- Учителю
- Вне классное мероприятие 'Путешествие в мир знаний'
Вне классное мероприятие 'Путешествие в мир знаний'
Казан шәһәре Киров районы
Татар телендә укытулы 3 нче гимназия
Төзеде: Минегулова Ф.Г.
башлангыч сыйныф һәм
татар теле укытучысы
Тема: Сәламәтлек иленә сәяхәт. Тән тиресе.
Максат: 1) Чиста һәм пөхтә йөрү, көндәлек режимны үтәү кагыйдәләрен үзләштереп, аны шәхси тормышта үти, куллана белерлек итеп өйрәтү. Тире һәм тире гигиенасы белән таныштыру.
2) Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: карта, лупа, рәсемнәр
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
- Укучылар, без бүген чисталык һәм сәламәтлек турында сөйләшербез.
II. Төп өлеш.
- Укучылар, хәзер шушы автобуска утырып сәяхәт итәрбез. Тик безнең шоферыбыз Буротино сезгә үзенең билетларын бирер. Билетларга мәкальнең башы язылган, әгәр дәвамын әйтә алсагыз, ул сезне үзенең автобусына утыртачак.
1) Сәламәтлек һәм белем - (иң зур байлык.)
2) Чисталык - сәламәтлекнең (нигезе.)
3) Сәламәтлек - рухи (байлык.)
4) Сәламәт тәндә -( сәламәт акыл.)
- Ярый, укучылар, хәерле сәгатьтә сәфәребезне башлыйбыз.
III. Шапшаклар шәһәре.
- Укучылар, алдыбызда Шапшаклар шәһәре. Игътибар белән карагыз әле, бу шәһәрдә Алсу кебек балалар яши. Алар чисталык һәм тәртип турында уйламыйлар, юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Бу балаларның өс киемнәре һәрвакыт пычрак, өйләрендә тәртипсезлек. Алар чәчләрен дә тарамыйлар, тырнакларын да кисмиләр. Шуңа да еш кына авырыйлар икән.
(Шигырь укыла. Мәгариф №1- 2000 ел, 15 нче бит.)
- Менә безнең алда шуа Алсу дигән кыз. Әйдәгез без аңа кимчелекләрен бетерергә ярдәм итик.
(укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр).
- Чәчен тарасын, чиста йөрсен, һ.б.
- Безнең арада да шундый балалар юкмы?
- Әйе, безнең арада андый балалар юк, чөнки сез нинди кагыйдәләрне беләсез әле?
(билеттагы сүзләр әйтелә).
IV. Ялкаулар шәһәре.
- Укучылар, менә икенче шәһәребезгә дә килеп җиттек.
- Ялкаулар һәм Шапшаклар шәһәре бер-берсенә бик якын урнашканнар. Шуңа күрә алар арасында уртаклык та бар. Нинди уртаклык икән?
- Гадәттә, ялкау балалар шапшак була. Алар эш сөйми, дәресне игътибар белән тыңламыйлар, китап укымыйлар, дәфтәрләренә чиста һәм матур итеп язмыйлар, әти-әниләренә ярдәм итмиләр.
- Менә бу шәһәрдә дә, укучылар, безгә таныш кешеләр юкмы?
- Әйе, Идрис Туктарның "Ялкау өчен ботка суынган" хикәясендәге ялкау малай.
- Ни өчен "Ялкау өчен ботка суынган?"
- Әйдәгез, укучылар, Маратка да ярдәм итик. Ул да дәрескә әзер түгел.
- Ялкау булмаска кирәк. Аның өчен көндәлек режимны төгәл үтәргә кирәк, балалар. Сез бу балаларга тагын нинди киңәшләр бирер идегез?
Укучыларның киңәшләре:
- Һәр көн билгеле бер вакытта торырга һәм зарядка ясарга.
- Иртән, көндез, кич ашар алдыннан, йокыдан торгач һәм йокларга ятканчы юынырга.
- тырнакларны гел кисеп торырга.
- Өс һәм аяк киемнәрен чиста тотарга.
- Чәчне көн саен таратрга.
V. Ял итү.
- Нинди билге. Әйдәгез алай булгач без дә ял итеп алабыз.
VI. Чисталык шәһәре.
-
Светофорның, укучылар, нинди утында безгә чыгарга рөхсәт ителер икән?
- Нинди шәһәр икән монысы?
-
Чисталык (хор белән).
-
Монда, укучылар, бар әйбер дә чиста һәм үз урынында. Күргәнебезчә шәһәр үзе тирәсенә чиста булсын өчен агачлар утырткан. Тиешле юл билгеләре куелган.
-
Бу шәһәрдә балалар пөхтә итеп киенәләр, бигрәк тә көнсаен тешләрен чистарталар, сабын белән кулларын юалар икән. Үзләрен шулай чыныктыралар һәм шуңа да авырмыйлар икән. Теш пастасы, щетка, сабын, сөлге балаларның көндәлек дуслары икән.
-
Укучылар, сез дә бу әйберләрне кулланасызмы?
VII. Сәламәтлек шәһәре.
- Бу шәһәр сәламәтлек иленең башкаласы. Игътибар итегез әле, укучылар, бу шәһәрдә нинди генә музейлар юк. (тире, скелет) һ.б. Аларга даими кереп кешеләр үз организмнары турында мәгълүмат алып чыгалар, шул рәвешле үз сәламәтлекләре турында берөзлексез кайгыртып торалар. Үзеңнең организмыңны белми торып, аның турында чын-чынлап кайгыртып булмый. Без бүген беренче музейга керербез, ул "Тире" дип атала.
1) Кешенең тәне тире белән капланган. Баш, гәүдә, аяклар, куллар. Аяк һәм куллар очлыклар дип атала. Бөтен тән тире белән капланган.
2) Тире күзәтү - шома, йомшак, сузылучан, җыерчыклы.
- Буындагы җыерчыкларны тотып бармакларыгызны бөкләгез. Бөкләнми. Димәк, җыерчыклар тәнгә хәрәкәтләнү өчен кирәк.
- тиредә вак кына тишемнәр бар. (Лупа аша карау)
- Күзәнәкләр аша тирегә май бүленеп чыга. Май тирене майлап, йомшартып тора, аны кибүдән саклый. Кайчак тире яргаланып кибә, куба, ярыла. Шул ярыкларга микроблар үтеп кереп төрле тире авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Тиредәге вак кына тишемнәр аша кеше тәне һава белән тәэмин ителә. Тире матур булсын өчен алда әйтеп үтелгәнчә чиста итеп йөрергә һәм тирене төрле яну, пешү, өшү кебек куркынычсызлыклардан сакларга кирәк. Тире матур булсын өчен витаминлы ризыкларны да күбрәк ашарга тәкъдим ителә.
- Ярый, укучылар, бу музей ошадымы. Әйдәгез юлны дәвам итик. Монысы нинди билге, укучылар? Игътибар! Юлда игътибарлы бул дигәнне аңлата. Анда куян нишләп тора икән, укучылар, ярдәм итәбезме? Сүзләрне дәвам итеп бетерергә кирәк икән.
VIII. Йомгаклау.