7


классный час в 1-4 классах

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Кояш гомере телим, әнием, сиңа

(Әдәби-музыкаль кичә)



Зал бәйрәмчә бизәлә. Талгын гына көй агыла. Сәхнәгә алып баручылар чыга.

Укытучы:

Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын сез,

Кешелекнең иң зур зиннәте- сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!

Бәйрәм белән Сезне, кадерле әниләребез, әбиләребез! Бүгенге кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет-шатлык, тазалык, хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Бәйрәмегез котлы булсын, өстәлләрегез сый-хөрмәт белән тулсын!


1 нче укучы

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнием сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

(Җыр: )

Укытучы:

Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кирәкле, иң татлы сүз. "Әнкәй!" дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз. Чөнки туган телебезне дә ана теле дип йөртәбез. Тырышып укырга,эшләргә, яхшы күңелле, кешеләргә ярдәмчел, игелекле булырга өйрәтә аларның һәр сүзе, һәр киңәше. "Ана хакы-тәңре хакы",- дип юкка гына әйтелмәгән. Аналарны яраткан, ихтирам иткән, аның хакын хаклаганны халык та зурлар, яратыр, ихтирам итәр.

2 нче укучы:

Син бабамнан алган җитезлекне,

Әби кебек гаять сабырсың,

Туган илем кебек кешелекле,

Авылдашлар кебек батырсың.

Күгәрченнәр кебек гөрләшәбез,

Җанга рәхәт синең яныңда;

Шундый көннәр хәтирәсе белән

Юанабыз ялгыз чагында.

Син бит әни- Кояш безнең өчен,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, әни, мәңге яшә,

Иң кадерле якын кешебез!

(Җыр: )

3 нче укучы:

Әнкәсен, бик теләсә дә,

Сайлап алалмый кеше.

Әнкәйләрне Ходай бирә,

Ул-фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый,-

Газиз генә булала!

Әнкәеңә мәхаббәтле,

Мәрхәмәтле бул, бала!

Әнкәй күңеле, һай, сизгер-барсын да белә бит ул...

Әнкәйне сайлап алмыйлар-

Бердәнбер генә бит ул!

4 нче укучы: Әни, Әнием, Әнкәй! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң матур сүзләр, иң газиз сүзләр. Сабый баланың теле дә "Әннә" дип ачыла бит. "Әнием"- күңелгә иң якын сүз. Күпме мәгънә, күпме мәрхәмәтлелек һәм җылылык салынган бу сүзгә.

5 нче укучы:

Әниләр- һәр өйнең җылытучы учагы. Әниләр- гаиләдә нур сибүче кояш. Әнилрнең назлы карашы күңелләрне иркәли, яхшы киңәшләре тормышта һәрвакыт юлдаш була.

(Җыр: )


6 нчы укучы:

Тәрәзәдән төн карады

Йолдыз-күзләре белән.

Тынып калды бөтен дөнья,

Тынмый тик әни генә.

Бакчадагы күбәләктәй,

Йөри ул җил-җил үтеп.

Бөтен нәрсә тынып калган

Ул кагылганны көтеп.

Почык борын песием дә,

Гөл дә тәрәз төбендә,бишектәге сеңелем дә,

Хәтта...

Хәтта үзем дә.

7 нче укучы:

Әбием догалар укый,

Еллар булсын имин, дип.

Кешеләр тату яшәсен,

Тыныч булсын илем, дип...

Әбием догалар укый,

Игеннәр мул уңсын, дип.

Көзен келәтләр, амбарлар

Гел ашлыкка тулсын, дип.

8 нче укучы:

Әтәчтән дә иртәрәк

Уяндым мин әлбәттә:

-Хәерле иртә, әнкәм!

Хәерле иртә, әткәм!

Үзем урын җыям мин,

Үзем юына алам...

-Хәерле иртә,әбкәм!

Хәерле иртә,бабам!

Мәктәпкә үзем барам,

Мине мактап калалар...

Хәерле иртә апам!

Хәерле иртә, балалар!

9 нчы укучы:

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай, туган тел кирәк

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк

Укытучы:

Әни куллары- иң мәрхәмәтле куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге- иң турылыклы һәм сизгер йөрәк. Биш яшьме, илле яшьме- күпме генә булмасын-сиңа һәрвакыт әни кирәк. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың шулкадәр шатлыклы һәм якты була. Якты дөнья һәм тормыш бүләк иткән әниләргә без һәрвакыт бурычлы. Алар мәхәббәте- батырлыкка тиң бит ул.

10 нчы укучы:Әни теккән күлмәкне

Бик яратып киямен.

Шундый матур тегелгән,

Күбәләктәй күрәмен!

Мин дә беркөн курчакка

Күлмәк тегеп кидердем.

Моны күреп, дусларым

Яраткач бик сөендем.

Әнием мине мактап,

Кызым, уңган син, диде.

Үзең өчен дә күлмәк

Тегеп киярсең, диде.

11 нче укучы:

Әниемнең уйчан күзләрендә

Күпме моң һәм күпме сагыш бар,

Бар күңелен, йөрәк ялкыннарын

Һәрвакытта миңа багышлар.

Вәгъдә бирәм, әнием, синең алда-

Өметеңне синең аклармын,

Синең җирларыңны ядкарь итеп

Күңелемдә мәңге саклармын.

12 нче укучы:

Ана, Әни, Әнкәй! Бу илаһи сүзләр югары төшенчәгә, тирән мәгънәгә ия. Кем генә булмыйк без, нинди генә эш-гамәлләр кылмыйк, югары дәрәҗәләргә ирешмик, иң беренче чиратта һәммәбез дә бу дөньяга безне бүләк иткән Әниебезгә бурычлы.

13 нче укучы:

Күпме шәфкатьлелек, җан җылысы,

Сабыр холык Сезгә бирелгән.

Ак чәчәкле бөек үрләр телибез,

Рәхмәт Сезгә күңел түреннән!

(Җыр: )

Укытучы:

Кадерле әниләр,әбиләр! Сезне тагын бер кат чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куанычлар теләп калабыз. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын!

Безнең укучылар да сезнең бәйрәмгә диеп үзләре тырышып кулъяулыклар чиктеләр. Хөрмәтле әниләр, әбиләр шуларны кабул итеп алыгызчы.

* * *

  • Ә хәзер бәйрәмне викторина рәвешендә дәвам итәбез. Һәр гаилә- бер команда. Хәзер командалар һәм ңюри әгъзалары белән танышырбыз (таныштыру).

  1. Разминка:

1.Мин бер хикәя укыйм. Тиз укыйм. Игътибар белән тыңлагыз:

" Алма агачта үсә. Ул яшел дә, кызыл да, сары да була. Кызыл, сары алма баллы, ә яшел алма ачы. Кичә кибеттән кәбестә сатып алдык. Алмадан варенье кайнаталар. Аны киптерергә дә була. Алмадан сок та ясыйлар. Минем әни бик тәмле алма бәлеше пешерә"

Бу хикәядә кайсы җөмлә артык? (Кичә кибеттән кәбестә сатып алдык).

2."Нәрсә кебек?" Кошлар, хайваннар белән чагыштыру:

Хәйләкәр (төлке кебек), кире (ишәк кебек), такылдык (үрдәк кебек), тугры (эт кебек), куркак (куян кебек), ерткыч (бүре кебек), көчле (арыслан кебек), ялагай (песи кебек).

  1. Уйнаучы балалар өчен бирем. Малайлар исемнәрен-кызлар,кызлар исемнәрен малайлар исемнәренә әйләндерергә.

Наил-..., Гали-..., Раил-..., Алмаз-..., Әдил-...

Илнара-..., Дамира-..., Фәридә-..., Илгизә-..., Вәсимә-...

  1. Уйнаучы әниләр өчен бирем.

"Ике төрле бер сүз" уены. Сүзләр төрле, ә мәгънәләре бер ( синонимнар). Мәсәлән: былбыл-сандугач, өлгер-җитез

Песи-(мәче), әшәке-(начар), азык-(ашамлык), тату- (дус), бәби-(бала), сөлге- (тастымал), матур- (чибәр) кызу- (эссе), түгәрәк-(йомры), ирек-(азатлык).

  1. Уйнаучы әниләр өчен бирем- "Уртасын тап!" уены

  • Ак та түгел, кара да түгел. Нинди? (Соры)

  • Кыш та түгел, җәй дә түгел. Нәрсә? (Көз)

  • Кайнар да түгел, салкын да түгел. Нинди? (Җылы)

  • Авыл да түгел, шәһәр дә түгел. Нәрсә? (Бистә)

  • Коры да түгел, юеш тә түгел. Нинди? (Дымлы)

  • Яхшы да түгел, начар да түгел. Нинди?(Уртача)

  • Дус та түгел, дошман да түгел.Кем? (Таныш)

  • Иртә дә түгел, кич тә түгел. Нәрсә? ( Көн)

  • Матур да түгел, ямьсез дә түгел. Нинди? (Сөйкемле)

  1. Бу бирем- барлык командаларга да. Мин мисал китерәм, ә сез нинди жанр икәнен әйтерсез: бу әкиятме, мәзәкме, бишек җырымы, такмакмы, табышмакмы, мәкальме?

1.Ата-ананы тыңлаган адәм булган,

Тыңламаган әрәм булган (Мәкаль)

2.Әлли-бәлли бәбкәсе,

Кая киткән әнкәсе?

Каенлыкка җиләккә,

Баласына бүләккә. (Бишек җыры)

3. Борын-борын заманда яшәгән, ди карт белән карчык. (Әкият)

4. Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр кыярлар.

Борыныңны бик күтәрмә,

Чиләк элеп куярлар. (Такмак)

5.Кайвакыт ул йомшак мамык кебек,

Кайвакытта юләр тавык кебек,

Кайвакытта үткен кылыч кебек,

Кайвакытта зәһзр борыч кебек,

Кайвакытта ачы балан кебек,

Кайвакытта чага елан кебек.

Ул нәрсә? (Тел)

6.Исламның ертылып беткән, пычрак бүреген күргәч, әнисе "аһ" итте.

- Нәрсә булды?-дип сорады ул.

- Шул иптәш малайлар инде. Баштан бүрекне салдырып алдылар да аның белән футбол уйнарга тотындылар.

- Ә син кайда булдың соң?

- Капкада тордым. (Мәзәк)


6. Барлык уйнаучыларга да "Башваткыч-баш эшләткеч"

Гөлсем апаның Дилә исемле кызы, Линар исемле улы, Акбаш исемле сыеры, Сарбай исемле эте, Йомгак исемле песие бар. Гөлсем апаның ничә баласы бар? (Ике)

7.Музыкаль пауза ( Әниләр "Күбәләгем" көенә чегән биюе бииләр, балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр)

8.Уйнаучы әниләргә - кешеләрдә була торган начар сыйфатлар турында табышмаклар

1. Мә дип әйтә белмәс ул,

Кышын кар да бирмәс ул (саран)

2.Ике күзле багана

Көн узмый, дип зарлана.

Бары бер эш эшли белә,

Чалкан ятып мышный белә. (Ялкау)

3.Канаты юк, үзе шундый очына,

Авызыннан саесканнар очыра. (Ялганчы)

4.Таш яуса да пошмас инде,

Кош булса да очмас инде. (Авыраяк, пошмас)

5.Ярата ул "мин" сүзен,

Күкләргә чөя үзен. (Мактанчык)

6.Кыланмышы кырга сыймый,

Карап торсаң, чыдап булмый.( Тәртипсез, тәрбиясез)

7.Эш качмас, көтәр,

Берәр заман бетәр.

Бетмәсә...әйдә ярар...

Кирәк кеше үзе карар (Ваемсыз кеше)

8.Яндыра аны кеше шатлыгы,

Ягез, бу нинди адәм актыгы? (Көнче)

9. Барлык уйнаучыларга "Әйе-юк" уены

* Ашар алдыннан кулларны юарга кирәк.+

* Кыш артыннан җәй килә -

* Куянның колаклары кыска, койрыгы озын -

* Китап-кешенең дусты +

* Татарлар ике куллап исәнләшәләр +

* Әтәч йомырка сала -

* Боз кардан тизрәк эри -

10. Бу бирем барлык командаларга да. "Бу кем?"(портретлар күрсәтелә)

Балаларга: Минтимер Шәймиев, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Сара Садыкова, Әлфия Авзалова

Әниләргә: Шәүкәт Галиев, Рифә Рахман, Шәүкәт Биктимиров, Рөстәм Минныханов, ...

11. Жюри әгъзалары бәйрәмгә нәтиҗә ясыйлар

Алып баручы:

Йокысыннан тора кояш

Елмаеп-көлеп кенә.

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә,

Әйдәгез, бер яшик әле,

Елмаеп-көлеп кенә

Барыгызга да гаилә бәхете, тыныч һәм имин тормыш, якты өметләр телибез.

-Балалар, сезнең тырыш, уңган әниләрегез бик тә тәмле ризыклар пешереп алып килгәннәр. Хәзер барыгызны да шулар белән чәй эчәргә чакырабыз. Өстәл янына рәхим итегез, кадерле кунаклар!





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал