7


  • Учителю
  • Открытый урок по татарской литературе 'Сөйләм үстерү дәресе. “Минем яраткан уенчыгым”

Открытый урок по татарской литературе 'Сөйләм үстерү дәресе. “Минем яраткан уенчыгым”

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Иске Иштерәк төп белем мәктәбе.



Сөйләм үстерү дәресе.

(2 сыйныф)





Беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Хабибуллина Фәридә Камил кызы.

(

Тема: Сөйләм үстерү дәресе. "Минем яраткан уенчыгым"

Максат:

укучыларның сөйләм телен баету,үз фикереңне дәлилләргә ,анализлар ясарга өйрәтү,

татар сүзләрен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү,

яңа сүзләр белән танышу,

предметка карап предмет турында сөйләү күнекмәләрен кабатлау,

уенчыкларга сакчыл караш ,бер-береңә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһаз:интерактив такта, компьютер,кроссворд,уенчыклар,карточкалар,дәреслек.

Дәрес барышы.

1.Оргминут.

-Исәнмесез ,балалар.Хәлләрегез ничек?Әйдәгез бүгенге дәресебезне елмаеп башлыйк.Мин елмаям сезгә ,ә сез миңа,ә хәзер күршеләрегезнең кулларын тотып аларга елмаегыз.Менә бит нинди күңелле булып китте.Бүген сезне бөтен кеше гел мактап кына торсын дип телим мин сезгә.Ә аның өчен сезгә нинди булырга кирәк инде.(балаларның җаваплары)Без сезнең белән юкка гына очрашмадык .Белсәгез безне бүген нинди күңелле нәрсәләр көткәнен.Сезгә бик күңелле булыр дип уйлыйм.Ә хәзер дәресебезнең темасын белик әле.

2.Дәреснең темасын билгеләү.

Интерактив тактада кроссворд күрсәтелә.

-Өйдәгез тактага карагыз әле .Нәрсә күрәсез?Әйе ,кроссворд.Кроссводлар чишәргә яратасызмы?Менә белик әле кайсыларыгыз бик тапкыр икән?



Т

У

П

П

Е

С

И

Т

И

Е

Н


К

У

Р

Ч

А

К

Б

А

Л

Ы

К


К

Е

Р

П

Е



1.Сикерә белә,

Йөгерә белми. (туп)

2.Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе?(песи)

3.Кош түгел оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

Сызгырса урманны яңгырата(тиен)

4.Аяклары , куллары бар,

Нәкъ кеше төсле үзе.

Мин сөйләшәм,

Ул сөйләшми

Авызыннан чыкмый сүзе (курчак)

5.Канаты бар- оча алмый,

Коры җирдә яши алмый.(балык)

6.Ул өстенә җәй дә ,кыш та,

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе,

Йомшагым диеп сөя. (керпе)

-Нинди сүз килеп чыкты? Әйе ,уенчык. Уенчык бер генә ул.Ә без сезнең белән уенчыклар яратабыз.Шулай булгач дәресебезнең темасы нинди инде?(уенчыклар)

-Ә уенчыклар күп итеп кайда булалар?

-Әйе,дөрес әйтәсез .Уенчыклар кибеттә бик күп була.Әйдәгез без сезнең белән кибеткә киттек.Ләкин баштан кибеттә үзебезне ничек тотарга кирәк икәнен искә төшерик.(Әңгәмә)

-Кибеткә кергәч исәнләшергә кирәк.

-Үзеңне тәртипле тотарга кирәк.

-Кибетче белән сөйләшкәндә матур сүзләр кулланырга кирәк.Чыгып киткәндә рәхмәт әйтеп саубуллашып чыгып китәргә кирәк.Балалар сез бу кагыйдәләрне кибеткә баргач исегездә тотарсыз дип уйлыйм.

3 Уенчыклар кибетенә сәяхәт.

Интерактив тактада кибет рәсеме.Такта алдында өстәлдә төрле-төрле уенчыклар тезелеп куелган.

-Әйе ,уенчыклар алар кибеттә бик күп булалар.(терәк сүзләрне искә төшерү ,карточкага язылган сүзләрне уку ,анализ ясау.Исәнмесез,Хәерле көн,зинһар өчен,рәхмәт)

Кибеттән һәр бала уенчык ала берничә сүз белән шул уенчык турында әйтә.(Ни өчен шушы уенчыкны алуын исбатлый)

-Молодцы! Кибеттә үзегезне бик матур тоттыгыз.

(терәк сүзләрне күрсәтү ,кабатлау)



5.Үз кулың белән тегелгән уенчыклар.

Без сезнең белән кибеттән уенчыклар алдык , ә бит балалар уенчыкны үз кулларың белән дә ясап ,тегеп була.Менә сезнең әби-бабаларыгыз бәләкәй чакта алар кибетләрдән уенчыклар ала алмаганнар.Алар үзләре яки әти-әниләре аларга уенчыкларны үз куллары белән теккәннәр,ясаганнар.Сездә әти-әниләрегез ,үзегез үзегезгә охшаган уенчыкны үз кулларыгыз белән тегә,ясый аласыз.(салам, чүпрәк,папье-машедан ясалган уенчыкларны күрсәтү, һәр уенчыкның нәрсәдән һәм ничек ясалуын сөйләү,аңлату)

6.Физкульминутка

Фолау зе лидер.

7.Дәреслек белән эш

-Хәзер дәреслекне ачасыз.Анда бик матур шигырь бар.Шул шигырьне укып алыйк әле.Башта мине тыңлагыз.

-Шигырь нәрсә турында ,аңлашылмаган сүзләр юкмы?(Шигырьгә кыскача анализ ясау)

-Ә хәзер кем укырга тели ( чылбырлап берничә баладан укыту)

8.Стайзе класс(идеяләр эзләү)

-Укучылар мин сезгә хәзер сорау бирәм ,сезнең һәрберегез алдында бер бит кәгазь,тиешле бер вакыт аралыгында сез сорауга җавап язасыз,җавабыгыз астына сызасыз да иптәшегез янына килеп аңа үзегезнең җавапны укыйсыз ул үз җавабын сезнең биткә язачак.Менә шулай кем күпме яңа фикерләр таба ала.

-Ни өчен кешегә уенчыклар кирәк?(тиешле вакыт аралыгында укучылар эшли)

Фикерләрне барлау,тикшерү,йомгак ясау.

4.Татар курчагы.

Сез үзегезнең яраткан уенчыкларыгыз турында сөйләдегез.Минем дә яраткан уенчыгым турында сезгә сөйлисем килә.Мин сезгә күрсәтергә дип үземнең яраткан уенчыгымны алып килдем.Ул- татар кызы курчагы .(Татар кызы курчагы турында укытучы сөйләве,курчакны күрсәтү,татар халкының милли киемнәрен,гореф-гадәтләрен искә төшереп үтү.Калфак,чулпы,читек,алъяпкыч,толым сүзләрен аңлатып китү,күрсәтү.Интерактив тактада һәрберсенең рәсеме чыга ,курчакта да күрсәтү)

Укучылар менә хәзер сез безнең әбиләребез нинди киемнән йөргәннәрен күз алдына китерә аласыз инде.(Тактада татар кызы рәсеме рүрсәтелә)

9.Фейк оф тач даун

-Сезгә хәзер тагын бер сорау бирәм әле ,чөнки күрәм сез бик акыллы,яхшы укучылар!

-Мин уенчыклар атыйм ,ә сез әгәр ул уенчык кызларныкы булса - кул чабасыз ,малайларныкы булса -тыпырдыйсыз,ә әгәр дә инде ул уенчык белән кызлар да ,малайлар да уйный алса торып басасыз.(Курчак,машина,пазл,ракета,туп,шар,робот,көзге,домино...)



10.Карточка белән эш.

-Ә хәзер без сезнең белән уенчыкларыбыз турында кечкенә генә хикәя төзик.(Мөстәкыйль эш)

-Йөмшак укучы белән - индивидуаль эш

(Һәр балага карточкалар таратыла.Экранда күрсәтелә.Эшләре әзер булгач бер укучы чыгып укый.)

Минем яраткан уенчыгым (аю,курчак, машина,куян).Ул(матур,йомшак,зур).Миңа аны(әти,әни,әби ,бабай)бүләк итте.Ул минем иң якын дустым.

9.Рефлексия.Өй эше.

-Кадерле укучылар менә дәресебезнең азагына да килеп җиттек.Бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек?Ниләр эшләдек?

-Сез бу дәрестән үзегезгә нинди яңа белемнәр алдыгыз?

-Нинди эшләрне сез бик теләп башкардыгыз?

-Сез барыгызда бик акыллы,тәртипле балалар.Мин сезне бүгенге дәрестә бик ошаттым.Рәхмәт сезгә саф татар телендә сөйләшә белгәнегез өчен.Матур итеп татарча сорауларга җавап бирә беләсез.Сез барыгыз да молодцы !

Өй эше ике төрле булачак кемгә кайсы өй эше якынрак шул өй эшенә иҗади якын килеп башкарырсыз дип ышанып калам.Билгеле үз кулың белән иҗади эшләгән эшкә бәя дә югары булачак.Ә ул -БИШЛЕ дигән сүз.

1.Үз кулың белән уенчык ясап килергә,аны якларга.

2.Өйдә булган уенчыкларыгыздан коллаж яки ниндидә булса исем астында рәсем ясап килергә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал