7


  • Учителю
  • ӘЛифба кичәсе сценариясе 1 класска

ӘЛифба кичәсе сценариясе 1 класска

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Максат: безне укырга-язарга өйрәткән “Әлифба” китабын зурлау Бурычлар:укуга зур тырышлык куеп, дус-тату яшәсәң генә күп нәрсәләргә ирешеп булуын күрсәтү, әти-әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү.- Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы, беренче кит Сабый чакта
предварительный просмотр материала







Төзеде: Лотфуллина Ландыш Фарис кызы,

башлангыч сыйныф укытучысы

Максат: безне укырга-язарга өйрәткән "Әлифба" китабын зурлау

Бурычлар:укуга зур тырышлык куеп, дус-тату яшәсәң генә күп нәрсәләргә ирешеп булуын күрсәтү, әти-әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү.


Бүлмә бәйрәмчә бизәлә. Тактага "Әлифбам - юл башым, тел ачкычым, гөмер бишегем!" плакаты эленә. Укучылар, ярым түгәрәк ясап, чакырылган кунаклар алдына тезеләләр.


Укытучы:

- Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы, беренче китап... Сабый чакта күңелгә уелып калган иң кадерле истәлекләр алар.

Кадерле, укучылар, ата-аналар,кунаклар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба үзара дус, тату, әдәпле булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте. Һәрберегезне бу олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур, әти-әниләр. Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.

Бүгенге бәйрәмгә сезнең якын дустыгыз Шәвәли дә килгән бит әле.

Шәвәли керә.(2нче класс укучысы)

Шәвәли:

Мин Шәвәли - шук малай

Үткен малай, Ут малай.

Мин бик уңган, Өлгер мин.

Юк-бар белән көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин

Мин

Мин

Мин бик тыйнак

Мин!

Исәнмесез,нәни дусларым !

Укытучы:

Исәнме, Шәвәли! Бәйрәмгә рәхим ит!

Шәвәли:

Балалар, әйтегез әле нәрсәләргә өйрәндегез мәктәптә?


Җыр. "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" (В. Шаинский көе, М. Пляцковский сүзләре).


Шәвәли:

Афәрин ! Әйтегез әле Әлифба сүзе нинди хәрефләрдән төзелгән?

Әлифба сүзендәге хәрефләр булып киенгән укучылар сөйли.

Ә ХӘРЕФЕ(Эмил)

Әни дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган?


Л ХӘРЕФЕ(Айсинә)

Күзләремнән яшьләр чыкты

Капкан идем лимонны,

Сары булгач, бик татлыдыр,

Дигән идем мин аны.


И ХӘРЕФЕ(Элмир)

Иген үскән, биек үскән,

Башаклары тулып пешкән.

Комбайннар туктап тормый

Ашлык суга җырлый-җырлый.


Ф ХӘРЕФЕ(Азалия)

Фил бүрәнә ташып йөри,

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда

Курсәм дә тик төшемдә.


Б ХӘРЕФЕ(Ранис)

Бака-бака! Ба-ка-ка!

Бака җәйне ярата.

Болыт күрсә: "Яңгыр килә!"

Диеп хәбәр тарата.


А ХӘРЕФЕ(Илюзә)

А хәрефе алмада,

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз

Өйрәнәбез иң башта.


БАРЫСЫ БЕРГӘ

Һәммәбезнең үз урыны,

Барыбыз да кирәкле.

Безне ӘЛИФБА китабы

Дус булырга өйрәтте.

Сорау билгесе һәм өндәү билгесе керә.(2 нче класс укучылары,2-укучы)

С.б.:

Нинди тавыш ишетелә? Монда нинди бәйрәм? Әллә Шәвәли тагын берәр шуклык эшлиме?

Ө.б.:

Юк, бүген мәктәптә зур бәйрәм бит!

С.б:

Нинди бәйрәм соң?

Ө.б.:

1 класс укучылары "Әлифба бәйрәменә"җыелганнар. Бәйрәмгә патшалыкның "Белем алиһәсе"дә килүе көтелә ди!

С.б:

Килә! Килә! Белем алиһәсе килде!


Белем алиһәсе керә.(2нче класс укучысы)

Б.а.:

Исәнмесез,минем кадерле нәни дусларым! Сезне шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Балалар сез күптән түгел генә мәктәпкә килдегез. Шушы кыска гына вакыт эчендә күп яңалыклар белән таныштыгыз. Хәзер укый, яза беләсез. Мәктәптә, өйдә, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәндегез.

С.б.:

Барысыдамы?

Ө.б.:

Әйе, барысы да!

С.б.:

Шәвәлидәме?


Шәвәли сөйли башлый.

Шәвәли:

Мин Шәвәли

Шук малай,

Үткен малай...


Белем алиһәсе бүлдереп:

Тукта, тукта. Синең тыйнак булуың күренеп тора. Ә хәзер тапкырлыгыңны сынап карыйк:

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

Нәрсә ул?


Шәвәли озак уйлый, балалар җавап бирәләр:

Китап !


Б.а.:

Шәвәли, син безнең укучыларны тыңлап кара. Алар сине күп һөнәрләргә өйрәтерләр.

Р ХӘРЕФЕ(Диләрә)

Әтием ясый рам,

Мин тотышып торам.

Әйбәт чыкты бу рам

Күренә бөтен урам.


С ХӘРЕФЕ(Эмил)

Сөлге сөртенер өчен,

Сөлге көрәшер өчен,

Сөлге ул батыр өчен,

Күрсәтә алса көчен!


Х ХӘРЕФЕ(Илюзә)

Абыем ерак җирләрдән,

Солдат хаты җибәргән.

Җайлап кына утырдым

Кычкырып хат укыдым.


Җыр : "Минем нэни дусларым" (балалар башкаруында)

О ХӘРЕФЕ(Элмир)

Орчык әйләнә зырлап,

Әби җеп эрли җырлап.

Абыем белән безгә,

Оекбаш булыр көзгә.


Ү ХӘРЕФЕ(Айсинә)

Тордым да иртән-иртүк,

Кулыма алдым үтүк.

Тик үтүк шундый итеп,

Кулымны алды өтеп.

Чак кына еламадым,

Еладым...чыдамадым.


Ө ХӘРЕФЕ(Ранис)

Өй бурыйлар абыйларым,

Оча гына йомычка.

Шуны җыеп өя барам

Мин дә ярыйм йомышка.


Ы ХӘРЕФЕ(Азалия)

Бер караганда -ыргак,

Бер караганда-кармак,

Зур акула кебегрәк,

Зур булыр иде бигрәк.

Ыргакка капкан балык,

Карыйммы суга салып?



Укытучы:

Укучылар, әйдәгез әле русча шигырьләр дә сөйлик. Я "АЗБУКА" китабы үпкәләр.


БУКВА А(Диләрә)

Всем известно, буква А

Буква очень славная.

Да к тому же буква А

В алфавите главная.


БУКВА У(Ранис)

Удобная буква

Удобно в ней то

Что можно на букву

Повесить пальто.


Җыр: " Бииләр итек читекләр"(башкара Сабитов Эмил, кызлар - Айсинә һәм Азалия бии)


Әлифбабыз тәмам булды(Элмир)

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек Сезгә сөйләргә?

-Әлифбаны чакыру,бергә: Әлифба , әлифба, кил безнең бәйрәмгә!

Илюзә: Әлифба, син барлык фәннең

Тәүге баскычы

Син кадерле, туган илнең

Алтын ачкычы

Бергә: Әлифба, Әлифба беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә зур бәйрәм шикелле

Әлифба(2 нче класс укучысы) : Инде Сез беләсез,

Һәр хәреф кирәкле

Әйдәгез менә бу хәрефләрдән

Тылсымлы сүз төзеп күрсәтегез.

Укучылар " Әлифба"сүзен төзиләр.


Әлифба: Булдырдыгыз! Укучылар, хәзер мин "Трамвайда"шигырен укыйм,тыңлагыз:

1. Әнә бала-чагалар,

Трамвайда баралар.

Һәммәсе дә утыра,

Карт-коры басып тора.

2. Шул балалар урынында

Үзегез дип белегез.

Олыларга ярдәмгә

- Ничек килер идегез?

3. Яле, Эмил, әйт әле,

Син нәрсә кылыр идең?

Эмил: -Күрмәмешкә салышып

Укып утырыр идем.

4. Ә син, Элмир, нишләрсең?

Син нәрсә кылыр идең?

Элмир: - йоклаганга, салышып,

Күземне йомыр идем.

5. Ә син, Ранис, нишләрсең?

Нинди уйга килерсең?

Ранис: -Тиз-тиз торып урынымны

Карт әбигә бирермен.

6. -Хәзер ясыйк нәтиҗә:

Нинди булырга кирәк?

-Ранис кебек балалар

Булсын иде күберәк.

Бию "Татар халык биюе"(балалар башкаруында)

Әлифба: -Кадерле укучылар!

Мин китәм, хушыгыз,

Акыллы булыгыз

Гел"5"кә укыгыз!

Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Айсинә :Әлифба-иң якын дус!

Илюзә:Әлифба-иң яхшы китап!

Диләрә: Әлифба-иң матур шигырь !


Җыр: "Әлифба"(балалар башкаруында)


Укытучы: Укучылар, сезнең бүген иң кадерле кешеләрегез- әниләрегезгә дә әйтер сүзегез бардыр.

Укучылар: Рәхмәт әниләр Сезгә! Сабыр булганыгыз өчен, безгә һәрвакыт булышканыгыз өчен.

Укытучы: Әйдәгез , әниләрегез дә сезнең белән ничек дәрес хәзерлиләр икән, аларны да сынап карыйк әле.

1 сорау. Быелгы уку елында балагыз ничә төрле фән укый?(9)

2 сорау. Математикадан без нинди темада калдык?(тема буенча)

3сорау. Азбукадан ничә хәреф өйрәндек(33), әлифбадан ничә хәреф өйрәндек?(39)

5 сорау. "Шүрәле"әкиятен кем язган?(Г.Тукай)


Укутучы: Хөрмәтле кунаклар, укучылар шушының белән безнең бәйрәм- кичәбез тәмам. Уку сезнең төп эшегез, авыр хезмәтегез. Шул хезмәтне җиңеләйтүдә сезгә гаиләдәге өлкән кешеләр барысы да зур ярдәм күрсәтәләр. Сезнең өчен янып-көеп йөрүче шушы кешеләргә рәхмәт әйтәбез. Бәйрәмдә катнашканыгыз өчен балалар, килгән кунаклар барыгызга да зур рәхмәт!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал