7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие на тему'Юлга чыктык без бергә'

Вне классное мероприятие на тему'Юлга чыктык без бергә'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Тема: " Юлга чыктык без бергә"

-Балалар, без кая килеп чыктык икән. Игътибар белән карагыз әле,берәр юл күрсәткече күренмиме.

(берсе зур гына конвертка салынган хат таба,кычкырып укый)


"Без-юл билгеләре.Халыкны, шоферларны,юлаучыны төрле хәвеф-хәтәрләрдән кисәтәбез, безгә игътибар итмичә узып китүчеләр өчен борчылабыз.Ә беркөнне Кирлемән исемле бер тәртипсез бала тагын да зуррак хата эшләде.Безнең барыбызны да юл чатларыннан җыеп алды.Хәзер ул урыннарда сәгать саен төрле юл хәвефләре булырга мөмкин.Төрле күңелсез хәлләрне бул

дырмас өчен, зинһар безгә ярдәм итә күрегез"

1нче укучы.

Аңлашылмый...без кайда?.

Әй,дуслар, без нинди юлда?

Адаштыкмы икәнни соң...

Компас та юк бит кулда.

2нче укучы.

Юллар озын, юллар таулы,

Барсам юлым уңармы?

Юл билгеләре булмагач,

Ерак китеп булырмы?

3нче укучы

Светофор утлары янмый,

Бу бит үзе зур балә!

Кызыл.яшел... ут янмагач,

Алардан нинди файда?

-Балалар, юл билгеләрен белергә кирәкме? Андагы рәсемнәр нәрсәне аңлата? Юл чатларына ни өчен свето-

форлар куела?

(Балаларның җаваплары тыңлана.Бүлмәгә Кирлемән керә.)

Кирлемән: Ха-ха! Юл билгеләре ярдәм көтә.Бернинди дә ярдәм булмаячак! Беркем дә сезгә

ярдәм итмәячәк!

-Без ярдәм итәбез.Шулай бит, балалар

-Әйе,әйе. Үзебез ярдәмгә киләбез

Кирлемән: Ә сез кемнәр соң?

-Без- укучылар.

Кирлемән: Булмас.Сез дә ярдәм итә алмассыз.Мин светофорны һәм юл билгеләрен ерак яшердем.Аларны тиз генә таба алмассыз.Анда барасы юл бик озын һәм хәвефле.Бернинди күрсәткечләр дә, билгеләр дә юк. Шулай булгач, сез анда бара да,таба да алмассыз.

-Балалар,сез дә Кирлемәннең сүзләреннән куркып калмагансыздыр бит?

-Ю-ю-к!

-Алайса,әйдәгез,кузгалыйк.(Балалар түгәрәк буйлап җырлап әйләнәләр.Бүлмәгә юл билгесен арткы ягы белән әйләндереп тоткан бала керә)

-Сез кем буласыз?

Юл билгесе: Мин юл билгесе булам. Тик сезгә хәзер үк хезмәт күрсәтә алмыйм. Мине Кирлемән бик нык кимсетте,әллә нинди табышмакларга җавап эзләтте.

Әгәр без бергә-бергә шуларга җавап таба алсак,бәлки "ачылып " та китәрмен әлеэ

1.Барам, барам очы-кырые күренми(юл)

2.Дүрт дөбердек, ике ялтырыйк,бер ыжгырыйк.

(автомобиль)

3.Аяклары-тимердә,

Терсәкләре чыбыкта.

Бик ашыктырсаң үзен

Китер кебек тә очып.(трамвай)

4.Бер күзе белән исәнләшә,

Икенчесе белән хәлеңне сораша,

Өченчесе белән хушлаша.

Ул нәрсә?(светофор)

Юл билгесе:Балалар, мин сезне беләм бит. Үзем дә сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам."Сак булыгыз,балалар!" дигән билгеләрем бик күп җирдә эленеп тора, халыкка хезмәт итә.Ә хәзер бик игътибар белән миңа каркгыз һәм юлыгызны шул якка таба дәвам итегез.(Ул плакатны әйләндерә. Анда юл борылышы күрсәтелгән.Алып баручы укучыларга шул тарафка юнәлергә кирәклеген искәртә)


Бала.

Каядыр ашыккан сыман,

Мин велосипедта элдерәм.

Шук булсам да, әрсез мин, җитез мин,

Юл билгеләрен күреп өлгерәм.

-Истә тотыгыз,балалар! 14 яшьтән узган үсмерләргә һәм өлкәннәргә генә велосипедта автомобиль юлына чыгарга рөхсәт ителә.

(Мырауҗан керә)

-Безгә кунаклар килде. Сез кем буласыз?Нинди һөнәрләр беләсез?

-Мин Мырауҗан батыр булам.

-Мырауҗан, син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

-Ә нәрсәгә миңа аны белергә.Мин алардан башка да яхшы йөрим.,йөгерәм.

-Ярар, мин сине хәзер тикшереп карыйм.Әйт әле, урам аша ничек чыгарга?

-Дүртаяклап.

-Балалар,дөрес җавап бирдеме?Я,кем әйтә ала?

Бала.

Юлда булсаң бул өлгер,

Юл кагыйдәләрен яхшы бел.


-Икенче очракны карап китик.Автобустан төшкәч тә юлны аркылы чыгарга кирәк.

-Автобусның алдыннан йөгерәсең, иң җайлысы-тәгәрмәч арасыннан үтәсең.

-Мырауҗанга ярдәм итәргә кирәк.Ул тәмам буталып бетте.

Бала: Башта автобусның киткәнен көтәргә.Аннары игътибар белән-сулга,аннары уңга карарга. Машиналар юклыгына ышангач кына юл аркылы чыгарга кирәк. Әгәр дә җәяүлеләр өчен махсус билге- сызыклар төшерелгән юл булса, шул якка юнәлергә.

-Мырауҗан, синең өчен тагын бер сорау.Юлда уйнарга ярыймы?

-Шахмат уйнарга ярамый. Барлык фигураларны да машина таптап бетерәчәк.Ә туп уйнарга ярый.

-Балалар,сез дә шулай уйлыйсызмы?

-Юк.

Кирлемән: Мырауҗан,тыңлама син аларны.Нишләп юл уртасында туп уйнарга ярамасын,ди.Бик ярый.Әле уенчык машиналар белән уйнарга да була.Мырауҗан, әйдә машиналарны бәрелештереп уйныйбыз.(Китәләр.Бераздан машиналар бәрелешкән тавышлар ишетелә)

-Балалар,бу нинди тавыш?

Мырауҗан: Мин бәлагә тарыдым.Авария булды.

-Безгә тиз арада юл билгеләрен коткарырга кирәк Ничек коткарабыз?

Мырауҗан: Берничә тылсымлы сүз әйтергә кирәк.

Укучылар: Әфсен-төфсен,

Кирлемәннең кирелеге бетсен.

Кирлемән үзе шуны аңлап

Үзе ярдәм итсен.

Бала.

Кай тарафка юл тотсаң да,

Юл читенә караштыр.

Юл билгеләрен аңламасаң

Өлкәннәрдән сораштыр.

Кирлемән: Светофорны барыбер бирмим

-Алайса,әйдә ярышыйк.Кем юл йөрү кагыйдәләрен Төгәл үти,шул җиңә.(Кирлемән ялгыша)

-Кирлемән, син ялгыштың бит,җиңелдең.Димәк,светофорны да кайтарып бирергә туры килә.(Светофор керә)

-Димәк,руль артына утырган һәммә кеше дә: әти-әниме, абый-энеме. укытучымы,директормы, әллә министрмы- юл йөрүкагыйдәләрен үтәргә тиеш. Һәм алар моны үти дә.Сез дә аны бик яхшы итеп өйрәнер-

гә,башкаларга да өйрәтергә тиеш.Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал