7


  • Учителю
  • Технологик карта.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.3класс

Технологик карта.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.3класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле, 3 нче сыйныф

Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Максат. 1) Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү, аларны аера белергә өйрәтү.

2)Жыйнак жөмләләрне,тиешле сүзләр өстәп,жәенкеләндерә белү,жәенке жөмлә эченнән баш кисәклэрне генә аерып чыгару.

Дәреслек. Татар теле: 3 нче сыйныфы өчен дәреслек / И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйрахманова - Казан: Мәгариф -Вакыт., 2013.

Җиһазлау. Компьютер, экран, , татар теленнән кулланма.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату.

Дәрес барышы:



Укучы эшчәнлеге



Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре



I. Оештыру.





1.Уңай психологик халәт булдыру.

Максат: Балаларны ак- тивлаштыру, белем алырга теләк, әзерлек алып бару.

Дәрескә оештырып алып кереп китү.

Балалар җилкәдәш, каршыдагы иптәшләре белән сәламләшәләр һәм урыннарына утыралар.



- Исәнмесез, укучылар.Хәерле көн, балалар.Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласан,көнен яхшы үтәр -диләр.Әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле эш көннәре телик.





Хәерле көн,уң күршем!

Хәерле көн, сул күршем!

Хәерле көн, дусларым!

- Яхшы кәеф,яңа көч белән дәресне башлыйбыз.





II. Белемнәр-не актуаль-ләштерү.

Максат:

Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.



Тактада язылган сүзләрне дәфтәргә кучереп язырга,1сүз өстәп язырга.



Бу сүзләрнең берсен кертеп җөмлә төзергә, ия һәм хәбәр астына сызарга.

Үзбәя

Матур язу күнегүе.

Яз,кояш,яфрак,яра,..





Яңа материалны өйрәнүгә кереш.

Максат:.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында төшенчә бирү, аларны аера белергә өйрәтү.

Бу сүзләрнең берсен кертеп җөмлә төзергә, ия һәм хәбәр астына сызарга.













Бу язмаларны җөмлә дип әйтеп буламы? Җөмлә булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? Шартлар экранга языла:

Төркемнәрдә эшлиләр.











Җөмлә турында белемнәрне бер-берсенә, үз-үзенә һәм хор белән кабатлыйлар.

Үзбәя

Тактада 2 җөмлә языла:

Кошлар кайта.

Күчмә кошлар безнен якларга кайта.









  • Жөмлә баш хәрефтән языла;

  • Җөмлә азагында . ! ? билгеләре куела;

  • Үзара бәйләнеше бар;

  • Тәмамланган уйны белдерә;

  • Иясе һәм хәбәре бар.





III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.







1. Яңа теманы аңлату.

Максат: Җыйнак җөмләләрне,тиешле сүзләр өстәп,җәенкеләндерә белү,җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару.





Дәрес максатын җиткерү.





Ике җөмләне чагыштырырга, охшаш һәм аермалы якларын табарга (җаваплар тактага языла).



Ике җөмләне чагыштыралар, охшаш һәм аермалы якларын табалар.









Үзбәя

Охшаш яклары

Икесе дэ хикәя җөмлә,

икесендә дә ия һәм хәбәре бер үк

Аермалы яклары

Беренчесе кыска, икенчесе озын; ия белән хәбәрдән башка иярчен кисәкләре дә бар



Аермалы яклары

3. Динамик пауза.

Физминутка







IY. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.





Ияне һәм хәбәрне ачыклый торган иярчен кисәкләр кертеп, җөмләләрне

Җәенкеләндереп язу. Максат:.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера белу; укытучының сорауларына җавап бирә,матур, дөрес язу күнекмәләрен үстерү.







78 нче күнегү буенча фронталь эш оештырыла.



Парларда эшлиләр.

Ике баганадагы сүзләрне укыйлар,чагыштыралар,сорауларга җавап бирәләр.























Үзбәя.

Дәреслек белән эш.



Дәреслек белән эш.













79 нчы күнегү буенча фронталь эш оештырыла.

Ияне һәм хәбәрне ачыклый торган иярчен кисәкләр кертеп, җөмләләрне җәенкеләндереп язалар.



Дәреслек белән эш. 79 нчы күнегү.







Белемнәрне тикшерү.

Максат: төркемдә эшләгәндә бер - берсен тыңлый белү, сөйләшү барышында үз фикерен телдән яки язмача җиткерү, алган мәгълүматларны куллана белү.



Песнәк турында кыскача мәгълүмат бирү.

Хикәяне игътибар белән укыйлар. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аерып күсәтәләр.





















Үзбәя.

80 нче күнегү.



Y. Рефлексия.

Максат: Дәрес материалын нәтиҗәле өйрәнүгә анализ ясау.



Регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.

Укучылар җавабы.

Бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек? Нинди яңа белем алдыгыз? Билгеләр куела.



YI. Өй эше.

Өйгә эш.

Максат: Өй эшен дөрес эшләү өчен информация бирү, инструктаж үткәрү.

Өй эшен көндәлеккә язу.

1. 81 нче күнегү, 60 нчы бит. Сүзләрне тиешле урыннарга куеп, җәенке җөмләләр төзеп яз. 2. Иҗади эш. 82 нче күнегү. Барыгызга да рәхмәт. Дәрес бетте. Сау булыгыз.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал