7


  • Учителю
  • Урок по литературному чтению

Урок по литературному чтению

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Я работаю учителем начальных классов.Люблю свою работу, мне нравится вкладывать детям знания, умения и навыки, которые им нужны будут всю предстоящую жизнь. Не зря говорят, что учитель - это не профессия, это - призвание. Этот показательный урок по литературному чтению был
предварительный просмотр материала

Тема: Габдулла Тукай иҗаты.

Максат. Һәр кеше үзе башкарган гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиешлекне аңлату.

Бурычлар:

1) мәсәл жанры белән танышуны дәвам итү;

2) Г.Тукайның мәсәленең эчтәлеге, төзелеше һәм әйтелгән моральнең төп мәгънәсен ачыклау;

3) җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү; башкарган гамәлләрең өчен җавап бирә белергә күнектерү.

ШУУГ:Мәсәлләр турында гомуми төшенчә бирү;мәсәлләрнең тәрбияви роле;

ТБУУГ: Мәсәлләрнең ике өлештән - сюжеттан һәм моральдән (үгет-нәсыйхәт, әдәп-әхлак кагыйдә-ләре) торуын аңлату;

РУУГ: Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгы-шы һәм гасырлар дәвамында үсеше;

КУУГ : Укылганнар буенча фикер алышу, группа белән эшләү алымнарын өйрәнү.

Материал: Г.Тукайның "Төлке һәм йөзем җимеше", Эзопның "Төлке һәм йөзем җимеше" мәсәлләре. дәреслек : Әдәби уку. Г.М.Сафиуллина, Ф.Ф.Хәсәнова, Ә. Г.Мөхәммәтҗанова-2 нче кисәк

Җиһазлау: ноутбук, экран, язучылар портретлары, презентация, китап күргәзмәсе (укыган мәсәл авторларының китапларыннан).



Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру. Мотивация.

Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

II. Актуальләштерү.

1. Үткән дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерү.

-Бүлекнең темасы. ( Хикмәтле Тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз).

Бу бүлектә без нинди жанрдагы әсәрләр укыдык? ( мәсәлләр)

-Нәрсә ул мәсәл? (Гыйбрәтле, акыл өйрәтүче кечкенә әсәрләр.)

- Мәсәл ничә өлештән тора? (Ике).

-Нәрсә ул мораль? (Мәсәлнең нәтиҗәсе, моральдә акыл,әдәп, әхлакка өйрәтә торган фикерләр үткәрелә).Өй эшләрен тикшерү. М. Гафуриның " Ике чебен " әсәрен уку. Морален табу.

III. Яңа материал өстендә эш .

1. Теманы ачыклау.

- Укучылар, мин сезгә бер вакыйганы искә төшерәм.

Татар теле дәресендә укытучы Алмазга хәрефләрне ямьсез язасын дип, кисәтү ясады.

- Алсу комачаулады миңа!- диде Алмаз.

-Бу вакыйга турында нәрсә әйтә аласыз? Кем гаепле?( укучылар фикере тыңлана).

- Килеп туган хәлдә, үзең гаепле булып та башка кешегә сылтау дөрес булырмы? Гаепне кемнән эзләргә кирәк?

-Дәресебезнең морале: Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә. (Тактага язып куела) (слайд 1)

2. Укылачак әсәрләрне ачыклау.

-Балалар, экранга күз салыгыз әле. Кемнең портретларын күрәсез? Кайсы язучыларның мәсәлләрен укырбыз? (Г.Тукай)


Бер укучы Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли.

Г.Тукайның "Төлке һәм йөзем җимеше" мәсәлен укырбыз.

3. Сүзлек өстендә эш (слайд 3)

Йөзем җимеше - виноград

Ниһаять - нәрсәнең дә булса чиге, ахыры

Карны ачкач -ашыйсы килгәч

Ләгыль, якут - кыйммәтле ташлар

Анлар - алар

Михнәтләнеп - газапланып

-Бу сүзләр икенче төрле ничек атала? (архаизмнар)

4. Г.Тукайның "Төлке һәм йөзем җимеше" мәсәлен укытучы укый.


(Слайд 4 - төлке һәм йөзем җимеше картинаны карау.)

-Нәрсәләр күрәсез?

-Төп герой кем? (Төлке)

Тагын сорауларга җавап биргэнче, мәсәлне бер тапкыр эчтән укып чыгыгыз. Эчтән уку.

Физминутка.

Укучылар кычкырып укыйлар.

-Бу мәсәлдә төлке турында нәрсәләр белеп була? Төлкегә характеристика.

(Хәйләкәр, ач ,бакчага керә,йөземнәрне ашарга үрелә, сикергәләп карый,буе җитми, ала алмый).

Сорау-җавап:

-Төлкенең ни өчен буе җитми? Буе җитмәгәч, ул нәрсә ди?

-Төлкенең үз-үзен юатуы кайсы юллардан күренә?

-Мәсәлдә килеп туган хәлгә карата гаепле кеше бармы? Килеп туган хәлне кем дә булса үзгәртә аламы?

-Морале кайсы җөмләләрдән күренә? 9 сайлап уку күнегүләре)

-Кем гаепле дип саныйсыз? Ни өчен?

Эзопның " Төлке һәм йөзем җимеше " мәсәлен уку. Ике мәсәлне чагыштыру.

-Ике мәсәлнең кайсын уку җайлырак булды?

-Эзоп мәсәле нинди формада язылган? ( проза)

-Мораль өлеше кем тарафыннан әйтелә? ( Эзоп әйтә)

Мәсәлләрдә төп геройлар: хайваннар, кошлар. Мәсәлләрнең максаты: хайван образлары аша кешеләр тормышында була торган уңайсыз хәлләрне күрсәтү, гыйбрәт, сабак алырга өйрәтү. Шуңа күрә мәсәлләрдә шатлыклы көлү түгел. Ә ялкаулыктан, ялагайлыктан, наданлыктан мыскыллап көлү.

- Хәзер бу ике мәсәлнең аермалы һәм охшаш якларын ачыкларбыз.

Охшаш яклары

Аермалы яклары

Жанры буенча бу әсәрләр -


Нинди формада язылган?

1нче мәсәл_______________

2 нче мәсәл_________________

Төп герой-

Авторлары

1 нче мәсәлдә___________________________

2 нче мәсәлдә

Мәсәлләрдә мораль-

____________________________

_______________________________

________________________________

Моральне кем әйтә?

1 нче мәсәлдә___________________

2 нче мәсәлдә______________________


IV. Рефлексия.

-Төлкенең гаебе нәрәдә?(Үзе башкара алмаганга башкаларны гаепли.)

-Төлкегә нинди киңәшләр бирер идегез?

-Бүгенге дәрес сезгә нинди сабак бирде?( эшенне ахырына кадәр эшләргә., эшен уңышсыз чыкса, сәбәбен үзеннән эзләргә, кешегә сылтарга ярамый)

-Сезнең дә шушы төлке хәлендә калганыгыз юкмы?

Тормыштан мәкальләр "Йөри белмәгән солдат күнитеген яманлый."

" Бии белмәгән кеше көй ямьсез дип биемәс"( мәкальләрнең мәгънәсен аңлату, фикер алышу).

Өй эше: Г. Тукайның башка мәсәлләрен алып укырга.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал