- Учителю
- Вне классное мероприятие посвященное 70летию Великой Победы 'Кирэкми безгэ сугыш!'
Вне классное мероприятие посвященное 70летию Великой Победы 'Кирэкми безгэ сугыш!'
(сыйныфтан тыш ачык чара)
Төзеде:
Давлетшина Ф.Р.
Чистай шәһәре
Сәхнә "Бөек Җиңүгә - 70 ел", "Кирәкми безгә сугыш!" дигән сүзләр язылган плакатлар, ак күгәчен рәсемнәре, шарлар белән бәйрәмчә бизәлгән.
1 нче укучы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. Безнең илебез ел саен Җиңү көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм 1945 елда нинди шатлыклы, тантаналы булса, хәзер дә - 70 ел узгач та халык бу Җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулануын онытмый. Сезне барыгызны да олы тантана - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйбыз. ("Изге сугыш" ("Священная война") (В.Лебедев-кумач сүзләре, А.Александров көе) җырының беренче куплеты тыңлана)
2 нче укучы
Таң җилләре
Арыш башларыннан
Чык бөртеген коеп искәндә,
Тыныч күңел белән колхозчылар
Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,
Илебезнең армас эшчеләре
Төнге сменадан кайтканда,
Кара диңгез өстен таң нурлары
Ал яктылык белән япканда, -
Фашист пиратлары илебезнең
Гадел тынычлыгын боздылар.
(М.Вәдүт, "Үлем фашистларга")
3 нче укучы: 1941 елның 22 июнь таңы туып кына килә иде әле. Илебезнең көнбатыш чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолетлар шәһәрләребез, авылларыбыз өстенә бомбалар яудыра башлады. Сугыш ялкыны дөрләде. Миллионнарча кеше, эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш кораллары алды, фашизма каршы көрәшкә күтәрелде.
4 нче укучы.
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен эзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. (Сугыш видиоязмасы күрсәтү)
5 нче укучы:
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә - балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
("Солдатлар" җыры яңгырый, Р.Әхмәтҗанов сүзләре, Ф.Әхмәдиев көе)
1 нче укучы. Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы туган илен - Ватанын сакларга күтәрелде. Дәһшәтле сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итә. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә җиңү таңын күрергә насыйп булды.
6 нчы укучы: Ташлар эри, металл яна. Кеше үлгәнче фашистларга каршы тора.
7 нче укучы.
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе.
Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
2 нче укучы: Тыңлагыз кешеләр! Сезнең йөрәкләргә Хатынь кыңгыраулары мөрәҗәтать итә. Алар 1943 нче елның 22 мартында бу авылда булган фаҗига турында ачынып сөйли. Бу көнне фашистлар балаларны, картларны сарайга бикләп яндырдылар.
8 нче укучы.
Тоташтан янган авыл урынында
Үлем кыравы - көл генә калган.
Тыңлагыз, көлдә
Йөрәкләр тибә,
Меңләгән күзләр
Карыйлар аннан.
Ишетәсезме, җанны тетрәтеп,
Набат сугуын корыч чыннарның.
Яндырды фашист күпме җырларны
Һәм сабыйларның көләч чыңнарын.
9 нчы укучы.
Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр,
аһ... ләкин бүреләр
бу кадәр ерткыч түгелләр.
3 нче укучы. Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелде. Халкыбыз эштә дә, көрәштә дә үзен сынатмады.
10 нчы укучы.
Ул, кабатлап, лачын йөрәгенең
Изге антын сөйгән халкына,
Автоматын асты аркасына
Һәм атланды акбүз атына.
4 нче укучы.
Егет үткән юлда сафлар сынды,
Туплар ауды, танклар ватылды.
Кайдан алды егет мондый көчне,
Кайдан алды мондый ялкынны?
5 нче укучы.
Байрак итеп илгә тугрылыкны,
Утны-суны кичте бу егет.
Автоматы түгел, аты түгел,
Анты белән көчле бу егет.
10 нчы укучы: Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган батырлар арасында без герой-шагыйрь Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен, чигенә белмәс командирлар Петр Гавриловны, Федор Баталовны, Илдар Маннановны, данлы очучыларыбыз Фәрит Фәтхуллинны, Мәгубә Сыртланованы, Михаил Девятаевны, үз гәүдәсе белән дошман утын каплаган Газинур Гафиятуллинны, Барый Шәвәлиевны, Хафиз Зариповны, Габдулла Сәлимовны, Мингали Гобәйдуллинны һәм башка бик күпләрне атап китә алабыз.
7 нче укучы: Сугыш елларында өлкәннәр белән балалар да иңгә-иң куеп көрәшәләр. Валя Котикка, Зина Портновага, Марат Казейга, Лёня Голиковка күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
6 нчы укучы: Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 70 ел. Җиңү бәйрәме тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмас, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел. Алар сугышны шулай каһәрләп искә алачаклар.
2 нче укучы
Зур сынаулы еллар килгән чакта
Беленә икән кемнең кемлеге.
Бер минутлык тынлык белән
Искә алыйк бүген без сезне.
1 нче укучы: Әйдәгез, без дә сугыштан әйләнеп кайта алмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алыйк. (Левитанның 1 минут тынлык игълан итүе тыңлана, тынлык)
5 нче укучы
Бәйрәмнең тагын да
Матуры, олысы,
Кояшлы май кебек
Яктысы, җылысы, -
Бабамның сугышта
Кан коеп алганы -
Зур җиңү бәйрәме
Дигәне бар әле!
Өр-яңа күлмәген,
Иң матур костюмын
Кия дә бабам
Ул көнне өстенә,
Сандыктан ала да
Күптөрле орденнар,
Медальләр тага ул
Пиджагы түшенә.
Урамнар бәйрәмгә
Бизәлгән булса да,
Кояш гел һавадан
Нур чәчеп торса да,
Кешеләр ул көнне
Кайгылы тоела,
Елыйсын китереп
Яңгырый җыры да.
Ул көнне кешеләр
Һәйкәлләр каршында
Баш иеп, тын гына
Торалар барсы да.
Һәйкәлләр тирәсе
Чәчәккә күмелә.
Шул чакта минем дә
Яшь килә күземә.
("Каеннар шаулый" җыры (Р.Яхин көе, М.Ногман сүзләре) башкарыла)
1 нче укучы: Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын беркайчан да теләмәсләр. Шунлыктан илебез халыклары һәрчак сугышка каршы. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Без халкыбызның менә шул батырлык һәм фидакарьлекләрен, зур югалту һәм корбаннарын киләчәк буыннарга да сөйләп калдырырга бурычлы.
Залдагы укучылар аягүрә басалар. Видиоязмадан сугыш тәмамлану турында игълан тыңлана. Залдагы балалар белән бергә "Һәрвакыт булсын кояш"(Л.Ошанин сүзләре, А.Островский көе) җыры башкарыла.
(Әдәби музыкаль кичәдә М.Җәлил, Ф.Кәрим, Э.Мөэминова, М.Вәдүт, Р.Әхмәтҗанов шигырьләре файдаланды)