7


Работа на конкурс стихов

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Сылу кыз әкияте.

Борын-борын заманда яшәгән ди бер егет. Бу егет бик нык хыялланырга яраткан. Беркөнне егет, су буенда хыялланып утырганда, кинәт кенә үзенә дәшкән тавыш ишетә. Тирә-якка әйләнеп карый , ләкин тавыш иясен таба алмый. Акрын гына өенә кайтырга җыена башлый, тик шул вакыт баягы тавыш яңадан кабатлана. Ул аңа каршы дәшә. Тавыш аның белән сөйләшә башлый. Егет кызыксынып китә.Тавыш иясенең йөзен күрәсе килә. Тавыш иясе аңа:

-Минем йөземне күрәсең килсә, өч көн, өч төн сабыр гына көт. Миндәге сихер көчен югалтачак. Мин дә үз хәлемә кайтачакмын, -ди.- Син кайт та ят, йокла, мине төшеңдә күрерсең, ди.

Егет шатланып кайтып, кайтып китә һәм йокларга ята.Тик күзенә йокы керми. Таң алдыннан гына йоклап китә һәм төш күрә, төшендә бу чибәр кыз белән бик озак йөриләр, серләшәләр, кыз серен чишә: башында зәңгәр чәчәге була, ул чәчәк ярата белгән кешеләрнең күзенә генә күренә. Әгәр ул чәчәкне өзеп һәрбер таҗын теләк теләп суга агызсаң , мин үз хәлемә кайтачакмын. Егет сабыр гына чәчәкнең һәрбер таҗын кичкә кадәр суга агызып бетерә. Бары тик изге теләкләр генә тели. Шул вакыт судан күз явын алырлык кыз килеп чыга... Егет шунда сискәнеп уянып китә, берни дә аңламый. Ул елга буенда камышлар янында йокыга киткән икән. Егет кыз тавышын ишетеп артына борылып караса, аның янында чибәрләрнең чибәре, гүзәлләрнең гүзәле , бер бик матур сылу кыз басып тора. Егет аңа үлеп гашыйк була. Сылу кыз егеткә:

-Рәхмәт сиңа батыр егет, синең сабырлыгың, миңа булган мәхәббәтең мине сихер газабыннан коткарды.

Шушы көннән башлап, алар бергә яши башлыйлар, зурлап туйлар уздыралар. Миндә булдым ул туйда. Өстәлләре зур иде, сый-хөрмәте мул иде. Әмма ләкин миңа берни тимәде.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал