- Учителю
- Проектная работа по окружающему миру 'Нәрсә ул Ватан?' Бумажный вариант
Проектная работа по окружающему миру 'Нәрсә ул Ватан?' Бумажный вариант
Проект эше
Нәрсә ул Ватан?
I. Башлам өлеше
Эшне башкардылар: 1 сыйныф укучылары Камалов Г.Ә., Гыйльфанов Р.М.
Проект җитәкчесе: I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Гарипова Л.К.
Проектның төре - информацион-иҗади.
Проектның срогы - ирекле.
Максат. Гуманлы, рухи яктан бай шәхес, үз иленең чын патриотын тәрбияләү
Бурычлар:
- укучыларда үз туган җиренә, төбәгенә карата мәхәббәт хисе формалаштыру;
- Россияне туган ил дип тануны формалаштыру;
- илнең, республиканың символикалары аша гражданлык, патриотлык хисләре тәрбияләү.
II. Төп өлеш
-
Хәерле көн, залда утыручылар, комиссия членнары! Без сезне үзебезнең проект эше белән таныштырырга телибез. Проектның исемен "Нәрсә ул Ватан?" дип атадык.
-
Бу хезмәтне Шәрип башлангыч мәктәбенең 1 сыйныф укучылары Камалов Гадел белән Гыйльфанов Рушат башкарды.
-
Проектның җитәкчесе укытучы апабыз - Ләйсән Котдусовна.
-
Проектның түбәндәге максат, бурычларын билгеләдек. Сез аларны экранда күрә аласыз.
-
Ватан дигәч, иң беренче безнең илдә яшәүчеләрнең күз алдына "Россия" сүзе килеп басадыр. Ә Россия ул - ил. Без яшәгән ил.
-
"Минем Ватаным - Россия" дип әйтү генә җитә микән?
-
Нәрсә ул Ватан?
-
Ватан нидән башлана? Әлеге эшебездә без бу сорауларга җавап табарга тырышырбыз.
-
Россия дигәннән, нинди ил соң ул Россия?
-
Россия - дөньядагы иң зур ил.
-
Илебезнең башкаласы бик матур һәм зур шәһәр - Мәскәү.
-
Һәр илнең үз флагы, гербы һәм гимны була. Ә Россиянеке түбәндәгеләр.
-
Илебезнең президенты - В.В. Путин.
-
Россиядә дөньядагы иң матур республика - Татарстан бар. Республиканың да үз флагы, гербы, гимны бар.
-
Аның башкаласы - данлы Казаныбыз
-
(Казанны бөтен дөнья татарларының мәркәзе дип тә әйтәләр). Татарстан Республикасы - татар халкының Ватаны. Димәк безнеке дә.
-
Президентыбыз - Р.Н. Миңнеханов.
-
Республикада 43 район бар. Ә без яшәгәне аккошлар иле - Актаныш. Димәк, Актаныш районы да безнең Ватаныбыз.
-
Алга таба карасак, һәр районда авыллар бар. Минем өчен Актаныш районында иң матур авыл - Шәрип авылы. Шул авылда минем туган йортым, гаиләм, әти-әнием.
-
Актаныш районында тагын бер гүзәл авыл бар, ул - Мерәс авылы. Монда минем туган йортым, гаиләм - әнием.
III. Йомгаклау, рефлексия
-
Болар барысы да изге сүз "Ватан" сүзе астында.
-
Димәк, нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: Ватан ул гаиләдән башлана. Ватан ул - туган йорт, гаилә, әти-әни, туган авыл, район, туган Республика, туган ил.
-
Рушат, "Ватан" сүзе "ил" сүзен алыштыручы булса да,бәлки Җир планетасын да Ватан дип атарга була торгандыр? Чөнки туган илебез дә планетаның бер өлеше бит. Минем шәхси фикерем шундый.
-
Дөрестән дә, бу кызыклы сорау: "Җир шары минем Ватаныммы?" Гадел, руслар әйтмешли "Это уже другая история" Әйдә бу сорауга киләсе очрашуга җавап табып килербез. Ә бүген без үзеббезне кызыксындырган сорауга җавап таптык шикелле.
-
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! Сау булыгыз!