсең димиләр шул. Хәзер юлыбызны алга таба дәвам итә алабыз инде.


1ук Апа, җырлап-биеп барсак атлавы да куңеллерәк булыр иде.

(җырлы-биюле номер)


(Зәңгәр җәймә ябып балалар чыга, диңгез хасил итәләр)


2ук Диңгезгә дә килеп җиттек. Ой-ой, диңгезнен иге-чиге бөтенләй күренми.


Вожатый Балалар, димәк без дөрес юлда. Ә хаты кая микән соң?

( хатны эзлиләр)


3ук Хаты да диңгез кырыенда гына икән. (хатны вожатыйга бирә).


Вожатый «Варис традицияләрен санагыз» дигән.


1ук Варис - үз республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга омтыла.


2ук Варис-дөреслек, хаклык өчен кыю тора.


3ук Варис - тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.


4ук Варис - күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.


5ук Варис - табигатьне, туган ягынын мәдәниятен уяу саклый.

Вожатый Дөрес итеп җавап биргәч диңгез дә юкка чыкты бит. Юлыбызны алга таба дәвам итик.


1ук Апа, юлда барганда ………….. узенең яраткан шигырен сөйләсен әле.

(Бер укучы шигырь сөйли)


(Сәхнә кырыена киләләр)


2ук Ай, упкын кырыена килеп чыктык.


Вожатый Чү, балалар егылып төшә курмәгез. Монда да хат булырга тиеш бит инде ул.

(хат эзлиләр)


3ук Хаты да упкын кырыенда гына.


Вожатый «Варис биеклекләрен әйтегез» дип язылган.

1ук 1 биеклек - «Варис»

2ук 2 биеклек - «Өлкэн Варис»

3ук 3 биеклек - «Варис-инструктор»


Вожатый Бу сорауга да дөрес җавап бирдегез. Чөнки упкын үзеннзн-үзе юкка чыкты.

4ук Апа, Убырлы яшәгән мәгарәне таба алмабыз инде. Барабыз да барабыз бит.


Вожатый Ашыкмагыз, балалар. Сабыр төбе сары алтын диләр. Вакыты җиткәч табарбыз. Әнә, алда мәгарә күренә. Күрәсезме?


Барысы Күрәбез.


5ук Убырлы яши торган мәгарә шушыдыр инде.


Вожатый Убырлы үзебезне күрмәсә дә, тавышыбызны ишетсен. Ягез, яңгыратып бер җырлыйк әле!

(Жыр)

Сихерче яши торган җиргә килеп җитәләр.


1ук Тук-тук, чык сихерче, качып ятма анда бездән.


Убырлы Нәрсә килеп тә җиттегезме?


2ук Җиттек. Чыгар безнен дустыбызны.


3ук Безнең дустыбыз кая? Без аны эзләп килдек.


5ук Ул безгә бик кирэк.


Убырлы Чыгармыйм, башта минем сорауларыма җавап бирегез. Җавапларын белсәгез, дустыгыз сезнеке, белмәсәгез, барыгыз да минем колым булачаксыз.


Барысы Ярый, бирегез сорауларыгызны. Без риза.


Убырлы

- урман-күлне, табигатьне ярата, яхшылык тарата. Кем ул? (Варис)

- «Һәр көн игелек кылыйк»,-дип яши. Кем ул? (Варис)

- күп белергә, көчле һәм җитез булырга тырыша. Кем ул? (Варис)

- юлда, хәрәкәттә, гел эзләнүдә. Кем ул? (Варис)

У-у-у, минем барлык сорауларыма да дөрес җавап бирдегез. Бөтен сихерем югалды. У-у-у, мәгез дустыгызны, алыгыз, югалыгыз күз алдыннан, югалыгыз. (чыгып китә)


Вожатый Кадерле балалар! Менә сез ерак юлларны урап, дустыгызны коткардыгыз. Төрле сынаулар аша үттегез. Варислар сафына басарга әзер икәнлегегезне сез акладыгыз.

Барысы Без, Кукмара районы Сәрдекбаш мәктәбенең 4 сыйныф укучылары, ….. елның ….. аенда Татарстан Республикасы Варислар берлеге сафына керергә әзер.


1ук Без тынычлык иле балалары,

Туган телдә укып үсәбез.

Безнең дуслык-югалмаслык дуслык,

Гасырларны бергә кичәбез.


2ук Дуслык бар җирдэ

Тынычлык-хаким.

Кеше бер-берсен

«Туган» дип атый.

Дуслык бар җирдә

Хыяллар якты

Кеше тормышка

Ышанып атлый


3ук Дуслык бар җирдә

Тапталмый хаклык.

Хаклыктан туа

Жирдә бар шатлык.

Дуслык бар жирдә

Өмет-ал җилкән-

Илне, кешене

Бәхеткә илтә.


4ук Кешеләргэ без яхшылык эшлик!

Эшләмәсәк гарьлек.

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел,

Ул зур фидакарьлек.


5ук Яшәү безгә авыр булыр иде

Яхшылыктан башка.

Шуңа күрә яхшылыкны эшлик

Без үзебез башта.

Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ

Бу заманда бигрәк.

Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,

Ә эшләргә кирәк!


6ук Буген шушы оешмага әгъза булып кергәндә иптәшләребез, укытучыларыбыз алдында тантаналы төстә ант итәбез.


(Бер адым алга атлап укучы исем, фамилиясен әйтә)

- Мин …………. үзем теләп Татарстан Варислары берлеге сафына керәм, варисларның законнарын төгәл үтәргә сүз бирәм.

(галстук тагыла)


1ук Эшкә ашты теләгебез

Без варислар сафында.

Тантаналы вәгъдэ бирдек

Мәктәбебез каршында.


2ук Үрнәк бул син һәр кешегә

Нык үзләштер белемне

Тормышыңнан артык күреп

Ярат туган илеңне.


3ук Нинди күркәм минем илем,

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле

Моңланып шаулап тора.


(җыр)


4ук Син тәүге кат баскан җирем,

Кояшым, таңым минем.

Зур шатлыкта үскән җирем,

Ватаным, даным минем.

5ук Яклый бел син Ватаныңны

Солдат абыең кебек.

Олылып телгә алсыннар-

Ул бит Варис- диеп.


6ук Бәхеткэ юл ярып барганда

Юлдаш ит һәрвакыт хаклыкны!

Яшь калсын йөрәкләр мәңгегә,

Сүнмәсен варислар ялкыны!


7ук Һәрвакыт уяумы, әзерме?

Чакыра Варислар девизы.

Безгә бит бу чорны төзисе,

Заманның җырларын җырлыйсы.


(җыр)


8ук Без Варисың синең Татарстан!

Улларыңа лаек алмашлар.

Яшел, ак, кызыл төсләрне алган,

Галстуклы безнең нык сафлар


9ук 3 төс балкый безнең байракта:

Ак төс-безнең намус төсебез,

Яшел төс-безнең яшәү төсе,

Кызылында чагыла көчебез.


10ук Бакча кебек-төрле төсле

Матур ил- балачак иле!

Бу илдә үткән балачак,

Җыр булып әйдәп барачак!


11ук Адаштырмас маягыбыз-мирас,

Юлда юлдаш-туган телебез.

Туган телне, җирне сөйсәк кенә

Якты булыр безнең көнебез!


12ук Кеше булып яшик дисәк

Булыйк кешелекле.

Бәхетле көн итик дисәк

Булыйк без игелекле.


13ук Яшибез гел шулай кояшлы

Һәм тыныч кәннәргә сөенеп.

Һәркемнең күңелендә бер теләк:

Иминлек, иминлек, иминлек! (барысы бергә)

Вожатый Кадерле укучылар! Менә сез Татарстан Варислары Берлеге сафына кабул ителдегез. Берлек таләпләрен үтәү, куелган максатка ирешү җиңел булмас. Моның өчен катлаулы сынаулар үтәргә, яңа үрләр яуларга кирәк. Монда сезгә «Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла" дигән кагыйдә ярдәмгә килер. Сезнең барыгызны да Варис булуыгыз белән тәбрик итәм. Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз, сәламәт булып үсегез.

Яшь Татарстан Варисы! Халкыбызның тормышы өчен көрәшкә әзер булыгыз!

(барысы бергә) Без һәрвакыт әзер! (3 тапкыр)





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал