7


  • Учителю
  • Сыйныф сәгате Россия һәм Татарстан бербөтен 3 сыйныф

Сыйныф сәгате Россия һәм Татарстан бербөтен 3 сыйныф

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала









Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе



Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы



Пәрәү урта гомуми белем мәктәбе

















Сыйныф сәгате: Россия һәм

Татарстан бер бөтен.

( 3 нче сыйныф)









Башкарды: беренче квалификацияле башлангыч сыйныф укытучысы Зайнуллина Әделҗан кызы













Тема. Россия һәм Татарстан бер бөтен. Максат: Укучыларны Конституция, закон, гражданин төшенчәләре белән таныштыру, мәгънәләрен ачыклау. Россия Конституциясе, тарихы, аның эчтәлеге белән таныштыру. Кешеләрнең хокуклары, бурычлары белән таныштыру. Дәүләт символларын (герб, флаг, гимн) искә төшерү. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Укучылар белергә тиеш: -яңа өйрәнгән төшенчәләрне әйтә һәм куллана; -кешеләрнең хокукларын, бурычларын әйтә; -дәүләт символларына (герб, флаг, гимн) билгеләмә бирә; Җиһазлау : презентация, РФ һәм ТР Конституцияләре, Россия һәм Татарстан дәүләт символлары белән стендлар, флаг модельләре, Россия Дәүләт гимны mp3, Татарстан Дәүләт гимны mp Дәрес барышы.

I. Оештыру. Татарстан Дәүләт гимны яңгырый. II. Исәнләшү. Хәерле көн,укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Ул "Россия һәм Татарстан бер бөтен" дип аталачак. (Презент. №1)

III. Актуальлләштерү. -Без яши торган Республика ничек атала? (Презент. №2) -Татарстан Республикасы. -Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәһәр? -Казан. -Һәрбер кешенең туып-үскән җире -аның Кече Ватаны дип атала. Безнең туган илебез менә шундый кечкенә өлешләрнең җыелмасыннан тора да инде. Ул гаять зур һәм бик матур. Һәм кеше өчен әнисе кебек берәү генә һәм кадерле. (Презент. №3) -Безнең туган илебез ничек дип атала? -Россия. -Әйе, без Россия Федерациясендә яшибез. Безнең дәүләтебез Россия Конституциясендә шулай дип язылган. -Конституция нәрсә дигән сүз соң? Бүген без сезнең белән Россия Конституциясе турында сөйләшербез. IV. Яңа белем һәм төшенчәләр бирү. 1) Билгеләмә бирү. Конституция- илебезнең Төп Законы. Закон - ул үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр җыелмасы. Ул кагыйдәләрне Россиядә яшәүче һәрбер кеше үтәргә тиеш. Мәсәлән, мәктәптә укучылар өчен кагыйдәләр бар. Сез аларны үтәмәсәгез, мәктәптә тәртип булмас иде. Уеннар уйнаганда бер уен кагыйдәсен бозсагыз да, уен барып чыкмас. Әгәр Конституциядәге законнар үтәлмәсә, илдә дә тәртип булмас иде. (Презент. №4) 2) РФ Конституциясе ничек барлыкка килгән соң? (Презент. №5) Башта Конституцияне галимнәр язганнар.Аннан соң Россия гражданнары аны укыганнар, газета һәм телевидение аша фикер алышканнар. Кайбер кагыйдәләрне Конституциядән сызганнар, өстәгәннәр, үзгәрткәннәр. (Презент. №6) Шулай итеп, 1993 нче елның 12 декабрендә аны кабул иткәннәр. Һәм бу көн Халыкара бәйрәмгә әйләнгән. Быел 12 декабрьдә РФ Конституциясе кабул ителүгә 22 ел булды. (Гражданин -Россиядә туган һәм анда даими торучы кеше. Сез дә - Россия дип аталган зур дәүләтнең яшь гражданнары.) 3)Элек тә Конституцияләр кабул ителгән. (Презент. №7) I-1918елда II-1924 елда III-1936 елда IV-1977елда 4)РФ Конституциясендә нәрсә әйтелгән соң? (Презент. №8) - РФ Конституциясендә Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары чагылган. Бала туганда ук аның хокуклары була. Алар арасында иң мөһиме : -бала тормышка, ата- ана кайгыртуына, гражданлык алуга, белем алырга, медицина ярдәменә, иреккә; хезмәткә хокуклы. 18 яшегез тулгач, сез Конституциядә язылган барлык хокукларга да ия буласыз.

Кешенең хокукларыннан тыш , бурычлары да бар.

Без:(Презент. №9)

- дәүләт законнарын үтәргә тиеш. - башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итәргә; - Ватанны сакларга; - салым түләргә; - балаларны тәрбияләргә; - табигатьне, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне сакларга тиешбез. 5) Россиянең идарә итү системасы. - Конституция дәүләт белән идарә итү системасын билгели. Безнең дәүләтебез белән кем идарә итә? (Презент. №10) - Президент. -Безнең Президентыбыз кем? -В.В.Путин. -Президент эшкә керешкәнче, ант кабул итә. -РФ Конституциясендә безнең илебезнең башкаласы да билгеләнә. Россиянең башкаласын атагыз. (Презент. №11) -Мәскәү. 6)Россиянең символикасы. (Презент. №12) -РФ Конституциясе законы нигезендә илебездә дәүләт символлары да раслана.. -Укучылар , сез нинди дәүләт символларны беләсез? Искә төшерик әле. -Герб, флаг, гимн. - Символлар -шартлы билгеләр һәм сурәтләр. Дәүләт символлары дәүләтнең һәм аның халкының тарихын чагылдыралар. Герб турында Раниль сөйли (Презент. №13) - Герб- һәр дәүләтнең төп символы, аның эмблемасы. Ул байракларда, печатьләрдә, акчаларда, документларның (паспорт) бланкларында сурәтләнә. Дәүләт гербында ике башлы алтын бөркет сурәтләнгән. Аның башлары Европада һәм Азиядә яшәгән халыкларының бердәмлеген символлаштыра. Бөркетнең тәпиләрендәге скипетр һәм держава- дәүләтне саклаучы һәм аның бердәмлеген тәэмин итүче куәтле хакимият билгеләре. Ике башлы бөркетнең күкрәгендәге җайдак изгелекнең явызлыкны җиңүе, халыкның үз азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга әзер тору символы.

Флаг турында Илүсә сөйли: (Презент. №14) - Һәр дәүләтнең аерымлык билгесе, аның азатлыгы, бәйсезлеге һәм мөстәкыйльлеге символы- Дәүләт флагы. Россия флагы ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге өч горизонталь буйдан тора. Дәүләт флагы илебезнең хакимият һәм идарә органнары, илчелек биналары өстендә җилферди. Аны дәүләт бәйрәмнәре, тантаналы чаралар вакытында да эләләр. Спорт уеннары вакытында стадионда да күрәбез. Флаг- изге әйбер, һәм без аңа хөрмәт, ихтирам белән карарга тиешбез. Адель гимн турында сөйли: (Презент. №15) - Дәүләт хөрмәтенә язылган тантаналы музыкаль әсәрне гимн дип атыйлар." Гимн " сүзе грекча "тантаналы мактау җыры" дигәнне аңлата. Аның музыкасы һәрвакыт тантаналы, күтәренке рухлы, хисчән яңгырашлы. Гимн тантаналы бәйрәмнәр вакытында, мөһим чаралар башланыр алдыннан, спортчылар халыкара ярышларда җиңгән очракларда яңгырый. Гимн башкарылганда, бар кеше дә баса, ирләр баш киемен салалар.

Укытучы сөйли: (Презент. №16) -Укучылар, без яшәгән Татарстан Республикасы да шулай ук дәүләт. Аның да үз Конституциясе, Президенты, дәүләт символлары, башкаласы бар. Татарстан Республикасы гражданины берүк вакытта РФ гражданины да булып тора. V. Рефлексия. Викторина. (Презент. №17) 1) Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Биремнәрне үтиләр. 1 төркемгә биремнәр : - Безнең илебез ничек атала? - Сезнең республика башкаласы нинди шәһәр? - Дәүләт белән кем идарә итә? - Конституция нәрсә ул? - РФ Конституциясе туган ел? - Россия гражданинының нинди хокуклары бар: - Нәрсә ул символ? - Россия Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнелгән? - Россиянең Дәүләт флагының төсләрен атагыз. 2 төркемгә биремнәр. - Син яшәгән Республиканың исеме ничек? - Россия президентын атагыз. - Закон- нәрсә ул? - РФ Конституциясе туган көн? - Россия гражданинының нинди бурычлары бар: - РФ символларын ата. - Татарстан Республикасының Дәүләт флагының төсләрен атагыз. - Тантаналар вакытында гимны ничек тыңлыйлар? 2) Укучыларның җавапларын тыңлау. IV.Йомгаклау. - Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? - РФ Конституциясе туган ел ничәнче елда кабул ителгән? - РФ Конституциясен кабул иткәнгә быел ничә ел була? Ә хәзер дәресне РФ Дәүләт гимны белән тәмамлыйбыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал