7


  • Учителю
  • Тәрбия сәгате “ Конституция, Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары “

Тәрбия сәгате “ Конституция, Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары “

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Пояснительная записка

Наименование образовательного учреждения : МБОУ «Мемдельская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

Ф.И.О. Фаттахова Фарида Нургалиевна

Тема парламентского урока " Конституция , Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары "

Класс обучения и количество учащихся, где проводится урок

4 класс ,11 учеников , урок проводится в кабинете для начальных классов.



Үзанализ

Дәрестә Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары турында сөйләшү."Конституция, Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары" дигән теманы гомумиләштерү һәм кабатлау буенча эш алып барыла. Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыруын ачыклау. Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы икәнлегенә төшендерү.

Дәреснең максаты һәм бурычлары:

  • Конституция,Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы төп белемнәрне ныгыту;

  • Конституциягә, дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа һәм шәһәреңә мәхәббәт тәрбияләү;

  • укучылар белән төрле чаралар үткәргәндә дәүләт символикасын куллану ихтыяҗы тудыру;

  • укучыларның коммуникатив белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү (үз фикереңне әйтә һәм яклый белү, башкаларны да тыңлау).

Материаллар:

  • Конституция ,Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары буенча электрон презентация;

  • күрсәтмә әсбаплар: Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары;

  • дөньяның сәяси картасы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы карталары;



Дәресне үткәрү формасы: әңгәмә

Дәреснең этаплары:

1.Оештыру өлеше .Туган ил турында шигырьләр сөйләү.

2.Конституция,Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы төп белемнәрне ныгыту:

  • Конституция - илебезнең төп законы.

  • Россиянең данлы символлары.

  • Туган ил турында мәкальләр сөйләү.

  • Татарстанның данлы символлары.

  • Сез дәүләт бәйрәмнәрен беләсезме? уен.

  • Кроссворд чишү ( Татарстан).

3. Йомгаклау.

Дәрес эшкәртмәсе :

Хәерле көн , хөрмәтле укучылар һәм килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән Конституция һәм Россия , Татарстанның дәүләт символлары турында сөйләшербез. (Слайд 1)

-Укучылар без нинди илдә яшибез?

-Россиядә.

Укытучы:

Без борынгы бабаларыбыздан искиткеч матур илне мирас итеп алдык.Ватаныбыз тарихи мең ел белән исәпләнә. Илебез терррторисе Россиядә яшәүче барлык халыкларның тырышлыгы белән үзләштерелгән.Гасырлар буена бик күп буын кешеләре Туган илебезне ныгытканнар һәм саклаганннар, аның куәтен һәм мәдәниятен үстергәннәр.

"Роосия " дигән исем бик борынгыдан килә. Илебезнең икенче төрле исеме - "Россия Федерациясе". "Федерация " сүзенең латинчадан тәрҗемәсе "союз, берләшү" дигән мәгънәне аңлата.Россия территориясендә 100 дән артык милләт яши. Алар -руслар,татарлар,бурятлар, якутлар, башкортлар, калмыклар,аварлар, ингушлар, кабардылар, балкарлар, кареллар, урдмуртлар, ненецлар, энвеклар һәм башка бик күп халыклар. Барысында санап бетерер өчен бик күп вакыт кирәк булыр иде !

(Слайд 2 Россия территориясен картадан күрсәтү,башкаласын укучылардан әйттерү)

-Укучылар без яшәгән республика ничек дип атала?

-Татарстан Республикасы , башкаласы Казан шәһәре.

( Татарстанны картадан карау слайд 3)

Укытучы:

Татарстан - иңбай һәм мәйданы ягыннан да шактый зур республикаларның берсе. Татастанның борынгы исеме Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы. Татарстан күп милләтле республика .Анда татарлар, руслар , чувашлар , марилар , удмурдлар , башкортлар һәм башка милләт кешеләре яшиләр.

Укучылар, ә сез Россия , Мәскәү турында нинди шигырьләр беләсез? Татарстан, Казан турындагы шигырьне кем сөйли?

1нче укучы

" Безнең ил "( Шәйхи Маннур )

Карталарда безнең илне

Буяганнар алсуга,

Чөнки кояш иртүк торып,

Алсу утлы шардай булып,

Иң башта бездә чыга.

2 нче укучы

Зәкия Туфайлова " Туган ил "

Туган ил- алтын арышлар,

Туган ил ул- зифа камышлар,

Туган ил ул- иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул- зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә - барыбыз бертуган,

Бик адерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

3 нче укучы

Татарстан- минем республикам-

Россиянең матур җирендә.

Халкым аңа үзе исем кушкан

Бәхет теләп гомер- гомергә.

У. Рәхмәт укучылар.

4 нчеукучы

Нинди матур саф һавалы

Нинди күркәм безнең ягыбыз

Кайда бар соң бездәгедәй язлар?

Гүзәл дә соң туган илебез.

2. Конституция - илебезнең төп законы.

― Кешеләр һәрвакыт гадел дәүләт төзү, бер кеше мәнфәгатьләрен гомум-халык мәнфәгатьләренә туры китерү дип уйлаганнар.

Безнең дәүләт төзелешен илебезнең Төп Законы - Конституция билгели. (Слайд 4 )

Хәзер гамәлдә булган Конституция 1993 елның 12 декабрендә кабул ителде.

―"Конституция" латинчадан тәрҗемә иткәндә ―"төзелеш, карар" дигән мәгънәне аңлата. Законнар - илдә яшәүчелҽрнең барысы өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр. Конституция Төп Закон дип атала, ә бу башка законнар аңа каршы килергә тиеш түгел дигән сүз.

Россия Конституциясендә ―Кеше, аның хокуклары һәм иреге югары кыйммәткә ия, диелгән. Бу безнең Конституциябезнең төп фикере. ― Ә нәрсә соң ул хокук? Безнең нинди хокукларыбыз бар? ( Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Яшәүгә хокук;

-Иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокук;

-Яклануга хокук;

-Торакка хокук;

-Социаль тәэмин ителүгә хокук;

-Сәламәтлекне саклауга һәм медицина ярдәменә хокук;

-Белем алуга хокук.

Укытучы:

Аларның иң мөһимнәре - яшәүгә, иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка, шәхси сергә һәм гаилә серенә, үзеңнең намусыңны һәм яхшы исемеңне яклауга, милеккә һәм башка бик күп нәрсәләргә булган хокуклар. Әмма һичбернинди бурычларың булмыйча, хокуклардан гына файдалану мөмкин түгел!

― Нәрсә ул бурыч?

― ...

― Илебез гражданнарының төп бурычларыннан берсе - табигатьне саклау,

аның турында кайгырту.

Гражданин ил тормышына битараф була алмый. Һәр кеше дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнашырга хокуклы. Россия гражданнары дәүләт башлыгын һәм дәүләт власте органнарын сайлауда катнашалар. Илебездәге 18 яше тулган һәрбер гражданин дәүләт постына сайлану хокукына ия. Халык тарафыннан сайлану, мактаулы булу өстенә, үзеңә зур бурычлар алу да ул. (Слайд 5 )

Республиканың төп законы - Татарстан Конституциясе.6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көнне билгеләп үтелә.Конституциядә татар һәм рус телләре дәүләт телләре дип язылган. (Слайд 6 )

Россия Федерациясе Президенты безнең илебезнең башлыгы булып санала.

― Хәзерге вакытта безнең президентыбыз кем әле?

― ...

― Әйе 2012 елда Россия Федерациясе Президенты итеп Владимир Владимирович Путин сайланды.

Татарстан Республикасының Президенты кем ?

- Минниханов Рөстәм Нургалиевич .

3.Россиянең данлы символлары.

― Безнең дәүләтебезнең үз символлары бар. Нәрсә ул символ?

Укучылар :

Символ - ул аеру билгесе. Символлар инде бик борынгы гасырларда барлыкка килгән.

Россия дәүләтенең символларына нәрсәләр керә?

Укучылар :

- Герб, флаг һәм гимн.

― Герб нәрсә ул?

Укучылар :

― Герб ул"нәсел" дигәнне аңлата һәм илнең , шәһәрнең символы.

―Герб немец телендә ―" мирас"дигән мәгънәне аңлата. Герб - ул кешегә, шәһәргә, дәүләткә караган аеру билгесе. Герб буыннан буынга мирас итеп тапшырыла. ( Слайд 7)

Әйдәгез, Россиянең Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгәнен карыйк. Дәүләт гербында ике башлы алтын бөркет; башларында - Бөек Пётрның тарихи өч коронасы. Россия дөньяның ике өлешендә - Европада һәм Азиядә урнашкан. Шуңа күрә дә бөркет башлары төрле якка: берсе - Европага, икенчесе Азиягә карый. Тасмалар белән тоташтырылган таҗлар, каракош аякларындагы скипетр һәм держава көчле власть һәм дәүләтнең бердәмлеге турында сөйли.Бөркетнең күкрәгендә сурәтләнгән аждаһаны үтерүче җайдак халыкның туган җирне сакларга әзер булуын аңлата.( Слайд 8)

Россиянең Дәүләт флагы.

Бәйрәм көннәрендә безнең урамнарда һәм йортларда Россия флаглары җилферди. Флаг өстҽн аска таба бер-бер артлы урнашкан өч төстәге - ак, зәңгәр һәм кызыл полосалардан тора.

Россия флагындагы төсләр символикасын ничек аңлатырга соң? Укучыларның җаваплары тыңлана.

Аста -кызыл төс( батырлык) , уртада - күк төсе (һава төсе, тугрылык), иң өстә ак төс (тынычлык,чисталык )урнашкан.

Россиянең тарихи флагы 1991 елда кабат гамәлгә керде. 22 августта без Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгелҽп үтәбез. Россиянең Дәүләт флагына күрсәтелә торган ихтирам Җиңү Кызыл байрагына да күрсәтелә. Бу - Бөек Ватан сугышында җиңүчеләргә безнең рәхмәтебез билгесе.

(Слайд 9)

5. Россиянең Дәүләт гимны.

―"Гимн" сүзе нәрсәне аңлата?

Укучылар :

-Тантаналы көйне,ул аерым очракларда гына башкарыла.

Бу сүз Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Борынгы греклар аллалар һҽм каһарманнар хөрмәтенә мәдхия - гимннар җырлаганнар. Грек телендәге ―"гимн" сүзе дөньядагы бик күп телләргә үтеп кергән. Дәүләт гимны - ул дәүләт бердәмлеге символы буларак кабул ителгән тантаналы музыкаль әсәр.Тантаналы церемонияләрдә Дәүләт гимны башкарылганда бөтен кеше дә торып баса, ирләр баш киемнәрен сала, хәрбиләр честь бирә. Илебез һәр яңа көнне гимн көе белән каршы ала һәм озата. Гимн Яңа ел төнендә Мәскәү Кремленең Спас манарасындагы сәгать теле уникене суккач яңгырый. Илебез спортчылары халыкара ярышларда алтын медальләр яулаганда һәм тантаналы гимн көенә Россиянең ак-зәңгәр-кызыл флагы күтәрелгәндәбез нинди бәхетле һәм горур булабыз!

Гимн тыңлау.

Хәзер бераз ял итеп алырбыз . Укучылар сез туган ил турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез? (Слад 10)

Мәсәлән:

  • Рус сүзендә горур, эшендә нык. (рус.)

  • Ватаняшәсә, батырлар яши, батырлар яшәсә-Ватан яши. (тат.)

  • Туганҗиреңнегазизанадайсакла. (рус)

  • Туган иле булмаган кеше җырсыз сандугач сыман. (тат.)

  • Туган як - ана, чит як - үги ана. (рус.)

  • Безнең туган илдән матур ил юк. (рус).

  • Туган иле булмаган - канатсыз кош сыман. (тат.)

  • Туган иле өчен торган - чын батыр. (рус.)

  • Чит як көмеш тулы булса да, туган як кадерлерәк. (тат.)

  • Ватан-ана өчен горур бул. (тат.)

  • Туган як - алтын бишек. (тат.)

  • Һәркешегә үз ягы кадерле. (рус.) •

  • Сусыз җир коры булган кебек, туган илсез батыр да көчсез. (тат.)

Укытучы: Рәхмәт, укучылар.

(Слайд 10)

6. 1992 нче елда Татарстанның Дәүләт гербы кабул ителде.Герб Татарстан флагы төсләрендә башкарылган, түгәрәк рәвешендә. Дәүләт гербында канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен, уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк ул һәркемне саклый ала. Барсның ян - ягында калкан. Аңа кашкарый рәсеме төшерелгән. Калкан тынычлыкны белдерә, ә чәчәк - озын гомер билгесе. Яшел боҗра эчендә татар орнаменты чигелгән. Аста " ТАТАРСТАН" сүзе язылган. Гербның авторы - Риф Фәхретдинов.

(Слайд 11) 1991 нче елда Татарстанның Дәүләт флагы кабул ителде. Ул яшел, ак, кызыл төстә. Кызыл төс ул - кояш, ут төсе. Яшел төс - туган җиребез, табигатьнең матурлыгы һәм яшәү билгесе. Ак төс - чисталык, намус һәм тынычлык символы.

Флагның авторы - республиканың халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.

(Слайд 12) 1993 нче елда Татарстанның Дәүләт гимны кабул ителде. Гимнның авторы - күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин, Рамазан Байтимиров сүзләре. 2013 елның 21 февральдә Татарстан парламенты депутатлары республиканың сүзле гимнын кабул итте. Татарстан гимны ике телдә язылган. Гимн башта татар телендә, аннан соң рус телендә башкарыла. Татарстан гимнының сүзләрен Рамазан Байтимеров язган , көен Рөстәм Яхин. Татарстан гимнын тыңлау. (Слайд 13)

7.Сез дәүләт бәйрәмнәрен беләсезме? Дәүләт бәйрәмнәренең исемнәрен даталарга туры китереп әйтергә.

1

Яңа ел


23 нче февраль

2

Татарстан Республикасы Конституциясе көне


1 нче гыйнвар

3

Ватансаклаучыларкөне


9 нчы май

4

Россия Конституциясекөне


6 нчы ноябрь

5

Җиңү көне


4 нче ноябрь

6

Халыклар бердәмлеге көне


12 нче декабрь

7

Россия бәйсезлеге көне


30 нчы август

8

Татарстан Республикасы көне


12 нче июнь

9

Белем бәйрәме


8 март

10

Халыкара хатын -кызлар көне


1 нче сентябрь

8. Ә хәзер Ттарстан Республикасы турындагы белемнәрегезне тикшереп карыйк.

1.Татарстанда яшәүче милләт ( татар).

2. Татарстандагы зур елгаларның берсе(Кама).

3.Нократ елгасының хәзерге исеме(Вятка ).

4.ТР ның дәүләт символы( флаг).

5.Дәүләтнең чикләрен күрсәтүче схема (карта).

6.Гербта сурәтләнгән рәсем(барс).

7. Татарстандагы файдалы казылмаларның берсе(нефть).

8. ТР ның башкаласы (Казан).

9.Көйгә салынган дәүләт символы(гимн)



Т


а

т

а


р

с

т

а

н

6. Йомгаклау.

― Нәрсә ул Дәүләт символлары?

― ...

― Дәүләт символлары - герб, флаг һҽм гимн - илебезнең абруе символлары. Символлар бөтен халыкны тупларга һҽм берлҽштерергәтиешләр. Аларны ихтирам итмәү дәүләткә карата ихтирамсызлык күрсәтү булып бәяләнә. Без барыбыз да - Россия гражданнары, ә бу безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз бар дигән сүз.

― Хокуклар һәм бурычлар кайда күрсәтелгән?

― ...

― Конституция - илебезнең Төп Законы. Анда кеше, аның хокуклары һәм

иреге югары кыйммәткә ия дип әйтелә.Кешегә аның хокуклары дөньягатуганда ук бирелә. Бу хакта Кеше хокукларының гомуми декларациясе, дип аталган мөһим халыкара документта әйтелә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал