7


  • Учителю
  • Разработка урока по татарскому языку на тему 'Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау', (3 класс)

Разработка урока по татарскому языку на тему 'Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау', (3 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Максатлар:1. Исем турындагы белемнәрне ныгыту, системалаштыру.     2. Сөйләм телен,тапкырлык, игътибарлык, иҗади фикерләү сәләтләрен  үстерү.          3. Бер – береңә карата ихтирам, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү. Дәрес тибы: кабатлау.Методлар: әңгәмә,музыка тыңлау,кро
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе













Тема: Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау


3 нче класс өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе









Башлангыч класс укытучысы

Акмалова Айзирә Хәбип кызы















2015 ел

Максатлар:

1. Исем турындагы белемнәрне ныгыту, системалаштыру.

2. Сөйләм телен,тапкырлык, игътибарлык, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

3. Бер - береңә карата ихтирам, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: кабатлау.

Методлар: әңгәмә,музыка тыңлау,кроссворд чишү,"Баш миенә һөҗүм", тест, карточкалар, дәреслек белән эшләү,укучы иҗаты.

Эш формалары: төркемнәрдә, парларда, фронталь, индивидуаль.

Предметара бәйләнеш: уку, җыр.

Материал: 2 нче класс өчен Татар теле дәреслеге, Х.Нуриева,Ч.М.Харисова,"Мәгариф", 2009 ел,эш дәфтәрләре

Укытучы өчен кирәкле әйберләр: компьютер, интерактив такта, дәрес өчен презентация, дәрестә катнашкан кунакларга бүләк итү өчен үзешчән композитор Илдар Шәмсемөхәммәтовның буклеты, баян.

Укучылар өчен кирәкле әйберләр: төркемнәрдә, парларда эшләү өчен карточкалар, исем сүз төркеме буенча укучыларга тарату өчен кулланма, өй эшенә бирү өчен карточкалар.

Музыкаль бизәлеш: баян, презентацияләр өчен көйләр.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

-Хәерле көн, укучылар! (Кунаклар белән исәнләшү)

Бер - беребезгә карап елмаябыз,тыныч кына утырабыз һәм дәресебезне башлыйбыз.

II. Актуальләштерү.

-Укучылар, үткәннәрне искә төшерәбез.

1."Баш миенә һөҗүм".

1.Татар алфавитында ничә хәреф?(39 хәреф)

2.Татар алфавитында ничә сузык?(12сузык)

3.Җөмләнең баш кисәкләре?(Ия, хәбәр)

4.Нәрсә ул транскрипция?(Сүзнең ишетелгәнчә язылуы)

5.Нәрсә ул диффтонг?(Ике сузыкның бер иҗектә янәшә килүе)

6.Нәрсә ул алфавит?(Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы)

7.Нәрсә ул орфограмма?(Сүздә хата җибәрү куркынычы булган урын)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Балалар, тапкырлыгыгызны сынап карыйм әле.

2.Табышмакларга җавап.

Табышмакларга җавапларны табабыз һәм интерактив тактада язабыз.(Укучылар табышмакларның җавапларын интерактив тактада язалар)

1.Кулдан - кулга йөри ул,

Бөтен телдә сөйли ул,

Белмәгәне юк аның,

Көзгесе ул дөньяның. (Китап)

2.Өч кат тун кигән,-

Кем салдырса, шул җылый.(Суган)

3.Энәләре үзе белән йөри,

Үзе тегә белми.(Керпе)

4.Борынсыз чыпчык боз тишә.(Тамчы)

- Нинди сүз килеп чыкты?(Исем)

- Димәк, бүгенге дәрестә исем сүз төркеме турында белгәннәребезне кабатларбыз.

- Исем сүз төркеме турында нәрсәләр беләсез?(Балаларның фикерләре тыңлана)

3.Төркемнәрдә эш.(Укучылар 6 төркемгә бүленәләр һәм түбәндәге биремнәрне үтиләр.Дәрестә катнашкан кунакларга да аерым эш бирелә.Әкрен генә көй куела)

1.Исем дип нинди сүзләргә әйтелә?

А) предметны белдергән сүзләргә;

Ә) эшне белдергән сүзләргә

2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?

А) нинди?, кайсы?

Ә) кем?, нәрсә?

3. Җөмләдә ялгызлык исемнәр ничек языла?

А) юл хәрефтән; Ә) баш хәрефтән

4. Татар телендә ничә килеш?

А) 5, Ә) 8, Б) 6

5. Артык сүзне тап.

Җитте, киде, ясады, ага, Илдар Шәмсемөхәммәтов

6. Исем җөмлә кисәге ягыннан нәрсә булып килә?

А) хәбәр; Ә) ия

(Эш телдән тикшерелә,һәр төркемнән бер сорауга җавап тыңлана..Укучылар үзләренең белемнәрен телдән бәялиләр)

4.Ял итү күнегүе.Зиләле.(Укучылар баянга кушылып, җырлы- бию башкаралар)

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым

Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым,

Син бит минем якын дустым,

Менә сиңа куш кулым.

Эх, Зилә - Зиләле

Сандугачым кил әле,

Кил әле дустым, кил әле

Бергә әйләник әле.

5.Парларда эш. (Талгын гына көй куела)

- Укучылар, конвертта бер куплетлы шигырьнең юллары бирелгән.Сезгә шул юлларны дөресләп тезәргә кирәк. Бу шигырьне безнең класс укучысы язды һәм аның шигыре "Көмеш кыңгырау" газетасында басылып чыкты.(Шигырьнең авторы Вәҗетдинов Булат.Укучылар шигырь юлларын дөресләп тезәләр һәм килеп чыккан шигырьне хор белән укыйлар, исемнәрне табып, килешләрен әйтәләр.Белемнәрне телдән бәялиләр)

Б.к. Ур.- в. к.

Күбәләк оча болында,

Әйләнә дә әйләнә.

И.к. Ю.к.

Күбәләкнең канатына

Б.к.

Шаян җилләр бәйләнә.

Күбәләккә соклана бит

Сабый бала болында.

Тыныч тормышка ни җитә!-

Гөлләр үссен юлыма. (Мактау сүзләре әйтелә)

(Алдагы слайдта укучының шигыре тулысынча языла.Укытучы шигырьне укый)

6.Сүзлек диктанты.(Укучылар индивидуаль эш дәфтәрләрендә сүзлек диктанты язалар)

Аккош,өчпочмак, әби - бабай, аш - су, гөлҗимеш, ата - ана, Актырнак, Илназ, ташбака,Минзәлә шәһәре.

- Укучылар, нинди сүзләрне яздык?(Кушма, парлы исемнәр)

Шушы сүзләрне кертеп, телдән җөмләләр төзик.(Балаларның җаваплары тыңлана)

- Балалар, хәзер дәфтәрләрне алмашып, язган сүзләрегезне тикшерегез. (Балалар дәфтәрләрен алмашып, сүзләрнең дөрес язылышын тикшерәләр,поляга гади карандаш белән билге куялар)

7.Күзләргә ял итү күнегүе.

8.Дәреслек белән эш.

- Балалар, дәреслекнең 72 нче битен ачып,146 нчы күнегүне табабыз.(Укытучы талгын көй астында текстны укый.)

- Текст нәрсә турында булды?(Балаларның җаваплары тыңлана)

- Ә сез үз туган авылыгыз турында нәрсәләр әйтә аласыз? Әйдәгез, телдән кечкенә текст төзик.(Балаларның фикерләре тыңлана)

Көтелгән текст үрнәге.

Минем туган авылым - Пучы.Пучы авылы зур,матур,бай.Авылда өч катлы мәктәп,балалар бакчасы,банк,шифаханә,кибетләр, берсеннән - берсе матур йортлар,зур фермалар бар.Авылымда тырыш,уңган,ярдәмчел кешеләр яши.

Мин авылымны яратам.(Индивидуаль карточкаларда шушы текстны эшлиләр.Сүзләр төшерелеп калдырыла)

Индивидуаль карточка үрнәге.

Минем туган авылым - ...... .Авылым матур,...................,............... Авылымда берсеннән - берсе матур йортлар,............... фермалар.................................................... бар.Туган авылымда тырыш,......................,ярдәмчел кешеләр яши.

Авылымны ..........................., аның гүзәллегенә сокланам.


IV.Белемнәрне бәяләү. (Укучылар үзләренең белемнәрен телдән бәялиләр)

V.Өй эше.

9.Иҗади эш.(Укучыларга ялгызлык исемнәргә карата сүзләр язарга карточкалар бирелә.

Хәрефләр


Шәһәр исеме

Авыл исеме

Кеше исеме

Елга исеме

Хайван кушаматы

А


С


Н


М

IV.Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген нинди сүз төркемен кабатладык?

- Исем сүз төркеме турында нәрсә белеп калдыгыз?

- Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

- Сезгә дәреснең кайсы өлеше ошады?


- Балалар, бүгенге дәреснең истәлеге итеп, сезгә исем сүз төркеме турында кулланма, ә дәрестә катнашкан кунакларга авылдашыбыз, үзешчән композитор Илдар Шәмсемөхәммәтовның буклетын бүләк итәм.(Кулланма, буклет тарату)


- Укучылар, бүгенге дәрестән үзегезгә нинди кәефне сайлар идегез?

.


- Дәрестә актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.Дәресебез тәмам.

Иҗади эш ______________________________

Хәреф

ләр


Шәһәр исеме

Авыл исеме

Кеше исеме

Елга исеме

Хайван кушаматы

А

С



Н

М

Иҗади эш ______________________________


Хәреф

ләр


Шәһәр исеме

Авыл исеме

Кеше исеме

Елга исеме

Хайван кушаматы

А

С



Н

М

Иҗади эш ______________________________


Хәреф

ләр


Шәһәр исеме

Авыл исеме

Кеше исеме

Елга исеме

Хайван кушаматы

А

С



Н




Индивидуаль карточкалар __________________


Минем туган авылым ____________. Авылым матур, ______________, __________.Туган авылымда берсеннән - берсе матур йортлар, _______________, _______________________, ________________ бар. Авылымда тырыш, _____________, ________________ кешеләр яши.

Авылымны _______________, аның гүзәллегенә сокланам.

Индивидуаль карточкалар __________________


Минем туган авылым ____________. Авылым матур, ______________, __________.Туган авылымда берсеннән - берсе матур йортлар, _______________, _______________________, ________________ бар. Авылымда тырыш, _____________, ________________ кешеләр яши.

Авылымны _______________, аның гүзәллегенә сокланам.

Индивидуаль карточкалар __________________


Минем туган авылым ____________. Авылым матур, ______________, __________.Туган авылымда берсеннән - берсе матур йортлар, _______________, _______________________, ________________ бар. Авылымда тырыш, _____________, ________________ кешеләр яши.

Авылымны _______________, аның гүзәллегенә сокланам.

Индивидуаль карточкалар __________________


Минем туган авылым ____________. Авылым матур, ______________, __________.Туган авылымда берсеннән - берсе матур йортлар, _______________, _______________________, ________________ бар. Авылымда тырыш, _____________, ________________ кешеләр яши.

Авылымны _______________, аның гүзәллегенә сокланам.


Индивидуаль карточкалар __________________


Минем туган авылым ____________. Авылым матур, ______________, __________.Туган авылымда берсеннән - берсе матур йортлар, _______________, _______________________, ________________ бар. Авылымда тырыш, _____________, ________________ кешеләр яши.

Авылымны _______________, аның гүзәллегенә сокланам.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал