7


  • Учителю
  • 8 Март бәйрәме сценарие (1 класс)

8 Март бәйрәме сценарие (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 8 март бәйрәменә сценарий, 1 класс укучылары өчен. Кадерле әниләр,апалар, әбиләр, кунаклар! Без бүген 8 март бәйрәменә багышланганкичәгә җыелдык. Сезне барыгызны да бу олы бәйрәм халыкара хатын-кызлар көне-8 март белән котлыйм. Сезгә саулык, тыныч тормыш,озынгомер, гаилә бәх
предварительный просмотр материала

8 март бәйрәме сценарий


Кадерле әниләр,әбиләр, апалар, кунаклар! Без буген 8 март бәйрәменә


багышланган кичәгә җыелдык. Сезне бу олы бәйрәм-хатын-кызлар көне 8

Март белән котлыйм. Сезгә саулык, тыныч тормыш, озын гомер, гаилә


бәхете, аяз күк йөзе, эшегездә уңышлар телим! Балаларыгыз да игелекле


булсыннар, сезне гел шатландырып кына торсыннар иде!


Ә хәзер сезгә кечкенә генә концертыбызны тәкъдим итәбез.


Керү.


Җыр" Әниемнең кочагы"


Килеп җитте 8 Март

Әниләр, бу сезнең көнегез.

Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлау кабул итегез!


Әниләр, сез карагыз безгә!

Һәрбер йөздән

Елмаю һәм көлү сибелә.

Шул елмаю өчен рәхмәт сезгә

Әнигә һәм туган илемә!


Җыр "Җырым сиңа күчтәнәч"


Татар биюе(кызлар)


Кояш көлә, мин елмаям

8 нче Март бүген

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.


Кайсын юам, кайсын җыям

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын!


Җыр "Бәйрәм бүген"

Бию "Кәләпүш"(малайлар)


Частушки(кызлар)


Җыр "Мин әнигә булышам"


Айдан , кояштан кадерле

Син ул, әнием.

Иң ягымлы , иң сөйкемле

Син ул әнием.


Эшли алар киң кырларда

Заводта, төзелештә.

Куллары алтын булганга

Алдынгылар һәр эштә.


Әнием минем бик уңган

Безне карап үстергән

Безгә теләк теләгән

Яшәү өчен көч биргән.


Әни безне ярата

Ә без аны тагын да.

Бернидән дә курыкмыйбыз

Булсак әни янында.


Заманча бию(кызлар)


Җыр "Үз җырыбыз"


Җыр "Әнием"


Иң йомшак куллар

Иң көчле иңнәр

Тик әниләрдә

Юк аңа тиңнәр.

Алар бирәләр

Иң дөрес киңәш

Алар булалар

Иң яхшы сердәш.


Тик син генә әнкәй,тик син генә

Сабый чакта мине баккансың,

Төн йокыңны бүлеп уянгансың

Юрганымны килеп япкансың.


Җыр"Бәхеттә, шатлыкта"


Шуның белән концертыбыз тәмам.


Без телибез сезгә зур бәхетләр

Күтәренке булсын күңелегез.

Озак яшәгез сез картаймыйча

Гел шатлыктан торсын гомерегез!




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал