7


  • Учителю
  • Әдәби укудан ачык дәрес планы Р.Гыйззәтуллин Тылсымлы сүз хикәясе.

Әдәби укудан ачык дәрес планы Р.Гыйззәтуллин Тылсымлы сүз хикәясе.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Рәфис Гыйззәтуллин "Тылсымлы сүз" хикәясе. Әдәплелек-тылсымлы сүздән башлана.

Дәреснең максаты: Рәфис Гыйззәтуллин "Тылсымлы сүз" хикәясе аша сөйләм культурасы һәм тылсымлы сүзләр дөньясы белән таныштыру.

Бурычлар:

Белем бирү:укучыларда сәнгатьле дөрес сөйләм кунекмәләре формалашыру; монологик сөйләм өстендә эш алып бару.

Үстерү: сүз байлыгын , мөстәкыйль фикер йөртә белүләрен үстерү.

Тәрбияви: балаларның үз-үзләренә һәм иптәшләренә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Метапредмет: укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.

Регулятив УУГ:аралаша, ситуациядән дөрес чыга, нәтиҗә ясый белү.

Танып-белү УУГ: балаларның эчке культурасын үстерү, хикәядән кирәкле урынны таба белү,тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау,гомуми уку,эшчәнлек куелышы һәм -проблеманы чишү.

Коммуникатив УУГ:әдәпле кеше һәм әдәплелек кагыйдәләре буенча үз фикереңне әйтә алу күнекмәләре булдыр, күршең белән хезмәттәшлек итү,тыңлый һәм аралаша белү

ШәхсиУУГ: Укучыларда матурлыкны күрә белү хисен арттыру, рухи яктан әхлаклы шәхес тәрбияләү, баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавы.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, татар теле

Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал.

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә-эзләнү, уен, сингапур структурасы тейк оф-тач даун, джок тотс, раунд-робин.Оештыру моменты( уку эшчәнлегенә мотивция)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру



Исәнмесез укучылыр!

Кәефләрегез ничек?







Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

Әйдәгез укучылар, яхшы кәеф белән дәресебезне башлап җибәрик.

-Хәерле көн!

-Кояшлы иртә кебек,

Анам телен, Тукай телен,

Өйрәнергә дип килдек!

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү

(Регулятив УУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Шәхси УУГ

  1. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. Уку мәсьәләсен кую.

Проблема кую.

-Ә хәзер без сезнең белән Шәүкәт Галиевның "Рәхмәт хакында" шигырен тыңлап үтик.

- Ринат, Диана рәхим итегез!

-Рәхмәт, укучылар!

-Укучылар, сез бу шигырьдә балаларның нинди сыйфатларын күрдегез?

-Бу балаларны нинди дип әйтергә була?

-Ни өчен балаларга бик күңелле, рәхәт иде?

-Балалар, әйтегез әле, нинди кеше белән сөйләшергә, аралашырга рәхәт?

-Димәк, сез, тыныч, әдәпле, тәрбияле кеше белән сөйләшергә рәхәт дип әйтергә телисез.





-Димәк, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез укучылар?





Укучылар, тылсымлы сүз, ничек тәрҗемә ителә соң?

Укучыларның фикерләрен сорашу.,

Укучылар шигырьне сәнгатьле итеп сөйлиләр.

Укучылар җавабы.

Шагыйрь үзенең шигырендә "тылсымлы сүзләр" кулланган. Шуңа күрә бу шигырь матур яңгырый, эчтәлекле..









-тылсымлы сүзләр, әдәплелек турында

  • Волшебное слово.

Укучы эшчәнлеген планлаштыру

(Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү(Регулятив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар белән аралашу ысулларын үзләштеү

(Коммуникатив УУГ)

1.Яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

-Балалар, нинди сүзләр икән сон ул тылсымлы сүзләр?

Төркемнәрдә эш. Тылсымлы сүзләрне бирелгән биткә язарга.

Стуктура джот тотс

Слайд. Тылсымлы сүзләрне экран аша укыту.

1.Исәнмесез

2.Саубулыгыз

3.Рәхмәт

4.Зинһар өчен

5.Гафу итегез

6.Рәхим итегез

Хәерле көн

Хәерле кич

Хәерле иртә

Фикер алышуны дәвам итү.

-Алар ни өчен кирәк?

-Ә сез аларны дөрес куллана беләсезме? Кайчан кулланасыз?





Балалар җавабы тыңланыла.



Укучылар җавабы. Төркемнән бер укучы җавап бирә.

-

















Кешеләргә яхшы йогынты ясыйлар.

- (Кешегә үтенечең төшсә, йомышың булса,зинһар өчен , үтенеп сорыйм; Кешегә ялгыш бәрелсәң, ялгыш сүз әйтсәң гафу үтенергә кирәк, өстәл артында ашап туйгач, берәр яхшылык эшләгәч рәхмәт әйтергә, йокыдан торгач хәерле иртә теләргә, йокларга ятканда тыныч йокы теләргә һ.б.)

Сорау кую һәм аларга җавап бирү

(Коммуникатив УУГ)









Максат кую. (Регулятив УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

-Әйдәгез,укучылар дәреслекнең 68 нче битен ачыгыз әле. Без укыячак әсәр ничек дип атала?

-Авторы кем?

-Укучылар сез Рафис абыегыз Гыйззәтуллин турында ишеткәнегез юкмы?

-Кем соң ул-Рафис Гыйззәтуллин.

Слайд портреты күрсәтелә.

Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллин - татар язучысы, журналист.

Ул 1955 елның 8 мартында Татарстанның Сарман районы Урта Кәшер авылында туа. Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлаган. Югары белем алган.Әле мәктәптә укыган елларында ук иҗат итә башлаган язучы буларак, ул «Ялкын», «Яшь ленинчы», «Казан утлары», Мәскәүдә чыгучы «Пионер» журналында, «Российская газета»да үзенең хикәя, шигырьләрен, публицистик язмаларын бастырып чыгара.

Рафис Гыйззәтуллинның хикәяләре кеше күңеленең эчке дөньясын ачып бирүгә нигезләнгән. Ул иҗат иткән хикәяләр аның «Очучы буласым килә», «Урман юлы», «Көтелмәгән сорау», «Кырау», «Багалмада кунакта», «Төнге яңгыр» исемле китапларына тупланган. (Китаплар күргәзмәсе)

-Хикәя ни өчен "Тылсымлы сүз" дип атала? Хикәяне тыңлаганда шушы сорауга җавап табарга тырышыгыз?

-Укыгын вакытта сезгә таныш булмаган сүзләрнең астына каләм белән сызып барыгыз. Укучылар ,хикәяне укыганда авыр сүзләр очрар

-Укытучының текст белән таныштыруы.

-Хикәяне тыңлаган вакытта сезгә нинди таныш булмаган сүзләр очрады?

Сүзлек өстендә эш.

Урам чаты-перкресток

Тирә-юнь-вокруг

Ирексездән-вынужденно

Төенчек-узелок, небольшой сверток

Чекерәеп-выпучив

Сызлаусыз-без боли

-Укучылар, хикәяне укыганда сездә нинди фикерләр, уйлар килде күңелегезгә? Әби малайга ни өчен рәхмәт әйтә?

Малай нинди яхшылык эшләде?

Син бу эшне эшли алыр иденме?

4.Физминутка басып-тор,тейк оф-тач даун

(тылсымлы сүз әйтсәм басасыз, дөрес булмаса утырасыз_

(Исәнмесез,хәерле көн, кит әле, сау булыгыз, йоклама, гафу итегез, бас, зинһар өчен, тавышланма, хәерле кич, бар кит, рәхим итегез, йөгермә, рәхмәт.)

-Тылсымлы сүз.



-Рафис Гыйззәтуллин.





  • Язучы.

































Укучылар билгеләп баралар.

























-Укучылар җавабы тыңланыла.

-Ул юл аркылы әбигә чыгарга ярдәм итте.

-Өлкәннәргә ярдәм итте. Әлбәттә, эшләр идем.







Максат кую. (Регулятив УУГ)











































Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру, үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)







Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү

(Коммуникатив УУГ)Уку эшчәнлеген контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

5.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.Текст өстендә эш.

-Гөжләп укыту, берничә укучыдан чылбырлап укыту. Ә сез шул вакытта малай әбигә нинди ярдәм күрсәткән? Шул урынны билгеләп куярсыз?

-Укыганнан соң сорауга җавап алу.

-Малай нинди кагыйдәләрне бик яхшы белгән?

2.-Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?

3.Укучылар, без сезнең белән татар теле дәресендә "Юлда йөргәндә сак бул!" дигән хикәя язган идек.

  • Әйдәгез әле шул хикәяне тыңлап үтик.

  • Укучылар,юлда йөргәндә нинди кагыйдәләрне белергә кирәк инде?

4.Группаларда эш.

Балалар, хикәядән күренгәнчә, без - укытучыларның да, әти-әниләрегезнең дә, дусларыгызның да йөзенә кызыллык китермәс өчен сезнең сүзләрегез генә түгел, ә эш-гамәлләрегез дә әдәпле булырга тиеш. Шуның өчен без хәзер берничә мәсьәлә чишеп китәрбез.Уйлагыз, сез бу очракта ни эшләр идегез?

Балаларның хаталарын төзәтеп, "тылсымлы сүзләр" табарга булышыйк.

стуктура раунд робин

1 группага. 1. Марат мәктәпкә килгәндә дәрес башланып, биш минут үткән иде.Ул, тиз генә чишенде дә, класска йөгереп кереп, урынына барып утырды.

-Балалар, Марат дөрес эшләгәнме?Ул ничә хата ясаган, әйдәгез, исәплик әле?

-Класска керү белән Марат нишләргә тиеш?

-Соңга калганы өчен нишләргә тиеш?

-Аннан соң нишләргә тиеш?

2 группага. Дәрес вакытында Маратка карандаш кирәк булды. Ул, алда утырган Розага төрткәли башлады.

- Балалар, әйбер кирәк булганда иптәшеңнән шулай сорыйлармы?

3 группага.Иртән Айрат мәктәпкә килде. Класс ишеге янында укытучысы басып тора иде. Айрат, аның янына килде дә, кичә караган кызыклы киносын шатланып сөйли башлады.

-Айрат нинди хата ясады?

4 группага. .Алия әнисенә зарлана:

-Урамда бер әдәпсез малай миңа "Алия" дип дәшә.

Әнисе сорый:

  • Ә син аңа ничек дәшәсең?

-Мин аңа берничек тә дәшмим. Әй, син! - дип кенә кычкырам, - ди Алия.

-Алия дөрес эшлиме?

*5 группага.Бер малай, сагыз чәйни-чәйни, юлны аркылы чыгып бара. Янәшәдән генә кулына авыр сумка күтәргән әби атлый. Ә малай күрми дә.

- Ул малай урынында булсагыз сез нәрсә эшләр идегез?

6 группага .Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе: "Балам, күзлегемне генә табарга булыш әле, кая гына икән?" - дип эндәшә. Ә бала: "Аптыратма инде, шунда гынадыр", -ди. Ә дәү әнисе уфылдый-уфылдый һаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме?

























5. Балалар, ә хәзер мин сезнең чыннан да әдәпле сүзләрне белүегезне тикшереп китәм. Моның өчен уен уйнарбыз."Әдәплелек-әдәпсезлек". Мин ситуацияне әйтермен, ә сез әдәпле дип әйтү өчен яшел, әдәпсез дип әйтү өчен кызыл карточканы күтәрерсез.

  • Очрашканда исәнләшү (әдәплелек)

  • Этеп җибәрү, гафу үтенмәү (әдәпсезлек)

  • Торырга булышу, төшеп киткән әйберне алып кую (әдәплелек)

  • Урыннан гына укытучыга эндәшү(әдәпсезлек)

  • Өлкән кешегә урын бирмәү (әдәпсезлек)

6.."Әдәпле сүзләрне кем күбрәк белә?" уены, һәр группадан 3 номерлы кеше җавап бирә.

Исәнләшкәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк? 1 группага сорау.









Берәр кешегә үтенечегез булганда нинди сүзләр әйтергә кирәк?2 нче группага сорау.













Гафу үтенгәндә нинди сүзләр әйтергә кирәк?3 нче группага сорау.





Хушлашканда нинди сүзләр әйтергә кирәк? 4 нче группага сорау.

.









Малай үтеп баручыга кычкырды: "Вакыт күпме?"

-Малай нинди хата ясады? 5 группага сорау

*





</ 6 нчы группага сорау. Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк әйберсе бар. Янәшәсеннән диярлек бер малай бара. "Бабай, -ди ул аңа, -сезнең бер төргәгегез төшеп калды".- Юк улым, үземдә", - ди бабай. Ә малай: "Бабай, синең бит биш төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда дүрт кенә". Бабай аңа каршы болай ди: "Улым син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән."

- Ягез әле, укучылар, малай нинди кагыйдәне белмәгән? Аның урынында сез булсагыз, нәрсә эшләр идегез?

Нәтиҗә ясау :Әйдәгез, шәфкатле булыйк, әби-бабайларга һәрвакыт игътибарлы булыйк, аларга ярдәм итеп торыйк.



Укучыларның сайлап алып укулары.





-Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белгән.



1 укучы татар теле дәресендә язган

хикәясен укый.

-Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.



Укучыларның җаваплары тыңланыла.











исәнләшергә)

( Укытучыдан Гафу үтенергә тиеш)

(Класска керергә рөхсәт сорарга тиеш)













(Юк. Роза, зинһар өчен карандашыңны биреп тор әле. Алгач, рәхмәт әйтергә кирәк)

-Исәнләшергә онытты.









-Юк, ул аңа исеме белән дәшергә тиеш.





-Әбинең сумкаларын күтәреп, юлны аркылы чыгарга булышыр идек.

- Олы кешеләргә игътибарлы булырга кирәк.Мин ул бала урынында булсам, әбигә күзлеген табып бирер идем.

- Һәм ялкау булмаска кирәк.

- Олы кеше синең белән басып сөйләшсә, син дә бас.



























(Исәнләшү сүзләре: исәнмесез, хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич...

(Үтенеч сүзләре: үтенәм сездән,әйтегезче,зинһар өчен, рөхсәт итегез, сездән сорарга мөмкинме..

(Кичерегез, гафу итегез, кичерәегезне үтенәм...)

(Хушыгыз,сау булыгыз, хәерле юл, тыныч йокы...)



Алдан ул. Исәнләшергә тиеш иде, аннан соң, зинһар өчен вакытны әйтмәссез - микән дип сорарга тиеш иде.

- Ул малайга бабайның төргәкләрен санап бармаска иде, күтәрешеп барырга кирәк иде. Ә ярдәм кулы сузучыларга өлкәннәр бик рәхмәтле , бу бала әдәпле диярләр иде.

Тиешле мәгълүматны таба белү(Регулятив УУГ)



Танып-белү УУГ: балаларның эчке культурасын үстерү, хикәядән кирәкле урынны таба белү.





Эшне планлаштыра һәм план буенча эшли белү (РегулятиУУГ)



















Регулятив УУГ:аралаша, ситуациядән дөрес чыга, нәтиҗә ясый белү.

















Үз фикереңне әйтә алу күнекмәләре булдыр, күршең белән хезмәттәшлек итү,тыңлый һәм аралаша белү (Коммуникатив УУГ)

































Әңгәмәдешеңне тыңлый белү; мәгълүматны туплау

(Коммуникатив УУГ)





















- баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавы (ШәхсиУУГ )







V. Йомгаклау. Рефлексия

Дәрестә эшләнгән эшләребезгә нәтиҗә ясыйк:

- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?

- Сезнең белән нинди хикәя белән таныштык?

-Аның авторы кем?

-Бүген дәрес турында әти-әниләрегезгә нәрсәләр сөйләр идегез?

-Тагын нәрсәләр белергә теләр идегез?

-Кайсыларыбыз барсына да дөрес җавап бирдек? Молодцы! Рәхмәт, балалар, бик тырыштыгыз, бик актив булдыгыз.

Сез бик әдәпле укучылар икәнсез. Андый кешеләрне бик яраталар. Әдәп кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә тырышыгыз, шундый мәкаль дә бар: "Әдәп, әдәпнең төбе - яхшы гадәт". Кечкенәдән үзегезне яхшы гадәткә өйрәтсәгез, сезне һәр җирдә хөрмәт итәрләр. Әдәпле кеше булып тумыйлар, ә өйрәнәләр. Сездән үз-үзегезне күзәтеп, төрле ситуацияләрдә үзеңне дөрес итеп тоту сорала. Әйдәгез, кешеләргә һәм табигатькә яхшылык бүләк итик һәм безгә бергә яшәргә дә күңелле булыр.

Бүгенге дәресне йомгаклап, мин сезгә Мөхәммәт Закировның "Балага" исемле шигырен укып китәм һәм сезгә истәлек итеп һәрберегезгә бүләк итәм.

Балага

Кешеләрне ярат, әйбәт гадәтле бул,

Сабыйларны кыерсытма - әдәпле бул!

Ихтирам ит олыларны -кечеләрне!

Очрашканда исәнләш син -телең калмас,

Сәламеңне алмаса, тик надан алмас.

Ата-ана хакын аңла -тел тидермә,

Тыңлаучан бул, каршы әйтеп җан көйдермә.

Олыларның бик тә фарыз күңелен күрмәк,

Ярдәм итеп өйләренә барып йөрмәк.

Тәртибең дә, укуың да булса үрнәк,

Үзеңә дә килер шулчак кадер-хөрмәт.

? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

Шәхси УУГ: Укучыларның рухи яктан әхлаклы шәхес булулары.











Регулятив УУГ:аралаша, нәтиҗә ясый белү.



IV. Өй эше бирү.

1)Тылсымлы сүз хикәясенең эчтәлеген сөйләргә.

2) Данил, Тимур сәнгатьле итеп укырга өйрәнәләр.

3)Өстәмә эш:әдәплелек турында мәкальләр язып килергә.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал