7


  • Учителю
  • Конспект урока по ОРКСЭ. 4 класс.

Конспект урока по ОРКСЭ. 4 класс.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Русьта христиан дине.

Зайнуллина З.А. Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы МБОУ Пәрәү урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы









4 нче сыйныф.

Дәреснең тибы: яңа күнекмәләр формалаштыру.

Максат:

Шәхескә кагылышлы - яңалыкка, белемгә омтылыш формалаштыру, үстерү; иҗади хезмәткә теләк, кызыксыну уяту.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү- тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү.

Коммуникатив- тыңлый белү; диалог төзүдә һәм коллектив белән фикер алышуда катнашу; сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

Регулятив- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу; үз эшчәнлегенә анализ биреп, нәтиҗә чыгара алу.

Предмет нәтиҗәләре: ОРКСЭ предметы буенча белем туплауга омтылыш. Рус дәүләтендә мәҗүсилектән христиан диненә күчүнең сәбәпләрен ачыклау. Князь Владимир турында күзаллауларын булдыру. Христиан динен кабул итүнең әһәмиятен ачыклау. Ватан тарихына кызыксыну уяту. Туган илебезнең үткәненә кызыксыну уяту. Патриотик хисләр тәрбияләү. Сергей Радонежскийның христиан динендә тоткан урынын билгеләү, тормыш юлын кыскача өйрәнү.

Өйрәтү методлары: өлешчә тикшеренү, күрсәтмәлелек, анализ, сөйләү, әңгәмә, дәреслек белән эшләү.

Эшләү формалары: фронталь, группа, индивидуаль.

Терәк белемнәр: мәҗүсилек, бөек князь, чукыну, славяннар.

Дәреслек: Россия халыкларының дини мәдәнияте. 4 нче сыйныф. А.Н.Сахаров, К.А.Кочегаров. Казан. Хәтер.2011.

Җиһазлау: дәреслек, тест, рәсемнәр, сүзләр язылган плакатлар, проектор, презентацияләр "Русьны чукындыру"; "Сергий Радонежский"





Формалашырга тиешле универсаль уку гамәлләре



  1. Оештыру өлеше.

-Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

-Дәрес барышына игътибарларын юнәлтү.







Укучыларны сәламләү.

- Исәнмесез, балалар. Утырыгыз. Дәресебезне башлыйбыз



Укытучыны һәм бер-берсен сәламләү













Үз эшчәнлегенең нәтиҗәле булуына ирешүгә мөмкинлек тудыру

2. Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү. Тест.

2.Сорауларга җавап бирү.

3.Сүзлек өстендә эшләү.











1.Тестны эшләп бетергәч тикшерү, бәя кую.

2. Сорауларга җавап алу.

-Христиан чиркәве нинди чиркәүләргә таркала? (Православие, католик).

-Византиядә нинди чиркәү була? (Православие).

3.Сүзлек өстендә эш ( христианлык - диннең бер төре, мәҗүсилек - күпаллалык, бөек князь-дәүләт җитәкчесе, чукыну- христиан диненең йоласы, славяннар - рус кешеләре).



Тестны эшләү, фронталь рәвештә укытучы белән берлектә тикшерү һәм бәя кую.

2.Сорауларга җавап бирү.

3. Сүзләрнең мәгънәләренә ачыклык кертү.

Сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, үз эшчәнлекләрен контрольгә алу.



3. Үзбилгеләнү

Укучылар белән берлектә дәреснең темасын, максатын билгеләү.













Дәрескә проблемалы ситуация тудыру.

Мультфильм карау "Красное Солнышко"

-Кем соң ул "Красное Солнышко"? (Красное Солнышко- ул кенәз Владимир).

- Ни өчен аны шулай атаганнар? ( Ул алланың сүзен ишетә. Илгә христиан динен кабул итә. Илне кояш шикелле балкыта).





















Мультфильм карау, анализлау, куелган сорауларга җавап бирү, укытучы белән берлектә дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.



Диалог төзүдә һәм коллектив белән фикер алышуда катнашу ; тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру; туган илебезнең үткәненә кызыксыну уяту.







4. Дәреснең темасы өстендә эшләү. Русьны чукындыру. Князь Владимир.





























Укытучының сөйләве:

Б)"Русьны чукындыру". Презентация.

1 нче слайд - 7 нче слайд. Князь Владимир турында сөйләшү. (Моннан мең ел элек славяннар дәүләте Русьта, Киев шәһәрендә, князь Владимир идарә итә. Ул кыю, батыр сугышчы була. Яшьтән төрле ерак походларга чыга. Князь Владимир үзенең дуслары белән ауга йөрергә ярата. Русьта хөкем сөргән күпаллалык князьнең күңелен борчый).

В) 8 нче слайдта Руська яңа диннең ни өчен кирәк булуын укытучының аңлатып китүе, сәбәпләрен ачыклау.(Русь бу вакытта таркау була. Башка алдынгы илләр илне танымыйлар.Чөнки илдә мәҗүсилек хөкем сөрә. 988 елның июлендәге корылык халыкны тәмам бөлгенлеккә төшерә. Игеннәр кибә. Аллаларга күпме корбан китерсәләр дә, файдасы булмый. Күпме яшь кызлар, егетләр һәлак була. Аларны корбанга китерәләр).

Г) 9 нчы слайдта православие динен сайлауның сәбәпләрен ачыклау. (Византиядә, Римда христиан дине хөкем сөрә. Алар алдынгы илләр булып саналалар, шушы илләр белән мөнәсәбәтне яхшыртырга кирәк була. Православиенең тышкы матурлыгы, храмнарының искиткеч булуы рус илчеләрен таң калдыра. Князь Владимир көнчыгыш христианлыгы - православиене сайлый).

Д)10, 11 слайдлар. Князь Владимирның чукынуы. Византия императоры кызы Аннага өйләнүе.

Е)12,13 слайдлар. 988 елда Днепр елгасында барлык Киев халкының, шуннан соң Киев Русеның, башка славян кабиләләренең чукынуы.

Ж)15 слайд. Потларны яндыру, суга батыру.

И) 16 слайд. Князь Владимирның гадел, ярлыларны яклаучы, ярдәмгә мохтаҗларның таянычы булуы. Аның илне берләштерүе. Бик күп монастырьлар, чиркәүләр төзетүе.

</<br>

Укытучыны тыңлау, презентация барышын күзәтү

Рус дәүләтендә мәҗүсилектән христиан диненә күчүнең сәбәпләрен ачыклау. Князь Владимир турында күзаллауларын булдыру. Христиан динен кабул итүнең әһәмиятен ачыклау. Иҗади хезмәткә теләк, кызыксыну уяту

5.Физкультминутка



"Топ-топ-топ" аудиоязу астында күнегүләр эшләү.



6. Өйрәнелгән материалны ныгыту.

Дәреслек өстендә эш.

А)Укучылардан чылбыр рәвешендә 35-38 нче битләрне укыту. (38 нче битнең 1 нче кызыл юлын кертеп).

Б)Түбәндәнге соруларга җавапны дәреслектән сайлап укыту. Укыганнан соң, анализ бирдерү.

- Ни өчен князь Владимир Русь православие динен сайлый? (36 нчы бит. 1нче абзац). (Күрше дәүләтләргә илчеләрен җибәрә. Көнчыгыш христиан дине күбрәк йогынты ясый. Византиянең зур храмына бихуш булалар. Хәтта күктәме, җирдәме икәнлекләрен оныталар).

-Русьта православие диненең таралуы нинди әһәмияткә ия? ( 37 нче бит. 4 нче абзац). (Христиан дине рус халкына дошманнарын, табигать бәла-казаларын, эчке низагларны җиңәргә булыша. Халык алланың ярдәменнән ташламасын белә. Авыр чакта аңа сыена).

- Православие чиркәве князь Владимирга ничек хөрмәт күрсәтә? (38 нче бит. 1 нче абзац). (Кенәз Владимир чиркәү тарафыннан изгеләштерелә).

А)Чылбыр рәвешендә 35-38 нче битләрне уку. (38 нче битнең 1 нче кызыл юлын кертеп).

Б)Сайлап уку. Укыганнан соң, сораулар ярдәмендә анализ бирү.



Тыңлый белү; диалог төзүдә һәм коллектив белән фикер алышуда катнашу; сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; дәреслек белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү.



7.Дәреснең темасы өстендә эшләү. Сергий Радонежскийга бәйле вакыйгалар.

Укытучы сөйләве:

А) ( Слайд 1). Владимир үлгәннән соң, Руська авыр сынаулар узарга туры килүе. Илгә монголларның басып керүе. Илнең талануы, шәһәрләрнең көлгә әйләнүе).

Шул чорда Сергий Радонежский дигән изгенең килеп чыгуы.

Б) Сергий Радонежскийның бала чагы турында хикәя һәм рәсем буенча эш. (Алдан өй эшенә ике укучыга бирелә). Бала чагы турында укылган хикәядән һәм портретыннан чыгып, әңгәмә үткәрү, анализ бирдерү.

В) ( 2 нче слайд). Сергий Радонежскийның урманда яшәве.

Г) Аю турында легенда һәм рәсем буенча эш. ( Алдан өй эшенә ике укучыга бирелә). Легенда һәм рәсемнән чыгып, әңгәмә үткәрү, анализ бирдерү.

Богородск уенчыклары турында легенда һәм рәсем буенча эш. ( Алдан өй эшенә ике укучыга бирелә). Легенда һәм рәсемнән чыгып, әңгәмә үткәрү, анализ бирдерү.

Д) ( 3 нче слайд). Сергий Радонежскийның Троице-Сергий монастырена нигез салуы. Тактада рәсеме.

Е) (4, 5 нче слайдлар).Сергий Радонежскийның үзенең изгелеге, тәкъвалыгы белән дан тотуы.

Ё) (6 нчы слайд).Җиһангир Мамай гаскәренә каршы сугышка барганда, Мәскәү кенәзе Дмитрийның Троица монастырена кагылуы, Сергий Радонежскийның фатихасын алуы. Сергий фатиха бирү белән генә чикләнмичә, аңа үзенең ике монахын Александр Пересвет белән Андрей Ослябаны да ияртеп җибәрүе. Александр Пересветның дошманның бик таза, көчле баһадиры белән көрәшүе һәм җиңүе. Дмитрийның Куликово кырында монголларны җиңүгә ирешүе.



А)Укытучы сөйләвен тыңлау.

Б) Ике укучының Сергий Радонежскийның бала чагы һәм балачактагы портреты белән таныштыруы. Укытучы ярдәмендә укылган текст буенча, рәсемгә карап анализ бирү, әңгәмәдә катнашу.

Г)Дүрт укучының аю, богородск уенчыклары турында легенда һәм шул легендага караган рәсемнәр белән таныштыруы. Укытучы ярдәмендә, укылган текст буенча, рәсемгә карап анализ бирү, әңгәмәдә катнашу.

Сергей Радонежскийның христиан динендә тоткан урынын билгеләү, тормыш юлын кыскача өйрәнү.

Тыңлый белү; диалог төзүдә һәм коллектив белән фикер алышуда катнашу; сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;



8. Өйрәнелгән материалны ныгыту.

Дәреслек өстендә эш.

А)Укучыларны чылбыр рәвешендә укыту (38-40 нчы битләр).

Б)Түбәндәнге соруларга җавапны дәреслектән сайлап укыту. Укыганнан соң, анализ бирдерү.

- Сергий Радонежский нинди монастырьга нигез сала? (38 нче бит. Соңгы абзац). (Мәскәү янындагы куе урманда Сергий Троица-Сергий монастырена нигез сала (хәзер ул Троица-Сергий лаврасы дип атала һәм илдәге иң атаклы һәм иң изге монастырьларның берсе санала)).

- Ни өчен ул православие чиркәвендә атаклы изге исемен ала? ( 38 нче бит. Соңгы абзац). (Төнен-көнен гыйбадәт кылуы, туктаусыз эшләве аша, ул бөтен Русьта үзенең изгелеге һәм тәкъвалыгы белән дан казана. Князьләр дә, гади кешеләр дә аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр, һәм Сергий берәүне дә кире какмый).



А)Чылбыр рәвешендә 38-40 нчы битләрне уку. (38 нче битнең 1 нче кызыл юлын кертеп).

Б)Сайлап уку. Укыганнан соң, сораулар ярдәмендә анализ бирү.



Тыңлый белү; диалог төзүдә һәм коллектив белән фикер алышуда катнашу; сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; дәреслек белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;





9. Рефлексия.



Сорауларга җавап алу.

-Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез.

-Сезнең өчен нәрсә авыр булды?

-Нинди биремнәр сезгә җиңелрәк тоелды?

Сорауларга җавап бирү

Үз эшчәнлегенә анализ биреп, нәтиҗә чыгара алу.



10. Йомгаклау.

Өй эше .



Сорауларга җавап алу.

- Ни өчен кенәз Владимир мәҗүсилектән баш тарта? ( Мәҗүсилек илне эчтән тарката, Русьның башка дәүләтләр арасында абруе булмый. Православие дине Русь өчен Рим, Византие кебек дәүләтләр белән аралашырга яңа мөмкинлекләр ача).

- Ни өчен Русь өчен Владимир христиан динен сайлый? ( Ул чорда христиан диненең мөмкинлеге, абруе зуррак була. Владимирны христиан диненең тышкы матурлыгы сокландыра).

- Христиан динендә Сергий Радонежскийның роле нинди? (Ул үзенең изгелеге, тәкъвалыгы белән үзара дошманлашкан кенәзләрне дуслаштыра, Мәскәү кенәзенә буйсынырга кушып, рус халкын берләшергә ярдәм итә).

Өй эше:

Кенәз Владимир, Сергий Радонежский белән бәйле легендаларны эзләргә, Троица-Сергий лаврасы турында белешмә тупларга. Материал табу өчен, сайтларны электрон дневниктан карарга.





Сорауларга җавап бирү.

Өй эшен язып кую.

Тема тирәсендәге төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал