- Учителю
- класстан тыш эшләр. 'Гомерем минем моңлы бер җыр иде' (1-4 класс)
класстан тыш эшләр. 'Гомерем минем моңлы бер җыр иде' (1-4 класс)
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Тырыш авылы филиалы
Гомерем минем моңлы бер җыр иде
Автор: «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдек-Баш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Тырыш авылы филиалының башлангыч класслар укытучысы Шагабиева Нурия Миннәхмәт кызы
Стенада Муса Җәлил портреты. Аның янында кичәнең эпиграфы итеп шигъри юллар язып эленгән һәм Муса Җәлил әсәрләреннән китап күргәзмәзсе куелган.
АЛЫП БАРУЧЫ. Үлемсезлек юлы озынмы? Моны төрлечә үлчәргә мөмкин. Фаҗигале Волхов вакыйгасыннан соң, гиль-отинага кадәр санасаң, 791 көн! авыр, ко-тылгысыз, газаплы фаҗига Муса Җәлил өчен 1942 нче елның 26 нчы июнь кө-неннән башлана. Ул көнне шагыйрь каты яраланып, немец фашистларына әсирлеккә эләгә. 791 көн ул коллыкта яши. Лә-кин һәрбер көннең газаплы борчылдыра торган, йокысыз төннәре бар. шуларның 380 көнен шагыйрь төрмәләрдә, үлем җәзасын көтеп уздыра
1 НЧЕ УКУЧЫ. Ләкин төп хөкемдар -фашизм түгел, совет халкы булачак, ул
аңа ышана. Карарның кискен булачагын белеп тора:
Килер ул көн, халык хөкем итәр,
Карар булыр кискен һәм кыска.
Каным белән язган соңгы җырым,
Бул гаепләү акты фашистка.
2НЧЕ УКУЧЫ. Муса Җәлил фашизмның кешелек дөньясына алып килгән фаҗигасен үз күзләре белән күрде, үз тәнендә, үз җанында татыды.
3НЧЕ УКУЧЫ.
Үзем күрдем, үз күзләрем белән,
Үкереп акты ничек елгалар;
Балалар күк ничек үкси-үкси
Яшен түкте ярсып җир-ана.
Үзем күрдем, ничек моңлы кояш
Болыт аша җиргә сузылып,
Үксеп үпте үксез балаларын
Соңгы кабат кысып, суырып.
4 НЧЕ УКУЧЫ. Бу фаҗигадә шагыйрь рухи җиңеп чыгуына, дошманның күмәк
көч; белән тар-мар ителүенә ышана.
5 НЧЕ УКУЧЫ.
Беләм, ләкин яшәү килмәс миңа,
Бар хыялым шунда табылыр:
Бәхет, яшәү илгә бүләк итеп,
Җиңү таңы тиздән кабыныр
6НЧЫ УКУЧЫ. Үлемгә хөкем ителгән һәм үзенең башы киселәсен айлар буе көтеп утырган шагыйрь үлем турында язганда да көрәшче булып, күтәренке рухта яза.
7НЧЕ УКУЧЫ.
Тиздән сүнәр гомрем, йөрәгемдә
Тоеп ялкын көчен.
Үлсәм үләм бөек хаклык өчен,
Сөйгән халкым өчен.
8 НЧЕ УКУЧЫ. Ләкин аның уйлары үлемнән дә бигрәк яшәү турында, иҗади хезмәт турында, сугыштан соң торгызы-лачак шәһәрләр, машиналы колхоз кырлары турында:
1 НЧЕ УКУЧЫ.
Кырны тутырып алтын бодай үссен,
Ауган йортлар торып бассыннар.
Җиңгән илнең хезмәт тире белән
Кырлар көлеп чәчәк атсыннар.
АЛЫП БАРУЧЫ. Муса Җәлил шундый вәхшәт эчендә җырларын иҗат итеп, бер батырлык күрсәтсә, шул җырларны төрмәнең калын стеналары аша иреккә чыгара алуы белән икенче батырлык эшли. Бу үлемсез җырлар безгә Мусаның авазы булып кына түгел, бәлки фашистлар җәзалаган миллионнарча корбаннарның, миллионнарча көрәшчеләрнең васыятьләре булып килеп җитте.
(Магнитофон язмасында "Җырларым" көе яңгырый)
2 НЧЕ УКУЧЫ.
Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
"Үлем" диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
3 НЧЕ УКУЧЫ. Әйе, шагыйрь мәңге үлемсез. Муса Җәлилнең исеме бөтен планетабызга билгеле. Патриот шагыйрь исемен мәктәпләр, колхозлар, китапха
нәләр йөртә, аның исемендә театр, теплоход, пароходлар бар.
АЛЫП БАРУЧЫ. Шагыйрь иҗаты турында белемнәребезне тикшереп карыйк әле. Мин сезгә шигырьләрдән өзекләр укырмын, сез аларны дәвам итәрсез. Шигырьнең исемен әйтерсез.
1. Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше үзенең туксанда бугай. ...
("Бакчачы")
2. Суык бабай, кил безгә
Яңа ел бәйрәменә, ...
("Суык бабай")
3. Юл чатында ялгыз гына
Үсеп утыра бер карт имән. ...
("Имән")
4. Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар. ...
("Кызыл ромашка")
5. Җилләр, җилләр, исегез,
Болытларны кисегез! ...
("Җилләр")
6. Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем. ...
("Маэмай")
АЛЫП БАРУЧЫ. Шагыйрьнең кайсы әсәрләренә көйләр язылган? (Мәсәлән: Л. Хәмиди язган көйләр: "Күрсәт әле", "Куян", "Күңелле яшьләр", "Уңыш бәйрәме", "Көз җитте"; З.Хәбибуллин әсәрләре: "Гөлләрем", "Бишекҗыры"; Җ. Фәйзи әсәрләре: "Беренче дәрес", "Карак песи", "Сәгать", "Чишмә", "Күке", "Әтәч"һ.б.)
АЛЫП БАРУЧЫ. Муса Җәлилнең тормышына кагылышлы сорауларга җавапларны беләбез микән? (Кроссворд чишү оештырыла) Әгәр җаваплар дөрес булса, күрсәтелгән шакмакларда шагыйрьнең иң беренче шигыренең исеме килеп чыга.
1.Муса Җәлилнең абыйсы кем исемле? (Ибраһим)
2.Шагыйрьнең тормыш иптәшенең исеме ничек? (Әминә)
3.Муса Җәлилнең әнисе кем исемле? (Рәхимә)
4.Муса Җәлил кайсы өлкәдә туган? (Оренбург)
5.Әтисенең исеме ничек? (Мостафа)
АЛЫП БАРУЧЫ. Әйе, "Бәхет" шигырен Муса 13 яшьтә "Кечкенә Җәлил" исе
ме белән яза. Кыска гомер кичерсә дә, аның исеме мәңгелек. Герой шагыйрь бу
яктан бик бәхетле.
Кулланылган әдәбият:
-
Муса Җәлил. Җыентыклар. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1973 ел.
-
Муса Җәлил. Кызыл ромашка. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1984 ел.