7


Әлифба дәресе (1 сыйныф)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Татар теле һәм әдәби укудан

интегральләштерелгән дәрес

(Әлифба).



Тема: Ипи, ипекәй...

Сузык [и] авазы һәм

и, И хәрефләре.


Максат: 1. Сузык [и] авазы һәм и, И

хәрефләре белән танштыру.

2. Юл и хәрефен язарга өйрәтү.

3. Яшәү терәге - икмәккә, иген игүчегә хөрмәт тәрбияләү.


Тәтеш муниципаль районы Зур Әтрәч төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Миңнуллина Фирдания Фәрит кызы






Дәреснең планы.


  1. а) Оештыру өлеше.

б) Белемнәрне актуальләштерү.

2. Яңа хәрефне өйрәнү.

а) и, И хәрефләре белән таныштыру.

б) и хәрефен яздыру.

в) Физкультминут.

3. Ипи, ипекәй… (әңгәмә)

(арасында физкультминут)

4. Дәресне йомгаклау.

Укучыларны бүләкләү.

5. Вакыт калса, күмәк шигырь ятлау.

Ипекәйнен кайсы да -

Ризыкнын хөрмәтлесе!

Жирдә иң кирәклесе!

Дәрес материалы: Әлифба китабы; язу дәфтәрләре;

гербарийлар; арыш, бодай

бөртекләре; рәсемнәр;

и, И хәрефләре язылган плакат.

Дәрес барышы:


  1. а) Оештыру өлеше.

(Исәнләшү.)

б) Белемнәрне актуальләштерү.

- Балалар, искә төшерик әле, безнең сөйләшүебез, бер-беребез белән аралашуыбыз нәрсә дип атала? (сөйләм)

- Нинди сөйләмнәр була? (язма һәм әйтмә)

- Сөйләм нәрсәләрдән төзелә? (жөмләләрдән)

- Ә җөмлә нәрсәләрдән төзелә? (сүзләрдән)

- Сүз ничек ясала? (иҗекләрдән)

- Иҗек нәрсәләрдән тора? (авазлардан)

- Без нинди авазлар өйрәндек? ([а], [ә])

- Алар нинди авазлар? (сузык)

- Нинди сузык? (а - калын, ә - нечкә)

- Кайсыгыз шушы аваз хәрефләрен язып күрсәтә? (а, А, ә, Ә)


  1. Яңа хәрефне өйрәнү.

а) и, И хәрефләре белән таныштыру.

- Без бүген тагын бер яңа аваз өйрәнербез. Аны белү өчен менә бу табышмакка җавап бирергә кирәк:

Көне буе йөрим дә,

Йоклыйм ишек төбендә.

Бер хәрефем үзгәрсә,

Булырмын мин киемдә.

(рәсем күрсәтелә: итек, итәк)

- Бу сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтик әле.(и-тек, и-тәк)

- Иң беренче нинди аваз ишетәбез? ([и])

- Менә бүген без [и] авазы белән танышабыз. Аның язылышы менә болай: (плакатта хәрефләр күрсәтелә)

- Ә кем хәрефләр шәһәрчегеннән «и»нең йортын таба? (бер укучы хәрефләр кассасыннан күрсәтә)

- Әлифбаларны ачыгыз әле. Менә бу биттә дә И хәрефе бирелгән. Шунда карап әйтегез әле [и] авазы тартыкмы, сузыкмы? (сузык)

- Монда безнең Шәвәли дустыбыз да килгән. Дәрестә яхшы эшләүчеләргә бүләге бар.

б) - Ә хәзер дәфтәрләрне ачып дөрес итеп куегыз. Үзегез дөрес итеп утырыгыз. Юл и хәрефен язарга өйрәнәбез. Безнең аны язганыбыз да бар инде. Хәзер яңадан язылышын карап торыгыз, аннары дәфтәрләргә язырбыз. (дәфтәрләргә язу)

в) Физкультминут.

3. Ипи, ипекәй (әңгәмә)

- Балалар, без [ә] авазы белән безнең өчен иң кадерле булган әти-әни сүзләре башланганны беләбез инде. Менә [и] авазы белән дә әти-әни кебек кадерле һәм кирәкле сүз башлана. Нинди сүз икән ул?

- Менә бу рәсемгә карагыз әле, шуннан аның нинди сүз икәнен белерсез. (ипи рәсеме)

- Әйе, ипи. Ипи сүзен иҗекләргә бүлик әле. Ничә иҗек? (2)

- Ничә аваз икәнен исәплик. (3)

- Схемасын языйк.

- Ә бәлки, ипи сүзен Фирүзә язып күрсәтер.

- Икмәкне тир түгеп табалар. Иген үстерү зур тырышлык, тәҗрибә, хезмәт сорый. Ил тоткасы - икмәк өчен көрәш авылда иң алгы планга куела. Табын яме икмәк белән диләр бит. Менә шул турыда шигырь тыңлыйк әле.

Гөлгенә. Боткасының да тәме юк.

Ашының да тәме юк.

Хәтта чәйнең дә тәме юк.

Табынның да яме юк.

Ә табында ни генә юк?

Бары ипи генә юк.

  • Әйе, балалар, ипи булмаса табынның яме дә булмый. Без

һәркөнне икмәк, күмәч ашыйбыз. Ә ул безнең табынга килгәнче нинди юл үтә соң? Әйдәгез икмәкнең табынга ничек килүен карап үтик әле. (укучылар дәреслектән рәсемне карап баралар)

- Игенне урып җыйгач та, барлык ашлыкны элеваторга илтмиләр. Ашлыкның иң яхшысын киләсе ел чәчәр өчен калдыралар. Колхозчылар аны чистарталар, эшкәртәләр. Көздән сөреп калдырылган басу тырмалана. Берничә чәчкеч таккан трактор агрегатлары орлыкларны тиешле тирәнлектә күмдереп чәчә.

Җылы яңгырдан соң басу кабарып китә. Бөртекләр туфракта

бүртәләр һәм шытып чыгалар. Һәр бөртек җиргә тамыр җибәрә. Озак та үтми, басу ямь-яшел төскә керә. Басуга чәчкән һәр бөртектән берәр сабак үсеп чыга. Тиздән аларда башаклар барлыкка килә. Башакларда бөртекләр өлгерә башлый. Игеннәр өлгергәч, киң кырларга комбайннар чыга. Алар игеннәрне уралар, сугалар һәм ашлыкны чистарталар, саламны өем-өем итеп тезеп калдыралар.

Комбайн бункерыннан чистартылган ашлыкны автомашиналар элеваторга илтәләр. Аннары тегермәндә он тарттыралар, оннан икмәк пешерәләр. Менә нинди катлаулы юл үтә икән ул.

Икмәкне табынга ничек килүе турында Фирүзә шигырь дә өйрәнгән иде. Әйдәле, Фирүзә, сөйләп күрсәт.

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә.

Аннары мичтә пешә.

Аннары мичтән төшә.

Аннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында

Булдырам мин барын да.

  • Менә бу рәсемгә карагыз әле. Анда нәрсә күрәсез? (кыз ипи тоткан)

  • Әйе, без кунакларны "Ипи - тоз, якты йөз, әйдә түрдән уз!" -

дип хөрмәтләп каршылыйбыз. Безнең искиткеч бай сүзлегебездә һәрвакытта янәшә торган ике сүз бар. "Җир" һәм "Икмәк". Беренче карашка төсе белән дә, исе белән дә әллә ни шаккатырлык булмаган туфракта дөньяда иң газиз, иң татлы, хуш исле икмәк үсә. Күпереп пешкән хуш исле икмәк! Җиргә йөрәк җылысын биреп, кадер-хөрмәт күрсәтеп, тир түгеп эшләүче игенче сине үстерү өчен күпме көч куя. 1921 нче елгы ачлык елларында, сугыш чорында бер сынык икмәккә тилмергән, черек бәрәңгегә сибәргә бер уч оны булуына сөенгән әби-бабайлар сине "Ипи", "ипекәй" дип ашъяулыкка төреп кадерлиләр. Икмәк һәркем өчен кирәкле ризык.

Киң кырларда тир түгеп, мул уңыш үстерүче игенчеләребез - иң кадерле кешеләребез. Без аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Икмәк - безнең яшәү көчебез. Шуңа күрә без аның кадерен белергә, аны әрәм-шәрәм итмәскә тиешбез. Сер түгел, икмәккә, игенче хезмәтенә хөрмәт турында онытып җибәрүчеләр дә бар әле. Ашханәдә бик күңелсез күренешне күрергә мөмкин. Өстәлдә дә, тәлинкәдә дә ипи сыныклары кала. Өстәл астында аунап ятканнары күпме? Андыйларны тәрбияле, кеше хезмәтен хөрмәт итүче балалар дип һич әйтеп булмый. Яки мондый күренешне алыйк:I сыйныф укучысы III сыйныфта укучы апасы белән мәктәптән кайтып бара. Малай җирдә аунап яткан ипи кисәген күрә һәм аны "футбол тубы" итеп уйный башлый. Ә апасы аңа: "Тукта хәзер үк, аяк киемеңне сыдырттырасың бит, катып беткән ич ул", - ди. Уйлап карыйк әле, апасы энесенә нәрсә дип әйтергә һәм нишләргә тиеш иде? (...)

  • Балалар без икмәк турында бик күп сөйләштек. Ә ипине

нәрсәдән пешерәләр соң?

  • Ә онны ясау өчен нәрсә кирәк? (бодай, арыш, кукуруз)

  • Әйе, дөрес. Менә монда бодай, кукуруз һәм арышны күрәсез. (гербарий)


4. Йомгаклау.

- Балалар, без бүген нинди аваз хәрефен өйрәндек? ([и])

- Ул нинди аваз? (нечкә сузык)

- Молодцы! Бүген дәрестә барыгыз да актив катнаштыгыз. Хәзер

менә шуның өчен Шәвәли алып килгән бүләкләрне тапшырам. ("5"ле билгеләре) Рәхмәт барыгызга да.


5* Күмәк шигырь ятлау (вакыт калса).

Ипекәйнең кайсы да -

Ризыкның хөрмәтлесе!

Җирдә иң кирәклесе!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал