7


  • Учителю
  • Конспект проектного урока ' Весна идёт' на татарском языке

Конспект проектного урока ' Весна идёт' на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Проект-дәрес "Яз килде".

Проект төркеменең составы: 3,4 сыйныф укучылары


Проект җитәкчеләре: Шарипова З.С.,Рахматуллина В.К.


Уку предметы: әйләнә-тирә дөнья, рәсем сәнгате, музыка сәнгате, әдәби уку


Проект тибы: информацион -эзләнү, кыска вакытлы


Үтәү вакыты: ике атна


Җиһазлау:1. Презентация "Яз җитә" 2.Яз турында балалар рәсемнәре

3. Мәкальләр, табышмаклар китабы 4. Кисмә рәсемнәр 5. Мультимедийный проектор, компьютер 6. Төсле кәгазь, фломастерлар, төсле карандашлар


Проект максаты: укучыларның ел фасылы - яз турында белемнәрен системалаштыру, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, җыелган материалны "Яз җитте" презентациясе яки плакат формасында күрсәтеп, анализлау, нәтиҗә ясау, күзәтүчәнлек кебек сыйфатларын үстерүгә ирешү.


Куелган мәсьәләләр:

- Төрле чыганаклардан мөстәкыйль рәвештә материал эзләргә өйрәнү, аны анализлау һәм системалаштыру;

- Төркемдә эшләргә, бер-береңне тыңлый белергә өйрәнү;

- Сайлап алган материаллар ярдәмендә презентация яки плакат формасында үз эшләрен күрсәтә алуга ирешү.


Гипотеза:

Яз - елның барыбыз да ярата торган матур фасылы.

Методлар : күзәтү, эзләнү


Проектның этаплары:

1. Оештыру өлеше.

1. Бүген дәресне уздыру өчен төркемнәргә бүленәбез. Һәр төркемдә 4-5 укучы.

2. Проблеманы билгелибез. Һәр төркемгә бирем бирелә.

2. Проектны эшләү этабы.

1. Куелган мәсьәләне чишү өчен информация җыю.

2. Җыелган материалны системага салу.

3. Материалны төркемнәр арасында бүлешү.

4. Плакат яки презентация эшләү.

3. Йомгаклау этабы.

1.Эшләрне яклау, күрсәтү.

2.Үзбәя.

3. Төркемнәрнең эшләрен бәяләү.


Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

Укучылар, сезгә 2 атна дәвамында "Яз килде" темасы буенча материаллар тупларга кушылган иде. Бүген без аларны системага салып, чыгыш ясарга тиеш булабыз. Һәр төркемгә бирем бирелә. Укучылар биремне укып чыгалар.

2.Проектны эшләү этабы.

Бирем.

Безгә чит планетадан кунаклар килгән. Аларда һәрвакыт җәй генә була. Сез аларга "Яз килде" темасын ачарга, аңлатырга тиеш.

Барлык белгәннәрне дә сөйләү мәҗбүри түгел. Теләк буенча түбәндәге сорауларга җавап бирергә мөмкин:

- Ел фасыллары; Язгы айлар;

- Яз билгеләре;

- Күчмә кошлар;

- Язгы чәчәкләр;

- Язгы эшләр;

- Язгы экологик проблемалар;

- Язгы бәйрәмнәр;

- Яз турында мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр, җырлар һ.б.

- Рәссамнар иҗатында "Яз" темасына репродукцияләр.

Плакат яки компьютерда презентация әзерли аласыз. Анда сез сайлаган теманың исеме, кечкенә күләмдә текст, иллюстрацияләр, тест сораулары, мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр, кроссвордлар булырга мөмкин. Үзегезнең эшегездә "Яз"темасы буенча кызыклы китап, әсәр исемен тәкъдим итә аласыз. Плакатта яки презентация ахырында төркем составын күрсәтергә онытмагыз.


Биремне үтәү өчен сез куллана аласыз:

- компьютер, проектор;

- магнит тактасы;

- иллюстрацияләр, китаплар, белешмә әсбаплар, информацион материаллар;

- ручка, линейка, бетергеч, төсле кәгазь, төсле карандашлар, фломастерлар, клей һ.б.


Киңәшләр:

1. Тема сайлау һәм аны тәкъдим итү формасы турында фикер алышыгыз.

2. Эш планын төзегез. Һәркемгә биремне үтәү буенча эш бүлешегез. Төркемегезгә исем бирегез.

3. Эшне 20-25 минутта төгәлләрлек итеп планлаштырыгыз. Эшләнгән эшләрне планлаштыру битенә теркәп барыгыз.

4. Эшегезне тәкъдим иткәндә төркемнән һәр укучы да сөйләсен.

5. Сөйләвегез 2 минуттан да артмасын.

6. Башка төркемнең эшен дә карагыз, тыңлагыз.

7. Иң ошаган эш өчен тавыш бирегез.

8. Үзбәя битен тутырыгыз.

Планлаштыру, биремнәр буенча күзәтү алып бару бите.


Төркем номеры _______


Төркем исеме ___________________________________________


Сайлаган темалар __________________________________________


Проектны яклау формасы

 билгесе куй:


 А. Плакат

 Б. Компьютерда презентация


Эш башланды __ сәг ___мин Эш тәмамланды __ сәг ___ мин


Нишлибез?

Кем эшли?

Эшләнү турында билгеләү (+ или -)

1.

2.

3.

4.

5.


6.

7.


8.


9.


10.


Укучылар җыйган материаллар:


Ел фасыллары: көз, кыш, яз, җәй

Яз билгеләре: кояш югарыга күтәрелә, көлеп карый, табигать уяна, күчмә кошлар туган якларына кайталар (кара карга, сыерчык, тургай, карлыгач, торна, аккош, кыр казлары, кыр үрдәкләре, сандугач ), төннәр кыскара, көннәр озая, кар эри, тамчылар тама, гөрләвекләр ага, елгада бозлар китә, агачларда бөреләр бүртә, җәнлекләр кышкы туннарын алмаштыралар.

Язгы айлар: март (31 көн), апрель (30 көн), май (31 көн)

Язгы чәчәкләр: умырзая, келәнчел (пролеска), крокус, мать и мачеха (үги ана чәчәге), хохлатка (сәрдәнә), печёночница благородная, чистяк весенний (язгы кырлыган), ветренница лютичная (җилдәк), медуница (күкебаш)

Күчмә кошлар: Бер илдән икенче илгә, таулар, урманнар һәм диңгезләр аша күчеп китү кошлар өчен авыр түгел. Кошлар бик тиз очалар:

Яр карлыгачы (керәшә) 1 сәг. - 150 км.

Карлыгач (ласточка)- 90 км.

Сыерчык (скворец) - 80 км.

Кара карга (грач) - 50 км.

Күке (кукушка)

Тургай (жаворонок)

Кыр үрдәкләре (дикие утки)

Кыр казлары (дикие гуси)

Челән (аист)

Бытбылдык

Сандугач (соловей)

Күпчелек кошлар бер урында гына яшәмиләр. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Бала чыгару өчен җылы яклардан безнең якларга очып киләләр.

Язгы эшләр:

- кырларда уҗымга ашлама кертәләр;

- тырмалыйлар;

- чәчәләр;

- бакчада һәм өй тирәсендә җыештыру эшләре;

- яшелчә утырталар;


Язгы экологик, кеше эшчәнлеге нигезендә туган проблемалар:

- кар астыннан чыккан чүпләр күренү;

- су буйларына чүпләр түгү;

- беренче язгы чәчәкләрне күпләп җыю, юк итеп Кызыл китап битен калынайту,

- кирәкмәгән урыннарда учак ягу;


Язгы бәйрәмнәр:

- 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне;

- 1 апрель - Көлке көне;

- 12 апрель - Космонавтика көне;

- 26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне;

- 1 май - Хезмәт бәйрәме;

- 9 май - Җиңү көне;

Туган көннәр:

- Закирова Назилә 17 март 2005 ел

- Сафин Айзат 17 март 2004 ел

- Гиззатуллин Илсур Ленур улы 28 апрель

- Рахматуллина Вәлия апа 29 март

- Шарипова Зөбәрҗәт апа 4 май

- Шакирова Венера апа 30 апрель

Яз турында мәкальләр:

- Каз килсә, яз килә.

- Яз уңмаган көз уңмас.

- Саз булса да яз булсын.

- Яз киреләнсә кыштан яман.

- Язгы көн ел туйдыра.

- Яз җитсә чебенгә дә җан керә.

- Язгы хезмәт - көзге хөрмәт.

- Яз башының чуагы каты кыздыра.

- Яз - языл, кыш - кысыл.

- Яз башының җиле ярдай атаңны җиңәр.

- Яз көне ут: "Кая сикереп төшим икән?"- дип кенә йөри, ди.

- Яз куненең суыгы яман була.

- Яз сөрсәң, көз урырсың.

- Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.

- Яз үлмәсә, көз үлмәс.

- Язгы юынтык кышка катык булыр.

- Язга чыккач чегән тунын сата.

- Язның пычрагы да ямьле була.

- Язы булгач сазы да була.

- Яз җиткәнне җилкәсе җылынгач белгән.

- Язган булса язга килер, язмаган булса көзгә килер.

- Ләйсән - рәхмәт яңгыры.

- Саламга ышанып, бозга утырма.

- Язның байлыгы - кояш, көзнең байлыгы - уҗыш.

- Зима весну пугает, да сама тает.

- Весною сверху печет, а снизу морозит.

- Красна весна, да голодна.

- Весною день упустишь - годом не вернешь.


Яз турында табышмаклар:

1.Ак сыер торып китә, кара сыер ятып кала. (Кыш үтеп, яз килү)

2. Ак юрганымны алып куйдым, яшел юрганымны җәеп куйдым. (Яз килү)

3. Аяксыз, кулсыз кое казыйю (Тамчы)

4. Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы)

5. Үзе туңа, өйгә керми, үзе елый да елый. (Яз көне түбәгә каткан боз сөңгесе)

6. Кара төлке кар астыннан чаба. (Боз астындагы су)

7. Агач башында йорты, эчендә яши җырчы. (Сыерчык)

8. Ут та түгел, ук та түгел, күзгә төшә, карны кисә. (Кояш нуры


Тәкъдим итәбез: яз турында шигырьләр, җырлар һ.б.:

"Яз көне"

Яз көне карга

Бала чыгара.

Көн дә җим эзләп,

Авылга бара.

Авылда әби

Чебешләр саный.

Карга урлар дип,

Йокларга ятмый.

Ахрысы, әби

Хәйләсен тапты:

Барлык чебине

Келәткә япты.

- Каргалар монда

Очып керә алмас,

Чебешләремне

Хәзер кыра алмас. (Муса Җәлил)


"Яз булгач"

Боз киткәч, җир кипкәч,

Сыерчыклар килгәннәр,

Ояларын күргәннәр.

Сайлап-сайлап йөргәнәр.

Мин ясаган ояны

Икесе бик яраткан.

Алмасын дип башкалар

Саклашалар чиратлап...

Сәлам биреп аларга

Ерактан ук сызгырам.

Сәлам биреп алар да

Шундый итеп сызгыра.

Хәтта миннән уздыра

Боз киткәч, җир кипкәч,

Саф аяз көннәрдә

Китәбез юл белән

Зәңгәрсу урманнарга. (Нәкый Исәнбәт)


"Кошлар кайткач"

Елгада бозлар кузгалды...

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады

Ямьле һәм күңелле яз.

Килгән кошларны күрергә

Гаяз ашыкты иртән:

- Сыерчык кунган түбәгә,

Кайчан ул килеп җиткән?

Сузып-сузып сайрый кошчык

Канатын кага-кага.

-Яратам җырыңны, - диеп

Эндәште Гаяз аңа.

-Ышанмыйм, - диде сыерчык,-

Күңелем минем тоя:

Яраткан булсаң җырымны,

Син куяр идең оя. (Г.Латыйп)


"Яз җитә" (Фатих Кәрим)


"Яз килә"

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы-

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә. (Мөнир Мазунов)


"Яз"

Су буенда су чәчрәтеп

Уйный балалар.

Су буйларын яңгыратып,

Җырлыйлар алар.

Зәңгәр күктән каңгылдашып

Казлар үтәләр.

Ә балалар ул казларга

Яулык селкәләр.

Су буенда җем-җем итә

Май чәчәкләре.

Иркәләнеп оча майның

Күбәләкләре.

Күк йөзеннән бакчаларга

Кояш нур сибә.

Яфрак яра бакчаларда

Шомырт һәм чия. (Нур Баян)


"Март аенда"

Кар дип җиргә басасың,

Суга кереп батасың.

Чыксын инде умырзая

Кар астында ятмасын.

Мартлар җитсә, яз җитә,

Бураннары булса да,

Песи чыккан урамга

Аяклары туңса да. (Әминә Бикчәнтәева)


"Мартта"

- Кар, кар! - кычкыра карга,-

Күп яттың, кар, кит, җитәр,-ди.

Бабай әйтә:

-Бу дөрес,-ди.

-Карга килгәч, кар китәр,-ди. (Шәүкәт Галиев)


"Яз"

Туктап сана,

Тамчы тама:

Тып-тып-тып.

Төшә-төшә

Бозны тишә:

Тып-тып-тып.

Яз бу, ишет,

Кага ишек:

Тып-тып-тып. (Шәүкәт Галиев)


Тәкъдим итәбез: рәссамнар иҗатында "Яз" темасына репродукцияләр.

- И.И. Левитан «Весна. Большая вода»

- Саврасов «Грачи прилетели»

- Виктор Аршинов «Яз билгеләре»

- Алексей Саврасов "Тиздән яз"

- С.А.Виноградов "Яз килә"

- Борис Кустодиев "Яз"

- И.И. Левитан "Весна"


Тәкъдим итәбез: "Яз" темасына әсәрләр.

- Галимҗан Ибраһимов "Яз башы"

- К.Маковский "Язгы авазлар"

- Габделхәй Сабитов "Яз"

-

3. Йомгаклау этабы.

1.Эшләрне яклау, күрсәтү.

2.Үзбәя.

3. Төркемнәрнең эшләрен бәяләү.



Үзбәя бите


Төркем саны _________


Төркем исеме ___________________________________________


Исем һәм фамилия _________________________________________________


Үзеңнең төркемеңнең эшен бәялә.  билгесе белән үзең риза җавапларны билгелә.



  1. Төркемдә һәр укучы да проект эшләүдә катнаштымы?

 А.Әйе, бар укучы да бертөрле эшләде.

 Б.Юк, бер генә кеше эшләде.

 В.Кемдер күбрәк, кемдер азрак эшәде.

  1. Дус эшләдегезме?Бәхәсләшүләр булдымы?

 А. Дус эшләдек, бәхәсләшү булмады.

 Б. Дус эшләдек, бәхәсләштек, ләкин конфликтка кермәдек.

 В. Үзара килешеп эшләү бик авыр булды, эш авырдан барды.

  1. Төркем эшенең нәтиҗәсе ошыймы?

 А.Әйе, барысы да яхшы килеп чыкты.

 Б. Әйе, ошый, ләкин яхшырак та эшләп була иде.

 В.Юк, ошамый.



  1. Төркемгә үзеңнән керткән өлешне түбәндәге кисемтәдә x билгесе белән билгелә.



Мин күп эшләдем, миннән башка эш бармас иде

Барысын да диярлек миннән башка эшләделәр








 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал