7


  • Учителю
  • 1 сыйныфта әдәби укудан план-конспекты'Р-хәрефе'

1 сыйныфта әдәби укудан план-конспекты'Р-хәрефе'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ТР Буа муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "Карлы төп гомуми белем бирү мәктәбе"

1 нче сыйныфта әдәби укудан


( «Перспектива » буенча әлифба) дәрес эшкәртмәсе


План-конспектны төзеде башлангыч сыйныфлар укытучысы

Җаббарова Гөлгенә Әмир кызы


Тема: [р] авазы һәм Р р хәрефләре

Максат: 1. [р] авазы һәм Р р хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм

дөрес әйтергә өйрәтү;

2. укучыларның сөйләмен , логик фикерләвен , фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;

3.һәр укучының басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуына ирешү;

4. укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек тәрбияләү;


Шәхескә кагылышлы УУГ

Уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Регулятив УУГ

Укытучы белән бергә уку максаты кую;

Проблеманы чишүдә берничә вариант табу;

Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу.

Танып белү УУГ

Логик гамәлләр башкару( анализ, синтез);

Проблема кую һәм аны чишү.

Коммуникатив УУГ

Үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

Партнер гамәлләре белән идарә итү.


Материал : И.Х. Мияссарова, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова " Әлифба " дәреслеге 34-35бит Казан"Мәгариф-Вакыт"

нәшрияты 2011 ел

И.Х. Мияссарова , Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова Әлифба дәреслеге өчен "Методик кулланма "

Казан"Мәгариф-Вакыт" нәшрияты 2011 ел

Җиһазлау: Рәсемле әлифба( " Р" хәрефе)

Проектор

Җимлек рәсеме;

Кышлаучы кошлар рәсеме;

Парлы тартык авазлар таблицасы;

Әмир белән Әминә;

Смайликлар

Басма хәреф элементлары;

Рәсемле картина()

" Р" хәрефе турында язылган табышмак( таблицада)


Дәрес төре: ИКТ кулланылган дәрес


Дәрес тибы: яңа тема аңлату дәресе


Дәрес барышы


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I.Эшчәнлеккә мотивлаштыру.

Укучыларны уку

эшчәнлегенә кертү


2. Белемнәрне акту-

альләштерү.


3.Уку проблемасын

кую.


4 ".Яңа" белемне ачу

( укуч-р "ача")


5 .Парларда эш.

6. Беренчел ныгыту

7. Яңа белемнәрне

куллану.

8.Парларда эш.


9.Рефлексия

- Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен ,

Укырга, уйларга бик җайлы.


- Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз һәм тыныч

кына утырыгыз.

- Укучылар, бүген дәрестә кунаклар да , Әмир белән Әминә

дә бар.Сезнең кәефләрегез ничек икән?

- Кемнең кәефе бик әйбәт , "кояш" ны күтәрә, кемнең кәе

фе бик начар "болыт"ны күтәрә, ә кемнең кәефе уртача

" болыт артына кача башлаган кояш" ны күтәрсен.

-Молодцы, укучылар. Минем дә кәефем бик әйбәт( укыту

чы " кояш" күтәрә). Кунаклар барында, беркемнең дә кә-

ефе начар булырга тиеш түгел.

-Кем бүген сыйныфта дежур?


- Укучылар , тәрәзәдән урамга карагыз әле. Табигатьтә

кайсы ел фасылы?

- Ни өчен көз?

- Көз айларын кайсыгыз әйтер икән?

-Укучылар, көз көне җәнлекләр, кошлар нишлиләр? Көннәр салкынайгач кошларга нинди ярдәм кирәк

-Укучылар, мин сезнең парталарыгызга кош рәсемнәре

куйдым, ләкин алар "гади "генә кошлар түгел, ә" серле",

чөнки аларның артына җөмләләр язылган.

- Хәзер мин табышмакларны укыйм, кайсыгызның кошы

табышмак җавабына туры килә, кошны тактадагы җимлеккә куя.


- Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна.Ул нинди нинди кош?


- Гөлдер-гөлдер гөл итекле,

Гөлкәй кызыл читекле.


- Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?


-Кап-кара түбәтәй кигән,

Ап-актыр яңаклары.

Яшькелт - сары түшләре

Карасу канатлары.


- Беренче карлар яугач

Килә ул безнең якка.

Кышкы урманны сөя

Исе китми суыкка.


- Чыпчык ,күгәрчен ,тукран, песнәк ,кызылтүшләр

нинди кошлар?

Күзләргә физкультминутка

3. Проблемалы ситуация тудыру.

- Укучылар, мин сезгә бер табышмак укыйм.Игътибар бе-

лән тыңлагыз.

-Уртасында" р" бар дисәм,

Нарат диеп уйламагыз.

Янгын чыгар, беркайчан да

Аның белән уйнамагыз.!

- Бик дөрес укучылар, ШЫРПЫ.( укытучы шырпы

рәсемен тактага элә)


- Укучылар, безгә таныш булган авазларга анализ ясыйк

әле.


- Укучылар, ни өчен [р]авазына анализ ясамадык.

- Димәк, без сезнең белән бүген дәрестә нинди аваз белән белән танышабыз икән?

-[р]авазын әйтегез..Ул нинди аваз?

-Колакларыгызны каплап әйтеп карагыз әле, яңгыраумы,

саңгыраумы?

-Парлымы, парсызмы?

-Ничек ясала?


- Бик дөрес укучылар[р ]авазы- яңгырау ,парсыз тартык

аваз.

-бәрән сүзендә ничә иҗек?

- Сүз нинди әйтелешле?

-Ни өчен?

- Дәреслекнең 34битендәге нур, әрлән сүзләренә бирелгән

схеманы анализлыйбыз.

-Укучылар, алфавитта исеме "РЭ".Менә монысы баш Р,

ә менә монысы юл р хәрефе.

-Баш Р хәрефе кайчан языла?


-Басма баш һәм юл Р р хәрефләрен төзибез. Хәрефләрнең

"ачкычы" тактада язылган ().

ЯЛ МИНУТЫ( музыкага)

-Ә хәзер дәреслектәге предмет рәсемнәре астындагы сүз-

ләрне иҗекләп укыйбыз.


-35нче биттәге " йомык" һәм " ачык" иҗекләрне хор белән

укыйбыз.

- 35нче биттәге баганалап бирелгән сүзләрне" чылбыр" буенча

укыйбыз. "Ал турыпочмаклык" урынына нинди сүз куяр-

быз?

-" Тылсымлы таяк" шартлы билгесе белән билгеләнгән

сүзләрне укыйбыз..


-Ал тасмада нинди сүзләр язылган, нәрсә белән аерыла?

- Зәңгәр тасмада нинди сүзләр язылган, нәрсә белән

аерылалар?


- Димәк, укучылар , безгә һәрвакытта да авазларны дөрес

әйтеп, сүзләрдә урыннарын бутамыйча укырга һәм сөйлә-

шергә кирәк икән.


- Укучылар, барыбыз да бастык,уен уйныйбыз.

Мин сүзләр әйтәм, әгәр сүздә [р ]авазы ишетсәгез

кул чабыгыз, [р ]авазы булмаса утырасыз.

ШАЛКАН, , КАРГА, ТАШБАКА ,БҮРЕ, ШӘҺӘР,СЫЕР,

КҮГӘРЧЕН, ҖИМЛЕК.

-Әйдәгез, хәзер һәрберегез [р]авазы кергән бер сүз уйлап әйтеп карагыз.

-Утырыгыз, молодцы.Сез[р ]авазын ишетергә һәм

әйтергә өйрәндегез.


- Укучылар, экранга карагыз, сүзләрне укыйбыз.

Диктантлар язганда хаталы язмас өчен,

сүзләрне " карточкага" төшереп барыгыз. (дисктагы сүз-

ләр)


-Укучылар, тактадаы иллюстрацияне карагыз әле.

Сез анда нәрсәләр күрәсез?

-Ул безнең Туган илебез.

- Туган ил турында нәрсәләр беләсез?

-Ә хәзер кисмә хәрефләрегезне алыгыз, мин сезгә

сүзләр әйтәм, сез парларда төзисез.(Ракета)

-Укучылар, без бүген нинди аваз белән таныштык?

-Бигрәк тә нәрсә ошады?

-Дәрес ахырына килеп җитте, сезнең кәефләрегез ничек

икән? Кәефләрегез үзгәрмәдеме?

- Сез бик тырыш булдыгыз, бик зур рәхмәт. Күтәренке

кәеф белән дәресебезне тәмамлыйбыз.


-Елмаерга өйрәнергә кирәк,

Ачулыга бездә урын юк.

Матур сүзләр әйтеп елмаегыз,

Андый сүзләр бездә бик тә күп.


Укучылар кәефләрен ачыклыйлар.

Дежур укучы сөйли.

Сорауларга җавап бирәләр, үткән

материалны кабатлыйлар.

- Көз.

- Чөнки яфраклар саргйган һәм коелалар

-сентябрь, октябрь,ноябрь.

Уку эшчәнлегнә кереп киттеләр.


- Чыпчык. ( Көннәр суынды.)

- Күгәрчен. ( Кар ява)

-Тукран ( Урманда, урамда кар.)

-Песнәк ( Песнәкләр- безнең дусла-

рыбыз.)


- Кызылтүш ( Без- кошларга ярдәм

итәбез.)

- кышлаучы кошлар


-Укыдым җөмлә, иҗек сүз,

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем ял итсен,

Ачам күзем күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән,

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак башына

Кинәт карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

- Шырпы.

[Ы]- калын сузык аваз

[Р] -яңгырау тартык аваз, парсыз

[П]- саңгырау тартык аваз, парлы

[Ы]- калын сузык аваз

- Чөнки, без ул авазны белмибез.


- [р ]авазы

-Тартык.Чөнки [р ]авазын сузып бул-

мый.

-яңгырау.

-Парсыз( тактадагы таблицага карап

әйтәләр)


( көзгеләргә карап әйтеп карыйлар)

-тел-аңкау

- 2 иҗек

-нечкә

-чөнки, 2 нечкә сузык аваз

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

Укучылар җавабы.

Укучылар басма хәреф элементлары

белән Р р хәрефләрен төзиләр.


- БӘРӘН, НУР, МАНАРА.

Укучылар кычкырып хор белән

укыйлар.


-Предметны белдергән


Укучылар һәрберсе 1 пар сүз

укыйлар.


-1 хәреф үзгәргән, яңа сүз ясалган

( ур-үр)

-


Укучылар сүзләр әйтәләр.

Укучылар укыйлар.


-Болын,көзге урман


-Укучылар җавабы тыңлана.

Сорауларга җавап бирәләр.

Укучылар җавабы тыңлана.


Смайликлар белән кәефләрен күрсә-

тәләр.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал