7


  • Учителю
  • Контрольная работа по математике

Контрольная работа по математике

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Математикадан икенче яртыеллык өчен контроль эш - ПНШ

3 нче сыйныф

1 вариант

1. Мәсьәләнең кыскача язылышын һәм чиш.

222 сум түләп, 25 әр сумнан 6 дәфтәр һәм 8 бертөрле каләм сатып алдылар. Бер каләм ничә сум тора?

2. Һәр гамәлне аерым баганага язып, аңлатманың кыйммәтен тап.

123 · 43 + 46589 - 38975

3. Өченче урында 27 саны, һәр киләсе сан, аннан алдагысыннан 3 тапкыр зуррак булса, эзлеклелек нинди саннан башлана?

4.Яклары озынлыгы 8 см һәм 2 см булган турыпочмаклык сыз. Аны, ике бертөрле квадрат килеп чыгарлык итеп, 8 өлешкә бүл.Ничек эшләвеңне сызымда күрсәт.

5.Бер квадратның периметры 36 см, ә икенче квадратның периметры 28 см. Беренче квадратның мәйданы икенче квадратның мәйданына караганда ничә квадрат сантиметрга зуррак?





2 вариант

1. Мәсьәләнең кыскача язылышын һәм чиш.

221 сум түләп, 28 әр сумнан 5 дәфтәр һәм 9 бертөрле карандаш сатып алдылар. Бер карандаш ничә сум тора?

2. Һәр гамәлне аерым баганага язып, аңлатманың кыйммәтен тап.

213 · 34 + 65271 - 57876

3. Өченче урында 16 саны, һәр киләсе сан, аннан алдагысыннан 4 тапкыр зуррак булса, эзлеклелек нинди саннан башлана?

4.Яклары озынлыгы 4 см булган квадрат сыз. Аны, ике бертөрле квадрат килеп чыгарлык итеп, 8 өлешкә бүл. Ничек эшләвеңне сызымда күрсәт.

5.Бер квадратның периметры 32 см, ә икенче квадратның периметры 24 см.Беренче квадратның мәйданы икенче квадратның мәйданына караганда ничә квадрат сантиметрга зуррак?







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал