7


Тәрбия сәгате 'Чын дус'.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Чын дус"

Максат:

  • Дуслык турында күзаллауны булдыру.

  • Ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру.

  • Үзеңә критик мөнәсәбәтне үстерү.

  • Дуслар белән аралашканда түземлек һәм корректлылык күнекмәләрен булдыру.

  • Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Җиһазлау:

  • шарф "Дустыңны беләсеңме?" уены өчен;

  • Иптәш (товарищ), таныш (знакомый), дус (друг), әшнә (приятель) сүзләре;

  • Тактага язылган мәкальләр "Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә", "Дус кайгыда сынала", " Дуслыкны акчага сатып алып булмый", "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын".


Барышы

I. Оештыру өлеше:

Укытучы: без бүген сезнең белән дуслык турында сөйләшербез. Дуслык - ул бик кыйммәтле язмыш бүләге. Дуслык безгә укырга, эшләргә, яшәргә ярдәм итә. Ул безне әйбәтрәк, яхшырак, көчлерәк итә. Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Дустың булу - зур байлык.


II. Уку мәсәләсен кую.

Бүгенге тәрбия сәгатенең темасы "Чын дус" дип атала. Һәм минем әңгәмәне түбәндәге хикәядән башлыйсым килә.

"....Кәримнең ике дусты бар иде: Камил белән Шамил. Бөтен кеше аларны кызык итеп "өч мушкетёр" диләр иде. Алар беренче сыйныфтан ук дуслаштылар. Күп әйберләре уртак, өчесе бергә спортзалга тренировкага да, машина модельләрен дә, "Спартак" командасы өчен дә бергә болеть итәләр иде. Әмма алтынчы сыйныфта аларның дуслыклары чытнады һәм Кәрим икесе арасыннан берсен сайласы икәнен аңлады. Кем белән дуслашырга: Камил беләнме, әллә Шамил белән ме?

Камил белән һәрвакыт күңелле, җиңел һәм кызык иде. Әти-әниләре аңа кесә чыгымнары өчен гел акча бирәләр иде, ә Камил шул акчаларга гел уен автоматларында уйнады. Ул һәрвакыт Кәримнедә үзе белән чакыра һәм икесе өчен дә түли иде. Хәтта кафеда туңдырма белән дә сыйлады. Кайбер вакытларда алар икәүләшеп мәктәпкә барасы урынында, уен автоматында уйнарга керәләр иде. Бөтенесе дәрестә, плантациядәге негрлар кебек тир түккәндә, алар ак тәнлеләр кебек "бер куллы бандитны" дер селкетәләре һәм өстәвенә акча да отулары бик кызык тоела иде.

Камилнең өендә гел иң яңа компьютер уеннары, иң соңгы музыкаль дисклар. Әмма иң мөһиме, аның бөтенләй өлкәннәрчә булган модалы киемнәре. Бер сүз белән әйткәндә, Камил бик текә иде һәм Кәрим бөтенесе белән дә аңа ошарга тырыша иде.

Ә Шамил белән алар хәзер бик сирәк очрашалар. Ул спортзалга йөрүен дәвам итте, хәзер бары тик нормативлар һәм спорт нәтиҗәләре турында гына сөйләште. Аның башында күп төрле планнар һәм максатлар иде. Әмма иң ошамаганы - ул гел Кәримне дәрес калдырганы, спортны ташлаганы һәм дуслар сайлый белмәгәне өчен гел критиковать итте.

Менә нәрсә өчен Кәримгә ике дус арасында сайлау ихтияҗы туды. Камилме, әллә инде Шамилме?

Сез ничек уйлыйсыз, үзенә дус итеп Кәрим кайсысын сайларга тиеш? Аларның кайсысы чын дус, ә кайсысы ялган?

Мәсәлән:

-

III. "Дус - ул шундый...." темасына тәмамланмаган җөмләләр

Сыйныф җитәкчесе. Без төрле фикерләр ишеттек. Әмма минем бер сорау туды:

  • Бу өч малайны дуслар дип атап буламы?

  • Чын дуслык нинди булырга тиеш?

Моны ачыклар өчен мин сезгә бу җөмләне тәмамларга тәкъдим итәм: "Дус - ул шундый..."

Мәсәлән:

  • Авыр минутларда тыңлый белгән.

  • Берсе дә аңламаган вакытта, сине аңлаучы.

  • Синең бөтен кимчелекләрең белән, ничек бар шулай кабул итүче.

  • Сиңа ошамасада, һәрвакыт дөресен әйтүче.

  • Синнән бернинди дә файда өмет итмәүче.

  • Синең өчен үзенең иң кадерле: вакытын, интересларын һәм хаттә үзенең гомерен дә корбан итәргә әзер булган.

Сыйныф җитәкчесе. Кулларыгызны күтәрегез әле, кемнең шундый дус табасы килә?

(балалар кулларын күтәрәләр)

IV. Интервью "Үзеңнең дустың турында сөйлә"

Сыйныф җитәкчесе. Бәлкем кемдер инде шундый дустын тапкандыр инде? Күз алдына китерегез әле, безнең класска репортер килгән һәм газета өчен интервью алырга тели ди. Үзегезнең дустыгыз турында сөйләгез.

- Сезне нәрсә бәйләп тора?

- Аңарда сине нәрсә җәлеп итә?

Мәсәлән:

  • Мин (исем, фамилия) белән дус. Ул күп укый, аның белән бик кызык.

- Мин (исем, фамилия) белән дус. Безне уртак кызыксынулар һәм мавыгулар бәйли.

- Мин (исем, фамилия) белән дус. Без аның белән әле балалар бакчасына йөргәгдә үк дуслаштык. Безнең әти-әниләрдә дус.

- Мин (исем, фамилия) белән дус. Бер команда өчен болеть итәбез һәм бер төрле музыка тыңларга яратабыз.

- Мин (исем, фамилия) белән дус. Бергә дәресләрне хәзерлибез, аннары җурналлар карыйбыз, төрле йолдызларның киемнәрен тикшерәбез.


V. Сүзлек белән эш "Таныш, әшнә, иптәш, дус"

Сыйныф җитәкчесе. Сезнең фикерләрегезне тыңлагач, мин сезнең кайберләрегезнең "дус" сүзен бик үк дөрес аңламавыгызга төшендем. Алар аны "иптәш", "әшнә", "таныш" дигән сүзләр кулланылырга тиеш урында кулланалар. Сез ничек уйлыйсыз, бу сүзләрне синонимнар дип атап буламы?

Мин сезгә билгеләмәсен укыйм, ә сез кайсы сүз турында әйтелгәнен табыгыз:

  • Урамда, ишек илдында исәнләшкән кешегә, сез ...(таныш) дисез.

  • Кайбер вакытта футбол матчын, нинди дә булса фильмны, вакыйгаларны сөйләшә торган кешегә, сез... (әшнә, приятель) дисез.

  • 6 ел буе бергә бер пот тоз ашап бетергән, классташка сез... (иптәш) дисез.

  • Бөтен серләрегезне ышынып сөйләгән, кайгы һәм шатлыкларыгызны уртаклашкан кешегә сез... (дус) дисез.

Ә хәзер бу сүзләрне үсә бару тәртибендә урнаштырыгыз.


дус


иптәш


әшнә


Таныш

VI. Тест "Син яхшы дусмы?"

  1. Синең дустың һәр вакыт ниндидер маҗараларга очрый. Бу турыда башкаларга сөйләр идеңме?

А. Бер дә оялмыйча - 1

Б. Чын исемен әйтмичә -2

В. Беркайчан да - 3

2. Бер дустың бурычка акча сорап торды һәм аны вакытында кайтармады. Әгәр дә ул яңадан акча сорап килсә, бирер идеңме?

А. Бер дә икеләнмичә - 2

Б. Акчам юк дип бирмисең -1

В. Сәбәбен сорамыйча да үтенечен кире кагасың - 3

  1. Дустың ялгыш яраткан вазаңны ватты ди...

Б. Яңаны алып бирүен сорыйсың-2

А. Яңаны алырга сәбәп булды дип дустыңны тынычландырасың - 3

В. Тавыш куптарасың - 1

4.Дустыңның син яратмаган кеше белән аралашканын белдең. Нишлисең?

А. "Син миңа дус түгел!"- 2

Б. "Нәрсәсе бар инде аның!"- 3

В. "Йә мин, йә ул!"- 1

5. Дустыңның тормышында зур проблемалар булачагын тоясың. Син...

А. Дуслыктан баш тартасың - 1

Б. Кисәтергә тырышасың - 3

В. Берни булмагандай кыланасың -2

6. Чын дус синеңчә...

А. Барысын да сөйләргә тиеш - 1

Б. Кирәк дип тапканын гына - 3

В. Үз проблемаларын үзе чишәргә тиеш -2

7. Дустың яңа костюм алды ди, тик синеңчә ул аңа килешми.

А. Бик килешә дисең - 1

Б. Бу костюм сине бизәми дисең - 2

В. Эндәшмисең - 3

8. Синеңчә...

А. Дустың синнән акыллырак - 2

Б. Синнән калышы - 1

В. Акыш үсеше ягыннан синең белән бер дәрәҗәдә - 3

19-24 балл

Син яхшы дус. Дусларың сиңа ышана һәм син дә кирәк чагында аларга таяна аласың: алар һәрчак ярдәмгә киләчәк.

12-18 балл

Дусларың бар , әмма син, кызганычка каршы, еш кына аларны игътибарсыз калдырасың. Күз алдыңа китер, аларга хәзер бик авыр. Шуңа күрә, иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк шалтырат.

8-11 балл

Игътибар үзәгендә үзең, яраткан кешең. Тирә-якта-гылар читтә кала. Яхшы дус булыр өчен башкалар белән күбрәк кызыксын, чөнки дусларсыз калуың ихтимал


VII. Проблемалы ситуацияне бәяләү. Мәкальне туры китер.

Сыйныф җитәкчесе. Дуслык - ул бөек сәләт кенә түгел, ә бөек хезмәттә ул. Дусны табырга була, әмма югалтуы бик җиңел. Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында әйтелә. Тактага дүрт мәкаль язылган. Мин хәзер ситуацияләр сүрәтлим, ә сез бу ситуациядә ни эшләргә кирәклеге турында әйтә торган мәкальне табарга тиеш буласыз.

№1 ситуация.

Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр мониторны мастерскойга илтешергә кирәк.( Ярдәм итәм һәм әйтәм "Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә")


№2 ситуация.

Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. (Аны өенә озатып куям, врач чакырам һәм әйтәм "Дус кайгыда сынала" дим.


№3 ситуация.

Дустың синең белән дөрес .. , әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итте. (Бүләкне кабул итмим һәм әйтәм " Дуслыкны акчага сатып алып булмый" )


Сыйныф җитәкчесе. Ә дүртенче мәкальгә үзегез ситуация уйлап карагыз. "Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын". Нинди очракларда бу мәкальне искә төшерергә мөмкин?


VIII. Уен "Син дустыңны беләсеңме?"

Сыйныф җитәкчесе. Сез үзегезнең дусларыгызны яхшы беләсезме икән? Игътибарлымы икән сез? Аның нәрсә яратуын, нәрсә белән кызыксынганын, нәрсә турында хыялланганын беләсезме икән? Кулларыгызны күтәрегез әле, кем үзен чын дус дип уйлый.

(Ике-өч пар кул күтәрә.)

Безнең сыйныфта кемнәр чын дуслар икән, бөтенегездә күрсен өчен мин аларны такта янына чакырам.

(Дуслар такта янына чыгалар, сыйныф аларны алкышлый.)

Хәзер без " Син дустыңны беләсеңме?" дигән уен уйнап алабыз. Бу уенда бер пар дуслар катнаша. Мин сораулар бирәм. Дусларның берсе тактага җавап яза, аннары без икенчесен тыңлыйбыз. Җавапларны чагыштырып карагач, нәтиҗә ясарбыз. Дуслар бер-берсен әйбәт беләләрме икән.

(Бер уенда катнашучының күзләрен бәйлибез. Икенчесе такта янына баса, җавапларны язу өчен.)

Катнашучылар әзерме, уенны башлыйбыз.

(Укытучы сорау бирә, бер укучы тактада яза. Җавап язылып беткәч, икенчесе телдән җавап бирә)

  1. Аның иң яраткан дәресе?

  2. Аның яраткан ел фасылы?

  3. Кайсы спорт төрен ярата?

  4. Үсеп җиткәч кем булырга тели?

  5. Кайсы хайванны ярата?

  6. Нинди китап укырга ярата?

  7. кайсы фәнне ярата?


Күргәнебезчә, (исем) үзенең дустының нәрсә белән яшәгәнен, нәрсә белән кызыксынуын, хыялларын яхшы белә. Ә хәзер әйдәгез (исем) тикшереп карыйк.

(уен кабатлана)


IX. Йомгаклау.

Сыйныф җитәкчесе. "Дуслык - ул эчкерсез, ныклы бәйлелек"- В. Даль үзенең данлыклы толковый словарендә дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тик томалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер ,чыннанда, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулайда таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый. Дуслыкны казанырга кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры, ышанычлы дуслары була ала. Гомерлек дуслары.


X. Нәтиҗә ясау (рефлексия)

Сыйныф җитәкчесе. Укучылар, безнең бүгенге әңгәмә сезнең өчен файдалы булдымы? Нәрсә барсыннан да күбрәк исегездә калды?


Тест "Син яхшы дусмы?"

  1. Синең дустың һәр вакыт ниндидер маҗараларга очрый. Бу турыда башкаларга сөйләр идеңме?

А. Бер дә оялмыйча - 1

Б. Чын исемен әйтмичә -2

В. Беркайчан да - 3

2. Бер дустың бурычка акча сорап торды һәм аны вакытында кайтармады. Әгәр дә ул яңадан акча сорап килсә, бирер идеңме?

А. Бер дә икеләнмичә - 2

Б. Акчам юк дип бирмисең -1

В. Сәбәбен сорамыйча да үтенечен кире кагасың - 3

  1. Дустың ялгыш яраткан вазаңны ватты ди...

Б. Яңаны алып бирүен сорыйсың-2

А. Яңаны алырга сәбәп булды дип дустыңны тынычландырасың - 3

В. Тавыш куптарасың - 1

4.Дустыңның син яратмаган кеше белән аралашканын белдең. Нишлисең?

А. "Син миңа дус түгел!"- 2

Б. "Нәрсәсе бар инде аның!"- 3

В. "Йә мин, йә ул!"- 1

5. Дустыңның тормышында зур проблемалар булачагын тоясың. Син...

А. Дуслыктан баш тартасың - 1

Б. Кисәтергә тырышасың - 3

В. Берни булмагандай кыланасың -2

6. Чын дус синеңчә...

А. Барысын да сөйләргә тиеш - 1

Б. Кирәк дип тапканын гына - 3

В. Үз проблемаларын үзе чишәргә тиеш -2

7. Дустың яңа костюм алды ди, тик синеңчә ул аңа килешми.

А. Бик килешә дисең - 1

Б. Бу костюм сине бизәми дисең - 2

В. Эндәшмисең - 3

8. Синеңчә...

А. Дустың синнән акыллырак - 2

Б. Синнән калышы - 1

В. Акыш үсеше ягыннан синең белән бер дәрәҗәдә - 3

Нәтиҗә: 19-24 балл

Син яхшы дус. Дусларың сиңа ышана һәм син дә кирәк чагында аларга таяна аласың: алар һәрчак ярдәмгә киләчәк.

12-18 балл

Дусларың бар , әмма син, кызганычка каршы, еш кына аларны игътибарсыз калдырасың. Күз алдыңа китер, аларга хәзер бик авыр. Шуңа күрә, иртәгәгә калдырмыйча, бүген үк шалтырат.

8-11 балл

Игътибар үзәгендә үзең, яраткан кешең. Тирә-якта-гылар читтә кала. Яхшы дус булыр өчен башкалар белән күбрәк кызыксын, чөнки дусларсыз калуың ихтимал.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал