7


  • Учителю
  • Урок татарского языка 2 кл. Предметны белдерүче сүләр

Урок татарского языка 2 кл. Предметны белдерүче сүләр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Предметны белдерә торган сүзләр.

Максат:

1) Предметны белдергән һәм Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләр белән таныштыру;

2) Предметны белдерүче сүзләргә сораулар куярга өйрәтү;

3) Башка сүзләр арасыннан Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера белергә өйрәтү; игътибарлылык тәрбияләү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • дәрестә ориентлаша белү;

  • предметны белдергән сүзләрне тексттан таба белү;

  • дәреслектәге мәгълүматлар белән эш итә белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

  • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау hәм тәмамлау;

  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

  • тормыш тәҗрибәсен куллану;

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

  • күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү;

  • үз мөмкинлекләреңне билгеләү;

  • үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • тормыш тәҗрибәсен куллану;

  • күршең белән хезмәттәшлек итү.

Эшне оештыру төрләре : фронталь, индивидуаль, парлап эшләү.

Материал һәм җиһазлар: дәреслек, 2 класс, 14 - 17 битләр; карточкалар, смайликлар.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

- укучыларның предметны белдерүче сүзләргә сораулар куя алулары;

- башка сүзләр арасыннан Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера алулары.



Дәрес барышы:

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.



Исәнмесез, укучылар!

Килдегезме дәрескә?

Уен-көлке, мәшәкатьләр,

Калдымы тәнәфестә?

Хәерле иртә, укучылар.!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне елмаеп башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап елмаегыз.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.



II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

- Укучылар, ә сез уйнарга яратасызмы? Нинди уеннар яратасыз?

- Балалар, әйдәгез әле, "Кайсы сүз артык?" дип аталган уен уйнап алыйк.

Мин сезгә карточкалар бирәм. Сез һәр юлда язылган шушы сүзләр арасыннна артык сүзне табып астына бер сызык сызарга тиеш.

Дидактик уен "Кайсы сүз артык?"



Мәктәп бабай чыпчык кызыл

Йоклый шофер күлмәк суган



Таймд Пэа Шэа структурасы кулланып белемнәрне тикшерү.

- Биремне эшләргә өлгердегезме? Хәзер үзегезнең җилкә буенча партнер белән биремне тикшерегез. Ни өчен шушы сүзнең артык булуын бер берегезгә аңлатыгыз hәр партнер өчен 30 секунд вакыт бирелә. А партнерлары башлый.

- 1 нче юлдагыгы сүзләрне 2 нче өстәл артында утыручы 2б партнеры укый hәм кайсы сүзнең артык булуын аңлата.

- 2 нче юлдагы сүзләрне 4 нче өстәл артында утыручы 3а партнеры укый hәм кайсы сүзнең артык булуын аңлата.

- Димәк, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсә турында өйрәнәчәкбез?



III. Уку мәсьәләсен кую.

Матур язу күнегүе үткәрү.

- Ә хәзер дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны hәм сыйныф эшен язабыз. Яңа юлга Тәлгать утын яра. җөмләсен язабыз. (Укучылар язалар)

Проблемалы сорау кую.

- Бу җөмләдә предметны белдерүче сүзләр бармы?

- Ул сүзләргә нинди сорау куярбыз? (Укучыларның җавабын тыңлау һәм тактадагы схемага сорауларны кую)

- Укучылар, кичә кунакка апаем килгән иде. Аларга укытучылары бик күп рәсемнәр биргән, ләкин апаем ул рәсемнәрне бутаган. Аңа шул рәсемнәрне 2 төркемгә бүлергә ярдәм итегез әле.

- Әйдәгез, балалар минем янга килегез. (Укучылар рәсемнәрне 2 төркемгә бүләләр)

- Бу рәсемнәр нәрсәне белдерәләр?

- Ни өчен шулай итеп бүлдегез?

- Әйдәгез, сорау куеп карыйк әле?

- Предметны белдергән сүзләргә нинди сораулар куеп була? (кагыйдә чыгару, нәтиҗә ясау)

Дәреслектәге кагыйдәне уку, чагыштыру. (16нчы бит)

</<span>- Бүгенге дәрестә без башка сүзләр арасыннан Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера алырга өйрәнербез.



IV.Физкультминутка.

Бигрәк шаян курчак син,

Тик тормыйсың берчак син.

Чүгәлисең, торасың,

Башың уңга борасың.

Аннан сулга карыйсың

Һәм сикерә башлыйсың.

Башың артка ташлыйсың да

Әйләндерә башлыйсың.

Кулларың күтәрәсең,

Аннары төшерәсең.

Шул арада, син, иелеп,

Басарга өлгерәсең.



VI. Яңа белемнәрне ныгыту.

Дәреслек белән эш.

- Әйдәгез, укучылар, дәреслекне ачып 15 нче күнегүне укыгыз.

- Күнегүдә нәрсә эшләргә кушылган?

- Күнегүнең биреме сезгә аңлашылдымы? Эшли башлагыз. (Укучылар күнегүне башкаралар)

- Төгәлләдегезме, әйдәгез тикшерик. (Бер укучы Кем? соравына җавап биргән, икенсе Нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне укый)

- Молодцы, укучылар, булдырдыгыз.

(Дәреслектәге 18 нче күнегүне башкару. Укучылар табышмакларны укып җавапларын язалар һәм 1 сүз белән җөмлә төзеп язалар)

Проблемага әйләнеп кайту.

- Укучылар, предметны белдерүче сүзләрнең сорауларын искә төшерик әле. (Җаваплар тыңлана.)

- Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнарбыз. Мин сезгә сүзләр әйтеп туп атам, ә сез, сүзгә дөрес сорау куеп тупны кире миңа атасыз ( кыш - нәрсә?, малай - кем?,укытучы - кем?, китап - нәрсә?, өстәл - нәрсә?) һ.б.



V. Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Рефлексия:

- Укучылар, без бүгенге дәрестә нинди сүзләр өйрәндек?

- Предметны белдерүче сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?

- Предметны белдерүче сүзләргә кайчан Кем?, ә кайчан Нәрсә? соравы куела?

- Сез предметны белдерүче сүзләрне башка сүзләрдән аера аласызмы?

Белемнәрне бәяләү:

- Кем бүгенге дәрес темасын аңладым һәм башкаларны да өйрәтә алам,- дип уйлый, алар елмаеп торучы яшел смайликларны күтәрсеннәр.

Ә кемнәр аңладым, ләкин башкаларны өйрәтә алмыйм,- дип уйлый, алар уйчан сары смайликларны күтәрсеннәр.

Ә кемнәр теманы аңламаган, алар кызыл смайликны күтәрәләр.

(Укучылар ни өчен бу смайликны күтәрүләрен аңлаталар)

Өй эше бирү:

19 нче күнегү 17 бит - сүзләрне үрнәк буенча төркемнәргә бүлеп язарга яки чөгендер сүзенә аваз-хәреф анализы ясарга.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал