7


  • Учителю
  • Урок по математике для 3 класса «умножение двузначного числа на однозначное»

Урок по математике для 3 класса «умножение двузначного числа на однозначное»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: На уроке знакомимдетей приёмами умножения двухзначного числа на однозначное. Урок проходит вформе сказки «Теремок». Каждый герой придя к детям в гости, приноситзадания. Решив эти задания героев дети смогут зайти в теремок. В начале урокасоздается проблемная ситуация. П
предварительный просмотр материала

Математика - 3 класс


Тема:

Ике урынлы санны бер урынлы санга тапкырлау.

/23*4, 4*23 төрендәге тапкырлау очрагы/


Теманың максатлары

1. Ике урынлы санны бер урынлы санга, бер урынлы санны ике урынлы тапкырлауның алымнарын күрсәтү;

2.Тапкырлаучыларның урынын алыштыру һәм сумманы санг тапкырлау үзлекләрен кабатлау;

3.Логик фикерләүне, математик сәләтне үстерү.


Теманың төп эчтәлеге, терминнар,

төшенчәләр

Ике урынлы санны бер урынлы санга тапкырлауны өйрәтү;

Тапкырлаучыларның урынн алыштыру үзлеге;


Ике урынлы саннар, тапкырлау, сумма, үзлекләр


Көтелгән нәтиҗә

Үзләштерелергә тиешле материал

Укучының белем дәрәҗәсе

Ике урынлы санны бер урынлы санга тапкырлау;

Бер урынлы санны ике урынлы санга тапкырлау;

Математик терминнарны телдә дөрес куллану


Математик төшенчәләрне аңлау.

Куелган сорауга дөрес итеп җавап бирү.


Оештыру

Предметара бәйләнеш

Эш төре

Ресурслар

Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья

Күмәк, мөстәкыйль

"Математика" китабы- 2 нче кисәк

Эш дәфтәре №2

Методик әсбаплар

Күрсәтмә материал

1 этап. Эшчәнлекне мотивлаштыру

Максат: Балаларны "Ике урынлы санны бер урынлы санга тапкырлау алымы белән таныштыру


Проблемалы ситуация.

Әкиятләр дөньясына барып яңа төрле мисаллар чишәргә өйрәнү.

2 этап. Танып-белү эшчәнлеге

Танып-белү эшчәнлеге

Өйрәтү Һәм үстерү тибындагы биремнәр, күнегүләр.

Диагностик биремнәр

  1. Телдән исәпләү

Максат: Кушу, алу, тапкырлау һәм бүлүне кабатлау, сумманы санга тапкырлауның үзлекләрен искә төшерү.

Бирем 1.

Тактада мисаллар бирелгән. Мисалларны чишеп, нокталарны тоташтыра баргач, бер фигура килеп чыгарга тиеш. Нинди фигура яшеренеп ята икән?

30+6



36:6

40-4 36:9



28+12 4*7

-Нинди фигура килеп чыкты?


-Без сезнең белән бүген әкияти дәрескә китәчәкбез. Биремне үтәп, йорт рәсеме чыгардык.

-Кайсы әкияттә йорт рәсемнәре очрый?

-Кайсы әкияттә хайваннар бер йортка җыелалар?

-Әкиятнең эчтәлеген искә төшерик әле.


-Әкияттәге һәр җәнлек безгә бирем алып киләчәк. Ул биремнәрне үтәп, без җәнлекләрне йортка кертергә тиеш булабыз. Биремне үти алмасак, алар йортка керә алмаячаклар. Җәнлекләрне кертер өчен безгә тырышырга туры килер. Булышабызмы?

-Йортка беренче булып кем килә?

-Тычкан.


30+6=36; 36:6=6; 6*6=36; 36:9=4; 4*7=28; 28+12=40; 40-4=36;

Эчендә:

5*4=20; 20+4=24; 24:3=8; 8-3=5.

Тактада эш

Максат: Тапкырлау кагыйдәләрен кабатлау

Бирем 2

-Тычкан бездән формулаларны искә төшерүебезне сорый. Тычканга ярдәм итикме, балалар?


-Мин сезгә формулалар күрсәтәм. Сез аларның җавапларын әйтергә тиеш буласыз.

-Санны бергә тапкырлагач нинди сан килеп чыга?/а*1=

-Саннан нульне алгач... а-а=

Санны санга бүлгәч... а:а=

Санны бергә бүлгәч... а:1=


-Ә сумманы санга ничек тапкырлыйбыз? Үзлекләрен искә төшереп үтик әле.

-Тычканның сорауларына дөрес җавап бирдекме? Аны өйгә кертәбезме инде?


Бирем3.


-Икенче булып йортка кем килә? /Бака/

-Ул безгә нәрсәләр алып килгән икән?


Уен "Дәшмәү" (молчанка). (Бака)


-Хәзер бу уенны уйнап алабыз. Мин сезгә карточкалар күрсәтәм, сез төшеп калган санны язырга тиеш буласыз.

6


36


6

30

8


56

4


28

7

9


2


16

9

9



-Баканы кертәбезме?

-Бакадан соң йортка кем килә?

-Куян


(4+5)*3=

(2+3)*4=

Төрле ысуллар белән чишергә


Эшләнгән эш парлап тикшерелә

  1. Ике урынлы санны бер урынлы санга тапкырлау

Максат: Ике урынлы санны бер урынлы санга тапкырлауның алымнарын күрсәтү.

-Куян безгә яңа тема алып килгән. Без бүген сезнең белән ике урынлы саннарны бер урынлы санга тапкырларга өйрәнәчәкбез. Ләкин яңа теманы үтә башлаганчы, алдан үтелгән темаларны кабатлап китик.

Сезгә бер мисал бирелгән. Шул мисалны төрле ысуллар белән кайсыгыз чишеп күрсәтә?

-10 һәм 8 саннары нинди саннар? /кушылучылар/

-Нәрсә эшләргә кирәк?

-Ике санның суммасын табып, бишкә тапкырларга кирәк.

-18 не5 кә тапкырлый алырбызмы соң?

-Юк.

-Нигә?

-Ике урынлы ер урынлы санга тапкырлый белмибез.

-Шуның өчен сумманы санга тапкырлауның ике үзлеген дә белсәк, безгә мисалны чишәргә җиңелрәк булачак.

-Ә хәзер инде бүгенге темага тукталыйк.


Куян безгә мисал бирә:


23*4

-23 не ничек дип алабыз?

-20 һәм 3

-20 не икенче төрле 2д. дип карыйбыз.

-Бу очракта без 23 не 2д.(20) һәм 3 дип күрсәтәбез.

23*4

-23не 4кә тапкырлар өчен (20+3) саннарының суммасын 4кә тапкырларга кирәк.

(20+3)*4=20*4+3*4=80+12 =92


  1. 23не 20 һәм 3 саннарының суммасы белән алыштырам.

  2. Килеп чыккан мисалны язам.

  3. Һәр кушылучыны тапкырлыйм.

  4. Килеп чыккан җавапларны кушам.


-4*23 кә тапкырлау мисалын карыйк. Нинди фикерләр бар?

-Монда тапкырлаучыларның урынын алыштырып, шулай ук тапкырлыйбыз.


3. Физкультминут. ( Төлке )

-Куяннан соң өйгә кем килә?

-Төлке сезгә ял итеп алырга куша. Физкультминут үткәреп алыйк әле. Төлке сезгә ярышыр өчен саннар алып килгән. Монда 1дән 20гә кадәр саннар бирелгән. Кем шул саннарны беренче булып, ялгышмыйча санап чыга, шул җиңүче була. Икешәрләп тактага чыгабыз. Сез әзерме? Башладык.

-Төлкене "Төремкәй"гә кертәбезме?

(10+8)*5=

= 10*5+8*5= 50+40=90


4. Алган белемнәрне ныгыту

- "Төремкәй"гә бүре якынлаша. Ул алып килгән мисалларны чишмичә, без аны өйгә кертмибез, әйе бит. Нинди мисаллар алып килгән икән, карыйк әле.

Дәреслек - №1, 8 бит

№ 1 (8 бит) - мисал. (Бүре)

-Беренче номерда бирелгән мисалларның 3 баганасын

чишәбез. Кайсыгызның тактага чыгарга теләге бар.


36*2=(30+6)*2=30*2+6*2=60+12=72 һ.б.


-Бүрене "Төремкәй"гә кертикме?


-Иң соңыннан "Төремкәй"гә кем килә?

-Аю

-Искә төшерик әле, аю "Төремкәй"не нишләтә?

-Җимерә.

-Ләкин, без бүген Төремкәебезне җимерергә бирмәбез. Шуңа күрә, без аның үзе белән алып килгән биремен дөрес итеп үтәргә тиеш булабыз. Аю безгә мәсьәлә алып килгән икән, балалар.

Карыйк әле, ниндирәк мәсьәлә икән?

бер бала такта янында, калганнары дәфтәрләрдә чишәләр.


Математика, 2 кисәк

Максат: Яңа тема буенча белемнәрне ныгыту.

Максат: Мәсьәләнең төп асылына төшенү, төрле ысуллр белән чишүне булдыру.

Дәреслек - №3, 8 бит - мәсьәлә


..., мәсьәләне укы әле.

-Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара?

Ничә сыйныф укучысы театрга барган?

-Беренче сыйныф турында нәрсә әйтелә?

-Икенче сыйныф турында нәрсә әйтелә?

-Тагын нинди сан бирелгән?

- Мәсьәләгә тәңгәл килгән схеманы сайлап алыгыз.

-Ни өчен бу схеманы сайладыгыз, аңлатып бирегез?


1 ысул:

1)36+42=78(у)

2)78-38=40(к)

-Бу мәсьәләне тагын ничек яза алабыз?

(36+42)-38=40


-Аңлатмага карагыз әле, мәсьәләне бүтән ысул белән чишеп буламы?

-Чишеп каргыз әле.

-Бу очракта 1 сыйныф турында нәрсә әйтә аласыз?

-Анда кызлар гына укый.

2 ысул:

42-38=4

36+4=40(к)

Аюны өйгә кертә алабызмы?

-Җәнлекләрнең барысын да кертеп бетердекме?

-Әйе.

Тактада берничә схема:

Мәсьәләнең чишелешен гамәлләр белән, аңлатма рәвешендә язалар.

Максат: дәрес темасын укучылар ни дәрәҗәдә үзләштергәнен тикшерү

5. Мөстәкыйль эш.


Дәрес темасы буенча эш дәфтәрләрендә берничә мисал эшләү

Максат: дәрескә йомгак ясау, өй эше бирү.


3 этап. Йомгаклау.


Билгеләр кую.

-Балалар, без бүген дәрестә нинди тема үттек?

-Куян безгә нәрсә алып килгән иде?

-Ике урынлы санны бер урынлыга ничек тапкырлыйбыз?

-Аю нәрсә алып килә?

-Мәсьәләне ничә ысул белән чиштек?


Өй эше.

№2 (мәсьәлә)

-Мәсьәләне укыйсыз. Рәсемен ясыйсыз. Игътибар белән генә чишәсез.

№6 (мисал) - 8 бит.

-Алдан үтелгән темаларны искә төшереп, тапкырлау таблицасын кулланып, мисалларны дәфтәрләрдә эшлисез.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал