- Учителю
- классный час на тему 'Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы'
классный час на тему 'Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы'
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Янга-Аульская начальная школа-детский сад» Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Сыйныф сәгатенең темасы:
Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы.
Төзеде: башлангыч сыйныф укытучысы
Гыйльмегаянова Раушания Рәшитовна
2015 ел
Сыйныф сәгате
Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы.
Максат:1)Белем бирү: табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш
тәрбияләү.
2) Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
3) Тәрбияви: туган як табигатенә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү.
Укытучы: Менә көтеп алынган ап- ак карлы кыш та килеп җитте.
Бөтен җир әйтерсең лә, ак мамык юрган япты.
Табигатьтә ак тунлы кыш хакимлек итә. Кирәк икән -
ул бөтен дөньяны ак карга күмә, тели икән - үзенең
суыгы белән битләрне чеметкәләп ала. Әйдәгез, укучылар , тәрәзәгә күз салыйк та, күк йөзен күзәтик.
-Әйе, балалар, бүген күктә кояш елмая. Ягез, без дә бер- беребезгә карап елмаеп, күңелләребезне күтәреп алыйк. Менә һәркемнең күңеле күтәренке, димәк, һәркем шат дигән сүз.
- Ә хәзер укучылар тактага эленгән хәрефләр сүзләр эзләп табыйк. Әгәр сүзләрне дөрес тапсак, бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасы килеп чыгар.
Афывапротабигатьнеукенгшәсаклауячсмитҗ
һәркемнефывапроизгейөукендбурычыячсмиттҗ
Дөрес,укучылар, табигатьне саклау-барыбызның да изге бурычыбыз.
Сезгә өй эшенә табигатьне саклау, чишмәләр тарихы, авылым инешләре турында материал җыярга , хикәя я шигырь язарга кушылган иде. Әйдәгез тикшереп китик.
-Укучылар, нәрсә ул табигать? (Укучыларның җавабы тыңлана).
-Җир-сулар, урманнар һәм хайваннар дөньясы, һава- климат, кеше кулы белән эшләнмәгән һәммә нәрсә табигать була.
Дөрес, рәхмәт укучылар.
-Тирә- юньгә күз төшерик әле. И табигать! Синең саф сулы чишмәләрең, адашырлык кара урманнарың, биек- биек тауларың, рәхәтләнеп сулый торган чиста һаваң бар. Күктә кояш елмая, болытлар йөзә, үсемлекләр үсә, кошлар сайрый, хайваннар йөри. Болар барысы да- табигать. Димәк, табигать- ул безнең йортыбыз.
-Балалар, менә бүген безгә Кичкетан урманчылыгының хуҗасы хат җибәргән. Әйдәгез, хатны укып карыйк.( Хат уку)
Исәнмесез балалар!
Башыма бик зур кайгы төште. Кояшны болытлар каплады. Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады. Шәфкатьле, миһербанлы балалар булсагыз, миңа ярдәм итегез.
( Урман хуҗасы).
-Ягез, укучылар,Урман хуҗасына ярдәм итәбезме?
( Тактадагы кояшны болытлар каплаган. Болытлар артына экологик ситуацияләр язылган).
1.Әгәр сез урманга кергәч, куак астында каты итеп бер кош кычкыра башласа, нишләр идегез?
2. Сез иптәшегезнең ботак сындырганын күрәсез. Бу очракта, нишләр идегез?
3. Каен агачының суы акканын күрдегез.Нишләр идегез?
4.Экскурсиягә баргач, чүп-чарларны кайда ташлар идегез?
5. Кошларның нинди әһәмияте бар?
6. Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган?
-Молодцы , рәхмәт ,укучылар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез. Ә монысы сез әйткән- Кызыл китап. Сез буш вакытларыгызда аның белән танышып, бик күп сорауларга җавап таба аласыз. Әйдәгез, хәзер бергәләп нәтиҗә ясыйк.
- Димәк, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк.Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш.
-Рәхмәт , балалар . Сезнең ярдәмегез белән урман яшәвен дәвам итәр.( Болыт ачыла. Кояш чыга).
-Балалар, безгә суларга нәрсә кирәк?
(Һава)
-Яшәү өчен тагын нәрсәләр кирәк дип уйлыйсыз?( Су)
Дөрес,рәхмәт, укучылар.
-Кое, колонкалар булганчы кешеләр суны кайдан алганнар? (Балаларның җавабы тыңлана).
-Әйе, чишмәдән. Алар я тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Кечкенә булсалар да ,табигатькә җан кертүчеләр. Ә хәзер укучылар, Чишмә турында үзебез яратып җырлый торган җырны башкарыйк әле. ( Хәрәкәтләр ярдәмендә җыр башкарыла).
-Укучылар, мин сезгә ребуслар өләшәм. Әгәр сез аларны дөрес чишсәгез, үзебезнең авылның саф сулы чишмәләреннән берсенең исемен укырсыз.( Ребусның җавабы-Мохәмәтнур чишмәсе).
-Рәхмәт укучылар, тагын нинди чишмә исемнәрен өсти аласыз?
(Балалар җавабы тыңлана).
Балалар, ә хәзер стендтагы фоторәсемнәргә күз салыйк. Сезгә таныш урам, су буе күренешләре һәм чишмәләр.
-Игътибар белән карагыз әле, балалар.
Бу фоторәсемнәрнең кайсында уңай, ә кайсыларында тискәре күренешләр ?
-( Балалар җавабы тыңлана)
Укытучы: Әйе, безнең авылда да үзләренең көнкүреш калдыкларын, чүп- чарларын урамга, су буйларына түгеп, табигатебезне пычратучылар да бар. Алар бу гамьсезлекләре өчен җәзаларын алдылар.
( Балык булып киенгән укучы керә).
Әйе, болар барысы да өстән килгән
Кеше дигән көчтән килгән!
Уйлап куям:
Җир йөзендә яшәүчеләр
Эчкән чишмәләренә дә
Тирес аудара микән?
Йоклый торган түшәкләрен
Дегетләп ята микән?
Ашый торган ашларына
Мунчала сала микән?
Балалары бишегенә
Тимер-таш ата микән?
Шулайдыр дим, юкса алар
Табигатьне аңламаслык
Туңга әйләнмәс иде.
Җир- су рәнҗер дәрәҗәдә
Үк вәхшиләнмәс иде.(Р.Фәйзуллин)
Укытучы: Әйе, балык дускай, син дөрес әйтәсең.
-Укучылар, сез үзегез табигатьне саклау максатыннан нәрсәләр эшли аласыз?
Балалар җавабы тыңлана.
- Яз көне мәктәп тирәсен, чишмә буйларын чүп- чардан чистартабыз, агач утырту өмәләрендә катнашабыз.
Укытучы: Рәхмәт, балалар, табигать бездән һәрчак ярдәм көтә. Ә без ,үз чиратыбызда кулыбыздан килгәнне эшләргә бурычлыбыз.
- Балалар, игътибар белән тыңлыйк әле, чишмәнең дә безгә әйтер сүзе бар икән.
( Кошлар сайрый, чишмә ага, магнитофон язмасында чишмәнең рәхмәтен тыңлау).
-Без ага башлаганга күп еллар үтте. Элекке матурлыгыбыз югалыр, ярларыбыз җимерелер, чишмә башларыбыз томаланыр дип торганда, ниһаять минем хәлемә керүчеләр дә табылды.Алар Яңа Бәзәкә мәктәбе укучылары. Һәр елны минем яныма килеп, чишмә авызын ташлардан арындырдылар, тирә- ягымны чүп- чардан чистарталар.
Яңа көн туды. Яктырып кояш чыкты, янымдагы агачларда кошлар тагын да моңлырак сайрый башлады, мин ихлас рәхмәтемне җиткерергә үземдә илаһи көч таптым. Әй, рәхмәтле балалар! Мин сезгә бик нык ышанам, мине шулай ташламассыз дип өметләнәм. Һәрчак шулай мәрхәмәтле, изге җанлы, киң күңелле булыгыз!
Укытучы: -Балалар, менә нинди күңелле икән , рәхмәт ишетү.Әйдәгез , хәзер үзебезнең табигатькә багышланган иҗат җимешләребезгә тукталыйк.
Күргәзмәдәге рәемнәрне карау.
Кешене тудырган, туендырган, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген бездән ярдәм көтә. Шушы максаттан , Халыкара табигать көннәре билгеләнгән. Ә хәзер шуларны санап чыгыйк.(Балалар җавабы)
1-апрель-Кошлар көне.
22 апрель-Җир көне.
5 июнь- Әйләнә- тирәне саклау көне
Укытучы: Сорауларга җавап биреп, белемнәребезне тагын да тулыландырыйк әле.
-Җир нәрсә ул?
-Ни өчен Җир- ана дибез?
Әниләргә карата без нинди карашта?
Нәтиҗә: Җир ул- безне туендыручы ,аны без әниләр белән тиңлибез. Әниләргә карата нинди җылы карашта булсак, җир дә безгә шулай кадерле.Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый.
Укытучы:- Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз.
Куанып хозурда йөргәндә
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын...
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң ,табигать баласы! (Р. Вәлиева)