7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку на тему '-нан/нән кушымчалары' (русскоязычная группа 1 класса)

Разработка урока по татарскому языку на тему '-нан/нән кушымчалары' (русскоязычная группа 1 класса)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 1 сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе; дәреслек авторы К.С.Фәтхуллова         Тема: -нан/нән кушымчалары. Максатлар: 1. Кайдан? соравына –нан/-нән кушымчаларын кушып җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү;  өйрәнелгән сүзләрне куллана белү; сөйләмне орфоэпик якт
предварительный просмотр материала

1 сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе

Тема: -нан/нән кушымчалары.

Максатлар: 1. Кайдан? соравына -нан/-нән кушымчаларын кушып җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү; өйрәнелгән сүзләрне куллана белү; сөйләмне орфоэпик яктан дөрес оештырырга күнектерү.

2. Укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү; аларны актив аралашуга тарту.

3. Укучыларда бер-берсенә уңай мөнәсәбәт, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: дәрес белән бәйле сүзләр, йомшак уенчыклар, дәреслек , компьютер.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

  1. Уңай психологик халәт булдыру.

  2. Дежур укучы рапорты

  3. Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Ишетеп аңлау.

Прослушайте и укажите хлопком слова, обозначающие учебные принадлежности:

Китап, зәңгәр, карандаш, кул, сары, папка, мәктәп, кызыл, алма, яшел, кара, дәфтәр, кызгылт сары.

Фонетик зарядка:

Таң, яңгыр, уң, саңгырау, җиң, аңа, яңгырау.

Дәрес кунагы белән танышу. (1 слайд) - Бу кем? Исәнләшү.

  1. Белем- күнекмәләрне ныгыту.

  1. Кайдан? соравын искә төшерү: (2 слайд) Сүзләрне укытучы укый, укучылар кабатлый.

- Укучылар, менә бу сүзләр нинди сорауга җавап бирә? (кайдан?)

- Каян белдегез? ("ярдәмчеләре" - дан,дән, тан, тән)

- Ә бүген без яңа "ярдәмчеләр" белән танышырбыз.

  1. -нан/-нән "ярдәмчеләре/помощники" белән танышу (3 слайд), аларның кайсы очракта кушылганнарын аңлату.

физминутка

  1. рәсемнәр белән эш (рәсемнәргә дөрес кушымча кушабыз, аңлатабыз) 4- 5 слайдлар.

  2. дәреслек белән эш (81-бит, 7 күнегү) (җөмләләрне уку, тәрҗемә итү, сораулар кую, аларга шул җөмләләр белән җавап бирү)

физминутка

  1. Сүзләрне дөрес өйләргә урнаштыру (6 слайд):

Һәр укучыдан дөрес әйтелеш таләп ителә, дөрес өйне белмәсә, сүзнең соңгы хәрефе искәртелә.

Урам, ишек, таң, парк, урман, мәктәп, бәйрәм, бакча,түшәм, идән.

  1. укыйбыз һәм сораулар куябыз: ( 7 слайд)

_________? - Миша стадионнан кайта.

_________? - Абый урманнан кайта.

_________? - Алиса бәйрәмнән кайта.

  1. Парларда эш: - Син кайдан кайтасың? (8 слайд)

  • Мин _______ кайтам.

  1. Вакыт калса: Хәрефләрдән сүзләр төзү. (Тактаның арткы ягына язып куярга мөмкин). Ш Ы К Б Й А Б Й, Ы Ш Ы Ч Р, Ә Й Б Ә Р М.

IV. Йомгаклау. Рефлексия. Укучыларны мактау. ( 9 слайд)





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал