7


  • Учителю
  • Технологическая карта урока математики для 2 класса

Технологическая карта урока математики для 2 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Тема Разряд аша күчмичә, саннарны разрядлы алу. Теманың максаты Разряд аша күчмичә, саннарны разрядлы алырга өйрәтү, суммадан сумманы алу күнекмәләрен үстерү.ҖиһазлауОештыру технологиясе Һәр этапның өйрәтү һэм үстерү биремнәре Һәр этапның диагностик биремнәре.I этап.О
предварительный просмотр материала

2 класс өчен математикадан технологик карта № 103 ____________

Тема

Разряд аша күчмичә, саннарны разрядлы алу.

Теманың максаты

Разряд аша күчмичә, саннарны разрядлы алырга өйрәтү, суммадан сумманы алу күнекмәләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУГ

Разряд аша күчмичә саннарны разрядлы ала белү

Шәхси: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

Регулятив: эшчәнлегеңне контрольгә алу

Танып - белү : тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатма төзү

Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

  • разряд берәмлекләре,

  • разрядлы алу,


Предметара бәйләнешләр

Математика, әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку


Ресурслар

-төп

-өстәмә



Җиһазлау



Дәреслек: А.Л.Чекин "Математика" 2 кисәк , 55-56 бит;

"Мөстәкыйль эш дәфтәре", 27 бит



карточкалар

Төркемнәрне оештыру

Фронталь, индивидуаль һәм парлы эш.


Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һэм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат - укучыларның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Оештыру.

  1. Эш урыннарын тәртипкә китерү.


II этап. Телдән исәпләү.

Максат - телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.

II этап.

  1. Тапкырлауны ныгыту.

1 х 9 4 х 9 7 х 9

2 х 9 5 х 9 8 х 9

3 х 9 6 х 9

  1. "Бушлыкны тутыр" уены.

9 + * = 0 + *

*- 4 = 5 + *

3. Логик мәсьәлә.

Рөстәмнең 16 уенчык солдаты булган. Ул яртысын Наилгә бүләк иткән. Тагын шуның кадәр үк Раилгә дә биргән. Рөстәмнең ничә уенчык солдаты калган? (Берәү дә калмаган)

II этап.

Д/Б Бирелгән мисалларны кайсы яклары белән охшаш? Кайсы яклары белән аермалы? (РУУГ)


III этап.

Яңа материал өстендә эш.

Максат - разряд аша күчмичә, саннарны разрядлы алырга өйрәтү

III этап.

  1. Дәреслек буенча эш.(ТУУГ)

  1. № 1 (55 бит)

  • 39-12 саннарының аермасы кыйммәтен ничек табуларын ачыклау.

  • Бирелгән кагыйдәгә нигезләнеп, 39 -15 аермасының кыйммәтен исәпләү.

  1. №2 (55 бит)

  • Кимүче һәм киметүчеләре икеурынлы сан булган барлык аермаларны язып алу һәм исәпләү.

III этап.

Д/Б Бу исәппләүләрне башкарганда алу гамәленең кайсы кагыйдәсе кулланыла? Сумманы суммадан ничек алырга? (ТУУГ)

IV этап.

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү. Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Максат - алган белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту.

IV этап.

Мөстәкыйль эш дәфтәр"ләрендә эшләү .(КУУГ)

  1. № 1

  • Мөстәкыйль эшләү. Партадаш белән тикшерү.

  1. №2, №3

  • Мөстәкыйль эшләү. Коллектив белән тикшерү.

IV этап.


V этап. Контроль.

Максат -укучыларның игътибарлыгын тикшерү, хаталарны тикшерү, төзәтү.

V этап.

  1. №4 (56 бит)

  • Мәсьәлә чишү.

25- 12 = 13 ( к.)

Җ: 13 куян.

V этап.

Д/Б Мәсьәләгә түгәрәк схема төзү. (РУУГ)

VI этап. Рефлексия.

VI этап

1.Укучыларның дәрестә алган белемнәрен ничек үзләштерүләре турында фикер алышу. (КУУГ)

2. Сез бүгенге дәрестә алуның нинди ысулы белән эшләдегез?


VII этап. Йомгаклау.

VII этап.

1.Өй эше. №3, 55 бит, аермаларның кыйммәтен исәпләргә.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал