7


  • Учителю
  • Конспект по внеурочной деятельности “Энә белән бәйләү (күз җыю очрагы) ”

Конспект по внеурочной деятельности “Энә белән бәйләү (күз җыю очрагы) ”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Башлангыч сыйныфлар өчен түгәрәк эше



Тема:

"Энә белән бәйләү ( күз җыю очрагы)"

Максат: энә белән бәйләргә һәм күз җыярга , энә белән сак эш итәргә өйрәтү;

игътибарлылык, түземлелек, төгәллекне үстерү.

Эчтәлек: җеп, энә сайлау

Практик эш: күз җыю (шарф бәйләүгә әзерлек)

Кулланма: бәйләү энәсе, җеп

Күрсәтмә материал: күз җыю төрләре таблицалары; бәйләнгән шарфлар күргәзмәсе

Түгәрәк эше барышы.

I. Оештыру өлеше.

Укытучы. Исәнмесез. Бүген без сезнең белән шарф темасын башлыйбыз. Тема 3 сәгатькә исәпләнгән. Бүгенге сәгатебез энә белән бәйләү. Күз җыю булачак. Дәрескә иң якын дусларыгызны - уенчыкларыгызны чакырдыгыз. Дусларны җайлап урнаштырдык. Сөйләнгән һәр сүзне, эш-гамәлне игътибар белән тыңлыйсыз һәм күзәтәсез. Практик эш вакытында нәни дусларыгызга аңлатып эшләрсез. Алар киләчәк ярдәмчеләрегез булырлар.

Дусларыгызга кайчы белән эшләгәндә саклык турында аңлатыгыз әле (сак эш итү кагыйдәләрен кабатлау)

Энә дә кайчы кебек очлы предмет буларак, бу кагыйдәләр энәләргә дә карый.

II. Яңа түгәрәк эше барышы.

1. Бәйләм турында сөйләү

Укытучы. Бәйләм - иң борынгы кул эше шөгеле. Килеп чыгышы тарихның башлангычына барып тоташа. Аны 2000 ел элек барлыкка килгән дип исәплиләр. Бәйләмне ит-атлар уйлап тапканнар. Иң оста бәйләүчеләр - араблар булган. Ә XII гасырда испаннар һәм итальяннар өйрәнгәннәр. XIII гасырда французлар, шотланлылар, англичаннар дәвам иткән. Ул вакытта бәйләнгән кием аз булган. Аны аристократлар гына кия алган. Бу елларда оек, оекбаш, бияләй, перчаткалар гына булса, соңарак XIV-XV гасырда башлыклар , шарфлар да бәйли башлаганнар. Европага ул -XVI гасырда килеп керә. Күп еллар ит- ат бу хезмәтне хатын-кызга ышанып тапшырмаган. Еллар үтү белән хатын-кыз да бик яхшы бәйләүчеләр булып киткән. Бәйләм бик катлаулы да, бик гади дә була ала. Ул һәркемнең яңа сәнгате, уйлап табуы, осталыгын эшкә җигү.Борынгы әби-бабаларыбызның хезмәте бик бәяләнгән. Шулкадәр ваксынып, нечкә эш башкарганнар. Бәйләгән шәлләрен балдак аркылы уздырганнар. Узган шәл яхшы бәяләнгән. Юка итеп бәйләнгән шәлдән башлап салкып кышларда җылытырлык калын свитер, шарф, бияләй, оекбаш, башлыклар бәйләгәннәр.

Сез дә төрле җепләр (нечкә, калын), төсләрне сайлап, алардан төрле бизәкләр туплап, энәләрне төрлеләрен кулланып сез күп төрле, күп санда киемнәр бәйли аласыз. Үз теләгәнчә киенергә, яки бүләккә бәйләп кемне дә булса сөендерү өчен бөтенләй күп кирәкми.Моның өчен берничә күз алу ысулын гына төшенергә кирәк. Ә бу хезмәтне малайлар өйрәнсә ата-баба шөгелен дәвам итү генә булачак.

2. Таблицалар белән эш.

Энә төрләрен карап китик. Берләре аның нечкә җеп өчен булса, икенчеләре калын җепләр белән эшләү өчен кирәк. Алар нинди материалдан эшләнгән дип беләсез?

  • Сөяк, тимер, җеп сузылганы.

Укытучы. Бәйли башлаганчы күзләр алырга кирәк. Таблицага карап күз алу ысулын күзәтик әле.



3. Практик эш.

1)Укытучы белән берлектә күз алырга өйрәнү.

Укытучы.

=Ике энә алыгыз. Үзегезгә җитәрлек итеп йомгактан җеп сүтегез. Әгәр сезгә 20 күз кирәк икән җеп энә озынлыгы кирәк булачак. Таблицадагы эш тәртибен чагыштырып , мине игътибар белән тыңлап, минем кул артыннан күзәтеп барыгыз.

= Җепне кулыгызга салыгыз. Энәгез белән өстәге җепне алыгыз. Энәгезне астагы җепне алырлык итеп энәгезне аска төшерегез. Баш бармакта барлыкка килгән күзгә энәнең очын кигезегез һәм күрсәткеч бармак арасындагы җепне алып кире баш бармактагы күзгә әйләнеп кайтабыз.

=Баш бармактагы җепне энәгә күчереп ясалган күзне тартып куй. Менә беренче күз әзер. Берәү генә түгел ике күз барлыкка килде. Икенче күзне алу өчен икенче адымнан башлыйбыз( икенче рәсем) = Җепне кулыгызга салыгыз. Энәгез белән өстәге җепне алыгыз. Энәгезне астагы җепне алырлык итеп энәгезне аска төшерегез. Баш бармакта барлыкка килгән күзгә энәнең очын кигезегез һәм күрсәткеч бармак арасындагы җепне алып кире баш бармактагы күзгә әйләнеп кайтабыз.

=Җитәрлек күз җыйгач, бер энәгезне алып куегыз.

4.Үзара ярдәм оештыру.

Курчакларга эш барышын тулысынча аңлатып яңадан күз җыеп карау.

III. Йомгаклау.



Тема: шарф-3сәгать

2 нче түг әрәк эше темасы: уң һәм сул күзләр бәйләү

Максат: энә белән бәйләү һәм күз җыю , энә белән сак эш итү кагыйдәләрен

ныгыту;

уң һәм сул күзләрне бәйләүне өйрәтү;

игътибарлылык, түземлелек, төгәллекне үстерү.

Эчтәлек: җеп, энә сайлау

Практик эш : уң һәм сул күзләр бәйләү

Эчтәлек: җеп, энә сайлау

Практик эш : күз җыю (шарф бәйләүгә әзерлек)

Кулланма: бәйләү энәсе, җеп

Күрсәтмә материал: күз җыю төрләре; уң һәм сул күзләр бәйләү таблицалары, бәйләнгән шарфлар күргәзмәсе

Түгәрәк эше барышы.

I. Оештыру өлеше.

Укытучы. Исәнмесез. Бүген без сезнең белән шарф темасын дәвам итәбез.Тема 3 сәгатькә исәпләнгән. Бүгенге сәгатебез уң һәм сул күзләр бәйләү булачак.

Дусларыгызга энә белән эшләгәндә саклык турында аңлатыгыз әле (сак эш итү кагыйдәләрен кабатлау)

Күз җыюның эш этапларын да кабатлыйк

=Ике энә алабыз. Үзебезгә җитәрлек итеп йомгактан җеп сүтебез. Әгәр безгә 20 күз кирәк икән җеп энә озынлыгы кирәк булачак.

= Җепне кулыбызга салыгыз. Энәбез белән өстәге җепне алабыз. Энәбезне астагы җепне алырлык итеп аска төшерегез. Баш бармакта барлыкка килгән күзгә энәнең очын кигезәбез һәм күрсәткеч бармак арасындагы җепне алып кире баш бармактагы күзгә әйләнеп кайтабыз.

=Баш бармактагы җепне ,энәгә күчереп ясалган күзне тартып куябыз. Менә беренче күз әзер. Берәү генә түгел ике күз барлыкка килде. Икенче күзне алу өчен икенче адымнан башлыйбыз

=Җитәрлек күз җыйгач, бер энәбезне алып куябыз.

II. Яңа түгәрәк эше барышы.

1. Уң күзләр бәйләү турында сөйләү

Укытучы: Уң һәм сул күзләр бәйләү таблицасын карыйк.

=УҢ энәнең очын сул энәдәге күзгә үзеңнән сулдан уңга кигез. Күрсәткеч бармактагы җепне алып күзне тарт. Уң күз алуны юл беткәнче дәвам ит.

2.Сул күзләр бәйләү турында сөйләү

Укытучы: сул күзне бәйли башлау өчен эшебезне борып тотарга кирәк. Игътибар итегез әле, бу якта бөтенләй башкача бәйләм. Эш башкача барачак..Уң энәгезне үзеңнән уң яктан сул якка таба сул энәдәге күзгә китер, сулэнәдәге күз алдында яткан җепне алып бәйләп тарт. Юл беткәнче су күз бәйләүне дәвам ит. Бу як беткәч эшеңне борып уң белән бәйлә. Шулай чиратлап дәвам итә.

3.Мөстәкыйль дәвам итәләр.

III.Йомгаклау. 3нче түгәрәк эшебездә шарф бәйләү шушы тшртиптә дәвам итә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал