7


  • Учителю
  • Урок по татарскому языку на тему ' Звук и буква Л' (1 класс)

Урок по татарскому языку на тему ' Звук и буква Л' (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Урок на тему:"Звук и буква Л" построен с учётом возрастных особенностей учащихся. Так как в 1 классе учатся детишки только, что закончившие детский сад, у них большая потребность в игре. Поэтому на уроке часто использовались элементы игры, сказки. А в конце урока ученики с
предварительный просмотр материала

Татар теле дәресе. 1 сыйныф (татар төркеме)

1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ваганова Альбина Ильсур кызы


Тема: Л хәрефе һәм авазы.

Максат: 1. Укучыларны Л хәрефе белән таныштыру һәм [л] авазы кергән

сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү.

2. Укучыларны дәрестә игътибарлы булырга, кул күтәреп җавап

бирергә өйрәтү.

3. Бәйләнешле сөйләм, уй-фикер йөртү сәләтләрен арттыру.

Дәрес тибы: яңа белем "ачу" дәресе

Җиһаз: рәсемнәр, сүзләр язылган карточкалар, авазлар аңлата торган

шакмаклар, хәрефләр йорты плакаты, компьютер, проектор.


Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Бер-берегезгә комачауламыйча тәртипле генә утырыгыз.


1. Белемнәрен актуальләштерү.

- Укучылар, әйдәгез тактага карыйк. Кояш нурларында нинди хәрефләр балкый? (укучылар сузык авазарны укыйлар)

- Болар нинди хәрефләр? (сузыклар)

- Ни өчен аларны сузыклар дибез? (чөнки һава агымы киртәгә очрамый, аларны җырлап, сузып була)

- Дөрес, укучылар сезнең дөрес җавапларны ишетеп, кояшыбыз тагын да балкыбрак китте.

- Кояш нинди төстә һәм формада? (сары, түгәрәк)

- Тагын нәрсәләр сары, түгәрәк була ала? ( шар,алма, лимон)


2.Кереш әңгәмә.

(укытучы лимон күрсәтә)

- Лимон нинди? (ачы, файдалы, сары, түгәрәк)

- Лимон сүзе нинди аваз белән башлана? ( [л] )

- Тагын нинди җиләк-җимешләр исемендә [л] авазы кулланыла?

(лайм, алма, әфлисун, карлыган, кура җиләге)

(слайдта җиләк-җимеш рәсемнәре күрсәтелә)

- Ә сезнең бакчада нинди җиләк-җимешләр үсә?

- Җиләк-җимешләрнең кешеләргә нинди файдасы тия? (алар организмны витаминнар белән баета, авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итә һ.б.)

- Ә аларны юмыйча ашарга ярыймы? (Юк, чөнки файдасыннан күбрәк, зыяны булачак)

- Бик дөрес фикерлисез укучылар.


II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1.Әкият сөйләү

- Хәзер мин сезгә хәрефләр турында бер әкият сөйлим. Ә сез игътибар белән тыңлагыз, соңыннан сорауга җавап бирерсез.

- "Борын-борын заманда хәрефләр аерым-аерым яшәгәннәр. Аларга яшәү бик күңелсез булган. Хәрефләр эшсезлектән иза чиккәннәр, нәрсә эшләргә белми аптырап йөргәннәр. Шулай, анда барып, монда килеп, ни эшләргә белми йөргәндә, беркөнне А,У,И,Л хәрефләре бергә очрашканнар.

- Бу ни хикмәт, ни гаҗәп! Карагыз әле, бергә яшәгәндә нинди күңелле, кызык икән! - диешкәннәр алар".


- Укучылар, хәрефләр нигә гаҗәпләнгәннәр?

( Чөнки алар бергә кушылып иҗек, сүз ясый алганнар)

- Әйдәгез әле, балалар, без дә аларны бергә куеп әйтеп карыйк, ул серне ачыйк. Хәрефләр йортына рәхим итегез.



А

Ә

У

Ү

О

Ө

Ы

Е


И

([о],[ө] авазлары таблицада ябык, чөнки әлегә бу сузыклар өйрәнелмәгән)

- Укучылар иҗекләрне хор белән укыйлар.

(ла,лу,лы,лә,лү,ле,ли, ил, әл,ыл ...)

- Нечкә иҗекләрне әйтегез. (лә,лү,ле,ли,әл,ил ...)

- Калын иҗекләрне әйтегез. (ла,лу,лы,ал,ыл ...)

- Укучылар, хәрефләр йортында сез нинди сүзләр таба алдыгыз? (ал, ил, ул)


2. Л хәрефе һәм авазы белән таныштыру.

- Хәзер игътибар белән тактага карагыз. Мин сезгә тагын берничә сүз тәкъдим итәм.

(тактада кул рәсеме ясалган кәгазь бите)

- Бу нәрсә? (кул)

- Бу сүздә ничә иҗек? (1 иҗек)

- Беренче аваз нинди? ([к])

- Ул сузыкмы, тартыкмы? (тартык)

- Икенче аваз нинди? ([у])

- [у] авазы нинди? (сузык)

- Ни өчен сузык? (һава агымы киртәгә очрамый, аны сузып, җырлап була)

- Өченче аваз нинди? ([л])

- Ул тартыкмы, сузыкмы? (тартык)

- Ни өчен тартык? (һава агымы киртәгә очрый, аны җырлап булмый)

- Бу аваз калынмы, нечкәме? (калын)

- Ни өчен? (чөнки аның янында калын сузык аваз)

- Аваз схемасы ясау.

К У Л

-------

-------

--- ---

-------

-------

-------


- Дөрес. Ә хәзер игътибар белән икенче рәсемгә карыйбыз. Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән? (күл)

- Бу сүздә ничә иҗек? (1 иҗек)

- Беренче аваз нинди? ([к])

- Ул сузыкмы, тартыкмы? (тартык)

- Икенче аваз нинди? ([ү])

- [ү] авазы нинди? (сузык)

- Ни өчен сузык? (һава агымы киртәгә очрамый, аны сузып, җырлап була)

- Өченче аваз нинди? ([л])

- Ул тартыкмы, сузыкмы? (тартык)

- Ни өчен тартык? (һава агымы киртәгә очрый, аны җырлап булмый)

- Ә бу аваз калынмы, нечкәме? (нечкә)

- Ни өчен? (чөнки аның янында нечкә сузык аваз)

- Аваз схемасы ясау.

К Ү Л

-------

-------

--- ---

-------

-------

-------


- Димәк, кул дигән сүздә [л] нинди аваз? (калын аваз).

- Ә күл дигән сүздә? ([л] нечкә аваз).

- Әйдәгез, аларны парлап әйтәбез.

,

[Л ] - [Л ]

,

- [Л ], [Л ] авазлары белән белдерелгән хәреф ничек атала? (Л (эль) дип атала)

- Әйдәгез, хор белән әйтик. ,

- Димәк, Л хәрефе ике аваз белән белдерелә [Л ] - [Л ].

3. Ял минуты.

Уен "Күрсәт әле, дускаем..."

- Күрсәт әле, дускаем, күлдә ничек йөзәләр?

(балалар җавап бирә һәм күрсәтә: менә шулай, менә шулай күлдә йөзәләр)

- Күрсәт әле, дускаем, ничек балык тоталар?

(менә шулай, менә шулай балык тоталар)

- Күрсәт әле, дускаем, ничек кошлар очалар?

(менә шулай, менә шулай кошлар очалар)

- Күрсәт әле, дускаем, ничек сәгать текелди?

(менә шулай, менә шулай сәгать текелди)

- Күрсәт әле, дускаем, тәртипле укучы дәрестә ничек утыра?

(менә шулай, менә шулай тәртипле укучы утыра)

4. Дәреслек белән эш.

а) Баш һәм юл Л хәрефе белән танышу.

- Әлифба китабының 25 битен ачыгыз. Анда ничә хәреф язылган? (2)

- Ни өчен ике хәреф бирелгән? (чөнки берсе - баш, ә икенчесе - юл хәрефе)

- Ә баш хәрефтән нинди сүзләр языла? (Исемнәр, фамилияләр, шәһәр, елга исемнәре, җөмләнең беренче сүзләре баш хәреф белән языла).

- Кайсыгызның фамилиясе, яисә исеме Л хәрефенә башлана? (Лиана, Ләйсән, Ленар һ.б.)

б) аудирование

- Әйдәгез тагын бер уен уйнап алабыз.

Мин сезгә сүзләр әйтәм, әгәрдә бу сүздә [л] авазы нечкә булса сез кул чабасыз, ә калын булса - тик утырасыз.

Тел, тал, ил, бал, авыл, кызыл, яшел, ал.

в) Текст өстендә эш.

- "А" хәрефе булган иҗекләрне хор белән укып чыгыйк.( ал, ла, ала)

- "У" хәрефе булган иҗекләрне хор белән укып чыгыйк.(ул, лу)

- Беренче җөмләне укыгыз.

- Бөтен җөмләләрне укыгыз.

5. Хәреф язу.

- Матур язу дәфтәрләрен ачыгыз, авыш итеп куегыз. Ручкаларны дөрес итеп тоттык һәм Л хәрефен башта һавада язып карыйбыз.

- Баш һәм юл Л хәрефләрен дәфтәрдә язабыз.

- Тырышып языгыз, дәфтәрегез - сезнең йөзегез.

III.Рефлексив бәяләү

1.Йомгак ясау

- Бүгенге дәрестә без нинди хәреф өйрәндек?(л)

- Ул нинди аваз белдерә?(нечкә, калын)

- Ни өчен аны тартык дип әйтәбез? (чөнки һава агымы киртәгә очрый, тешләр кысыла)

- Зур Л хәрефе ни өчен кирәк? (чөнки исемнәр, фамилияләр, шәһәр, елга исемнәре, җөмләнең беренче сүзләре баш хәреф белән языла).

2.Үзбәя, бәя.

-Укучылар, дәрестә эшләү нәтиҗәсе буенча үзегезне ничәнче баскычта дип саныйсыз?






- Укучылар, бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз, тулы матур җаваплар бирдегез, молодцы.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал