7


  • Учителю
  • Дәрес эшкәртмәсе. ӘДәплелек кагыйдәләре (2 класс)

Дәрес эшкәртмәсе. ӘДәплелек кагыйдәләре (2 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әйләнә-тирәбездәге дөнья буенча дәрес эшкәртмәсе

2нче сыйныф (сыйныф сәгате өчен дә кулланырга мөмкин)

Тема. Әдәплелек кагыйдәләре. Тылсымлы сүзләр.

Дәреснең максаты:

Балаларны әдәпле сөйләшергә, ата-ананы, төрле яшьтәге кешеләрне дә хөрмәт итәргә өйрәтү;

Сөйләм культурасы һәм тылсымлы сүзләр дөньясы белән таныштыру;

Балаларның үз-үзләренә һәм иптәшләренә карата сакчыл караш тәрбияләү; рухи яктан әхлаклы шәхес формалаштыру

Дәреснең бурычлары:

Әхлак тәрбияләү

Балаларның эчке культурасын үстерү

Аралаша, ситуациядән дөрес чыга белү күнекмәләрен үстерү

Әдәпле кеше һәм әдәплелек кагыйдәләре буенча үз фикерен әйтә алу күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау:

компьютер, дәрескә презентация, проектор, экран, яшел һәм кызыл төстәге карточкалар, әдәплелек кагыйдәләре буенча тест язылган битләр, шигырь тексты язылган истәлекләр (памятка)


Материал: " Әйләнә- тирәбездәге дөнья" А.А.Плешаков, 2 кисәк, 2 сыйныф.

В.Осееваның "Тылсымлы сүзләр" китабы

Дәрес барышы

1.Оештыру

1-2 минут тыныч көй тыңлау.Уңай психологик халәт тудыру.

2.Проблема кую:

- Балалар, әйтегез әле, нинди кеше белән сөйләшергә, аралашырга рәхәт?

(Укучыларның фикерләрен сорашу)

- Димәк, сез, тыныч, әдәпле, тәрбияле кеше белән сөйләшергә рәхәт дип әйтергә телисез. Менә без бүген дәрестә, нинди кеше белән дуслашырга, аралашырга күңелле; кешеләр янында үз- үзеңне ничек итеп дөрес һәм әдәпле тотарга кирәклеге турында сөйләшербез.

3.Яңа дәрес материалы өстендә эш

1. Буталган иҗекләрдән сүзләр төзетү.(Слайд1 аша)

(Тыл-, -лы, сүз, -сым, -ләр)

Тылсымлы сүзләр

2.Сорау кую:

-Балалар, нинди сүзләр икән соң ул тылсымлы сүзләр?

(Укучыларның фикерләрен сорашу)

3.Тылсымлы сүзләрне экран аша укыту. (Слайд 2)

1.Исәнмесез

2.Саубулыгыз

3.Рәхмәт

4.Зинһар өчен

5.Гафу итегез

6.Рәхим итегез

4. Фикер алышуны дәвам итү.

-Алар ни өчен кирәк? (Кешеләргә яхшы йогынты ясыйлар).

- Ә сез аларны дөрес куллана беләсезме? Кайчан кулланасыз? (Кешегә үтенечең төшсә, йомышың булса,зинһар өчен , үтенеп сорыйм; Кешегә ялгыш бәрелсәң, ялгыш сүз әйтсәң гафу үтенергә кирәк, өстәл артында ашап туйгач, берәр яхшылык эшләгәч рәхмәт әйтергә, йокыдан торгач хәерле иртә теләргә, йокларга ятканда тыныч йокы теләргә һ.б.)

5.Шигырь укып анализлау (Слайд 3)

Яхшы сүз яшәргә көч бирә.

Кулыңа теләк һәм эш бирә.

Яхшы сүз күтәрә күңелне

Иркәли һәм назлый җаныңны.

Әйе, нинди матур сүзләр болар. Яхшы сүз - җан азыгы диләр бит. Һәр иртәдә - хәерле көн, кичен - тыныч йокы тели белегез. Бу сүзләрне ешрак әйтеп һәркемне ешрак шатландырыгыз. Ул сүзләрне куллансагыз, сөйләмегез тагын да матурланыр, чын күңелдән әйтсәгез, әдәпле бала булуыгыз күренер.

5. Мәсьәләләр чишү. (Слайд 4.Мәсьәләләр)

Балалар, без - укытучыларның да, әти-әниләрегезнең дә, дусларыгызның да йөзенә кызыллык китермәс өчен сезнең сүзләрегез генә түгел, ә эш-гамәлләрегез дә әдәпле булырга тиеш. Шуның өчен без хәзер берничә мәсьәлә чишеп китәрбез.Уйлагыз, сез бу очракта ни эшләр идегез?

Балаларның хаталарын төзәтеп, "тылсымлы сүзләр" табарга булышыйк.

1. Марат мәктәпкә килгәндә дәрес башланып, биш минут үткән иде.Ул, тиз генә чишенде дә, класска йөгереп кереп, урынына барып утырды.

-Балалар, Марат дөрес эшләгәнме?Ул ничә хата ясаган, әйдәгез, исәплик әле?

-Класска керү белән Марат нишләргә тиеш?(исәнләшергә)

-Соңга калганы өчен нишләргә тиеш?( Укытучыдан Гафу үтенергә тиеш)

-Аннан соң нишләргә тиеш?(Класска керергә рөхсәт сорарга тиеш)

-Димәк, Марат өч хата ясаган.

2. Дәрес вакытында Маратка карандаш кирәк булды. Ул, алда утырган Розага төрткәли башлады.

- Балалар, әйбер кирәк булганда иптәшеңнән шулай сорыйлармы?(Юк. Роза, зинһар өчен карандашыңны биреп тор әле. Алгач, рәхмәт әйтергә кирәк)

3. Иртән Айрат мәктәпкә килде. Класс ишеге янында укытучысы басып тора иде. Айрат, аның янына килде дә, кичә караган кызыклы киносын шатланып сөйли башлады.

-Айрат нинди хата ясады?

4.Алия әнисенә зарлана:

-Урамда бер әдәпсез малай миңа "Алия" дип дәшә.

Әнисе сорый:

  • Ә син аңа ничек дәшәсең?

-Мин аңа берничек тә дәшмим. Әй, син! - дип кенә кычкырам, - ди Алия.

-Алия дөрес эшлиме?

5. Малай үтеп баручыга кычкырды: "Вакыт күпме?"

-Малай нинди хата ясады?

4.Яңа дәрес материалын ныгыту

1. Диалог төзетү

Дәреслекнең 54 нче битендәге рәсемнәргә карап, андагы кешеләрне тылсымлы сүзләр кулланып, үзара сөйләштерү.

2. Диалог уку.( Дәреслек 55 нче бит)

Сарбай белән тутый кошның телефон аша сөйләшүе.Анализлау.

3. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен экраннан уку (Слайд 5)

Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре

Телефон номерын җыйганчы, кемгә һәм ни өчен шалтыратуыңны җентекләп уйлап бетер.

Үзеңә кирәкле номерны дөрес җый.

Телефоннан озак сөйләшмә.Сөйләмең кыска, аңлаешлы булсын.

Ялгыш номерга туры килсәң, гафу үтенә бел.

4. Физкультминутка "Уйный-уйный, укый-сөйли

арып-талып беттеләр"


Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз мәктәпкә.

"Хәерле юл" теләп безгә

Күктә кояш елмая.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бердә без.

Чүгәлибез, торабыз,

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез.

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

Ял итәргә туктыйбыз.


5. В.Осееваның "Тылсымлы сүзләр" хикәясен уку. Анализлау.

Валентина Осеева «Тылсымлы сүзләр»

Менә бер көнне карт кына бер бабай, урамга чыгып, эскәмиягә ял итәргә утырды.Аның кулында кара зонтик иде.Ул аның белән аяк астындагы комга

нидер сызгалап алды. Һәм шулвакыт:

- Кагылыгыз, - дип, аның янына Павлик килеп утырды.

Ул бик күңелсез, уйчан, ачулы иде.

- Нәрсә булды сиңа? -дип, карт аңардан сорады.

- Булса, ә сезгә нәрсә? - дип бик ачулы итеп әйтеп куйды Павлик.

- Миңа берни түгел. Ә менә син кемгәдер кычкыргансың, елагансың, - диде карт.

- Ничек кенә әле! Озакламый өйдән үк чыгып качам,- диде Павлик, авыр сулап.

- Качасың? -дип сорады карт, аптырап.

- Качам! Бер Лена аркасында качам. Миңа бер буяу да бирми. Ә үзенең күпме буяулары бар!

- Апаң сиңа буяулар бирмәгәнгә син өйдән качарга йөрисеңме?

-Аның өчен генә түгел. Кухняга кереп бер кишер алган идем, әби мине куып чыгарды. (Павлик бик нык үпкәләгән иде)

- Юк-барга үпкәләп утырма, - диде карт. - Берәү әрли, икенчесе сине жәлли.

- Мине беркем дә жәлләми, -дип кычкырды малай. -Абыем көймәдә йөзә, ә мине алмый.

- Нәрсә өчен абыең үзе белән алмый? -дип сорады карт.

- Ни өчен сез миннән сорашасыз? -диде аңа Павлик.

Бабай Павликка:

- Мин сиңа ярдәм итәргә телим.Менә мондый тылсымлы сүзләр бар, -диде.

Павлик, аптырап бабайга карап куйды.

- Мин сиңа ул сүзне әйтәм. Исеңдә тот: бу сүзләрне кемгә әйтсәң дә, аның күзләренә карап, акрын гына тавыш белән әйтергә кирәк.

Исеңдә тот, акрын тавыш белән, күзләренә карап, - дип кабатлады бабай.

-Ә нинди сүз? - диде Павлик.

Карт, иелеп, малайның колагына пышылдады һәм яңадан кычкырып:

  • Ул тылсымлы сүз! Ничек әйтәсен онытма, - дип кабатлады.

- Мин эшләп карыйм, - дип, көлемсерәп куя малай. -Мин хәзер үк эшләп карыйм! - дип сикереп тора да, өйләренә кереп китә.

Павлик, өйләренә кергәндә, апасы Лена өстәлдә рәсем ясап утыра иде.Аның алдында яшел, кызыл, зәңгәр буяулар. Ул, Павликның кергәнен күрүгә, бөтен буяуларын җыеп кулы белән каплады.

"Алдады бабай, мондый кеше тылсымлы сүзләрне аңлыймы соң?" - дип эченнән генә уйлап куйды малай.

Шулай да, Павлик апасы янына килеп, аның күзләренә туры карап, акрын тавыш белән:

-Лена апа, зинһар өчен, миңа бер буяу гына бир әле, - диде.

Лена күзләрен зур ачып, аптырап, Павликка карады һәм:

- Сиңа ниндие кирәк? - дип сорады.

-Миңа зәңгәрен, - диде Павлик.

Ул, буяуны кулына алып, бүлмәне 1-2 әйләнеп килде дә, рәхмәт әйтеп, кире апасына бирде. Павликка буяу кирәкми иде.Ул бары тик тысымлы сүзләр турында гына уйлап, әбисе янына кухняга китте.

Павлик, кухняның ишеген әкрен генә ачты. Әбисе бу вакытта мичтән кайнар пәрәмәчләр алып ята иде. Әбисе янына килеп, аны ике кулы белән кочаклап алды һәм күзләренә туры карап, әкрен генә:

  • Әби, зинһар өчен, миңа пәрәмәч бир әле, - дип сорады.

  • Пәрәмәч ашыйсың килдеме, улым,-дип, аңа әбисе иң матур кызарып пешкән пәрәмәчне бирде.

Павлик, шатлыгыннан сикергәләп, әбисенең ике битеннән дә үбеп алды. "Булышты, тагын булышты!" - дип теге бабайны исенә төшерде.

Барысы да ашарга җыелды. Ашар алдыннан, Павлик абыйсының һәрбер сүзен тыңлап утырды. Аның "көймәдә йөрергә барам" дигән сүзен ишетүгә, Павлик кулларын аның иңенә куйды да, әкрен генә сорады:

  • Абый, зинһар өчен, мине дә ал әле, -диде.

Өстәл янында утыручылар барысы да тынып калдылар.

  • Әйдә, ал инде аны да, -дип, апасы көтмәгәндә әйтеп куйды.

Әбисе елмаеп:

  • Нишләп алмыйсың? - диде.

  • Зинһар өчен, - дип кабатлады Павлик.

Абыйсы елмаеп,аның башыннан сыйпады һәм "Ярый, әйдә җыен," -диде.

"Булышты, тагын булышты!" - дип эченнән генә шатланып уйлады малай.

Павлик, рәхмәт әйтеп, тиз генә өстәл артыннан чыкты да урамга чыгып йөгерде. Ә анда баягы бабай күренмәде.Эскәмия буш, ә комда зонтик белән сызылган, аңлашылмаган билгеләр генә калган иде.

Анализ өчен сораулар:

-Балалар, хикәядә кем турында сүз бара?

-Павлик башта нинди малай булган?(Үзсүзле, кире. Сүз тыңламаучан)

-Ул әдәпле малай булганмы?

-Әдәпле булыр өчен аңа кем киңәш биргән?

-Малай нинди тылсымлы сүзләр әйтеп теләгенә ирешә?

(Зинһар өчен, рәхмәт)

-Балалар, сезнең арагызда да шундыйлар юкмы?

Бу тылсымлы сүзләрне белү өчен безгә нинди булырга кирәк?

(әдәпле)

-Балалар,ә нинди кешегә әдәпле кеше дип әйтәбез?

(тәртипле, акыллы)

Димәк, әдәпле кеше иптәшләре белән дус, тату, кайгыртучан, аларга ярдәм итәргә әзер торучы кеше икән ул.

Ә хәзер,әйткәннәрнең барсын берләштереп, әдәплелек турында тагын бер кабат экраннан укып китәрбез.

6. Әдәплелек турында истәлек Слайд 6)


Әдәплелек - кеше белән аралаша белү.

Әдәпле булу - кешеләргә, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы булу.

Һәркем башка кешеләрдән игътибар, игелеклелек, ягымлы караш һәм хөрмәт көтә. Беркемнең дә начар сүз ишетәсе килми.

Ләкин моның сере шунда, үзе инсафлы, тәрбияле, яхшы кешегә генә кешеләр һәрвакыт яхшылык белән җавап бирәләр.

Әдәпле кешене генә барысы да ярата, хөрмәт итә. Андыйларның ышанычлы якын дуслары була, алар белән ул бервакытта да ямансуламый, күңелсезлеккә бирелми.

Әдәпле кеше кешегә ялгыш берәр күңелсезлек китергәндә, саксызлык күрсәткәндә гафу үтенә белә.

5. Алган белемнәрне тикшерү.

1. Балалар, ә хәзер мин сезнең чыннан да әдәпле сүзләрне белүегезне тикшереп китәм. Моның өчен уен уйнарбыз."Әдәплелек-әдәпсезлек". Мин ситуацияне әйтермен, ә сез әдәпле дип әйтү өчен яшел, әдәпсез дип әйтү өчен кызыл карточканы күтәрерсез.

  • Очрашканда исәнләшү (әдәплелек)

  • Этеп җибәрү, гафу үтенмәү (әдәпсезлек)

  • Торырга булышу, төшеп киткән әйберне алып кую (әдәплелек)

  • Урыннан гына укытучыга эндәшү(әдәпсезлек)

  • Өлкән кешегә урын бирмәү (әдәпсезлек)

2."Мәкальләрне дәвам итегез" дигән "Кара-каршы әйтешү" уены уйнап китәбез.(Слайд 7)

  • Әдәпленең күлмәге сәдәпле, (үзе матур гадәтле)

  • Киеменә карап каршы алалар, (акылына карап озаталар)

  • Тырышкан табар, (ташка кадак кагар)

  • Иптәшең үзеңнән (яхшы булсын)

  • Татлы сүз җан азыгы, (яман сүз-баш казыгы)

Олыласаң олыны, (олыларлар үзеңне)


3."Әдәпле сүзләрне кем күбрәк белә?" уены

Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?

(Исәнләшү сүзләре: исәнмесез, хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич...)

Берәр кешегә үтенечегез булганда нинди сүзләр әйтергә кирәк?

(Үтенеч сүзләре: үтенәм сездән,әйтегезче,зинһар өчен, рөхсәт итегез, сездән сорарга мөмкинме...)

Гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?

(Кичерегез, гафу итегез, кичерәегезне үтенәм...)

Хушлашканда нинди сүзләр әйтергә кирәк?

(Хушыгыз,сау булыгыз, хәерле юл, тыныч йокы...)

4. "Мин нишләр идем?" Ситуацияләрне анализлау, хаталарны ачыклау.

Группада яки парлап эшләү ( 3группага берәр бирем)

*Бер малай, сагыз чәйни-чәйни, юлны аркылы чыгып бара. Янәшәдән генә кулына авыр сумка күтәргән әби атлый. Ә малай күрми дә.

- Ул малай урынында булсагыз сез нәрсә эшләр идегез?

-Әбинең сумкаларын күтәреп, юлны аркылы чыгарга булышыр идек.


* Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе: "Балам, күзлегемне генә табарга булыш әле, кая гына икән?" - дип эндәшә. Ә бала: "Аптыратма инде, шунда гынадыр", -ди. Ә дәү әнисе уфылдый-уфылдый һаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме?

- Олы кешеләргә игътибарлы булырга кирәк.Мин ул бала урынында булсам, әбигә күзлеген табып бирер идем.

- Һәм ялкау булмаска кирәк.

- Олы кеше синең белән басып сөйләшсә, син дә бас.


* Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк әйберсе бар. Янәшәсеннән диярлек бер малай бара. "Бабай, -ди ул аңа, -сезнең бер төргәгегез төшеп калды".- Юк улым, үземдә", - ди бабай. Ә малай: "Бабай, синең бит биш төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда дүрт кенә". Бабай аңа каршы болай ди: "Улым син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән."

- Ягез әле, укучылар, малай нинди кагыйдәне белмәгән? Аның урынында сез булсагыз, нәрсә эшләр идегез?

- Ул малайга бабайның төргәкләрен санап бармаска иде, күтәрешеп барырга кирәк иде. Ә ярдәм кулы сузучыларга өлкәннәр бик рәхмәтле , бу бала әдәпле диярләр иде.


- Әйдәгез, шәфкатле булыйк, әби-бабайларга һәрвакыт игътибарлы булыйк, аларга ярдәм итеп торыйк.

4. Җыр җырлау : "Тылсымлы сүзләр"( Слайд 8)


6. Үз- үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш. Әдәплелек кагыйдәләре буенча

тест эшләтү. (слайд 9 аша укучылар дөреслеген тикшерәләр,бәялиләр)

1. Әдәпле кеше ничек эшләми?

* кызларны алга уздыра

* транспортта барганда олыларга урын бирә

* үзенең сумкасын әбисенә бирә

2.Үзеңнең классташыңны телефонга чакырганда кайсы чакыру дөресрәк?

* "Исәнмесез! Миңа Радик кирәк."

* "Зинһар өчен , Радикны чакырыгыз әле!"

* "Исәнмесез! Зинһар өчен, Радикны чакырыгыз әле!"

3.Әдәпле саубуллашу сүзен сайлап ал.

* "Пока!"

* "Очрашканга кадәр!"

* "Сау бул!"

4. Әдәпле сәламләү сүзен сайлап ал.

* "Хәерле иртә!"

* "Сәлам"

* "Нихәл!"


V. Йомгаклау. Рефлексия

Дәрестә эшләнгән эшләребезгә нәтиҗә ясыйк:

- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр белдек? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

- Нинди биремнәр эшләдек?

-Кайсыларыбыз барсына да дөрес җавап бирдек? Молодцы! Рәхмәт, балалар, бик тырыштыгыз, бик актив булдыгыз.

Сез бик әдәпле укучылар икәнсез. Андый кешеләрне бик яраталар. Әдәп кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә тырышыгыз, шундый мәкаль дә бар: "Әдәп, әдәпнең төбе - яхшы гадәт". Кечкенәдән үзегезне яхшы гадәткә өйрәтсәгез, сезне һәр җирдә хөрмәт итәрләр. Әдәпле кеше булып тумыйлар, ә өйрәнәләр. Сездән үз-үзегезне күзәтеп, төрле ситуацияләрдә үзеңне дөрес итеп тоту сорала. Әйдәгез, кешеләргә һәм табигатькә яхшылык бүләк итик һәм безгә бергә яшәргә дә күңелле булыр.

Бүгенге дәресне йомгаклап, мин сезгә Мөхәммәт Закировның "Балага" исемле шигырен укып китәм һәм сезгә истәлек итеп һәрберегезгә бүләк итәм.

Балага

Кешеләрне ярат,

әйбәт гадәтле бул,

Сабыйларны кыерсытма -

әдәпле бул!

Ихтирам ит олыларны -

кечеләрне!

Очрашканда исәнләш син -

телең калмас,

Сәламеңне алмаса, тик

надан алмас.

Ата-ана хакын аңла -

тел тидермә,

Тыңлаучан бул, каршы әйтеп

җан көйдермә.

Олыларның бик тә фарыз

күңелен күрмәк,

Ярдәм итеп

өйләренә барып йөрмәк.

Тәртибең дә,

укуың да булса үрнәк,

Үзеңә дә килер шулчак

кадер-хөрмәт.


- Кемнәргә дәрес ошады, елмаегыз.Үзегезнең дәрестәге эшегезгә эмоциональ бәя бирегез.Бу бәяне үзегезнең дәфтәрләрегезгә ясагыз.



IV. Өй эше бирү. (индивидуаль)

1.Телефоннан сөйләшүгә аңлаешлы әңгәмә уйлап чыгару.

2."Сәер әти" тутый кош хикәясен укырга(56б.)

3.57 биттәге рәсемнәрне карап, малайларның үз-үзләрен тотышлары турында ни әйтә аласың?





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал