7


  • Учителю
  • Башлангыч сыйныфлар өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә уен-дәрес эшкәртмәсе

Башлангыч сыйныфлар өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә уен-дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән -көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк "Юл әлифбасы"н өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру - әти-әниләрнең, барлык педагогларның изге бурычы.

Мәктәптә "Тормыш иминлеге нигезләре" фәнен укыту юл йөрү кагыйдәләрен эзлекле рәвештә үзләштерүгә ярдәм итә, чөнки ул дәресләрдә укучыларны юл йөрү куркынычсызлыгына өйрәтү дә күздә тотыла.

Юл йөрү кагыйдәләре стандартының төп әһәмияте - балаларның юлларда үз - үзләрен дөрес тотуы өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр минимумын билгеләү; белем һәм күнекмәләрне укучыларның яшь, психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып формалаштыруның өзлексез һәм үсештә булуын тәэмин итү.

Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән ел саен диярлек очрашып күрешүләр укучыларда тирән эз калдыра. Алар дәресләрдә ишеткән кайбер әйберләрне, белемнәрне ныграк үзләштерү өчен уен- дәрес оештырып истә калдыра төшәләр. Шушы максаттан мин ел саен үзебезнең район юл хәрәкәте хезмәткәрләрен чакырып укучыларның дәресләрен уен формасында үткәрәм. Бу дәрес юл йөрү кагыйдәләрен истә тотып, төрле һәлакәтләргә очрамас өчен нинди белемнәрне кулланырга кирәклеген үз эченә алган.

Бүгенге үткәреләчәк уен-дәреснең темасы:

"Юл кагыйдәләрен нык бел!"

Максатым: балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту;

-тормышта, юлда бу билгеләрнең зарурилыгына төшендерү;

-аларда игътибарлылык тәрбияләү.

Куян. Җирән койрык мине көтә-көтә арып беткәндер инде. Һәр иртәдә без аның белән менә шушы аланда очраша идек, тик бүген нигәдер күренми әле. Җирән койрыгым, син кайда?

(Кулын каш өстенә куеп, тиенне көтә: юл уртасына чыгып карый да, машина күргәч урман эченә кереп югала, тагын чыга, тагын югала...

Кәҗә (Велосипед белән җырлап килә) Киләм, киләм. Хәерле иртә, Куянкаем.

Ашыкмыйча һәрбер таңда.

Чикләвек ватам оямда.

Чарт-чорт, чарт.

Чарт-чорт, чарт.

Шатланамын да уйныймын,

Күңелсез булса җырлыймын.

Лә-лә-лә, лә-лә-лә.

(Нәкъ шул чакта каршыга машина килеп чыга һәм тиенне бәрдереп үтә. Тиен җиргә егыла, ә куян урман эченнән яңадан юлга чыга. Асфальт өстендә ауган велосипедны күрә.)

Куян. Ай, бу минем дустымның велосипеды ич.

Тиен. (Әкрен, ыңгырашкан тавыш белән)Куянкай, мин монда-а-а-а.

Куян. (Тиен янына йөгерә). Нәрсә булды сиңа? (Аны җитәкләп

юлдан читкәрәк алып китә).Тиен дускай, без синең белән сукмактан йөрибез дигән идек бит.

Тиен. Мин ,"Кылый", синең яныңа ашыктым.

Саескан (Сукмактан килеп бара). Исәнмесез, нәни дускайларым, нишләп утырасыз? (якынрак килә) Нәрсә булды?

Куян. Юлдан килгәндә тиенне машина бәреп киткән, аягы авырткан.

Саескан.Машина юлыннан йөрергә ярамый бит. Сез аны белмисезме әллә?

Тиен белән Куян. Ю-ю-ю-к.

Саескан. (Тиенгә) Светофорны да күрмәдеңме?

Тиен. Нәрсә-ә-ә-ә ул "СФЕТОФОР?"

Саескан Светофор ни икәнне дә белмисеңме?

Тиен. Ю-ю-ю-к

Саескан.Әй дускайларым! Боларны белми торып, юлда йөрергә бик куркыныч шул. Менә мин "Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү" мәктәбенә укырга йөрим. Әле менә бүген дә шунда барышым. Әйдәгез, сез дә минем белән.

Куян. Ә тиенне нишләтәбез?

Аю. Тиеннең җәрәхәте бик зур түгел. Минем сумкамда бинт бар, шуның белән бәйлибез.(Бәйлиләр һәм сукмак буйлап

мәктәпкә китәләр.

Мәктәп бүлмәсе. Анда укучылар.Куян белән тиен бер-беренә карашып тыңлап утыралар.)

Поши. Белдегезме инде хәзер, дусларым.

Тиен. Белдек, иң элек светофорга карарга кирәк, светофор булмаган очракта сулга, аннан соң уңга карарга кирәк.

Саескан. Әйе, Тиен дус, син аңладың.

Куян. Саескан, юлда барганда бик күп төрле баганалар очрый, ә аларда төрле-төрле рәсемнәр ясалган. Чәнечке, пычак, телефон, чыршы, велосипедны да түгәрәк эченә куйганнар.

Саескан Алар- юл билгеләре. Менә хәзер укучылар шигырьләр сөйләрләр, һәм сез ул билгеләрнең нәрсә белдерүен аңларсыз.

Укучылар.

"Ашханә"-хезмәт күрсәтү билгесе.

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер?

"Ял итү урыны"

Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптырамагыз,

Таныш билге ул сезгә.

"Телефон"

Сезгә киңәш кирәк булса,

Борчылма: ул якында.

"Эчәргә яраклы су"

Эчәсең килсә әгәр,

Чатнап кипсә авызың.

Су табарга булышырмын

Билге исеңдә калсын.

Кулларына юл йөрү билгеләре тоткан укучылар чыгып басалар.

"Юл йөрү кагыйдәләре" исемле монтаж күрсәтелә.

1 нче укучы.

Төлке белән тиен

Яхшы уен тапканнар

Юл кагыйдәләрен алып

Бүләк итеп биргәннәр.

Әй, дусларым, дусларым!

Болай итеп йөрмәгез

Гомер бер генә килә ул,

Кадерләрен белегез.

2 нче укучы.

Юл кырыеннан бармаска,

Уйнамаска чапмаска

Абый өйрәткән иде,

Бик нык кисәткән иде.

Алып баручы.

Кем гаепле? Нигә мондый

фаҗигаләр була?

Чөнки күп кешеләр

Юл кагыйдәсен боза!

3 нче укучы.

Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куясың,

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр.

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк, диләр.

4 нче укучы.

Бу билгене күргәч тә,

Сөенә авырулар,

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр.

5 нче укучы.

Ак өчпочмаклы билге

Җәяүлегә киңәшче.

"Кыю атла юл аркылы

Мин булганда әйдә әле!"

("Җәяүле сукмагы").

6 нчы укучы.

Җайлап кына бер-бер артлы

Әйләнәдә барырга

Өйрәтә безне бу билге,

Кирәк күреп калырга.

("Әйләнәдә хәрәкәт")

7 нче укучы.

Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер?

("Ашханә" -хезмәт күрсәтү билгесе)

8 нче укучы.

Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптырамагыз,

Таныш билге ул сезгә.

("Ял итү урыны").

9 нчы укучы.

Сезгә киңәш кирәк булса,

Борчылма: ул якында.

("Телефон")

10 нчы укучы.

Эчәсең килсә әгәр,

Чатнап кипсә авызың.

Су табарга булышырмын,

Билге исеңдә калсын.

("Эчәргә яраклы су")


Куян. Аңладык, Саескан, аңладык.

Саескан. Сиңа ни булды?

Аю. Юлда күңелсезлеккә очрадым.

Саескан. Нинди күңелсезлек?

Аю. Мәктәпкә килгәндә, мин юлда аунап яткан велосипед күрдем һәм шуны алырга йөгердем. Светофорга өлгерермен дип уйлаган идем, ләкин өлгермәдем-м-м-м.(елый)

Саескан. Бу минем ваемсызлыгым аркасында инде. Тиен белән булашкан арада, велосипедны бөтенләй хәтеремнән чыгарганмын. Димәк, әле тагын күп укырга кирәк икән безгә.

Тиен. Без хәзер юл йөрү кагыйдәләрен беләбез һәм урмандагы җәнлек дусларыбызга да әйтәчәкбез.






Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе




Тема: Юл кагыйдәләрен нык бел!

(Уен-дәрес)




Җитәкче: Вильданова Г.Ф.

Тәрбияче: Атауллина В.М.













2014 нчы ел



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал