7


Урок по ОКСЭ 4 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 1.Оештыруөлеше: Исәнмесезукучылар Килдегезмедәрескә Уен,көлке эшләрегез Калдымытәнәфестә? Кыңгырауныишеттек тә Ашыктыкбез дәрескә Җиңнәребезнесызганып Тотонабыззур эшкә. 2.Актуальләштерү: ü Үтелгән теманы кабатлау: (сорауларга  җавапбирү) -Мөхәммәднени өчен “ә
предварительный просмотр материала

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше:

Исәнмесез укучылар

Килдегезме дәрескә

Уен, көлке эшләрегез

Калдымы тәнәфестә?

Кыңгырауны ишеттек тә

Ашыктык без дәрескә

Җиңнәребезне сызганып

Тотонабыз зур эшкә.

  1. Актуальләштерү:

  • Үтелгән теманы кабатлау: (сорауларга җавап бирү)

  • Мөхәммәдне ни өчен "әл-әмин", ягъни "ышанычлы" дип атыйлар?

  • Мөхәммәдне Мәккә халкының тормыш рәвешендәге нинди күренешләр борчый?

  1. Яңа тема өстендә эш:

-Бүгенге дәрестә без өч сорауга җавап бирергә тиешбез

  • Пәйгамбәргә беренче вәхи кайчан иңдерелә;

  • Нәрсә ул - Коръән?

  • Коръән нәрсәләрдән тора;

  • Коръән ни өчен мөселманнарның изге китабы;

  • Аллаһтан вәхи җибәрелгәндә, Мөхәммәдкә 40 яшь була. Бервакыт Мөхәммәд гадәтенчә Хира куышында утырганда кинәттән генә кеше сурәтендә Җәбраил фәрештә пәйда була һәм ул аңа 3 тапкыр укырга боера. Ләкин Мөхәммәд укый белми, ә инде фәрештә берүк нәрсәне әйтә торгач Мөхәммәдкә бу сүзләрнең мәгънәсе ачыла. Аңа бу мәгънәләрне төгәл итеп кешеләргә тапшырырга кушыла. Соңрак бу вәхи дә, башкалары да хәзер Коръән диеп аталучы китапка теркәлә. Беренче вәхи иңдерелгән төн Рамазан ае тәмамланган вакытка туры килә һәм Кадер кичәсе диеп атала. (Ләйләт әл-Кадр). Мөхәммәдкә беренче вәхи иңдерелүнең төгәл датасы билгеле булмаса да, бу бәйрәм Рамазан аеның 27 нче төнендә уздырыла.

  • Коръәндә бары Аллаһ тарафыннан Мөхәммәд күңеленә салынган фикерләр генә урын алган, анда пәйгамбәрнең бер генә сүзе дә юк. Мөхәммәд кешеләргә Аллаһ боерыкларын җиткерүдә арадашчы гына була. Пәйгамбәрнең үз гыйбәрәләре аерым риваять җыентыкларына тупланган. Бу риваятьләр хәдисләр диеп атала. Баштарак вәхи пәйгамбәрләргә сәхифә ("кәгазь битләре") - Аллаһ сүзләре язылган аерым кәгазь битләре, төргәкләр рәвешендә иңдерелгән. Аллаһ барлыгы 100 сәхифә иңдерә, әмма бу язмалар безнең көнгәчә сакланмаган. Мәсәлән, сәхифәләр Адәм һәм Ибраһимга (Авраамга) иңдерелә. Моннан тыш Аллаһ иңдергән дүрт изге китап бар. Мусага (Моисейга) -Тәүрат (Тора), Гайсага (Иисуска) - Инҗил (Евангиле), Давытка (Давидка) - Зәбур (Пластырь) һәм, ниһаять, Мөхәммәдкә - Изге Коръән иңдерелә. Коръән кешеләргә җибәрелгән соңгы Изге китап булып тора. Мөселманнар инануынча, күп кенә халыклар Аллаһның аларга җибәргән китапларын бөтен көе саклый алмаганнар.. Өстәвенә кешеләр бу язмаларга үзгәрешләр кертергә дә курыкмаганнар, ә Ходай кешеләргә Коръән иңде һәм Үзенең соңгы китабына бернинди дә үзгәреш керттермәячәген вәгъдә иткән. Коръән гарәп телендә иңдерелә, әмма анда Мөхәммәднең барлык кешелеккә Аллаһтан илче булуы турында әйтелә. Шуңа күрә бөтен дөнья мөселманнары өчен, ә аларның саны хәзер бер миллиардтан артык, кайда гына яшәсәләр дә, нинди генә телләрдә сөйләшсәләр дә, Коръән- ул Изге китап. Чөнки алар барысы да Аллаһ сүзләре. Коръән -610 елда иңдерелә башлый һәм ул 23 ел дәвамында иңдерелә, Коръән кагыйдә буларак өлешләп иңдерелә.

  • Коръән аятьләрдән һәм сүрәләрдән тора. Коръәннең аерым җөмләсе аять диеп атала. Берничә хәрефтән яисә бер генә сүздән торган, яисә бер битлек аятьләр бар. Коръән 6000 нән артык аятьтән тора. Коръәннең аятьләрдән торган аерым бүлеге сүрә дип атала. Коръәндә сүрәләр саны 114. Коръән "Фатиха" сүрәсе белән ачыла ("Башлаучы"). Барлык гыйбадәтләр дә, намазлар, уздырыла торган ашлар да барысы да Фатиха сүрәсе белән башлыйлар. (Фатыйха сүрәсен тыңлау)

  • Әйткәнебезчә иң беренче булып Мөхәммәдкә укы сүзе иңдерелә. Бу аятендә һәм башка күп аятьләрендә Коръән кешеләрне белемгә һәм фикерләүгә өнди. Әгәр дә без аятләрнең иңдерелү тәртибен карасак. Башта аларның дин нигезләре турындагылары иңдерелүен күрербез. Мөхәммәд пәйгамбәр Мәдинәгә күченеп, үзе тирәсендә мөселманнарны туплаганнан соң, Аллаһ аңа тормыш-көнкүрешкә кагылышлы аятьләр иңдерә башлый.. Мәсәлән Аллаһка ничек гыйбадәт кылырга, мөселманнарга нәрсәләр рөхсәт ителә, ә нәрсәләр хәрам (тыелган) санала, кешеләр арасында мөнәсәбәтләр нинди булырга тиеш. Аллаһның сүзе Мөхәммәдкә Җәбраил фәрештә аша теләсә кайсы вакытта җибәрелә торган була. Пәйгамбәр аны ятлагач, аны үз шәкертләренә җиткерә. Аның аеруча тырыш укый-яза белә торган кайбер шәкертләре язу сырлауга яраклы нәрсәләргә терки барганнар ( дөянең яссы сөякләре, пальма яфраклары, хайван тиресе кисәкләре таш һәм башкалар булырга мөмкин). Мөхәммәднең вафатыннан соң төрле язмалардан мөселман галимнәре Аллаһтан пәйгамбәргә иңдерелгән сүрәләрдән китап җыялар. Коръәннең беренче кулъязмасы 651 елда барлыкка килә. Коръәннең барлыгы 5 нөсхәсе әзерләнә, алар Мәккәгә, Мәдинәгә, Басрага, куфага һәм Димәшикъка җибәрелә. Аллаһтан килгән вәхинең менә шушылары безнең көнгәчә үзгәрешсез сакланган һәм мөселманнар арасында таралган. Коръән гарәп телендә генә түгел башка телләрдә дә бастырып чыгарылган

  • Әйтеп киткәнебезчә Ислам дине Гарәпстанда барлыкка килә. Аннан соң Мөхәммәднең илчеләре табигиннар (сәхабәләр) Идел Болгарстанына да алып киләләр. Безнең Шәһри Болгарда да Ислам дине кабул ителә. Хәзерге вакытта Шәһри Болгарны торгызу эшләре алып барыла. Шушы хөрмәткә анда төрле мәчетләр төзиләр Ислам дине кабул ителү хөрмәтенә төзелгән мәчеттә дөньядагы иң зур Коръән китабы тора. Бу китапны Италия шәһәрендә эшлиләр. Аны бизәү өчен бик кыйммәтле ташлар кулланалар. Коръән китабының зурлыгы 2 метрга 1,5 метр, ә авырлыгы 500 кг.Аның язулары 5 төс белән бирелгән 632 биттән тора.

  • Ә инде иң кечкенә Коръән китабы шырпы коробкасыннан да кечкенә. Аның зурлыгы 2,6 см га 1,8 см, ә киңлеге 1 см һәм 300 биттән тора.

  1. Дәреслек белән эш:

  • Дәреслектәге материалларны уку, сорауларга җавап бирү

  1. Дәрескә йомгак:

  • Без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

  • Нәрсә ул - Коръән китабы?

  • Коръән нәрсәләрдән тора?

  1. Өй эше:

  • Әти-әниләрегез белән дәрестә үткәннәр буенча әңгәмә корыгыз


МБОУ "Ямбакты урта гомум белем бирү мәктәбе"



Дини һәм рухи - әхлаки мәдәнияте нигезләре

дәресеннән ачык дәрес

Тема: "Мөселманнарның Изге китабы - Коръән"

Үткәрде: башлангыч сыйныф

укытучысы Карипова Г.Ю











20.10.2013



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал