7


  • Учителю
  • Урок по литературному чтению Н. Мадьяров”Үз шәүләсен куркыткан”.

Урок по литературному чтению Н. Мадьяров”Үз шәүләсен куркыткан”.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

2 класс өчен әдәби уку фәненнән технологик карта___________

Тема

Дөнья белән танышуны дәвам итү(су өслеге) Н.Мадьяров"Үз шәүләсен куркыткан".

Теманың максаты

Күңел күзе белән күрә белгән, хыялга бай кешеләрнең су өслегенә карап та дөньяның матурлыгын күрә алуларын ассызыклау.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭ

Су өслегендә табигатьнең матурлыгын күрә белү .


Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив: дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып - белү: су өслегенә карап та дөньяның матурлыгын күрә алулары.

Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

  • күңел күзе

  • сулык

  • хыял


Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, татар теле, сынлы сәнгать


Ресурслар

-төп



-өстәмә



Җиһазлау:



Дәреслек: Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәмәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова дәреслек "Әдәби уку" , 2 кисәк, 22-24 бит; дәреслек-хрестоматиядән Н. Мадьяровның "Өйгә керә алмады" шигыре.

"Мөстәкыйл эш дәфтәре"

Рамка, лупа, бинокль, төсле пыялалар, кое рәсеме.

Төркемнәрне оештыру

төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы эш.


Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат - төркемнәрне дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Оештыру.

Кулларыңа каләм алдың,

Әй, нурлы бала.

Сурәт сыздың, шигырь яздың,

Син - нурлы бала!

Шигырьләрең җырга күчәр

Әй, нурлы бала.

Иңнәреңә канат үсәр -

Син - нурлы бала!


II этап Актуальләштерү.

Максат - белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.


II этап.

  1. Дөнья белән танышуның иң гади ысулларын искә төшерү: (РУУГ)

  • тәрәзә аша карау, рамка куллану,

  • бинокльдән күзәтү, лупа аша карау.

  1. Нинди сулыклар булуын искә төшерү (чишмә, инеш, күлдәвек, елга, күл, диңгез, ).

II этап.

1.Д/Б Дөнья белән тагын ничек танышып булуы турында сөйләшү (төсле пыяла белән күзәтү, күзне кысып карау, югарыдан күзәтү, сулык өслеген күзәтү, телевизор карап, экскурсиягә барып, видеога, карточкага төшереп һ.б.) (ШУУЭ)

III этап.

Бала нинди авырлыклар белән очраша?


III этап.

  1. Хәзер шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да коелар бетеп бара. Бала коены тулы итеп күз адына китерә алмаска мөмкин.

  2. Хыялга бай укучы булмаса, кое эчендә дөньяның чагылышын аңлый белмәскә мөмкин.

III этап.


IV этап.

Авырлыктан чыгу юллары.

IV этап.

Кое рәсемен күрсәтү. Чылбыр белән өйләндереп һәм сиртмә белән су ала торган коелар булуын әйтү. Су чыга торган чишмәләрне буралап алып, кое ясаганнарын, элек авылларда берничә кое булганын сөйләп, шуннан көянтә-чиләкләп су ташулар турында мәгълүмат бирү. (ТУУГ)

IV этап.

  1. Д/Б Үз авылларындагы коелары турында сөйләргә.(ШУУГ)

V этап.

Яңа материалны аңлату.

Максат - күңел күзе белән күрә белгән, хыялга бай кешеләрнең су өслегенә карап та дөньяның матурлыгын күрә алуларын ассызыклау.

V этап.

1. З. Минһаҗеваның "Су иясе" шигырен уку.

2. Кое төбендә нәрсәләр күрергә мөмкин икәнлеген күрсәтү.

3. Коега нинди шәүләләр төшә алганын ачыклау (югарыдагы, биектәге күренешләр генә).

4. Кое бер генә урында тора, ә рәсемнәрнең ни өчен үзгәреп торуын аңлату.

5. Шигырьне сәнгатьле итеп уку күнегүләре.

V этап.

  1. Д/Б Шигырь ахырындагы биремнәрне үтәү. (РУУГ)

VI этап.

Белемнәрне беренчел ныгыту.


VI этап.

Кое һәм коедагы рәсемнәр турында сөйләп күрсәтү.

VI этап.


VII этап.

Мөстәкыйль эш.

VII этап.

Дәреслектән Н.Мадьяровның "Үз шәүләсен куркыткан" шигырен уку.

VII этап.

1.Д/Б Шигырьдә ничә мәче турында сүз барганын ачыкларга, куелган сорауларга җавап бирү.(КУУГ)

VIII этап.

Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

Максат - алган белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту, уку күнекмәләрен бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

VIII этап.

Н.Мадьяровның "Өйгә керә алмады" шигырен дәреслек-хрестоматиядән табып уку.

VIII этап.

1.Д/Б Текст ахырындагы сорауларга җавап бирү. (РУУГ)

IХ этап.

Өй эше.

V этап.

Су, боз турында табышмаклар табып килергә.

V этап.

Х этап. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

Х этап. (КУУГ)

  • Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

  • Бигрәк тә кайсы шигырь кызыклы булды?

  • Синең җыелган суга (күлдәвеккә) карап торганың бармы?

  • Анда ниләр күрергә була?

Х этап.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал