7


Урок. Фигыль 4 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Фигыль.

Максат:

1. Укучыларның фигыль турында булган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау;

2. Фигыльнең сан, заман, барлык-юклык категорияләрен дөрес билгеләвен камилләштерү;

3. Бер-береңә карата игътибарлы булу, кеше хезмәтенә хөрмәт белән карау кебек уңай сыфатлар тәрбияләү.


Җиһазлау:

  1. "Хикәя фигыльләрнең заман белән төрләнеше" таблицасы.

  2. Презентация

  3. Татар теле дәреслеге 4/ Ф.Ф. харисов, Ч.М.Харисов.-2009. 36, 37б.


Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш, таблица белән эш, күнегү.

Дәрес төре: кабатлау.


Дәрес планы

Оештыру: Исәнләшү, укучыларны барлау, дежур укучы рапорты.

Актуальләштерү:

  1. Өй эшен тикшерү. (5 укучы)

  2. Сүз төркемнәрен барлау максатыннан сорауларга җавап алу.

Яңа теманы аңлату

  1. Таблица белән эш.

  2. Дәреслектән эш.

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

  1. "Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт " - дигән темага әңгәмә.

  2. Күнегүләр эшләү.

  3. Аңлатмалы диктант.

Өй эше: 36б. 4-5 җөмлә яз.

1. Сораулар бирү - җавап алу.

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I Оештыру

а) Психологик уңай халәт тудыру.

-Исәнләшү.

-Бүгенге дәресебездә кунаклар бар. Барыбыз да борылып карадык. Дәрес барышында миңа гына карыйбыз. Бер -беребезгә карап елмайдык. Тыныч кына утырдык.

б) Дежур укучы рапорты

- Бүген 19нчы октябрь. Җомга көн. Дәрестә Давлетова А. юк. Өй эше 89к. шиг. ятларга иде.

- Артикуляцион гимнастика.

- Теләк буенча 5укучыдан өй эше тикшерелә. (Билгеләр куела)


II Актуальләштерү

- Укучылар, без үткән дәресләрдә нәрсәләр өйрәндек?

- Исем, сыйфат, алмашлык.

- Хәзер әйдәгез шуларны искә төшереп кабатлап китик. Әлеге сүз төркемнәрен сез аера беләсез микән?

Тактада 4 баганага "Исем, сыйфат, алмашлык" дип язылаган. Карточкаларда язылган сүзләрне дөрес итеп шул баганаларга урнаштырырга кирәк. (Миңа, мәктәп, ямьле, акыллы, аларга, Әлмәт.)


III Дәрес тема өстендә эш

- Игътибар белән тактага карадык. 1 СЛАЙД

- Монда нәрсә язылган?

- Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

- Мәкаль.

- Сез бу мәкальнең мәгьнәсен ничек аңлыйсыз? Үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез.

- Нишли? соравына җавап бирә торган сүзен табыгыз.

- күзәт, төзәт.

- Бу сүзләр турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Нәрсә ул фигыль?

- Фигыль нәрсәне аңлата?

- Нинди сорауларга җавап бирә?

- Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди? 2 СЛАЙД

- Фигыль турында тагын нәрсәләр беләсез?

- Саны, заманы, барлык-юклык формалары бар.

- Санын кабатлыйк. Мин сезгә берлек санда әйтәм, сез күплек санда әйтегез.3СЛАЙД

- Заман кушымчаларын искә төшерик. (таблица карау)

- Әйдәгез үзебезнең мәкальгә кайтып фиг-не төрле заманнарга куеп карыйк.4 СЛАЙД

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт. 5 СЛАЙД

- 1нче рәт үткән заман формасына куя.

2 нче рәт хәзерге заман формасына куя.

3нче рәт киләчәк заман формасына куя.

Димәк, үткән (киләчәк, хәзерге) заманда фигыльгә нинди кушымчалар ялгана.

- Мәкальгә тагын бер карыйк әле.

- Бу фиг-р эшнең эшләнүен белдерәме, әллә эшләнмәвен?

- Эшләнә.

- Әгәр эш эшләнмәсә бу җөмләләр ничек үзгәрер? Үзгәртеп карыйк.

- Кеше холкын күзәтми, үзеңнекен төзәтми.

- Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге число, теманы язып куябыз.

- Бүген өйрәнгән мәкальне матур язу күнегүе итеп дәфтәрләргә язып куйыйк.

Парта артында утыру кагыйдәләре искә төшерелә.

IV Ял минуты

VI Ныгыту

а) дәреслек буенча эш. 37б. 92к.

сүзлек өстендә эш 6 СЛАЙД

-Текстны укыганда сезгә аңлашылмаган сүзләр очрарга мөмкин. Шул сүзләрне карап китик.

чүкеч-молоток

кәтүк-катушка

беләк-кул өлеше

кадак-гвоздь

шүрлек- полка

үртибез-дразним

зубило-эш коралы

б) тексты уку.

Яхшы укучы 2 укчы бүлеп укый.

- Әйдәгез текстка исем бирик.

- Үз исеменнән сөйләүче малай нинди? Аңа характеристика бирик. Мисаллар белән дәлилләгез.

- Ул чын дусмы?

- Ни өчен?

- Ә кешедән көлергә ярыймы? Ни өчен ярамый? (Чөнки бу әдәпсезлек)

- Әйдәгез соңгы биремне карыйк. Биремне укыгыз.

в) (мөстәкыйль эш) Сайланма диктант.

Бирелгән фиг-не баганаларга бүлеп языгыз. 7 СЛАЙД

Бирде, сөйләде, куйды, кайткан, карый, бармаячак, үртибез, башламый, эшләгән, төшә, теләми.


Үткән заман Хәзерге заман Киләчәк заман


VII Йомгаклау

- Билгеләр кую.

- Өй эше бирү. 36б. 91к. (10-12 җөмлә яз)

- Без бүген нәрсә өйрәндек?

- Фигыль турында нәрсәләр белеп



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал