7


  • Учителю
  • Конспект урока по окружающему миру 1 класс

Конспект урока по окружающему миру 1 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Әйләнә-тирә дәресендә ИКТ кулланып төзелән дәрес планы.1 сыйфныф.

Тема: "Ак аюлар һәм филләр кайда яши?"

Дәрес барышы:

  1. Орг. момент

  2. Үткәннәрне кабатлау

Безнең дәрескә бүген күп белергә теләүче Кырмыскачык һәм акыллы Ташбака килгәннәр.(ТАКТАГА АЛАРНЫҢ РӘСЕМНӘРЕ ЭЛЕНГӘН)Аларның безнең белән уйныйсылары килә.Уен "Әйе,юк"-дип атала.Мин сорауларны укып барам.Әгәр дә минем белән килешсәгез,алдыгыздагы кәгазьгә түгәрәк,килешмәсәгез өчпочмак ясарсыз.Тыңлагыз!

Слайд №1

  1. Элек сез зур идегезме?

  2. Җомгадан(пятница) соң шимбә(суббота) киләме?

  3. Атнаның беренче көне сишәмбеме? (Вторник)

  4. Яздан соң җәй киләме?

  5. Декабрь,январь,февраль-кыш айларымы?

  6. Кыш алдыннан яз киләме?

  7. Понедельник,вторник,среда-бу ай исемнәреме7

  8. Көз беткәч кыш башланамы?

Слайд №2 Хәзер җавапларны тикшерик.Кемнең хатасы юк?

  1. Яңа теманы өйрәнү.

-Бүгенге дәрестә без ак аюлар һәм филләрнең кайда яшәүләрен белергә кирәк.

-Бу сорауга җавапны табар өчен безгә бик ерак юлга сәяхәткә чыгарга кирәк.Исегезгә төшерегез әле:"Цветик-семицветик"мультфильмын һәм китабын.(Төсле кәгазьләрдән ясалган чәчәк)Таҗларны ала барабыз,мульфильм дагы тылсымлы сүзләрне кабатлыйбыз.

Слайд №3

Лети,лети лепесток,

Через запад на восток,

Через север,через юг,

Возвращайся,сделав круг.

Лишь коснешься ты земли,

Быть по нашему вели!

-Чәчәкнең таҗы кая очты?

-Эйе, ак аюлар яши торган җиргә.

Слайд №4

-Рәсемнәргә игътибар итегез әле,кая барып чыктык без?

-Дөрес,салкын якка.Бөтен җир кар һәм боздан гына тора.Бу җирләрсалкын төньяк дип атала.

-Безнең кунакларыбыз туңарлар инде.Аларга нәрсәләр кигертик икән?(китап белән эш. Бит)(шапка,бияләй,куртка,чаңгы, аэрочана геройларга беркетелә)

-Планатабызда бик салкын урын бар.Ул ничек атала белмисезме?(җаваплар тыңлана)

Картага карагыз әле,менә бу урыннар-иң салкын җирләр.Төньяк Боз океаны дип атала.Бөтен җирдә мәңгелек кар һәм боз.Без аны Төньяк полюс яки Арктикадип атала.Безне кемнәр каршы алыр монда?

Слайд №5-6

Төньяк полюста моржлар,тюленьнар,ак аюлар яши.

-Ак аю Арктиканың төп хуҗасы.

Хәзер ак аю турында тыңлагыз.(1 укучы ак аю турында сөйли)

Слайд №7 Ак аюлар.

  1. Практик эш.

Дәрес беткәч Арктика хуҗасын өегезгә алып кайтасыгыз киләме?(Үрнәк аппликация күрсәтелә)Әйдәгез,эшне башлыйк.

Эш планы.

  1. Зәңгәр төстәге картонга аюның силуэтын әйләндереп чык.

  2. Ак җепне бармагыңа ура.

  3. Җепне бармагыңнан салдыр да 5 ммлы кисәкләргә кис.

  4. Аюны клей б/н сыла да,киселгән җепләрне ябыштыр.

  5. Күзләрен,борынын ябыштыр.Эш әзер.

5.Китап б/н эш.

Ак аюлар кайда яши?(Аюны картага беркетү)

-Планетабызда ике полюс бар.Глобустан күрсәтү.Берсе көньяк, икенчесе төньяк полюс.Анысы Антарктида дип атала.

Слайд №8.Антарктида.

6. Салкында күп йөрдек.Җылынып алырга кирәк.Нинди хайван янына кунакка барабыз?

-Дөрес әйтәсез,фил җылы якта яши.(глобустан күрсәтелә)Китаптан шул турыда язылган урынны табып укыгыз әле.

Слайд №9

Рәсемнәрне күзәтегез! Түбәндәге план буенча хикәя төзик.

  1. Бу нинди җир?

  2. Һава торышы ничек?

  3. Нинди хайваннар күрдең?

  4. Алар нәрсә б/н туклана икән?

-Димәк,монда гы хайваннарга туклану өчен нәрсә кирәк?Күпме кирәк?

Бер укучы фил турында сөйли.

-Филләр бик кызыклы хайваннар.Алар кешегә йөк ташырга,күтәрергә ярдәм итәләр,циркта чыгыш ясыйлар.Сугыш филләре дә була икән.Кайчакта алар йөгерү ярышларында да катнашалар.

-Алар кайда яши?Фил Һиндстан,Африкага беркетелә.

7.Дәресне йомгаклау.Сәяхәтебез тәмамланып килә.Кырмыскачык белән Ташбакага кайларда булуыбыз турында сөйләгез әле.

Слайд №10

Планетабызда нинди урыннар бар икән?(җылы,салкын)

-Салкын урыннарны атагыз әле!(Антарктида,Төньяк Боз океаны.)

-Аларга нәрсә хас?(Кар,боз мәңгелек)

-Нинди урыннарда ел буена эссе?(саванналарда,тропик урманнарда)

-Ак аюлар,филләр кайда яши?

8. Өй эше.Салкын якта яшәүчене ясадык, ә хәзер кайсын ясарга кирәк?(филне)

Өйдә фил аппликациясен ясагыз.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал