7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку (для русскоязычных учащихся) на тему Ризыкның тәмле булуын әйтә белү

Разработка урока по татарскому языку (для русскоязычных учащихся) на тему Ризыкның тәмле булуын әйтә белү

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы

"В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем мәктәбе" ГБМБУ

















Ризыкларның тәмле булуын әйтү





















1 нче сыйныфның рус төркемендә

татар теле дәресе.

Укытучы: Галимова Г.Ә.













Лениногорск

2014 ел.

Тема. Ризыкларның тәмле булуын әйтү.

Максат.

1). Ашың тәмле булсын! теләген әйтергә өйрәтү.

2). Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.

3). "Гаилә" темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнелгән төзелмәләрне куллана белүне камилләштерү.

4). Аш урынында үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен өйрәтү.



Көтелгән нәтиҗәләр. Укучылар табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә беләчәкләр.



Җиһазлау. УМК "Күңелле татар теле", татар халык ашлары рәсемнәре (таратма материал), "Безнең гаилә" рәсеме.



Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру. Дәрескә уңай халәт тудыру.

  • Хәерле көн!

  • Кәефегез ничек?

  • Бер-берегезгә карап елмаегыз әле, көн нинди матур!

  • Дәресне башлыйбыз.



  1. Үткәннәрне искә төшерү.

1. Г.Тукайның "Безнең гаилә" шигырен кабатлау.

- Гаиләдә ничә кеше?

- Алар кемнәр?

- Песи ничәнче?



2. Дәреслектәге рәсем аша балалар татар халык ашлары исемнәрен искә төшерәләр.

- Кунакта кемнәр бар?

- Табында нинди ризыклар бар?

- Гали ничек сыйлый? (Угощает)



Белем тикшерү.

  1. "Угадай" уены. Балаларның өстәлләрендә татар халык ашлары рәсемнәре. Укытучы нинди дә булса ризыкны атый, ә укучылар аның рәсемен күрсәтәләр. Аннан соң укытучы урынына балалар үзләре уенны алып бара.



  1. Яңа теманы аңлату.

Таратма материал аша нәрсә яратуларын әйтә белү күнекмәләре камилләштерелә.

  • Ребята, теперь выберите из этих блюд то, что вы любите, и скажите об этом.

Балалар рәсемне алып күрсәтәләр һәм әйтәләр:

  • Мин гөбәдия яратам.

  • Мин өчпочмак яратам һ.б.



  1. Ял минуты.

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык -киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

Шөгыльне дәвам итик.



  1. Ишетеп аңлау күнегүе (аудирование)

  • Ребята, послушайте внимательно и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары.

  1. Мин чәй эчәм. Мин шикәр белән чәй эчәм.

  2. Мин сөт эчәм. Мин бал белән сөт эчәм.

  3. Әни чәкчәк пешерә. Әни гөбәдия пешерә.

  4. Әби бүген бәлеш пешерә. Әби иртәгә бәлеш пешерә.



  1. Белемнәрне ныгыту, камилләштерү.

Гаилә рәсеме күрсәтелә.

  • Ребята, мы познакомились с очень вкусными блюдами, но не научились желать приятного аппетита по-татарски. Давайте пожелаем каждому из членов своей семьи приятного аппетита. Это по-татарски будет так: Ашың тәмле булсын!

  • Әнием,

  • Әтием,

  • Әбием,

  • Бабам, ашың тәмле булсын!

  • Абыем,

  • Энем,

  • Сеңлем!



  1. Дәресне йомгаклау.

  • Без дәрестә бүген нәрсәгә өйрәндек?

  • Нинди яңа сүзләр белдек?

  • Дәрестә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт!









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал